Журнал «Безнең мирас»

Чын кеше кадере

Сүзебез – күренекле тукайчы-галим, тирән мәгълүматлы әдәбиятчы-текстолог, үткен каләмле журналист һәм тәнкыйтьче Рашат ага Гайнанов турында. Аның төп язмышы итеп фән юлын сайлавы Фоат Ганиев, башка танылган шәхесләр ватаны булган (гомеренең кичке шәфәгын Казандагы күршебез булып каршылаган галим, язучы Мәхмүт Әхмәтҗанов та әлеге сала егете иде), энциклопедист-галим һәм әдип Нәкый Исәнбәт рухы яшәгән атаклы Нәсибаш авылында (Башкортстанның Салават районы) тууы да сәбәпчедер, мөгаен. Фольклорчы галим, гомерен кыргыз халкына хезмәт итүгә багышлаган Каюм Мифтахов та дөньяга аваз салган нигез нәкъ менә шушында... Әле тагын да гыйбрәтлерәк язмышлар бар: аларның берсе, мәсәлән, Рашат аганың авылдашы, гомерләре буе аралашып, хөрмәт итешеп яшәгән аркадашы, танылган рус шагыйре Михаил Давыдович Львов (Рифкать Дәүләтша улы Габитов).


Рашат Гайнановның нәсел та­мы­ры – мәгърифәтчеләр: бу заманга килсәк, әлеге шәҗәрәнең иң куе ябалдашы укытучылардан гыйбарәт икәнлеген күрербез. Гомумән, үткән гасырның 30–40 нчы елларында да гаиләдә Ста­лин культы түгел, ә уку культы көчлерәк була. Унбер баланың җидесе югары белем, калганнары махсус урта белем алып, һәркайсы үз өлкәсендә намус белән хезмәт куеп, горурланырлык уңышларга ирешә. Хәер, бу гаҗәпмени: әтиләре Габдерәшит күрше Лаклы авылындагы атаклы ахун Әхмәтсафа мәдрәсәсе шәкерте булган, әниләре Тәкыя инкыйлабка кадәр үк Нәсибаштагы Земская школада укыган (М.Львовның әтисе Дәүләтша агай шунда Рашатның әнисен укытканын да әйтү артык булмас, мөгаен, әле анда ук Нәкый аганың «школьник» булып йөрүе мәгълүм). Сүз уңаеннан, Нә­кый Исәнбәт (әнисе – Нәсибаш мул­ласының кызы) – Рашат Гайнанов­ка ата ягыннан, җырчы Зилә Сөнгатуллина ана ягыннан туганлык җепләре белән бәйләнгән. Аның бала-үсмер чагыннан тагын бер нур тамчысы: Тәкыя апа белән Мәхмүт аганың әнисе Рабига апа, шул заманның күркәм йоласы буенча (безнең мишәр якларындагы кебек), «сандугач» кушылганнар, ике якның да балалары каршы якның әнисен «Сандугач апа» дип йөрткәннәр. Югары әхлак мәктәбе менә кайчан ук узылган! Рашатның әтисе исә колхозның беренче бригадиры була. Сугыш башлангач, безгә мәгълүм Сослангир тибындагы хезмәт армиясендә хезмәт итә. Шуннан кайткач, аны колхоз рәисе итеп сайлыйлар. Бу вакытта унсигез яшеннән фронтка киткән кызлары Мөкатдәсәнең өчпочмаклы хатларын ут йотып көтсәләр, аннары әле генә урта мәктәп тәмамлаган унҗиде яшәр уллары Рашатны сугыш эченә озатып калалар.


Рашат Гайнанов хатыны Фәния белән. 1975 ел Рашат Гайнанов хатыны Фәния белән. 1975 ел

Рашат ага Донбассны азат итү яуларында каты яралана. Унсигез яшендә, Ватан сугышы ордены тагып, гарипләнеп кайткач, туган ягында төрле вазифаларда эшли, шуннан соң (1945-1950) Казан университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегендә укый. Укуын тәмамлау белән, аның, ерак Башкортстаннан килеп, Казанда бернинди «йонлач кулы» (блаты) булмаган яшь егетнең, «Совет Татарстаны» газетасына эшкә җибәрелүе очрак­лы хәл булмагандыр. Тагын ике елдан ул – «Яшь сталинчы» (хәзерге «Татарстан яшьләре») газетасының баш редактор урынбасары. Анда да озак эшләргә туры килми, Р.Гайнановны кабат университет чакырып ала, бу юлы инде – аспирант сыйфатында (1954). Рашат студент чагында ук башланган хирыслыгы белән, гасыр башы газета-журналларына кереп чума, архивларны актара, үзе табынган Ф.Әмирхан иҗаты буенча бай материал туплый, мәкаләләр бастыра. Әмма 30-40 нчы еллардан килүче вульгар социологизм тарафдарларының әдәбиятны «сыйнфый күзлектән» генә бәяләве яңадан баш күтәргән чор була бу, әдипне «либераль буржуа вәкиле, милләтче» дип мөһерләгән караш өстенлек ала. Шуңа күрә җитәкчесе Хатип ага Госман булачак галимне алдагы гарасатлардан саклап-яклап: «Әлегә Ф.Әмирханны калдырыйк әле» дип, үзе үк раслаган теманы куеп торырга киңәш бирә. Аспирантураны тәмамлауга, Рашат Гайнанов кабат «Совет Татарстаны»на кайтып эшли. Тиздән (1958-1961) ул – «Азат хатын» журналында җаваплы секретарь, аннары (1961-1965) «Татарстан коммунисты» журналында да шундый ук вазифага күчә. Әйтергә кирәк, бу елларда Р.Гайнанов, туган җанлы абый буларак, алты энесенә һәм сеңлесенә Казанга килеп сыенырга булыша: алар, төрлесе төрле уку йортларына кереп, югары белем ала.
Абруйлы журналист ни өчен алдагы 20 ел гомерен Г.Ибраһимов исемендәге институт белән бәйли соң? Әдәбият, мәдәният буенча туплап килгән хәзинәсе тынгылык бирми аңа. Фәнни институтта шуларны китап итеп бастырып чыгарып булыр иде дип өметләнә. Ул бит 1905 елдан башлап, чирек гасыр буе нәшер ителгән гарәп язулы газета-журналларны тоташ өйрәнеп чыга, төп өч юнәлештә материал туп­лый: 1) классиклар иҗаты, 2) ХХ гасыр башында каләм тибрәткән затлар био-библиографиясе, 3) милли матбугат тарихы. Р.Гайнанов, «беренче кул» чыганаклар белән генә эш итүче текстолог-галим буларак, Г.Тукай, Г.Ибраһимов, Ф.Әмирхан һ.б.ларның яңа күптомлык басмаларын әзерләп бастыру турында хыяллана. Ул төзегән био-библиографик сүзлек 800гә якын каләм әһелен эченә ала. (Бу зур хезмәт институт бастырып чыгарган белешмәлекләрдә, төп чыганак итеп, киң файдаланылса да, әле дә булса тулысынча дөнья күргәне юк... Остазыбыз Мөхәммәт ага Мәһдиев бу очракта әйтер иде: «Бездәме?! Әйе, бездә – булган байлыкка, тарихка, мираска мөнәсәбәт шундый!»).


Текстолог хезмәтенең хикмәтле дә, катлаулы да булуын язып-сөйләп-аңлатып бетерүе кыен. Һәрхәлдә, гарәп язуын танымаган, үз гомерендә архивка аяк басмаган, әдәбият һәм мәдәният тарихын югары кимәлдә белмәгән «галим»нәрнең берсе дә бу хезмәтне башкара алмый.


Үзеннән шактый яшь Миркасыйм Госмановка: «Гомерем җитсә, – ди Рашат ага, – революциягә кадәр татар телендә чыккан барлык гәзит-журналларның тулы исемлеген төзергә дигән ниятем бар... Бөтен Русия империясендә чыкканнарын» («Казан утлары», 2006). Гомере кыскарак булса да, Рашат ага шул хыялына ирешә: басылган урынын, елларын, барлыгы ничә сан булуын, редакторы, нашире кемлеген, кайда саклануын ачыклап, йөзләгән газета-журналның «митрикә»сен тутыра. «Халыклар төрмәсе»ндә милли матбугатның колачы биниһая киң була бит: ул Казан, Уфа белән генә чикләнми, Мәскәү, Әстерхан, Ырынбур, Петербур, Троицк, Сембер, Самар, Җаек, Ташкент, Харбиннарны колачлый... Шул хезмәтен бастыра алмый өстәл тартмасында саклап торганда, – 50 елдан соң гына! – талантлы яшь коллегалары – инде хәзер үзе тирән мәгълүматлы, киң карашлы галим буларак танылган Раиф Мәрданов һәм Фәрит Шәкүров белән берлектә «кибәне очлап» куелган әлеге бибәһа хезмәт «Татар вакытлы матбугаты (1905-1924)» дигән исем белән – «Рухият», соңрак «Милли китап» нәшриятында аерым китап булып дөнья күрә (1999-2000). Хронологик кысалар Рашат аганың тәкъдиме белән киңәйтелә. «Юашрак рәвештә булса да, милли матбугат һәм сүз иреге өчен көрәш 1923-1924 елларда да дәвам итә әле», – дип нигезли ул бу фикерен. Аның канаты астында тагын ике егет «юлга чыгып», инкыйлабтан соң – әле милли матбугатның бугазына Сталин итеге басканчы чыгып өлгергәннәрен дә кушып, җәмгысе 310 исемдәге газета һәм 89 журнал хакында иң кирәкле белешмәләрне туплауга ирешәләр. М.Госманов бу хезмәткә бәя биреп: «татар тарихы, аның мәдәнияте, катлаулы язмышка ия басма сүзе белән кызыксынучыларның һәммәсе, китапны кулларына алуга ук «Р.Р.Гайнанов» дигән фамилияне укыячаклар. Үзенә күрә истәлек, хәтта һәйкәл дә», – дип язган иде. Ә инде әле генә китерелгән саннарга карасаң, бүгенге көнебезгә гыйбрәт тә, дип өстәргә мөмкин...


Рашат ага Г.Ибраһимовның 1 нче томыннан алып 6 нчысына кадәр (1974-1986) төзүче, искәрмәләр һәм аңлатмалар авторы буларак, хәзергечә әйтсәк, төп рольне уйный. Г.Ибраһимов күптомлыгын фәнни нигездә беренче тапкыр чыгару өчен төзелгән баш редакциянең гыйльми секретаре итеп билгеләнгән Рашат ага «Социалистик Татарстан» газетасында «Олы мирасны барлаганда» дигән концептуаль мәкалә язып бастыра (1972): аның төзелешен билгели һәм «иң тулы җыелмасы булачак» дип игълан итә. Башта 10 том дип уйланылган булса да, соңыннан ул 8-9 томга калдырыла, сәбәбе – хәтта «нык үсеш алган социализм» елларында да шул тормыш өчен көрәшнең башында торган күренекле әдип һәм галимнең хезмәтләрен «сөннәтләп» чыгарталар. Бу хезмәткә галим-голәма, язучылар даирәсендә, матбугатта югары бәя бирелә. Мәсәлән, М.Мәһдиев һәм Р.Мөхәммәдиев: «Әлеге томнарга кергән хезмәтләрнең... тупланып басылуы... беренче һәм кыю адымнардан саналырга тиеш», – дип язалар («Социалистик Татарстан», 1979).


Бу уңайдан, үз вакытында Рашат ага белән «бер сукмактан йөргән» Р.Мәрданов сүзләрен искә төшерү урынлы булыр: «ул татар әдипләренең күптомлыкларын төзүнең эш принципларын һәм системасын булдырган галим... Рашат ага сокландыргыч дәрәҗәдә фәнгә бирелгән, шуның белән яши торган, уникаль хәтергә ия зур галим иде... Чын галим... (Ассызык безнеке. – М.В.). Фән даирәсендә хөкем сөргән тупас мөгамәләләр, кода-кодагыйлык һәм куштанлык кебек эчпошыргыч мәгънәсезлекләрне күреп, үз җилкәсендә татыган... Тукай әйтмешли, «милләт микроблары» аны да аз тинтерәтмәгән...» («Шәһри Казан», 2006 ел).


Хезмәттәше, күренекле галим Марсель ага Әхмәтҗанов аны болай искә ала: «Эшкә бик пөхтә киенеп... йөрүе белән хәтердә калган. Кешеләр белән аралашуы бик җылы, ихлас, һич вакытта тавышын күтәреп сөйләшкәнен хәтерләмим... Милли мираска тискәре мөнәсәбәт хакимлек иткән илдә Г.Ибраһимов һәм Г.Тукайларның академик басмаларын әзерләүгә керешкән татар текс­тологына кимендә академик дәрәҗәсе бирү кирәк, дип саныйм... Рашат ага 1986 елда институттан... китте. Инде ул... төп эшне эшләгән, татар әдәбиятының текстологиясен югары фәнни дәрәҗәгә күтәргән иде...» («Шәһри Казан», 2005).


«Сугышта яраланган, бер аягын урый төшеп атлаучы» Рашат агадан «күпләр теге яки бу мәсьәлә буенча аңлаешсызлык килеп чыкса... мөмкин кадәр тулы, төгәл җавап алалар иде, ...хәтта хөсет кешеләр дә», дигәннән соң, Миркасыйм ага аның институттан «китүен» болай тасвирлый: «Көннәрнең берендә «Р.Гайнановны эшеннән чыгарганнар икән», дигән хәбәр килеп җитте. Имештер, вакыт-вакыт эшкә рәтләп йөрмәве сәбәп булган. Бу хәбәр мине бик гаҗәпләндерде. ХХ гасыр башы татар әдәбияты, татар культурасы тарихы буенча энциклопедик белемгә ия, ...һаман иҗади эшкә сәләтен сак­лаган шундый кешенең эшеннән чыгарылуы акылга сыймаслык хәл иде... Берәр кеше өчен урын кирәк булса, институтта көн саен эшкә тәртипле йөреп, ...файдалы бер эш тә башкармаган бәндәләр дә буа буарлык бит ләбаса!» – дип ачынып яза ул алда телгә алынган мәкалә-хатирәсендә.


Шулай итеп, Рашат ага, М.Госманов чакыруы белән, юл башына – университетка әйләнеп кайта, 1986-1990 елларда (вафатына кадәр) археография лабораториясендә хезмәт куя. «Татар вакытлы матбугаты» китабы шунда әзерләнә. Тик намус белән хезмәт иткән оешмадан «китү» мәрәкәләре аның гомерен шактыйга кыскарткандыр, дип уйлыйм...


Ниһаять, Рашат аганың иң мөһим хезмәте – ул төзегән Тукай әсәрләре, дүрт томлык тупланма рәвешендә – 1975-1977, ә биш томлыгы 1985-1986 елларда нәшер ителә. (Игътибар итегез: нәкъ шул 1986 елны аны эшеннән чыгаралар. Кирәксез кешегә шулай җиңел генә әйләнәсең икән ул... Артыңнан гайбәт сөйләп калучылар булганда – бигрәк тә.)


Сибгат ага Хәким, дүрт томлыкның тәүге «карлыгач»лары күренә башлагач ук: «Г.Тукай үлгәннән соң ул кулъязмалар (ягъни әлегәчә табылмаган әсәрләре. – М.В.) 60 ел буена архивта яткан икән, дим, үзләреннән-үзләре табылмаган, дим... Бүген без шушындый бәхеткә ирешкәнбез икән,... Рашат Гайнановка бурычлы, аңа рәхмәт...» – дип яза («Социалис­тик Татарстан», 1975).


Рашат ага бу томнарда һәр алынма сүзнең мәгънәсен биреп, шагыйрь әсәрләренә тәфсилле искәрмә һәм аңлатмалар язып, аларның «тәрҗемәи хәл»ен тасвирлый. Боларның бик күбесе беренче тапкыр эшләнә!


Шагыйрьнең аз санлы кулъязмаларын яки аларның күчермәләрен табу, шул чор газета-журналларын өйрәнү, Казанда чыгып килгән китапларны һәм көндәлек матбугатны «Теркәү дәфтәре»н «казып чыгару» һ.б.ш. эзләнүләр нигезендә Р.Гайнанов бу әсәрләрнең язылу һәм басылу тарихын өчтән бер өлешкә (!) үзгәртә. Чыннан да, шуңа кадәрге Тукайны өйрәнү фәне ни дәрәҗәдә торган һәм шуннан соң нинди ачышлар ясалган, дигән сорау тууы бик урынлы. Югыйсә, бер буш чиләкне икенчесенә аударып, күпме хәсрәт мөтәгалимнәр дан-дәрәҗәгә үрмәләгән... Башкаларның башына төкерү өчен генә ниндидер кабинет-кәнәфигә ирешү турында уйламау – фәнгә хезмәт итүнең иң намуслы юлы, дип санаган шул тыйнак Рашат ага.


Тукайның 100 еллыгына хәстәрлек башлангач, ул, үзе туплаган материалларга таянып, институт җитәкчелеген яңа басманы биш томда чыгару мөмкинлегенә ышандыра һәм, әлбәттә, «камыт»ын үзе теләп «кия». (Биш томлыктагы әсәрләрне текстологик әзерләүдә галимнең бертуган сеңлесе текстолог Лена Гайнанова да катнаша.) Р.Гайнанов төзегән биш томлыкның саллылыгы хәтта саннар белән дә раслана: ул Тукайның 30га якын тәхәллүсен ача, томнарга 170 «яңа» әсәр өсти.


Искәрмә-аңлатмалар исә – үзләре бер томлык. Рашат аганы шул заманда ук, татарда текстологияне тудырган галим, дип бәялиләр.


Әлеге биш томлык уңаеннан мантыйкка сыя алмаган бер гаҗәп хәлне генә әйтеп китәргә кирәктер. Дүрт томлыкта һәр китапның титул битендә «төзүче» дип акка кара белән язылган булса да, шуңа тагын бер том өстәп чыгарылган яңа тупланмада исә Рашат Гайнанов «текстларны, искәрмәләрне хәзерләде» дип кенә аталган. Бу басманың бары тик иң соңгы – 5 нче томында гына аның төзүче булуы күрсәтелгән. Хәзерләүче – техник хезмәт башкаручыны аңлатса, төзүче – ул бит авторлык хокукына ия зат. Бүген, билгеле, элгәреләрнең хезмәтеннән файдаланып, классикларның бер яки күбрәк томлыкларын чыгарган кешеләр, аңлапмы-юкмы, үзләрен «төзүче», хәтта «идея (проект) авторы» дип атарга оялмыйлар. Асылда бу – фәндә һәм нәшрият гамәлиятендә вакытлыча дилбегә каккан кемсәләрнең йөгәнсезлеге, хезмәтне чынлап та башкарган кешенең йөзенә төкерүе бит!
Рашат аганы рәнҗетүгә өлеш кертү өчен сылтау табылып тора. Әйтик, язучы-галим И.Нуруллинның «Тукай» китабы кулъязмасын ул, нәшрият соравы буенча, махсус редактор сыйфатында җентекләп укый, «хаталар өстендә» эшли: Тукайдан китерелгән шигырьләрдәге бихисап хаталарны, шагыйрьнең шәхесенә, замандашларына күләгә төшерү ихтималы булган дәлилсез фикерләрне төзәтә, тарихи фактларда киткән җитди ялгышлыклар, аерым сүзләр һәм исем-фамилияләрнең дөрес язылмавы да аны битараф калдырмый. Боларның һәммәсен нәшрият һәм автор үзе рәхмәт әйтеп кабул итә. Китап басылып чыга, тик без анда «махсус редакторы Рашат Гайнанов» дигән сүзләрне генә күрмибез. Нәшриятка язган хатында ул болай дияргә мәҗбүр: «Махсус редактор булмаса, архив документлары белән кем чагыштырып утырыр иде?.. Гомере буе «җыйнап туплаган «байлыгы» булмаса, чагыштыру-тикшерү өчен күпме вакыт китәр иде?! Башкаларга карата гаять тә таләпчән тукаевед-профессорның үзеннән дә «ычкынып киткән» бу кадәр төгәлсезлекләрне кем тотар да, кем төзәтер иде?.. Фараз итик, монда күрсәтелгәннәрнең уннан берсе генә... дөньяга чыкса, авторга да, нәшриятка да... барыбызга да никадәр йөз кызыллыгы килер иде! Ә бит китапның русчасы нәкъ менә шундый хәлдә». Тагын шунысын да искә төшерик: «Атак­лы кешеләр тормышы» сериясендә чыккан бу хезмәте өчен И.Нуруллин Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә лаек була (1982).


Р.Гайнановның зур фәнни тикшеренү нәтиҗәсе булган бай эчтәлекле, өр-яңадан эшләнгән шәрехнамәләрендә Тукай чорының мәдәни тормышы ачыла, күп кенә затларга тулы һәм гадел бәя бирелә. С.Хәкимнең алда телгә алынган мәкаләсендәге сүзләр шул турыда сөйли: «Комментарийлар үзләре генә – бер фәнни диссертация!..» Дүрт томлык чыкканнан соң, язучыларның мәшһүр Тукай клубында бу турыда фикер алышу уздырыла (1977). Әлеге җыенда язучы-галим Мөхәммәт ага Мәһдиев: «Тукайның бу басма томнарын мин арткы яктан укый башладым, – искәрмәләрдән... Бу бит кече бер энциклопедия!» – дип чыгыш ясый. Н.Исәнбәт тә: «Рашаттан башка Тукай буенча белемлерәк кешене күрмим бүгенге көндә,» – дип өсти. Әлеге хак сүзләр кичә генә әйтелгән кебек.


Билгеле, Рашат ага үзендә булган хәзинәне тулысынча «чыгарып салу» мөмкинлегеннән гаҗиз була: кемнәрнеңдер (әйтик, Г.Исхакыйның) хәтта исемен дә телгә алырга ярамый, ә Тукайның очлы каләменә эләккән замандашларын «искелек калдыгы, буржуй» дип кенә тамгаларга рөхсәт ителә. Шулай да «Туган тел»нең соңгы «дини» дүртьюллыгын («...иң элек кыйлган догам...») дистә еллардан соң иң элек Р.Гайнанов «яңгырата». «Китмибез!» шигыренең язылу тарихын, аңарчы булган фаразларны юкка чыгарып, беренче булып дөрес аңлатучы да – ул бит, ул!


Гүзәлия Тарханованың «Мәдәни җомга» газетасында басылган бер мәкаләсенә игътибар иткән идем (2011). Ул анда, Рашат ага хезмәтләре белән бәйләп, болай яза: «Хәзерге көндә галимнәр шагыйрь әсәрләренең академик басмасының ике томын әзерләп чыгарды... Рашат абыйның биш томлыгы буенча үземә күптән таныш булган искәрмәләрне күреп сөендем. Димәк, аның тырыш хезмәте бүгенге көндә бастырыла торган томнарның төп нигезен тәшкил итә... Яңа басмада төзүчеләрнең исемнәре арасында Рашат Гайнановныкын күрмәдем. Ә бит аның исеме томнарны төзүчеләр арасында беренче булып торырга тиеш иде, – ди дә, – урыс галиме С.Ожегов төзегән аңлатмалы сүзлек һәрдаим тулыланып тора. Бу эш... Н.Шведова тарафыннан башкарылса да, төп автор буларак, С.Ожегов исеме беренче тора», – дигән чагыштыру китерә. (Шәхсән үзе белән таныш түгелмен, әмма бу юлы әлеге ханымны галимәгә тиң мөгаллимә дип сөйләүләренә ихлас ышандым). Руста авторлык хокукының күптән кануни нигезгә салынганлыгы, ә безнең исә авторлык хокукыннан бихәбәр булуыбыз турында сөйли бит бу.


Тукай энциклопедиясе өчен аз сүзле, әмма дәлилле, саллы мәкалә («Безнең мирас», №1, 2016, 86-87б.) язган Фоат ага Галимуллин моннан утыз еллар элек үк: «Г.Тукайның әдәби мирасын ачыклауны бөтен фәнни эшчәнлегенең буеннан-буена алып баручы бу галимебез (Р.Гайнанов – М.В.) башкарган эш үзенең камиллеге, киңкырлы булуы белән игътибарны җәлеп итә...» – дип билгеләп үтә («Социалистик Татарстан», 1984).


Бөек шагыйрьнең 110 еллыгын бәйрәм иткән көннәрдә исә, чит мәмләкәтләрнең танылган фән эшлеклеләре дә катнашкан зур җыенда (ул чакта институтның яшь хезмәткәре) Рәмил Исламов, Р.Гайнановны «текстология тармагында эшләүче галимнәргә өлге-үрнәк булып тора» дип бәяләп, аның хезмәтен Тукай исемендәге бүләккә тәкъдим итү идеясен күтәреп чыга («Шәһри Казан», 1996). Халык­ара конференция бу фикерне бердәм хуплый. Әмма... Дәүләт исеменнән премия таратучылар, «үлгәннән соң бирелми» дигән булып, Г.Камалның мәгълүм комедиясендәге хәйрия акчасын өләшүчеләр кебек, «отказ» сугып утырудан артыгын эшләми дә, эшләргә теләми дә.


Хәер, Рашат ага төзегән Тукай һәм Г.Ибраһимов томнары «хәреф таныган» кешеләргә 30 ел буе иң тулы фәнни басма сыйфатында хезмәт итеп килде, – бәлки, алар моннан зуррак бәягә мохтаҗ да булмагандыр.


50 яше тулган көнендә аңа хезмәт­тәшләре юллаган, тирән хөрмәт хисләре белән сугарылган самими, ихлас котлау да бар ул архивта:


...Егетләрнең галимлеген,
Галимнәрнең егетлеген
Тарих әле абайлар;
Сине: «Егет!» – ди бүген үк
Ибраһимов, Тукайлар!


Г.Тарханованың алда телгә алынган мәкаләсендәге «Мактанырлык затларыбыз бар икән, алар белән горурланыйк, эшләренә тиешле бәябезне бирик. Бу дөньядан бакыйлыкка күчкәннәр рухына догабызны шул рәвешле булса да җиткерик» дигән мәгънәле сүзләре белән кем килешмәс?!


Шул уңайдан бөек шагыйрьнең мәгълүм юллары искә төшә: «Бармыни бездә гомумән чын кеше кадрен белү?! Без аны кайдан белик, мискин үлеп аңлатмагач?!»
Исән чагындагы рәнҗетүләр җиле әле дә булса исә шикелле...


Узган елның октябрендә Рашат Гайнановка 90 яшь тулган булыр иде. Инде арабыздан китүенә нәкъ чирек гасыр вакыт үткән икән. Юбилеен беребез дә «сизми калдык». Сәбәбе «пүчтәк» кенә: исәннәрнең – кадерен, үлгәннәрнең каберен белмәгән мохиттә гомер кичерүебез аркасында.


Үзләреннән акыллырак шәхесләрне вакытлыча булса да кимсетеп яшәүдән тәм табучылар... Алардан нинди эз кала һәм калачакмы әле?


Ә Рашат ага үлеменнән соң да шул бәндәләрне узып яши һәм яшәячәк.


Килер бер көн, фән агачына ябышкан мәшкәкләр (гөмбәләр) кубып төшәр, һәм һәркем чын бәһасен алыр. Остазыбыз Миркасыйм аганың яраткан әйтеме бар иде: «Ялган данның киләчәге – яман дан». Аңа шуны гына өстәргә мөмкин: чын кешенең эше һәм гомере – ташкүмер, аны күмәр кара туфрак, басар чуар еллар, әмма ул, саф алмазга әйләнеп, кабат калкып-балкып чыгар.


Гафу ит безне, кичер, Рашат ага.

Теги: Мөдәррис Вәлиев Яңалыклар Дөнья хәбәрләре

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру