Журнал «Безнең мирас»

Чияләнгән төен (хикәянең ахыры)

Хикәянең башын монда укый аласыз

Тавыш күрше Гайнулла абыйлар бакчасыннан икән. Киленнәре, әле һаман безне абайламыйча, дүрт-биш яшьлек малайны орышыпмы-орыша.- Ничә әйтергә була, ә, күпме әйтергә?!. Ник керәсең кеше бакчасына! - дип, малайга кычыткан белән яный. Ə тегенең, орчык кадәр генә булса да тәҗрибә бар, ахрысы, әнисе кычытканны якынайтырга өлгерми, «чырый»лап кычкырып җибәрә. Билгеле инде, болай иткәч, кычыткан эләкми кала. Үзе елагандай итә, ә күзендә яшьнең бөртеге дә күренми.



- Нәрсә булган, нигә җылатасыз күршене? - дип сорарга өлгермим, әнисе ялт кына карап ала да башын күтәрә. Иелгәндә ташып чыккан күкрәкләрен каплап, кабалана-кабaлaнa, җиңсез, кыска күлмәгенең итәкләрен тарткалап ала һәм, тиз генә борылып, ни әйтергә дә белми аптыраган хәлдә, бакча капкасына таба йөзеп китә. Куе яшел төстәге бәрәңге сабаклары, аның тулы, тыгыз балтырларына уралырга теләгәндәй, дулкынланып кала.


Ул арада әти килеп җиткән, ул рәшәткә аша гаҗәпләнеп карап торган нәни күршесенә эндәшә:
- Нәрсә, Айдар, бурлыкта эләктеңмени?
- Җук, Мөхәммәтсапа бабай! Сезнең чиянең тәмен генә татып караганыем.- Ничек соң, тәмлеме?
Малайның авызы ерылып китте. Борынын тартып алды да гел үз итеп сөйләшә башлады.
- Тәмле булмаса, ашамасыем. Мин гел тәмлене генә яратам...
- Соң үзегезнеке тәмле түгелмени?

- Җук. Безнекен җыялар бит. Ә сезнеке мәмрәп пешкән, ашаучыгыз да җук. — Айдар, рәшәткә янына ук килеп, кара янып пешкән тагы бер чия өзеп авызына капты. Сезнең чиядән дә тәмлерәк әйбер дөнҗада җук, Мөхәммәтсапа бабай. Әни генә менә ачулана да ачулана, кычыткан белән куркыта... Ә мин аны җылап куркытам.


- Нигә ачулана соң? – дип, мин дә кушылам.

Ә ул, əйтерсең, минем белән сөйләшергә теләми, җитдиләнеп кала.


- Ә син кем?


- Аларның малае, - дип, әтигә ымлыйм.


- Аларның малае җук, җангаллама! Мөхәммәтсапа бабай белән Тәмле апа икәү генә.
- Соң мин кем булам алай булгач? — дип үҗәтләнгән булам.
- Ә син кунак, малай ул өйдә була, – ди Айдар, мактангандай итеп, - Менә мин, малай булгач, өйдә бит.

- Маладис, – дип ачылып китте әти. Айдарның сүзләреннән аның күңеле булган иде. - Ну әйттең үзенә, маладис, Айдар! Күпме газапланып аңлата алмый йөдәгән сүзләремне әйттең дә салдың. Маладис, Айдар!


Дегет чиләгедәй қаралып, кояшта янган малай бөтенләй үз булып китте. Кадерен белеп кенә, инде һич тартынусыз, ул чия сыпыртуын белә иде. Бер дә алай искитәрлек сүз әйттем дип уйламаса да, үзен мактаулары ошый иде аңа. Чия төшләре аяк астына сибелеп кенә тора.


- Мин бит бур түгел, коймадан карап торганнарын гына ашыйм, әни шуны да белми. Безнең якка карап торгач, ул безнеке була бит, иеме, Мөхәммәтсапа бабай?!


- Шулай булмыйни, күрше, дип, әти малайның керпедәй тырпаеп торган кара чәчләреннән сыйпап алды. Аннан, купкан рәшәткәгә күрсәтеп, Айдарны үз янына чакырды. Син аны, Айдар, әниең күрмәгәндә менә шушыннан гына кер дә уртасына утырып рәхәтләнеп аша моннан ары, яме! Әниең күрсә, мин кушты диярсең. Яле, сыясыңмы икән?..


Айдар янә серле генә елмаеп куйды. Ник сыймасын, янәсе. Йомры башын тыгып, керергә генә иткәндә, тәрәзәләреннән әнисе тавышы ишетелде.


- Айдар, мин сиңа нәрсә әйттем?!


- Әниең нәрсә дип әйтте соң, Айдар?


- Бу тишек янына бүтән бармаска кушканые, диде ул, тәвәккәллеген югалтып, һәм, борынын тарта-тарта, өйләренә таба атлады. Аркан белән тарталармыни - үзе атлый, үзенең күзе чиялектә. Әти, елмaюын яшерә алмыйча, аңа серле генә күз кысып ала. Айдар да, килештек дигәндәй, авызын eрып җавап бирә. Бәрәңге сабакларына абынып-сөрлегеп алгачтын, миңа телен күрсәтеп, йөгереп кереп китә. Кара син аны... Бер дә үзенә күрә генә түгел.


Кичен, әти белән әни йокларга яткач, бер ялгызым урамга чыгып уйланып йөрдем, балачак хатирәләрен барладым. Күңелдә әйтеп аңлату түгел, үзем дә тәгаен генә төшенә алмаган каршылыклы уйлар чуалышы беткән иде. Аларның берсен сүтәм, очына чыгам, дип тотынасың, икенчесе бәреп керә, аны яңасы бүлдерә. Әти-әни янына кайтып, туып-үскән җиргә кайтып, шулай тинтерәп йөрү сәер, әлбәттә. Кеше күзенә чалынасым килмәде, шыпырт кына бакча артларын, су буйларын, тар тыкрыкларны урадым. Тәрәзәләрдә берем-берәм утлар сүнде. Соң гына, мөгаен, иң соңгы булып Гайнулла абыйларның верандасы да караңгылыкка чумды. Балачакны кайтарырга теләгәндәй, печәнлеккә менеп яттым.


Күзгә йокы керми газаплады. Тынлык газаплады. Ялгызлык газаплады. Хәер, тынлык дигәннең дә үз авазы бар икән, - каяндыр чикерткә тавыш биреп ала, сыер күшәrәне ишетелә, кетәклектәге тавыкларның, тигезлек сакларга теләп, кузгалышып алуына кадәр колакка керә. Күз йомыла башлады дигәндә генә, әтинең борчулы сүзләре ишетелгәндәй итә, тәннәр чымырдап куя. Алты бала үстереп тә икәүдән-икәү генә торып калган әти белән әнинең язмышы йөрәкне чәнчеп ала.


...Иртәгә юлга. Калага. Гаиләмә һәм күңел үз иткән эшемә. Нигә сагышланырга соң, бары да анда ич. Бары да анда!.. Ә күңел сыкрый, җанга тынычлык юк. Ә дөнья тып-тын. Ул да түгел, шыгырдап өй ишеге ачылганы ишетелә. Тагы тынлык, аннан капка келәсе шылтырап ала. Тагы тынлык. Тагы келә шылтырый, ишек шыгырдый...


Шулай озак, бик озак ятканнан соң гына, хуш исле печән түшәлгән сәндерәдән торып ишегалдына, капка төбенә чыгып утырам. Сискәнеп куйганымны абайламый калам. Капка төбендә әни икән.


- Бүген үк китәсеңмени инде, улым, и-и-и бала...


Ринат Мөхәммәдиев
Фото: pixabay

Теги: Ринат Мөхәммәдиев Яңалыклар Редакция хәбәрләре

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру