Журнал «Безнең мирас»

Болгар бабаларга ачык хат

Бу шигырь 1996 елның 23 гыйнвар төнендә Татарстанның Спас районы Болгар шәһәрендәге кунакханәдә язылды. Мин борынгы болгар бабаларыбыз яшәгән изге җирдә ялгызым төн үткәрдем...
Сез — Болгар бабалары,
Без — Болгар балалары.
Без бит тарих чылбырында
Боҗралар гына бары.
Сез — Болгарның юл башы,
Ә без — аның дәвамы.
Сездән өлге алабыз без
Һәм дә рухи дәваны.
Арабызда зур чорлар,
Әмма уртак ич җырлар!
Сездән безгә мирас булып
Калган Иделләр, кырлар.
Болыннарда сез дә күргән
Шул ук чәчәкләр үсә.
Безнең битләрне иркәләп,
Болгар җилләре исә.
Кадерлибез сезнең куллар
Корган Болгар оясын.
Таң белән каршы алабыз
Изге Болгар кояшын.
Кемнәр килгән, кемнәр киткән —
Гасыр артыннан гасыр.
Ята милләт маңгаена
Тарих сызган күпме сыр?!
Изге Болгар изгелеге
Иманыбыз күгендә.
Сез табынган Тәңребезне
Олылыйбыз бүген дә.
Без мәҗүси... Без мөселман...
Кем сызган аермасын?!
Ходаем ата йортыннан —
Болгардан аермасын.
Без Болгарның бөеклеген
Саклаган хәлдә генә
Азатлык яулый алабыз
Татарстан иленә.
Сез — Болгар бабалары,
Без — аның балалары.
Бөтенебез бер чылбырның
Тарихи боҗралары.

Теги: Гәрәй Рәхим Яңалыклар

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру