Журнал «Безнең мирас»

Болганчык еллар (өзек)

Максим җеп очларын ашыкмыйча гына кайчы белән кисеп, энәсен күлмәк изүенә кадап куйды да кесәсеннән сөяктән ясалган тәмәке савытын чыгарды. Сул кулының тырнагы өстенә бер чеметем тәмәке салып, шуны борыны белән ышылдатып суырды да берничә тапкыр төчкереп куйды. Шуннан соң мичтә утлы күмер өстендә кызып утырган үтүкне алып, аның төбенә төкергәләп карады һәм чалбар балакларын үтүкли-үтүкли сөйләп китте:


— Моннан бер ун-унбиш ел элек, син безнең якларга кайткан гына чакта, яз көне гадәтемчә тегүдә йөреп, өйгә кайттым. Әти мин югында сеңлем Марфаны күрше егете Митригә кияүгә биргән. Туйга бөтенесе әзер. Үзең дә беләсең инде: безнен авылда, элекке бабаларыбыз шикелле, чын мөселманнар да бөтенләй православныйлар да бар. Поп кенәгәсендә — православный, мулла кенәгәсендә мөселман булып исәпләнүчеләр дә байтак. Без дә, кода буласы Микулай да —  әнә шундый кешеләр. Поп безнең әтине Тимофей дип, сеңлемне Марфа дип йөри, ә мулла әтине Гыймади, мине Мәгъсүм ди, ә сеңелне үз кенәгәсенә Мәрфуга дип язып куйган. Микулай коданы мулла Ногман дип, булачак кияүне Морат дип атый.


Безнең ише кешеләрне авылда ике динле дип йөриләр дә. Ике динлеләрнең баласы туса яки берәр кешесе үлсә, яки туй итәселәре булса, иң элек мулланы чакыралар. Ул яңа туган балага исем куша, үлгәнгә Коръән чыга, егет белән кызга никах укый. Шуннан ары гына инде чиркәүгә китәләр.


Без дә башта, мулланы чакырып, никах укытырга, аннары икенче көнне генә егет белән кызны чиркәүгә алып барып никахларга ниятләдек. Туйда утырабыз шулай. Мулла да бар, картлар да. Карасак, пүнәтәйләр ияртеп, поп килеп керде, әллә нинди сүзләр әйтеп, Микулай коданы сүгәргә тотынды, муллага да тел тидерде, безне мыскыллап көлде, куркыткан булды.


Әти белән Микулай кода: «Туйны бозма, батюшка! Яшьләр чиркәүгә иртәгә үк барырлар. Теләсәң ни эшләтерсең!» — дип әйтеп караганнар иде дә, поп колагына да элми. Тагы да кызып китте, әшәке сүзләр әйтеп сүгенә, төкерекләрен чәчә башлады. Шуннан мулла да түзмәде: «Йәгез, картлар, шушы шакшы поптан динебезне хурлатып торасызмы?» —  ди. Картлар шаулашырга тотындылар, попка: «Безнең туйда синең ни эшең  бар? Һәр якшәмбе көнне чиркәүгә йөрибез бит инде! Сиңа тагы ни җитмәгән? Безнең эшкә тыкшынма!.. Бар, кит!» — дип кычкырдылар. Ә поп аның саен тузына, бер дә басылыр чамасы (күренми. «Мин, — ди, — патшаның боерыгын үтим, — ди, — ә сез әнә нәрсә дисез? Ярар!.. Мин сезне тыңлату чарасын табармын!» — ди. Халыкның да ачуы килде.) Арадан берсе: «Эх син, мир бөлдергеч! Безнең өстән әләкләмәкче буласыңмы әле?» — дип сикереп торды да попны, чәченнән тотып алып, идәнгә егып салды. Пүнәтәйләр чыгып чаптылар.


Шуннан безнең кан кызып китте, ачу кузгалды. Туй бозылды. Поптан ачуны аласы килде. Кунаклар попка ябырылып тотындылар тукмарга. Картлар көчкә туктаттылар. Ну, шуннан ачу басылган кебек булды инде. Попның битендәге каннарны юеш чүпрәк белән сөрттек тә, арбага салып, өенә озаттык.


Икенче көнне Митри белән Марфа чиркәүгә барырга җыендылар, капкадан чыгып та җитмәделәр, карасалар — урам буйлап дисәтский килә, һәр йорт каршына туктап: «Становой килде! Җыенга барыгыз!» — дип кычкыра. Без аны бөтенләй уйламаган да идек... Шуннан каравыл өенә җыелдык инде. Становой тузыпмы-тузына. «Бу ниткән хәл бу? — ди. — Бунт ясарга уйладыгызмы? » — ди. «Һич тә алай түгел, ваше благородие, берәүнең дә бунт ясарга җыенганы юк», ди картлар. «Алайса, ник попны кыйнадыгыз?» — ди. «Аны беркем кыйнамады, ваше благородие. Ул үзе тиктомалга тавыш чыгарды...» — диләр. Безнең җавап становойга ошамады. «Ә-ә, бунтовщикларны яшереп калмакчы буласызмы әле сез? — ди. — Попны кыйнаган кешеләрне хәзер үк миңа китерегез, юкса һәркайсыгызны унар тапкыр чыбык белән суктырам...» —  ди. «Ваше благородие, поп үзе җәнҗалчы булгач, халык гаеплемени?» — ди шунда бер керәшен карты. Становой аяк тибеп кычкыра моңа: «Әһә, каракның бүреге янамы?! Менә кем икән бунтовщик! — ди. Стражникларга: — Тотыгыз шул картны! Аякларын бәйләп, егерме таяк ашатыгыз әле!» — ди. Стражниклар моны тотарга өлгермәделәр, икенче бер карт-мөселман карты: «Җәмәгать, гаепсез кешегә җәза биргәнне карап торабызмы инде?!» — дип кычкырды.


Халык шуны гына көткән диярсең. Җыен халкы дөрләп янган коры салам шикелле кабынып китте. Картны стражникларга бирмәделәр.


Становой халыкны тынычландырмакчы булган иде дә, кая ул сиңа! Аның саен катырак шаулаша башладылар. Беркем беркемне тыңламый, һәркем үзенчә акыра. Күсәкләр күтәрә башладылар. Становой эшнең кая таба барганын сизде дә каравыл өеннән чыгып сызды. Стражниклар тиз генә атларына атландылар, становой тарантасына утырды. Халык инде кулына таш ала башлаган иде. Шуннан кучер атларга сугып җибәрде дә, җан-фәрманга чаптырып киттеләр.


Картлар кич җиткәнче шаулаштылар: «Алай эшләргә кирәкми иде», — диделәр берәүләр. Икенчеләре становой белән стражникларны исән-сау җибәрүләренә үкенделәр: «Урап алып, әйбәтләп тукмарга иде үзләрен! Барыбер баштан сыйпамаслар, барыбер команда китертеп, чыбык белән суктырырлар... Аларны шундук үтерергә иде! Аннары җәзасын алсаң да гарьлеге булмас иде», — диделәр.


Шуннан ике көн узды. Поп өеннән чыкмады, хәтта чиркәүгә дә бармады. Безнең Марфа белән Митри никахланмый калдылар. Бөтен авыл башка бәла килгәнне көтеп тынып калды...


Максим, шул урында хикәясен өзеп, суынган үтүген утлы күмер өстенә илтеп куйды.


— Шуннан соң ни булды? Сөйләп бетер инде, Максим агай!


— Ни булганы билгеле инде, диде карт теләми генә. — Бер атнадан авылга бер сотня солдат белән нәчәлство килеп төште. Стражникларын ияртеп, становой да килде. Шуннана сорау ала башладылар. Мулла белән теге керәшен картый» аннары тагы берничә кешене богаулап, Себергә озаттылар. Безнең Марфа белән Митрине монастырьга яптылар. Попның әләкләве буенча иллеләп кешене чыбык белән суктырдылар-Аерып тормадылар: православныйларга да, мөселманнарга да бертигез эләкте. Ике динлеләр дә өлешсез калмады. Әти белән Микулай кодага унбишәр чыбык ашаттылар.


Максим уйга бирелеп, тынып калды.


— Менә шулай, мулла абзый, — диде ахырда. — Марфа белән Митрине өч ел монастырьда ябып тоттылар. Бер елдан әти үлде, гүргә салганда да, аркасындагы камчы эзләре бетмәгән иде әле. Менә мин һаман ыгыр-шыгыр йөрим әле. Менә кара, мулла абзый, — диде Максим, кинәт җанланып китеп. Тиз генә күлмәк итәген күтәреп, Әкрәм карыйга буй-буй камчы эзләре төшкән аркасын күрсәтте. Менә ул тамгалар! Шул елдан калды. Бер миндә генә түгел, мондыйлар бик күп.


— Алай... Син инде, Максим агай, балаларыңны ярты юлда калдырма. Үзең исән чакта ал арны бераз укыт. Дөрес юлга бастыр.


— Бик ярар иде дә, минем үзем өчен ике дин дә бер. Ә менә балаларны мөселман итәсе иде.


— Малаеңны миңа китер, — диде Әкрәм карый. — Коръән сүзе өйрәтермен үзенә. Әгәренки кыса башласалар, мәзингә хезмәтчелеккә бирдем, диярсең... Алла боерса, ул баш тартмас, сүземне тыңлар.


* * *


Алдагы базар көнне Максим, авылдашларын очрат шулар аркылы улын Мәүла Колыга чакыртты. Күп ара да узмады, Әкрәм карыйлар йортына чиркәү кенәгәсендә исеме


Яков дип, ә мулланыкында Якуб дип язылган унбиш яшьлек керәшен малае килде. Ул мөселманча сабак укый башлады.


Әкрәм карый, мәзин белән сөйләшеп, «хезмәтче»не Сабирҗанның бәрәннәр һәм бозаулар белән бергә батраклары тора торган кара өенә урнаштырды. Шулай итеп, мәзингә бушлайга хезмәтче килде.


Әкрәм карый да, Сабирҗан мәзин дә законга сыймый торган бу эшләрен Шәмси муллага әйтмәделәр, шуның белән аның кулына кирәк чагында алар арасындагы гомерлек көрәшне хәл итүдә зур роль уйнарлык көчле корал бирделәр.


Миңлебай Сафасы Саҗидәгә өйләнгән кышны керәшен Яковның «укый башлавы»на өч ел тулган иде инде.

Теги: Мәхмүт Галәү Яңалыклар Тарихи мирас Редакция хәбәрләре

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру