Журнал «Безнең мирас»

"Битлеклеләр итә тантана"

Кулларына орынганда, җаның
Тетрәнмәдеме минем әрнүдән?!
Дәшмә! Сүзләр артык! Алар ялган!
Югалам мин... Көтмә бүгеннән!
Битлек элдем... Танымассың мине...
Тар сукмакта башка таптанмам!
Синең дөнья - сазлык! Бүген анда
Битлеклеләр итә тантана!
Ихласлыкка сусап, җылы эзләп,
Ыргылырсың минем учакка.
Абынырсың бозлы карашыма,
Калтырарсың салкын кочакта.
Яраларны ялган белән ямап,
Өметләнми башка аклыкка,
Күралмыйча сине... Һәм үземне...
Бата барам төсле сазлыкка.
Сүтелә дә китә яраларым...
Җөйләреннән кара кан тама.
Бушап калган күңелеңдә синең
Битлеклеләр итә тантана.
Ландыш Габдрахманова
Фото: pixabay

Теги: Ландыш Габдрахманова Яңалыклар Редакция хәбәрләре

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру