Журнал «Безнең мирас»

Бер рәсем тарихы

Сурәтнең артына түбәндәге сүзләр язылган: «Гариф! Дусларны, туганнарны теләп йөргән чакта туган итеп сине очраттым. Җылы булды күңелгә. Бу рәсемдә – минем копиям. Син аны – теләсәң нишләт. Ә оригиналы турындагы истәлекне сакла. Мин сине әдип итеп тә, дус итеп тә яраттым. Исән бул. Бәхетле бул, туган. Үлеп калсам, искә еш төшер. Гаделең». Димәк, ул гади түгел, ә татар әдәбиятының олпат әдипләре булган Гариф Галиев һәм Гадел Кутуйларның кул җылысын сак­лый. Шушы уйлар белән мин әлеге фотосурәт турындагы тикшеренүләрне башладым. Мәктәп музеенда сакланучы материалларны, Бөек Ватан сугышы турындагы матур әдәбиятны, публицистик материалларны, интернеттагы чыганак­ларны, ресурсларны өйрәндем. Гариф Галиев белән Гадел Кутуйның фронт юлларын, дуслык җепләрен өйрәнгән вакытта мин Розалия Нуруллинаның «Гадел Кутуй турында истәлекләр» китабы белән таныштым. Әлеге җыентыкка кергән Гариф Галиевнең «Безнең Кутуй» исемле истәлеген укып чыкканнан соң, биредә сүз нәкъ менә безнең музейда сакланучы фоторәсем турында барганлыгын ачыкладым. Гариф Галиев әлеге истәлектә менә нәрсәләр яза: «Гадел Кутуй белән Бөек Ватан сугышы елларында бергә булган чакларым хәтеремдә шулкадәр калган ки, ул менә бүген дә каршымда басып тора, мин бүген дә вакыт-вакыт аның үзенә бертөрле тавыш белән: «Гариф!» – дип дәшкәнен ишеткәндәй булам. Минем алдымда аның менә бер рәсеме ята. Бу Гадел Кутуйның фронтта бөек Ленин партиясе сафына кабул ителгән вакытында төшерелгән рәсеме». Шушы тантаналы вакытта төшкән фотосурәтен Кутуй дусты Гарифка бүләк итә. Гариф ага фотосурәтне гомере буе саклый.
Фоторәсемдә Гадел Кутуйга партия билеты тапшырган мизгелләр сурәтләнгән. Кутуй, чын күңеленнән куанып, сул кулына партия билетын тоткан. Аңа билет тапшырган бригада командиры гвардия подполковнигы А.В.Михайловның йөзе шулай ук шат. Ул бик теләп, аталарча бер җылылык белән, Кутуйның кулын кыса. Уртада утыручы кеше исә – Самсон Закладный, гвардия подполковнигы, политбүлек начальнигы. Вакыйга 1943 елның гыйнвар ахырында була. Бу – Бөек Ватан сугышының иң авыр еллары. Гадел Кутуй хезмәт иткән 3 нче гвардия авыр миномёт бригадасы Дон фронты командующие боерыгы нигезендә генерал Батов командалыгындагы 65 нче Армия карамагына тапшырыла һәм, дошманның бик яхшы ныгытылган оборона ныгытмасын өзеп, Сталинградка таба китә. Әнә шул дәһшәтле көннәрдә Кутуй Коммунистлар партиясенә алуларын үтенеп, политбүлеккә гариза яза. «ВКП(б)га член итеп алуыгызны үтенәм. Ленин эшенә, партия эшенә һәрвакыт тугрылыклы булырга сүз бирәм. Дошманны җиңү өчен көчемне дә, гомеремне дә кызганмам», – дип яза ул гаризасында. Утырышта Кутуй бертавыштан партия сафына кабул ителә. «Берничә көннән соң партиягә яңа алынган иптәшләргә билетлар тапшыру тантанасы булды», – дип искә ала Самсон Закладный үзенең истәлекләрендә.
*Азнакайда үткәрелгән «Туган ягым – яшел бишек» төбәкара фәнни-гамәли укытучылар конференциясендә бу хезмәт 2 нче урынны яулады. Язма кыскартып бирелә.
Искәрмәләр
Эльвира Ихсанова - Азнакай районының Урманай урта гомуми белем мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы.
1. Розалия Нуруллина. «Гадел Кутуй турында истәлекләр». – Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1984. – 131-139 б.
2. Розалия Нуруллина. «Гадел Кутуй турында истәлекләр». – Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1984. – 100-113 б.

Теги: Эльвира Ихсанова Яңалыклар Бөек Җиңүгә – 70 ел

Галерея

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру