Журнал «Безнең мирас»

Бәкер көзе

Вахит улы Зәмил якташка
Болдинода булганым юк ансы,
Болдинода, бәлки, булмам да.
Бәкер көзе белән сихәтләнәм,
Сихәтләнәм көзге буранда.
Көзге буран урау сукмакларны
Алтын тәңкә белән түшәгән.
Илһам көтеп ятар чак түгел бу,
Галәми сүз эзләп түшәмнән.
Монда бугай — Озын күл буенда
Хозурлыкның мәркәз-үзәге,
Һәр адымда кизләү күзләп тора —
Җирнең мөлдерәмә күзләре.
Озын күлне бишек иткән кошлар,
Сәфәр көтеп, канат кагына.
Яше-карты тауга күтәрелә,
Мең баскычлы Сөю тавына.
Сөю тавы хәтерлидер әле
Хан кызының кыйгач кашын да.
Гап-гади бер егет булган яры...
Кавышканнар шул тау башында.
Сөю тавы күккә якынайта,
Гел үзенчә күкнең дәвасы.
Хан кызына гашыйк булган килеш,
Шул тауларда иде каласы.
Көзге буран хан кызының юлын
Алтын тәңкә белән түшәсен.
Ә безгә шул, баскыч саный-саный,
Тау башыннан кабат төшәсе.
Ә дөньяның бездәй ялгызларын
Ике аккош көтә күлендә.
Ике аккош...
Димәк, бу җиһанда
Без дә бигүк ялгыз түгел лә.
Без дә бигүк ялгыз түгел бугай,
Парлы булган чакта аккошлар.
Илдә кышлый торган аккошларга
Һәр кушкаен җыру багышлар.
Без дә ялгыз түгел —
Илдә кышлар
Пар аккошлар әле булганда...
Бәкер көзе белән сихәтләнәм,
Сихәтләнәм көзге буранда.

Теги: Газинур Морат Яңалыклар

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру