Журнал «Безнең мирас»

Бал дип үрелгәнем... (хикәя)

Нур белән кар кушылудан кызыл ялкын булып күзне камаштырган озын юлны күзәтәм. Тигез юлда ялгыз чана табаны астында тынлыкны бозып, кар шыгырдый, бу юлның да, чана белән кар чыгарган бу көйнең дә иге-чиге булмас кебек...


Янымда толыпка уранган әнием йокымсырап килә, ә, бәлки, йокламыйдыр да, шул ялан юлы төсле иксез-чиксез уйларына юлыккандыр.


Ә менә толып чабулары белән кар сыпырып, əледән-әле янтайган чананы авудан саклап атлаган, зәңгәрсу-яшькелт күзләрен генә калдырып, сакал-мыегына бәс сарган баһадир гәүдәле ир — минем әтием ул.


Чанадан артта калып, тагы берәү юлга буран салган көрт белән алыша - анысы безнең ут күрше Бибинур апай. Кат-кат бала итәкле күлмәк, күк фуфайка өстеннән сугылган ак мамык шәл ябынган, ирләрчә киң адымлап, нык басып атлаган, безгә туган тиеш шул апайны кеше елый белми икән дип сөйли. Шунысы да чындыр: бер-берсен куып үсеп килгән өч кызлы бу өйгә мин дә кереп йөрим. Кергәндә дә, тышта йөргәндә дә мин аның тик шаярганын гына ишетәм, хәтта эштән кайтканда да ул кешечә атлап түгел, сөрән салып, такмак әйтеп, биеп кайтып керә. Дөресен әйткәндә, аның ире сугышта үлгән, үзен өч бала белән егерме дүрт яшендә тол калган, диләр. Бибинур апай үзе: «Балаларның атасы сау, кайтачак», - ди. Көтә. Кызларын да көттерә. Хәтта кышкылыкка суйган казларын да ашап бетермиләр, җәйгә калдыралар. «Монысын әти кайткач, бергәләп ашарбыз», — диләр. Менә шул Бибинур апай китеп бара безнең белән. Кая дисезме? Кунакка. Җитмәсә, ни җитте авылга түгел. Сибайның үзенә! Шунысы да мәгълүм булсын: чакырылып. Чакыру хатын укыганнарын үзем тыңлап тордым. Әниемнең бертуган сеңлесе чакырып язган, көнен, сәгатен күрсәткән. Ул хатта Бибинур апайга сәлам язылган иде, әтием, нигәдер, бу сәламне Бибинур апайга икенче төрлерәк җиткерде:


- Җыен, карендәш, Сибайга чакырганнар. Әйдә, эчеңне бушатып йөреп кайт.


Бибинур апай үзе дә «Чынлап чакырганнармы? Мине дәме?» дип төпченеп тормады, идән тактасын сындыра язганчы тыпырдап бер биеде дә давыл шикелле бөтерелеп чыгып та китте. Миңа исә Бибинур апайның талымланып тормый-нитми кунакка барырга риза булуына караганда, әтиемнең "эчеңне бушатып» дигәне сәер тоелды: кунакка кеше, киресенчә, эч тутырырга бара түгелме?! Менә әле дә иртән иртүк ашыгып кына капкалаган ризыктан эчем өзелеп килә, алда сыйланачак тансык шәһәр сые күз алдыма килеп күңелне җылытмаса, тын юлда ялгыз ат белән илле чакрымны үтүе авырга туры килер иде әле ул...


Шәһәргә килеп җиткәнне дә, өйгә ничек кергәнне дә белмим — йокланылган. Уянып киткәндә, мәҗлес кызган иде. «Кызган» дип шуңа әйтәм: җыр-бию тавышыннан стеналар яңгырап тора иде.


Кунак-төшем вакытында балалар игътибардан читтә калучан. Шуңа күрә дә үз күңелемне үзем күреп, тамак ялгап алу нияте белән, өстәл артында утырганнарның игътибарын җәлеп итүдән, табын яныннан куылып китүдән куркып кына, әнием утырган җиргә якынайдым.


Авыл кунагындагы шикелле, коштабак-коштабак ит бүселеп утырмаса да, юача-бавырсак ише нәрсә өстәлдә чәчелеп ятмаса да, сый дигәнең байтак иде монда. Минем күз төшәрлек ашамлыклар да хәтсез күренә: прәннеге, кәнфите, күпереп торган ак калачлары бар. Бәләкәй пыяла савытларга саргылт-соргылт сыекчалар салынган, повидломы, вареньемы дигәннәре микән? Алай купшы гына савытта ятарлык булгач, берәр тәмле нәрсәләрдер инде ул...


Әнием миңа бер сынык икмәк алып бирде дә үзенең чынаяк тәлинкәсенә чәй койды, шуннан соң минем турыда, әйтерсең, бөтенләй онытты. Чынаяк тәлинкәсендәге чәй белән бер сынык икмәк озакка бармады, шулай да, күңел көрәя төшеп, өстәл тирәли (шәһәр мәжлесе өстәл тирәли корыла икән) утырганнарга күз ташларлык хәлгә килдем.


Монда ирләр белән хатыннар аерым-аерым түгел, Бибинур апай әйтмешли, «пупалам» утырышкан. Минем əти - тирә-якта дан тоткан җырчы. Ул әле «Урал»ын, «Түрәкәй»ен, «Сибай»н калдырмый сыздыра гына! Җырны бию алыштыра. Ирләр әледән-әле: «Кодача биесен әле! Ерактан килгән кодача биесен!» – дип кычкыралар. Ерактан килгән кодача — Бибинур апай – инде утырдым, чәй эчәм дигәндә кире төшә биергә. Биеп китә, такмагын коеп китә:


Кодачалар, кодалар!
Сездә ничек, бездә шулай —
Биеп күңел ачалар!
Һи-и! Ки-йыу!..
Тра-та-та-та, дигән чакта
Тырылдата гына бас!
Әйе-әйе, дигән чакта
Эйелдерә генә бас!


Килештерә! Өзеп баса. Әйтерсең лә, бүген бата-чума, җәяүләп илле чакрым үтмәгән, әкиенеп-ясанып, укалы камзуллар, челтәр-кашмаулар киеп шушы мәҗлестә биер өчен генә күктән килеп төшкән. «Ерактан килгәннәр менә шулай ул!» дигән масаюлы карашымны алда утырган юан-юан кодачаларга төбәп-төбәп алам, ләкин алар моны сизмәмешкә салыша, Бибинур апай биергә чыкса, бер-берсенең кабыргаларына төртешеп, иреннәрен бүлтәйтеп, аптырап китәләр. Ә бу кодачаларның ирләре, тәкатьләре корып, биючене мактыйлар:


— Ходай бирсә бирә бит!


- Әйтерлек тә түгел, шәп кодача!


- Җил-ле-е!..


Әтиемне туганының осталыгы куандырса да, чәй эчә алмый аңгыраеп йөрүе ошамады шикелле.


- Чәй эчеп алсын әле! Кайнар итеп кенә чәй ясап китерегез Бибинурга!


Бибинур апай урындыкка утыруга, бөтен ир затының игътибары тагын аңа төбәлде.


- Менә симeз бавырсак сиңа карап ята, кодача!


— Мампасины алдына куйыйм әле!


- Кодачага вареньены үз кулым белән каптырыйм әле!


Уф! Кара янды бит кодачалар. Ирләренең юмартлыгын, кунакчыллыгын болар нигә хупламый икән? Yз чиратымда мин дә Бибинур апайны, форсат чыкканда мактап калырга булдым һәм, теге юан кодачалар гына ишетерлек итеп:


- Ә ул елый белми, — дип хәбәр салдым. Үземә калса, кеше өлешенә төшкән иң зур мәртәбә шул еламаудыр дип саныйм мин. Үземнең бит ике күз дә башның иң сулы урынына куелган.


Кодачаларның берсе минем сүзгә игътибар итте:


— Кемне елый белми дисең, акыллым?


- Бибинур апайны әйтәм: аның еламаганын авылда бөтен кеше белә!


Сүзгә инде икенче юаны да кушылды:


- Шулай ук бер дә еламый диме, үскәнем?


— Бер дә! Анттыр!..


Бу кодачалар минем белән шулай шыпырт кына сөйләштеләр дә янә шым булдылар. Ә ирләренең күзе Бибинур апайда!


— Кодачама повидлоны якынайтыйм әле!


Иркәй юка гына пыяла савытка салынган көрән сыекчаны Бибинур апай алдына эткән арада, миңа «үскәнем» дип эндәшкән кодача баягы бәрәкәтле савытка салынган
саргылт сыекчаны Бибинур апайның алдына ук куйды һәм, беренче тапкыр кунакчылланып:


— Тәмләп эчәр идең, кодача, баллап, — диде.


Аңа икенчесе кушылды:


— Әйе лә соң! Капкалап эчәр идең, калагың юкмы әллә?


— Бар, бар! — Кыстатырга яратмаган Бибинур апай баягы кечкенә савыттагы сыекчаны калак тутырып алып авызына озатты.


Бу чакта ирләр аны шаулап кыставын белде, теге ике кодача тантаналы рәвештә ирләренә карады, сагайдылар. Бибинур апайның күзләрендә яшь тулышты да битe буйлап агып китте.


— Ah-ah! Нигә елыйсың, кодача?!


Мәҗлес тынды. Бибинур апай яшь катыш чәен чөмерде дә әтиемә карады


- Елыйм шул. Бер биюем биелми калган – шуны жәлләп елыйм! — диде.


- Нинди бию?! – Әтием урыныннан сикереп торды.


— Нурфаизә!


Һәм китте Бибинур апай тыпырдап. Болыттай ургылды, өермәдәй бөтерелде, тирән күлдәй оеды... Такмагы да бит әле нинди:


Үлгән кеше торып бии
Нурфаизә көенә!


...Кунак булып, кайтыр якка елдам юырткан ат чанасында килгәндә, мин тагы бер сөйләшүнең шаһиты булдым:


— Агай, — Бибинур апай йокымсырап килгән әнием ишетмәслек итеп кенә эндәшә, — теге... бәләкәй савыттагы сары нәрсә булды ул?


- Нигә?..


— Миңа теге юан бичәләр шуны каптырды бит...


— Һа! Горчица ла ул!


— Горчица?!


— Молодец, кире төкермәдең!


— Төкермәү беләнме?! — Бибинур апай моны бик ачынып әйтте, күрәсең, еламый яшәп-яшәп бөтен кеше алдында, җитмәсә, табында, күз яше күрсәтүенә каты гарьләнә иде.


...Бал дип үрелгәнем агу булган чакларда сине хәтерлим, Бибинур апай. Күз яшьләремне тыю кодрәтемнән килмәсә, үлгән кешене терелтердәй такмакка — тормыш такмагына биергә тотынам.


Таңчулпан Гарипова


Фото: pixabay


Теги: Таңчулпан Гарипова Яңалыклар Редакция хәбәрләре

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру