Журнал «Безнең мирас»

Бакудагы ишанга багышлап иҗат ителгән бәет

Кем булды икән ул хәзрәт?!  Тексттан аңлашылганча, ул Ходайның гаять диндар, иманлы, тәкъва бәндәсе булган. Мәрхүмнең Баку татарларына, шундагы дин кардәшләребезгә дә игелекле гамәлләре күп кылынгандыр. Совет чорында иҗат ителгән бу бәетне, хәзерге язуга күчереп, Төркиядә яшәүче татар галиме Ильяс Мифтахов җибәрде.
Агам, сиңа әйтәм асылыңа кайттың,
Караңгы гүргә күмелеп яттың.
Без дә бер вакыт шулай булырбыз,
Ходай каршында ниләр сөйләрбез?

Камил иманың булсын юлдашың,
Туфрак астында калыр бер башың.

Әһле-гиялең, якын туганың,
Калдырып киттең дөньяның малын.

Сырхау хәлеңдә телең зикердә,
Йокысыз идең, башың фикердә.

Йөзеңдә нурлар балкыды синең,
Кальбеңдә Коръән балкытты синең.

Сулар сулуың бушка үтмәде,
Мөхибләр килсә һич буш (....)

Ахыр вакытта үптем кулыңны,
Килдем ерактан очып юлымны.

Китәр вакытта үптем күзеңнән,
Кальбем калтырый әйткән сүзеңнән.

Дидең, туганым, рәхмәт, бәхил бул,
Килеп хәлемне белдең исән бул.

Тәнендә ите калмаган иде,
Шәйхе фанилык чорнаган иде.

Шул хәлендә дә Коръән укыды,
Һич йокы күрми төнләр утырды.

Телендә хәдис ядында Коръән,
Кальбендә зикер нинди җан булган?

Без бик гафилләр гыйбрәт алмыйбыз,
Фани бит дөнья без дә калмыйбыз.

Нәфсе бик яман туймый дөньядан,
Бер үлгәч адәм кайтмый яңадан.

Туган илендән ерак урында,
Гариблек хәлдә күмелде шунда.

Милләте исламга мөршидлек итте,
Догасын биреп калдырып китте.

Һәрбер соравы фәтва бирерлек,
Бар иде гыйлеме дәрья диярлек.

Сәлам-хат җитмәс калды еракта,
Изге җан булып очсын пыракта.

Рухы шат булсын догалар кылыйк,
Аллаһның сөйгән коллары булыйк.

Үлү хакында телеграмма алдым,
Гакылдан таерлык хәйранга калдым.

Һушыма килгәч, билетка киттем,
Һавадан очып Бакуга җиттем.


Теги: Ильяс Мифтахов Яңалыклар Редакция хәбәрләре

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру