Әхмәт Габдулла улы Исхаков 1905 елның 1 маенда Казан шәһәрендә туа. «Мөхәммәдия» мәдрәсәсендә белем ала. «Кызыл кошлар» исемле беренче шигыре 1923 елда «Кызыл Шәрекъ яшьләре» журналында басыла. 1929 елда Мәскәүдә Үзәк нәшриятта чыккан «Таш урамнар җыры» исемле китабы белән таныла. 1939-1942 елларда ул СССР Әдәби фондының Татарстандагы вәкиле була. Бөек Ватан сугышында катнаша. 1963-1967 елларда «Чаян» журналында баш редактор булып эшли. 1991 елның 24 июнендә Казанда вафат була. Быел вафатына – 35 ел.
ТУКАЙ ҺӘМ ЯШЬ ШАГЫЙРЬ
Сораган япь-яшь бер шагыйрь
Тукайдан, төштә күреп:
– Язарга шартлар, әйт, абый,
Ничегрәк иде элек?
Түшәктә яткан җиреннән,
Ютәлләп, әйткән Тукай:
– Син шартлар дисең.
Аны бит Кем ничек аңлый, дускай!
Дөресен әйткән чагында,
Мең төрле михнәт татып,
Уйларга алар турында
Булмады минем вакыт.
Бар иде салкын бер бүлмәм,
Кәгазем, карандашым.
Җырлап һәм чирләп шунда мин
Яшәдем ялгыз башым.
Бар иде җиңел җиләнем –
Тәннең һәм җанның туны.
Бөркәнеп ята идем мин
Җан туңган чакта шуны.
Үземнең язмыш турында
Күп уйлап тормый идем.
Халкымны нәрсә борчыса,
Мин шуны җырлый идем.
Мин язам менә яткач та
Үлемем түшәгенә,
Тукталып торам бары тик
Буганда ютәл генә.
Син шартлар турында, энем,
Мусадан әнә сора.
Тик ашык: палач килгәнен
Ул анда көтеп тора.
Үзенең утлы җырларын
Ул яза икән ничек? –
Нинди шартларда диюем, –
Аңардан шуны ишет.
Аннары, кайтып, миңа да
Бирерсең шуны сөйләп...
Уянган ул төн яшь шагыйрь
Йокыдан, никтер, тирләп...
КИРӘКМИ БЕЗГӘ СУГЫШ
Кирәкми безгә кан кою,
Кирәкми безгә сугыш!
Безнең теләк – якты, матур,
Тыныч хезмәт һәм тормыш.
Илебез зур, җиребез киң,
Хисапсыз байлык бездә!
Җир өстендә, җир астында,
Тауларда һәм диңгездә.
Без үз кулларыбыз белән
Төзибез гүзәл тормыш.
Без – тыныч ил төзүчеләр,
Кирәкми безгә сугыш!
НИШЛИМ ИКӘН?
Чәчәкләргә тиңли шагыйрь сезне,
Шомыртларга – кара күзегезне,
Чылтырап аккан чишмә тавышына –
Сезнең әйткән һәрбер сүзегезне.
Әллә шагыйрь түгел микән соң мин? –
Чәчәкләргә сине тиңләштермим.
Карап торам – күзең нәкъ күз төсле,
Сүзләрең дә бик гади сүз төсле.
Ала алмыйм ләкин күзләремне,
Туя алмыйм тыңлап сүзләреңне.
Әйтче миңа, дустым, нишлим икән?
Башкалардан шулай син ким микән?
Әллә сине чәчәкләргә түгел,
Чәчәкләрне сиңа тиңлим микән?
ЯҢА ШӘҺӘР
Кара булып чагылып тын Иделдә,
Йоклый иде кара урман бу җирдә.
Күз ышанмас хәзер аннан узганда:
Яңа шәһәр балкый урман эчендә.
Үсеп чыккан яңа, матур заводлар,
Яңгырата тирә-якны гудоклар.
Өлгергәннәр кай арада салырга, –
Тик Казанда бардыр андый зур йортлар!
Данлы иҗат эше кайный һәркайда.
Кайчан чыкма – халык тулы урамда.
Дәртләндереп тагы да зуррак эшләргә,
Басып тора таныш һәйкәл мәйданда.
Очып йөри корыч кошлар һавада.
Пароходлар килеп туктый ярларга.
Сәламләгән кебек, яшел шәһәрдән
Карт наратлар баш селкиләр аларга.
Нурландырып киң Иделнең өсләрен,
Балкып яна миллион утлар кичләрен...
Безнең илдән башка тагын кай җирдә
Булганы бар мондый гүзәл эшләрнең?!
«Мәдәни җомга» газетасы
Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.
Комментарийлар
Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала