Журнал «Безнең мирас»

Авылдашкайларым

Һәрбер йортка кереп барлап чыгам,
Исән-иминме, дим, барсы да?
Кай арада мине күреп алган,
Балачагым чыга каршыма.
...Ялан тәпи, тузган чәчле кызый
Бара, калмый минем артымнан...
Әйтә кебек:
- Хәл  белешеп йөри,
Онытмаган икән, сагынган...
Әйтә кебек:
- Кемне сагындың соң?
Йөзләреңә чыккан моң-зарың?
...Нихәлләр бар, авылдашкайларым?
Хыялымда кайттым мин тагын.
Фото: pixabay
Миңзифа Әхмәтшина

Теги: Миңзифа Әхмәтшина Яңалыклар Редакция хәбәрләре

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру