Журнал «Безнең мирас»

Ата (хикәя)

Алар, бер унлап кеше, ашлык амбарларында кайчагында көнлекләп, кайчагында эш башыннан эшли иделәр. Һәммәсе дә өйләнмәгән яисә өйләнә алмаган кешеләр булып, арада Корбангали генә җәмәгатьле иде. 
Аның җәмәгатьле икәнлеге бер караштан ук күзгә ташлана иде: хатынлы кешеләрдә күренә торган бер хәл, бер «күнгәнлек» Корбангалидә бик ачык күренә вә аягындагы киң башлы солдат итекләре, алама вә килешсезлекләренә карамыйча, һәрвакыт аруланып, сөртелеп йөртелгәнлеге, бишмәт вә алъяпкычының да тузган, ертылган бер җире ямалып торганлыгы аның бер оядагы кеше икәнлеген белдереп торалар иде.


Ул иптәшләре, хосусан яшьрәкләре белән артык ваксынмый, аларның уен-көлке, төрле килешсез ләтыйфәләренә* вә бозыклыклар турысындагы сүзләренә бер дә катнашмый, читтән генә чыраен сытып карап тора торган иде.


*Ләтыйфәләренә – хикәяләренә.


Алар аз гына эштән бушаган арада да карта белән, яхут «орлянка» чөеп, акчалы уйный иделәр. Әмма Корбангали бу вакытта чикмәненә төренә дә бер читтә сузылып ял итә иде. Оттырган берәрсе, яңадан «аякка басар өчен», аңардан әллә нихәтле инәлеп, ялынып акча сораса да, ул:


– Әллә мин акча ясыйммы! Вәт дурак! – дип кыска гына кайтарып җибәрә иде.


Менә бүген ул гадәтенә хилаф бер эш кылды. Берсе Корбангалигә бүреген заклад салып егерме тиен акча сораганда, ул бер дә заклад алмыйча гына, биш тиен чыгарып бирде һәм дә бурыч итеп бирмәгәнлеген аңлатып:


– Әйдә, хәерен күр... – диде.


Бүген иптәшләре акчалы уйнаганда да, башка вакыттагы кебек читкә китеп ятмыйча, күтәренке бер рух белән кирле-суллы йөренеп тора иде. Иптәшләре әгәр үз "эшләре" белән артык мәшгуль булмаса иделәр, әлбәттә, Корбангалидә бүген "берәр хәл" барлыгын сизәр иделәр.


Бүген төш вакытыннанэлегрәк бер бала килеп, аның колагына шыпырт кына:


– Сөенче алырга килдем... – диде.


Менә ул бала аңар бер сөенеч әйткән иде. Корбангали дә көн буе шуның тәэсире белән йөрде. Бүген аңар башка көннәргә караганда яктырак төсле тоела. Тирәсендәге кешеләр дә тупас вә сөйкемсез түгел, әллә ничек мөлаем вә башка вакыттагыга караганда сөйкемлерәк күренә иделәр. Кич белән кайткан чагында да, гадәттән тыш ачык чырай күрсәтеп, иптәшләре белән исәнләшеп аерылды. Зуррак урамнарны үткәч, кечкенә генә бер кибеткә кереп, өч кадак алма, ике лимон алды. Кибетченең алмаларны:


– Бик һәйбәт, свежийлар! – дип мактавына каршы Корбангали аның күзенә карап:


– Шундый кирәк тә – вакыты шундый! – дип, авызын ерып көлеп куйды, гүя кибетче аның сөенеченә катнаша иде...


Юлда барганда да, бер дә икеләнмичә, очраган бер кешенең күзенә карый; гүя һәркем дә аның сөенгәнлеген белә, аңар яхшылык тели, аның белән бергә сөенә... Аңар шулай тоела иде.


Шәһәрнең читендә, түбән чокыр буенда, ярты чакрым кадәр бер як кына тезелеп киткән бик иске бер урам бар. Бәгъзе картлар шәһәрнең иң элек шуннан корыла башлаганлыгын сөйлиләр. Бер заманнар бу буйлар, җәелеп яткан зур күлләре, яшеллек вә төрле агачлары белән борынгы бабайларны кызыктырып монда җирләштерсәләр дә, заман үткән саен табигать хәле алышына вә борынгы ләтафәт* югала барып, хәзер бу җирләр бик ялангач вә төсмерсез булып калган иде. Чөнки шәһәр зурайган саен артка, тигез якка җәелеп, бу җирләр читтә кала барган, шәһәрнең тирес вә пычраклары да шунда чокыр буйларына түгелгән, теге зур күлнең суы һаман азая, кибә барып, берәр дистә әрсез вә җәнҗаллы бакаларга шаулашып, кычкырышып торырлык кечкенә бер сазлык булып калган иде.


*Ләтафәт – матурлык, нәфислек


Менә шул сазлыкка каршы гына кечкенә вә бик иске бер өйнең бер бүлмәсендә, хатыны вә бер баласы белән искече бер карт, икенчесендә ирле-хатынлы гына бер эшче тора иделәр. Алар, тегесе дә, бусы да, иртә китеп кич кайта, хатыннары күбрәк вакытларын өй тышында эшләп үткәрә иделәр. Шуның өчен һәрвакытта көндезләре аларның кечкенә вә иске оялары, үлгән умарта төсле бер яккарак чүгеп, тавышсыз-тынсыз гына моңаеп торган шикелле күренә иде.


Бүген ничектер анда көндез дә тереклек әсәре бар иде. Бүген ул йортка кереп, чыгып йөрүчеләр булгалады. Һәм капка алдында торучылар да күренгәләде...


Эшченең бүлмәсе. Кояшның актык шәүләләре сазлыкка каршы тәрәзә аркылы кереп бүлмәнең бер ягына корылган сары төстәге чаршауга төшә вә анда кызарып чуарланып, гүя әллә нинди хыялый көйләр, моңлы җырлар җырлана, борынгы әкиятләр сөйләнә иде...


Кечкенә генә самавыр әллә кайчаннан бирле кайнап, булар чыгарып, өстәлдә утырса да, чәй эчүче юк иде.


Өстәл янында бер карчык әллә ни фикергә калып утыра иде. Чаршау артыннан күрше хатыны чыкты да, карчыкның янына килеп утырды вә бик әкрен генә:


– Мескен, үлмәсә ярар иде... – диде.


Карчык әллә ни әйтмәкче булган иде, Корбангали килеп керде.


– Ә, менә үзе дә кайтты!.. – диде карчык. – Мөбарәк булсын, Корбангали, улың бар! Нишләп бик озак тордың? Сәрвиҗамал бик көтә инде үзеңне...


Корбангали бүлмә эченә бер кат күз йөртеп алды да, кулындагы төене белән үк чаршау артына керде.


Сәрвиҗамал хәрәкәтсез генә сузылып ята, чаршау аркылы төшкән кызыл шәүләләр белән аның сары вә сулган йөзе әллә нинди хыялый вә кайгылы рәвештә күренә иде.


– Я... ничек... хәлләр?.. – диде Корбангали. Сәрвиҗамал аңарга таба йөзен әйләндерде дә көчләнеп кенә көлемсерәде. Берничә секунд алар күз-күзгә карап, көлемсерәп тордылар.


Алмалар китердем үзеңә...–- дидө Корбангали вә Сәрвиҗамалның кулын алып, бераз вакыт битенә куеп торды...


Корбангали чишенеп чәй янына утыргач, күршесе искече карт та килеп керде.


Алар бик һәйбәтләп гәпләшеп-гәпләшеп чәй эчә башладылар. Сүз балалар турында китте. Корбангалинең үлгән балалаларын сөйли, сагына иделәр. Карчык һәм:


– Фатихың инде унөч яшьтә, Закирың фәлән яшьтә булыр иде... – дип сүзгә катнаша вә ике сүзнең берендә:


– Илаһи, инде тәүфыйклы гомер бирсен! – дип, һаман бәбигә дога кыла иде. Сәрвиҗамалга чәй илтсәләр дә, ул ярты гына чынаяк эчте. Аның чәй эчмәгәненә Корбангалинең эче поша иде. Бер-ике мәртәбә аның янына да барды. Чынаягына алма, лимон сала, башын тотып карый, хәлен сорый иде.


– Хәзер эчәсем килми. Зинһар мәшәкатьләнмә... – дип, Сәрвиҗамал аны тынычландыра иде.


Чәй эчеп беткәч тә, күршеләре, хәерле кичләр теләп, чыгып киттеләр. Корбангали, көн буе эшләп арганга күрә, озак утырмыйча, чикмәненә төренде дә, тәрәзә буена сәкегә йокларга ятты.


Бервакыт ул ничектер уянды, өстәлдәге кечкенә вә иске лампа сыек вә саргылт якты белән бүлмә эчен күңелсез генә яктыртып тора, карчык чаршау янында, сандык өстендә бөгәрләнеп, балалар төсле җиңел вә тынсыз гына йоклый иде.


Корбангали торды да чаршау артына, Сәрвиҗамал янына барды. Ул бер кулын баш аркылы салган көе сеңеп йоклый, аннан читтәрәк мендәр өстендә бәби ята иде. Корбангали элек аңар колагын куеп бераз тыңлап торды. Ул ишетелер-ишетелмәс кенә сулыш алып, сулыш бирә иде. Соңра Сәрвиҗамалның кулына битен куеп бераз торгач, маңгаен тотып карады вә әкрен генә үпте... Аннан соң, юрган читләрен кымтыргалап, тагын үз урынына килде дә утны сүндереп ятты.


Хәзер яткач та, ул тиз генә йоклый алмады. Әллә нинди җан иркенлеге, шатлыкка якын бернәрсә аның йокысын качырган иде. Хәзер ул үзендә бер көч, бер гайрәт сизә иде. Ашлык амбарларындагы авыр капчыкларны хәзер йон төсле чөеп йөртер кебек була, хәтта, кирәк булса, бөтен тауларны, ташларны әйләндерергә кодрәте җитәр кебек тоела иде. Боларның һәммәсен күңеленә якын булган бер яңа хәят* вә аның сәгадәте* өчен бер дә авырсынмый сөенә-сөенә эшләргә хәзер тора иде. Һәм дә киләчәктә кайчан да булса бик эшлекле вә җитез бер егетнең аңар:


*Хәят – тормыш.


*Сәгадәте – бәхете.


– Әткәй, син күп эшләдең, хәзер инде сиңа ял итәргә вакыт... – диячәген уйлап, күңеле янә күтәрелә вә гайрәте янә арта иде. Ул егет, әлбәттә, ашлык амбарларында капчык ташучы булып түгел, зуррак эш кешесе булып аның күз алдына килә, бу да үзен «ата» дип белеп, үзендә бер горурлык сизеп ала иде.


1910.

Теги: Шәриф Камал Яңалыклар Редакция хәбәрләре

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру