Журнал «Безнең мирас»

"Ат барысын да белә, диләр бит"

Күрше Башкортстанның Бакалы базарыннан кайтып киләм шулай. Тарантаста берүзем. Атым әйбәт, мәктәпнең күк алашасы, дилбегә дә кактырмый, үз көенә генә юырта да юырта. Үзем дә ашыктырмыйм, куаламыйм бахбайны. Көн матур, хозурланып, тирә-юньне күзәтәм. Раевка һәм Килькабыз авыллары арасында бер ялгыз хатын кул күтәрде. Утырттым. Матур гына гәүдәле, төскә-биткә бик чибәр, урта яшьләрдәге марҗа бу. Аны утыртуым булды, атым урыныннан да кузгалмый гына бит, каһәр. Тарткалыйм-суккалыйм‚ ыжламый да. Аптырап калдым, инде ун ел чамасы шушы атта йөреп, мондый хәлнең булганы юк иде ләбаса!





Байтак газапланып та файдасы булмагач, «матуркай» җәяүләп китеп барды. Ул китеп күздән югалуга, шуны гына көткәндәй, атым кешнәп җибәрде, Алланың рәхмәте! Дилбегәне алып:


- Әйдә, малкаем! - диюгә, кузгалып та китте. Яңа Әҗми авылындагы туганнарыма кереп, чәй эчеп чыктым. Аткаема да су эчердем, билгеле. Авылыбызга чаклы калган унбиш чакрымны җырлый-җырлый кайттым ул көнне. Алашам тирләмәде дә хәтта.
Ат барысын да белә, диләр бит, шулайдыр, мөгаен. Минем‚ өч бала атасының, янәшәсенә таныш булмаган ялгыз хатынны утыртуымны өнәп бетермәгәндер «акыллы» хайван.


Төрле ырым-шырымнарга ышанмасам да, юлда булган әлеге хәл уйланырга мәҗбүр итә мине дә.




Ягсуп Мортазин


Фото: pixabay

Теги: Ягсуп Мортазин Яңалыклар Редакция хәбәрләре

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру