Журнал «Безнең мирас»

Арчада милиция майорының шигырьләр китабы тәкъдим ителде

Арча районы Сарай-Чокырча авылылында туып үскән, сүзгә тапкыр, шат күңелле, шигъри җанлы, туган ягына гашыйк һәвәскәр язучы Марсель Шәрәповның “Әткәй тальяны” китабын тәкъдир итү кичәсе 20 февраль көнне Арча үзәк китапханәсендә узды. Язучының сөенечен уртаклашырга башкалабыз Казаннан якташыбыз, Язучылар берлеге әгъзәсе, ветеринария фәннәре докторы, профессор, шагыйрь, Һ.Такташ исемендәге әдәби бүләк иясе Рифат Җамал да кайтты. Шулай ук кичәдә Марсель Шәрәповның иҗатташ дуслары, “Каурый каләм”леләр, курше районнардан килгән  “Ызандаш”лылар, “Яшәү яме” клубы ветераннары, якыннары, туганнары, хезмәттәшләре, авылдашлары да бар иде. Кеше бик күп җыелды.



500 данә тираж белән “Ак бүре” нәшриятында басылып чыккан китапны кулына алган һәркем тышлыгына игътибар итми калмагандыр. Казансу елгасы, Балык күлләре буена сыенып утырган Сарай-Чокырча авылының ямьле айлы киче, тирә-юньгә үзеннән нур сибеп торган мәчет манарасы... Һәм Марсель абыйның газиз әтисе Гаптерәүф абыйның тальяны. “Тальян әле дә өйнең түрендә иҗатка рухландырып, көч биреп тора”, - ди Марсель абый Шәрәпов.



«Әйтче, илһам, нигә соңлап килдең?” дип исемләнгән әдәби кичә һәвәскәр язучының шигырьләреннән төзелгән сценарий буенча (авторы Әлфия Галимова) башланып китте һәм Марсель абыйның якыннары белән берлектә, балачакның матур сәхифәләрен яңартудан,  тормыш юлындагы иҗади вакыйгаларны барлаудан, уңышлар белән уртаклашудан, автор сүзләренә язылган моңлы җырлар белән үрелеп барды.


Якташыбызның һәр шигыре туган якка, үзе белән бергә көн күрүче якташларына, дусларына, туганнарына ярату хисе белән язылган. Араларында юмористик, сатирик шигырьләр очравы, шулай ук игътибарга лаек, минемчә.



Кичәнең герое 22 ел эчке эшләр министрлыгы сафларында хезмәт итә. Майор дәрәҗәсен алган Марсель абыйның иҗатка тартылуы сокландыра. Ул шигырьләр иҗат итү белән бер рәттән үзен проза, драматургия өлкәсендә дә сынап карады. Республика, район газетасы битләрендә, радио аша, социаль челтәрләрдә аның иҗаты киң яктыртыла.  Ул шулай ук республика, районда уза торган мәдәни чараларда бик теләп катнаша. Соңгы елларда гына 2 тапкыр ТНВ каналында барган “Җырлыйк әле” бәйгесендә чыгыш ясады, 2 тапкыр “Башваткыч”та катнашып, җиңү яулады, “Ир солтаны” бәйгесендә “Халык  мәхәббәте” номинациясендә район буенча җиңүгә иреште. Соңгы 2 ел эчендә язган шигырьләрен туплап китап бастырып чыгарырга да өлгерде. Афәрин!


Ләйлә Арсланова, Арча

Теги: Ләйлә Арсланова Яңалыклар Редакция хәбәрләре

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру