Журнал «Безнең мирас»

Әни нинди була? (хикәянең ахыры)

Хикәянең башын монда укый аласыз


Балалар моның ни белән бетәсен кызыксынып карап торалар иде. Талиянең әнисе дә аптырабрак калды. Кызының сүзен җөпләр иде, Роксана бигрәк сабый, әнинең кем икәнен дә белмичә, өзгәләнеп аңа сарыла. Шулчак тəрбияче Фәридә апа ярдәмгә килде. Ул иелеп, Роксананы кочагына алды. «Юк, бу апа Талиянең әнисе, тәртипле булсаң, синең әниең дә сине килеп алыр», - дип кызчыкны юатты. И куанды Роксана, шатланды. Тәрбияченең муеныннан кочаклап кабат-кабат сорады:



- Килеп алырмы, тәртипле булсам килеп алырмы? - дип өзгәләнде. Тәрбиячегә: «Алыр, алыр», — дип ышандырудан башка чара калмады. Талияне әнисе шул көнне үк алып китте. Балалар аннан көнләшеп, кызыгып, озатып калдылар. Роксана өчен бу аеруча истәлекле көн булды. Ул һәр баланың, шул исәптән аның үзенең дә әнисе булырга тиешлеген төшенде. Һәм, түземсезләнеп, аның килүен көтә башлады. Ул еш кына әнисенең нинди икәнлеген күз алдына китерергә теләп карый. Ләкин берничек тә булдыра алмый. Күз алдына гел Талиянең әнисе килә иде. Әнисе турындагы уй Роксананың бөтен барлыгын биләп алды. Йокларга ятканда ул иртәгә көн туасын, бәлки, әле әнисе киләсен уйлап ята иде. Шулай булды ич: Талия йокыдан уянганда, аның аяк очында әнисе утыра иде. Роксана моны үз күзләре белән күрде. Аларның кoйкалары янәшә тора. Ул көнне Роксана Талиядән иртәрәк уянган иде. Ниндидер таныш түгел апаның кулъяулыгы белән күзен сөртеп, Талиягә карап елап утыруын күрде. Апа, Роксананың уянганын күргәч, аңа карап матур итеп елмайды. Алга төшкән чәчләрен рәтләп куйды, тураеп утырды. Роксанага, никтер, бик рәхәт булып китте, ул да елмайды. Шулчак Талия күзен ачты. Аптыраган кыяфәт белән апага карап торды. Апа, иелеп, аның маңгаеннан үбеп алды һәм пышылдап кына: «Бәбкәем!» — диде. Талияне ниндидер көч анага этəрде. Таныды ул әнисен, йөрәге белән таныды һәм аның муенына асылынып: «Әни, әнием!» — дип кычкырып җибәрде.


Шуннан бирле Роксана ятканда койкасының бер читенәрәк сыенып ята торган булды. Төнлә әнисе килә калса, аңа утырырга урын булсын, янәсе.


Роксана әнинең нинди булганын, кайдан килгәнен белергә тели иде. Әни ничек була икән ул? Талиянең әнисе ник Талиянеке генә булган?


Ул зур кызларны бу сораулар белән аптыратып бетерде. Аның: «Әни ничек була?» — дигән соравына кызлар: "Әни әйбәт була, әни ачуланмый, иркәли», — диләр. Аларның күбесе әле әниләре янында яшәгән вакытларын хәтерли. Ләкин Роксананы бу җавап канәгатьләндерми. Аның әнинең нинди булуы турында түгел, ничек булуы, кем булуы турында беләсе килә. «Тыңламасаң, тәртип бозсаң да ачуланмыймы?» — дип сорый. «Үз әниең ачуланса да онытыла ул», — диләр кызлар. «Минем әни чынлап та мине килеп аламы?» — дип тагын бер кат ачыкларга тели Роксана. «Килеп алырга да мөмкин», — диләр кызлар. Җирән чәчле Рузинә генә: «Минем әнием бик теләсә дә килә алмый. Үлде ул», — дип моңсу гына әйтеп куя. Роксана үлемнең ни икәнен белми әле. «Ник үлде?» — дип төпченә. «Аның әнисе үлгәнгә өч ел инде, Сәкинəнең дә, Светаның, Машаның да әниләре үлгән. Монда әниле кешеләр бик сирәк», — дип аңлаталар кызлар. «Ничек үлгән?» — дип аңларга тырыша Роксана. «Авырган да үлгән, аннары җиргә күмеп куйганнар», — диләр кызлар.


Мондый сөйләшүләрдән соң Роксана озак кына уйланып йөри, аннары үзен-үзе ышандырып куя: «Минем әни үлмәгән, Фәридә апа әйтте, килеп ала», — диде.


Бу көннәрдә яңгырлар яуды. Балалар мунча керделәр, өйдәге эшләр белән мәшгуль булдылар. Шуңа күрә Роксана Хисам бабай белән шатлыгын уртаклаша алмый торды. Яңгырлар туктап, көн аязуга балалар яңадан чөгендер утарга чыктылар. Роксана бу көнне түземсезләнеп көтеп алды. Бабай янәшәсенә, арбага менеп утырыр-утырмас тәтелдәргә тотынды. «Бабай, бер сүз әйтимме, әйтимме?» — дип кабатлады. Дулкынланудан аның тавышы калтырый, битләре янып чыккан иде. Хәтта яшел печән арасыннан җиләк, чәчкә эзләргә дә онытты.


Карт, дилбегәне селкеп, атка чөңгереп җибәрде, аннары кызчыкка күз генә ташлап алды да әйтте: «Йә, белик, нинди сүзең бар икән?» — диде. Роксана, күзләрен зур ачып, кулларын селтәп, бер сулыштан әйтеп салды: «Минем әнием бар. Ул мине килеп ала». Карт кызчыкка текәлеп карап куйды, бер сүз дә әйтмәде. Роксанага бу ошамады. «Ие инде, ие, минем әнием мине килеп ала, менә күрерсең», — дип кабатлады. Карт авыр сулады. "Ярый, ярый бик әйбәт. Тик син киткәч, мин нишләрмен икән соң? Басуга суны кем белән илтермен?» дигән булды. Роксана бераз аптырабрак калды. Бу турыда уйламаган иде әле ул. Хәер, сабыйлар өчен дөньяда хәл ителми торган каршылыклар юк. Роксана да бик тиз юлын тапты: «Әни сине дә үзе белән алып китәр, бергә китәрбез», — дип, кулларын чәбәкләде.


Роксана үзенең хыялы, өмете белән бәхетле иде. Бервакыт ул йоклаганда әнисе аның янына килде. Ул Талиянең әнисенә охшаган да, охшамаган да иде. Өстендә Фәридә апаныкы кебек зәңгәр бизәкле күлмәк, чәчләре сап-сары, керфекләре Хисам бабай бүләк иткән курчакныкы кебек озын. Әнисе Роксанага бер сүз дә әйтмәде, итәгенә утыртып сөйде генә, чәченнән сыйпады, битеннән үпте. Әнисенең куллары йомшак иде, аның итәгендә утыру шундый да рәхәт. Роксананың мондый рәхәтне беркайчан да татыганы юк иде әле. Уянып, күзен ачкач, як-ягына карап әнисен эзләде. Тәрбияче апасы кызчыкның уянгач кузгалмый ятуын күреп, аның янына килде:


– Хәерле иртә, Роксаночка, яле, кем сикереп тора?!


Кызчык зур зәңгәр күзләрен мөлдерәтеп тәрбиячегә карады һәм җитди итеп әйтеп салды:


- Мин әнинең нинди булганын беләм, ул йомшак, җылы була, — диде. Аннары үз-үзенә бик ышанып өстәде: - Ул мине барыбер килеп ала, менә күрерсез...


Тәрбияче кызчыкның чәченнән сыйпады...


Роза Хафизова


Фото: pixabay 



Теги: Роза Хафизова Яңалыклар Редакция хәбәрләре

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру