Журнал «Безнең мирас»

Әни дисбесе, әти сәгате

Ерак юлга әгәр чыга калсам,
Уңсын дисәм юлым, сәфәрем,
Биштәремә иң беренче салган
Юлдашларым: дисбе, сәгатем.
Туры юлдан ялгыш читкә чыксам,
Абына калсам, җиңсә гадәтем,
Һәр күзәнәгемне чымырдатыр
Газиз бүләк: дисбе, сәгатем.
Төймәләрен берәм-берәм барлап,
Тәсбих тартам, фарыз көн-кичен.
Бармак очларымнан җан-тәнeмә
Иман иңә - Әни дисбесе!
Бар нәрсәне колач итеп алсам,
Башка һич калмаса тәкатем.
«Сабыр төбе сары алтын!», диеп
Әйтә кебек Әти сәгате!
Гомер үтә шулай бер-бер артлы,
Шатлык тоям, тоям хәсрәтен...
Саклыйм газиз әти-әниемнең
Язмыш фалын - дисбе, сәгатен.
Миңзифа Әхмәтшина
Фото: pixabay 

Теги: Миңзифа Әхмәтшина Яңалыклар Редакция хәбәрләре

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру