Журнал «Безнең мирас»

Ибраһим Салахов. Ана тавышы. "Колыма хикәяләре"ннән

Бу фаҗигале вакыйгадан сон инде кырык елга якын вакыт үтте. Әмма ул йөрәк өзгеч тавыш, чегән хатынының баласын эзләп, зарлап елавы әле хәзер дә колагымда чынлый. Кайвакыт баласын кочаклап перронда аунаган шул чегән хатыны төшемә керә. Кара тиргә батып куркып уянам.


1938 елнын июне. Уфа. Тимер юл вокзалы. Перрон. Ул шомлы кичтә безне, бер төркем «халык дошманнарын», күп газаплар күреп, ниһаять, Уфа төрмәсенә килеп эләккән тоткыннарны, тагын каядыр озатырга дип вокзалга китерделәр. Билгеле инде, «кара козгын» читлекләрендә. Шунын өчен юлда кем белән килүебезне белмәдек. Безне перронда ниндидер, каядыр китәргә торган поезд янына китереп төшерделәр һәм шундук бер Столыпин вагоны алдында тезләндерделәр. Бу юлы төркем кечкенә, егермеләп кенә мәхбүс иде. Яңа гына яңгыр явып үткән, перрон пычрак. Җитмәсә, безне нәкъ пычракның күзенә тезләндерделәр. Чалбарлар шундук лычма су булды. Әмма ана бер тоткын да игътибар итми. Уфаның тоткыннар белән шыгрым тулы, тынчу төрмәсеннән сон мондый саф һавада булу, иркенләп сулыш алу көтелмәгән рәхәт бит. Дөрес, вокзал-перрон һавасында төтен аралаш күмер, май исе сизелә. Әмма инде бу һаваны камераныкы белән чагыштырып булмый. Белмәгәнбез генә икән иректә вакытта: вокзалның һавасы да, тынгысыз ыгы-зыгысы да күңелгә ятышлы. Әнә ничек кайнап тора ул. Берәүләр чемоданнарын, капчыкларын, әрҗәләрен күтәреп, водокачка ягына таба абына-сөртенә йөгерә, икенчеләре нәкъ шулай тирләп-пе-шеп аларга каршы чаба. Барысы да ашыга. Тик без генә — тоткыннар гына сүлпән. Әйтерсең лә теге дөнья кешеләре — пычрак суга тезләнеп, тынсыз утырабыз. Юк, бу тыштан гына шулай. Ә эчтә, менә бу пычрак суга тезләнгән ертык-керле киемле, ябык-сары, тутлы йөзле тоткыннар күңелендә — өермә. Алар үзләренең, нәкъ шушы пассажирлар төсле, теләсә кай якка бара алган чакларын хәтерли, туганнарын күз алдына китерә. Алай гына да түгел, күзләре белән интегеп якыннарын эзли, бәлкем... Бәлкем, менә шушы шашып йөгергән юлаучылар арасында атасы, хатыны, баласы бардыр... Бәлкем? Аһ, хәзер алар килеп чыкса...


Мин дә, тирә-ягымдагы иптәшләрем төсле үк, өзелеп вокзал ыгы-зыгысына карыйм. Көтәм. Кемне? Үзем дә белмим. Әмма ашыгып, ашкынып көтәм...


— Ә-ә, әү-әү...


Дерт итеп киттем. Якында гына бер яшь бала кычкырып елап җибәрде. Нинди нарасый? Кайда? Без инде һәрберебез елдан артык тоткында — гаиләдән аерылган. Шуның өчен бу тавыш, сабый бала тавышы, сәер дә, якын да, газаплы да.


Бала елый.


— Ә-әү... Ә-әү...


Кайда? Кем баласы? Мин башымны артка бордым. Гәүдә белән борылырга ярамый. Конвой һәр хәрәкәтне качарга әзерләнү дип исәпли һәм шундук ата. Артта, кырыйда, безнең кебек үк тезләнеп, бер чегән хатыны утыра — яланбаш, чәчләре тузгыган, яланаяк. Өстендә керле, ертылып беткән кат-кат күлмәк һәм инде төсе уңган зур шәл. Ул шәлен иңенә салып уранган. Шул шәл эчендә кечкенә сабый күзләр — шомырт күзләр елтырый. Хатын шәлен бераз бушатты да, якасын ачып җибәреп, сабыйга имчәген каптырды. Елау басылды. Сабый, чүп-чүп итеп, тәмләп имә башлады. Күзләр йомылды.


Паровоз кычкыртты. Буферлар бер-берсенә сугылып чыңладылар.


— Торыгыз! — Конвой башлыгының ачулы тавышы колакны ертып китте. Ул үзе кечкенә, чандыр. Борыныннан кыссаң, җаны чыгар. Мондый ачы тавыш кай җиреннән чыгадыр.— Басыгыз! Тезелегез! Тикшерү!


Безне төрмә конвоеннан юлныкына тапшыру башланды. Төрмә конвое башлыгы — озын буйлы, тулы гәүдәле, җәенке битле, кысык күзле башкорт егете янәшәсендәге солдатка күтәреп килгән зур күн сумкасын җиргә куярга боерды. Куйдылар. Ачтылар. Аннан зур-зур папкалар чыгара башладылар. Тоткынның формулярын, гамәл дәфтәренә язылган хөкем карары һәм башка кәгазьләрен.


— Иванов, бер адымга алга чыгып бас!


Уң яктагы ак сакаллы карт профессор әмерне үтәде һәм исемен, туган елын, ничә елга, нинди статья белән хөкем ителгәнен әйтте.


Юл конвое башлыгы формулярны алып, тоткынның әйткәннәрен тикшереп, формулярдагы язмалар белән чагыштырып тора.


Без барыбыз да бу гадәти, инде ел буена бер төрмәдән икенчесенә йөри-йөри күнегеп беткән «сират күпереннән» үтеп, Столыпин вагоны алдына бастык. Иң соңгы булып чегән хатыны калды. Бая борылып караганда абайламаганмын икән. Беренчедән, анда мин күбрәк игътибарны сабый балага биргән идем. Икенчедән, хатын бөгелеп баласын имезә иде. Менә ул хәзер торып баскан. Имәнеп киттем. Әллә инде Проспер Мерименың мәшһүр Кармены басып тора? Төз, зифа буй. Матур, килешле гәүдә. Чем-кара, озын, калын толымнар тузып җилкәгә төшкән. Калын кыйгач кара кашлар. Карчыга борын. Хәзер каты кысылган юка иреннәр һәм аз гына алга омтылган ияк. Дөрес, бит алмалары янып тормый, аксыл, суырылган. Бу инде аңлаешлы, ул да безнең кебек тынчу камерадан чыккан, туяр-туймас паекта торган, җитмәсә, бала имезә. Әгәр хәзер аны иркен таборга җибәрсәң, туйганчы ашарга бирсәң?.. Мине аеруча сокландырганы — зур шомырт кара күзләр. Алар ниндидер бер көч, ярсу белән бораулап карыйлар. Ә торышы — нәкъ таборда биергә чыгарга әзерләнгән төсле иркен, хәтта аз гына куштан да. «Карагыз, сокланыгыз, мин нинди чибәр!»


Ул бер адым алга атлады да, горур бер караш белән, башын аз гына артка чөеп, шәлгә урап күкрәгенә бәйләгән бәбиен тирбәтә-тирбәтә аз гына чайкала, борын астыннан гына ниндидер бер көй шыңшый. Күрәсең, беренче баласы— сөенеп туя алмый.


— Әй, син нәрсә, Земфира! — Юл конвое башлыгы аңа мыскыллап карап, акырып җибәрде.— Нәрсә чайкаласың? Әллә камерада чәкеп алдыңмы? Сиңа аерым чакыру кирәкме, атла.— Ул төрмә конвое башлыгына борылды.— Кайда аның формуляры?


— Чегән хатынның формуляры юк. Ул әле тикшерелә генә. Озату кәгазе генә бар.


— Бир монда,— диде дә теге түрә чегән хатынына кадалды.— Ә нәрсә ул шәлгә уралган? Әллә багарга да өлгердеңме? Нәрсә ул?


— Ул — минем кошчыгым.


— Җүләр, нинди кош тагын?


— Иптәш начальник,— диде башкорт егете,— ул — балалы хатын.


— Нинди бала?! — Конвой башлыгы, ачуыннан, елан чаккандай, сикереп китте: — Шул гына җитмәгән, юлга бала белән. Бир әле конвоирга, балалар бүлмәсенә тапшырсын.


— Миндә көчек юк!


— Молчать! — Түрә кеше акырып җибәрде.— Мин сиңа күрсәтермен тешләреңне. Иптәш Иващенко! — Ул чылбыр булып безне урап торган конвоирларның чегән хатынына якынрак торганына эндәште: — Ал баланы, вокзалдагы дежур милиционерга бир!


— Тыңлыйм! — Иващенко мылтыгын янындагы иптәшенә бирде дә чегән хатынына ташланды. Хатын, ялт, аркасы белән борылды. Солдат алга чыгып, хатынның күкрәгенә кул сузган иде, кинәт аның битенә шап итеп хатынның кулы төште.


— Аһ, сөйрәлчек, син әле конвоирга сугасыңмы? — Гайрәтле түрә, чыпчык кебек сикерә-сикерә килеп, балалы чегәннең аркасына төртте. Хатын перронга барып капланды, бәбие акырып елап җибәрде. Конвой башлыгы хатынны тагын бер тибеп әйләндерде дә баланы тартып алырга иелде һәм шундук, «А!..» дип яман тавыш белән акырып, артка чигенде. Аның уң кулыннан кан тамчылый иде.


Ике тапкыр кыңгырау чыңлады. Начальник кесәсеннән яулык алып, уң кулын урады да вагонга йөгерде, тамбурда басып торган проводницаны чакырып, колагына нидер пышылдады. Проводница ризалык белдереп, башын иде.


— Әйдә, үләксә, йөгер теге вагонга! — Түрә кеше чегән хатынын куа, ашыктыра башлады.— Тиз, тиз, падла!
Хатын, баласын кочаклаган килеш мүкәләп, егылган җиреннән торды. Үзе һаман «э-ә-ә» дип баласын тынычландыра. Аның әле бала имезеп утырган җирендә зур гына капчыгы да бар икән. Бер кулы белән баласын күкрәгенә кысып, икенчесе белән биштәрен өстерәп, яшел вагонга, конвой күрсәткән, проводница басып торган ишеккә таба ашыгып атлады. Начальник арттан аның саен кызулады.


— Тизрәк, тизрәк, үләксә! Поезд кузгала. Синең аркада әнә составны тотып торам, адәм актыгы!


Чегән хатыны абына-сөртенә капчыгын өстерәп баскыч төбенә килеп җитте. Үзе мышный, баласы елый.


— Әйдә, әйдә, мен вагонга.


Хатын бер кулы белән баласын кысып, икенчесе белән капчыгын өстерәп, вагонга күтәрелмәкче иде, баскыч биек, аягы җитми. Ул арада, өстә басып торган проводница, елмаеп:


— Бирегез балагызны, мин тотып торыйм,— диде.


— Рәхмәт.


Чегән хатыны баласын проводницага биреп, үзе ике куллап капчыгын күтәрде — вагонга менәргә азапланды. Шундук шап итеп эчке ишек ябылды. Хатын акырып җибәрде:


— Мишут-ка-а...


Ул арада күрше вагонның ишеге ачылды һәм аннан теге проводница кызыл чүпрәккә төрелгән баланы конвой башлыгына сузды.


— Иващенко! — Начальник конвоир солдатны чакырып алды да акырып елаган баланы сузды:—Мә, тизрәк вокзалга детприемникка илт.


Иващенко бик шыксыз-уцайсыз рәвештә төргәкне алып култык астына кыстырды да вокзалга таба йөгерде. Бала буылып, үксеп елый иде:


— Ә-әү... Әү...


Паровоз соңгы гудогын бирде.


Безне тиз генә этеп-төртеп вагонга керттеләр. Поезд кузгалды.


Столыпин вагонында тоткыннар өчен дә комфорт җитәрлек — купелы вагоннардагы кебек, аерым-аерым бүлмәләр. Бары тик тәрәзәләре, көзгеләре, радиосы, вентиляциясе генә юк. Аның каравы, ашау-эчү өчен ресторанга барып йөрисе юк — китереп торалар. Бу купе-камераныц истәлекле, күзгә ташланып торган җиһазы — ишек. Ул тимер белән тышланган. Югары өлешендә ачыла-ябыла торган тимер рәшәткәле форточкасы бар. Ә форточкада сәгать телендәге сыман түгәрәк тимер кисәге — «медаль» асылынып тора. Бу — «күз». Коридорда кизүдә торучы конвоир һәрвакыт «күз» янында. Ул аны түргә үткәндә дә, ишеккә атлаганда да ачып карый — сыңар күз белән, әмма җентекләп. Башкача мөмкин дә түгел — устав куша. Купе-камерага бикләнгән җинаятьчеләрдән теләсә нинди «баш китәрлек» эшләр көтәргә була. Мәсәлән, идәнне, түшәмне, стенаны тишеп качу яки хат-мазар төшереп калдыру, яки асылыну... Шуның өчен «күз» һәр минут ачылып-ябылып тора.


Менә шушындый купе-камераның берсендә без — сигезәү. Яныбыздагы кырый камерага теге чегән хатынын япкан булганнар икән. Ул бертуктаусыз ишеккә суга, тибә, кычкыра.


— Ачыгыз! Ачыгыз дим, җен, пәриләр. Кайда минем улым? Кайда минем Мишуткам! Ачы-гыз! А-чы-гыз! Ишетәсезме, ерткычлар, ишетәсезме?


— Җүләр, кычкырма! Уфа инде әллә кайда калды,— ди кизүдәге Иващенко, форточканы шарт-шорт ачып-ябып.


— Улымны... Улымны кая куйдыгыз? — Йөрәк өзгеч тавыш һәм акырып елау.


Бөтен вагон бу зардан, елау-каргаудан тетрәнә. Йөрәк әрни, ташый, түгелә. Ә чегән хатыны һаман ишекне шакый, тырный, суга, тибә һәм яман тавыш белән кычкыра:


— Улымны... Мишуткамны... Кошчыгымны кая куйдыгыз?! Бирегез, бирегез...


Берәр сәгатьтән соң күрше вагонда баручы конвой башлыгының тавышы ишетелде. Ниндидер боерыклар бирде һәм кңзү торучы солдатның чегән хатыны турындагы рапортына тыныч кына:


— Еласын, тамагы карлыккач, туктар әле,— диде.


Түрә чыгып китте. Форточка ачылды. Безгә берәр селедка, өч йөз грамм ипи бирделәр — кичке аш. Тамак ялгарга утырдык. Әмма нихәтле ач булмыйк, ризык бугаздан үтми, тыгыла. Чөнки колакта чегән хатынының зарлы тавышы, ләгънәте, ялваруы. Өч-дүрт сәгатьтән ишеккә сугу, тибү тукталды, тавыш та акрынланды. Хәзер шыңшып елау, үксү һәм зар...


— Мишутка, бәгърем... җаным... кошчыгым. Инде карынын ачкандыр, имәсен киләдер. Менә имиләремә сөт төште, сызлый. Ми... шут...ка... Аһ...


Буферлар бер-берсенә сугылып шыңшый. Тәгәрмәчләр рельслар башына сугылып, бертуктаусыз шак-шок, шак-шок итә. Анда-санда паровоз кычкыртып куя. Туктый. Перронда шау-шу, кыңгырау. Буферлар сугыла. Тагын шак-шок, шак-шок. Поезд каядыр ашыга. Кая? Безгә билгесез. Нинди язмыш, нинди яңа михнәтләр, газаплар көтә безне?


— Шак-шок, шак-шок.


Керфекләр эленә.


Яман бер тавышка сискәнеп уяндым.


— Мишутка, у-лым, син кай-да-а?


Әйтерсең лә йөрәкне телгәләп, тоз сибәләр, ул әрни, сызлый, сыгыла.


— Ми-шут-ка-а-а-а!


Карлыккан тавыш тагын тозлы күз яшенә тыгылып ялварды.


Төн. Шак-шок, шак-шок һәм кизүдәге конвойчының аяк адымнары. Аннан тагын күрше купенын ишегендә акыру, елау, шаку, тибү, теш шыгырдату һәм ләгънәтләү. Паравоз бөтен даланы шыңлатып кычкырта-кычкырта да чаба бирә.


— Җеннәр, пәриләр, кая куйдыгыз минем газиз улымны, бирегез! — инДе тавыш акрын, гырылдап чыга.


Ниһаять, тан алдыннан күрше камерадагы тавыш тынды.


— Бичара хатын, йоклап китте, ахрысы,— диде авыр сулап күршем Мәхмүт Әбҗәлимов.


— Арыгандыр инде мескен. Әйдә, без дә йоклап алыйк ул уянганчы,— дидем дә, борылып яттым, күзләремне йомдым.


Коридорда пыш-пыш сөйләшү, арлы-бирле йөгерүгә уянып торып утырдык. Бар игътибарыбыз — коридорда. Нәрсә? Менә вагонның тышкы ишеге шарт итеп ябылды. Конвоң башлыгының ачулы тавышы яңгырады:


— Ни булды?


— Иптәш... начальник... үлгән.


— Кем үлгән?


Тагын кизүдәге конвоирның хәвефле һәм пышылдау тавышы:


— Чегән хатыны, иптәш начальник. Асылынган..

Теги: Ибраһим Салахов Яңалыклар Редакция хәбәрләре

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру