Журнал «Безнең мирас»

Алла

1
Кем ул – белмим вә нәрсәдер,
Белмим дип юл да эзләнмим,
Мәгәр аннан бүтән затка
Җегенмим мин вә тезләнмим.
Олуг дим мин аны һәм ул
Мине аңлар вә ишетер дим,
Ни сөйлим йә ни уйлыйм, ул
Йолыр, онтыр вә кичерер дим.
Була үпкәм аңа бәгъзан,
Дүнәм хәтта, җитәм чиккә,
Тәмам иркә, очынган бер
Бала төсле китәм читкә.
Ләкин күңлем аны һәр дәм
Үз иткән, ул даим бергә,
Газап чикмәс җаным бер дә,
Мәгәр чиксә чигәр бергә.
Мөкатдәсмен, әминмен бар
Көфердән, бар гөнаһлардан,
Аяк баскан җирем барсы
Гөлстан бер, җинанлардан.
Кем ул андый, сәгыйд иткән
Мине һәм урнымы, белмим,
Беләм тик: бу җаным аннан
Яратылган, мин – ул, ул – мин.
                                                1908-1910
Мөкатдәс – изге, бөек
Әмин – имин, ышанычлык
Җинан – җәннәтләр, җәннәт шикелле пакь урыннар
Сәгыйд – бәхетле

Теги: Сәгыйть Рәмиев Яңалыклар

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру