Алинә Әсхәт кызы Хисамиева 1986 елның 31 маенда Азнакай шәһәрендә дөньяга килә. 2003 елда татар-төрек гимназиясен, 2008 елда Әлмәт дәүләт нефть институтын тәмамлый. Икътисад фәннәре кандидаты. «Көзге яфраклар кочагында» (2019), «Күбәләкле җәймә» (2020) һәм «Канатсыз очкыч» (2022) дигән шигъри җыентыклар, җырлар авторы. Татарстан Язучылар берлеге рәисе урынбасары.

БЕЗ – ХАТЫН-КЫЗ!
Һәр хатын-кыз аерым бер галәм,
Зәңгәр күкнең җирдә чагылышы.
Үткәннәрнең моңлы кайтавазы,
Киләчәкнең кояш тулы язы.
Мең ярадан яралырлык көннәр,
Йолдыз булып коеласы төннәр.
Һәр хатын-кыз – илһам канатлары,
Йә, кайсыгыз аны яратмады?!
Көчле затка терәк булып яшәр,
Җылы сүзе белән алга дәшәр,
Дәвамына җанын бүлеп бирер,
Елар чакта хәтта көлә белер.
Бишек җырын көйләр оясында,
Туган телен сөйләр баласына.
Һәр хатын-кыз – болыт биеклеге,
Диңгезләрнең чиксез киңлекләре.
Нәни кызчык яши күңелендә,
Күз яшьләре тора түгелергә.
Бер очкынга әзер мең чырасы,
Күңелләрнең юктыр бер тынасы.
Бер көченә мең көчсезлек иңгән,
Сабыр канатларын күккә чөйгән.
Һәр хатын-кыз – сүнә белмәс кояш,
Яктысыннан тора дөнья тоташ.
ЙӨРӘК УЕ
Йөрәк белән уйлыйм, әллә шуңа
Күккә ашмый кала өметләрем.
Куе томан булып бөтерелә
Сәгать укларында мизгелләрем.
Йөрәк белән таңга таба атлыйм,
Тамчы булып кунам болытларга.
Дулкын булып туган бу җанымны
Ярсулардан ничек туктатырга?!
Йөрәк белән... менәр баскычларга
Күңел кылларыннан басма тезәм.
Ятлар салган эзне юа-юа,
Язмышымның юлларыннан үтәм.
Йөрәк белән дәвам тәрбиялим,
Рәнҗетүдән куркып йомшак кына,
Әллә шуңа төн карасы йога
Киләчәкнең шомлы уйларына.
Йөрәк белән туган илнең зарын
Төзәтмәкче булам сүзем белән.
Утлы пәрдәләрен читкә этеп,
Сулышыма төрәм җырым белән.
Йөрәк тыңлап, йөрәк белән яшим,
Язмыш кайтавазын җанга төрәм.
Дөньялыкның мең төсмерен, хакын
Йөрәк белән яшәгәннән беләм,
Йөрәк белән яшәгәннән сизәм...
ЯЗГА КҮЧӘМ
Язгы ташуларга яраларым салам,
Күрәсеңме, дөнья, ташу булып агам.
Йолдыз көлен коеп учларымны юам,
Язлар саен җиргә мин бит кабат туам.
Төссез күләгәләр хәтеремдә әрни,
И тынгысыз җаным, яз җылысын тели!
Өмет тәрәзәсен киереп ачкан мәлем,
Язлар булып сулыйм, кочам зәңгәр күгем.
Күпме учак яктым, эремәде кышым,
Инде керфегемә кунды карлы яшем,
Боз сөңгесе ауды кубарылып җаннан
Язга күчәм бүген... Ташыйм! Явам! Язам!
Җилләр ярсыса да илем кыйбласында,
Тынлык эзләп йөрәк һаман сызланса да,
Язлар килә җиргә, язга күчәм бүген,
Хәерлесен теләп дога кыла күңлем...
Зәңгәр күзле болыт күзен кыса күктән,
Яктылыкка сусап күпме гомер үткән!
Үксеп елый язым, чыр-чу килеп көлә
Язда туган җанны язлар гына белә!
Язлар гына сизә...
КАЙТУ
Әйләнәм дә кайтам синсез калган көнгә,
Ап-ак карлар ява син иңәсе җиргә.
Үпкәләрем тулы җаным үксеп елый,
Әйтәсе мең сүзем калган сиңа, әти.
Калдырдың да киттең, үзең исән чакта
башка гаилә кордың, күчтең башка йортка.
Кочагыңа күптән сыенмаган җаным
Үлде дигәч кабат... кабат ятим калдым.
Әле кайтырсың дип көтә иде күңел,
Күккә ашмас теләк гел кабатлап йөрдем.
Ишек яңагына буем сызган эзләр,
Көлә-көлә сиңа пышылдаган серләр.
Киң җилкәңә утырып йөргән нәни чагым,
Хәтеремне айкап әллә ничә кайттым.
Таңнар булып балкый офыкларда йөзең,
Сагышның мең төсен күзләреңдә күрдем.
Гаеп төсе дә бар, сагыну-сагыш төсе,
Син җуялдың микән йөрәк сулган хисне.
Аяк асларында тапталган мең хыял,
Сине сагынудан шигырь булды дөньям.
Әйләнәм дә кайтам синсез калган көнгә,
Мәңге бетмәс сагыш сибелгән гомергә.
Шартлап ауды гомер, ак кар яткан туфрак,
Кабереңнән сагыш җанга үрли һаман.
СӨЮ КАДЕРЕ
(Җыр)
Күчереп вакытның күчәрен,
Эзлимен наз тулы күзләрең.
Тоймадык сөюнең кадерен,
Үткәнгә сарыла йөрәгем.
Эзләрең чәчелгән юлыма,
Сулышың үрелгән тыныма.
Бербөтен дөньямны бүлдең син,
Җанымның түренә үттең син.
Язмышлар кушылган ятларга,
Ятларым әйләнгән якынга.
Мең сагыш бәгырьгә уралган,
Сөюнең кадере югалган.
Сөюнең кадерен белмәдек,
Бәхетне ерактан эзләдек.
Шәфәкътә кызара мең сагыш,
Аерым язылды пар язмыш.
«Мәдәни җомга» газетасы
Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.
Комментарийлар
Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала