Журнал «Безнең мирас»

Ачы тәҗрибә авазы

img200


♦ Кәләпүш – мөселман икәнлекне белгертер өчен киелә торган мәҗүс каләнсәвәсе [1].


♦ Өстеңдә әйбәт кием булгач, синең бәрәңге генә ашаганыңны кем белә?


♦ Балалар – безнең бәхетемез вә сәгадәтемез... Балалар безнең гомер нигеземезне тазарталар, балалар хезмәт өчен безнең көчемезне арттыралар.


♦ Балалар якты дөньяга килгәндә, гадәтән, бер бәхетлелек диңгезе булып киләләр. Ләкин шул балаларны туган минутыннан алып балигъ булганга кадәр, ата-ана үзләренә бәхет вә башка инсаннарга да шатлык булырлык итеп тәрбия итүе бик читен, ай-һай, бик читен!


♦ Бала, ир бала, әйбәт кенә тәрбия ителсә, ата-ана өчен, гомернең куркынычлы һөҗүмнәре вакытында шул бала шул ата-анасын сакларга күкрәп, нәгърә орып чыккан бер арыслан буладыр.


♦ Кыз бала бик матур гына тәрбия ителсә, бөтен дөнья байлыкларына сатылмаслык егетләрне, картларны, хәтта хатыннар вә карчыкларны үзенә таба тартып тора торган... бер фәрештә буладыр. Аның бер сүзен ишетер өчен, бер генә йөзен күрер өчен меңнәрчә җаннар атылып кына торадыр. Ул үзе шикелле тагы әллә ничә фәрештә кызлар вә әллә ничә арыслан йөрәкле, гайрәтле егетләр тәрбия итә аладыр.


♦ (Балалары – З.М.) аналарын карасыннар, тәрбия итсеннәр, чөнки оҗмах аналар аяк астында табыла.


♦ Күз яшең дә кипмичә, егълап вафат булган әни!.. Бар күңелләрдән җылы, йомшак синең каберең ташы – шунда тамсын күз яшемнең иң ачы һәм татлысы!


♦ Җиһанда барча эшләр, барча хәлләр Тәңредән.


♦ Ушбу Җир булды бөтен мәсҗедләрнең дә мәсҗеде.


♦ Билгеле ки, дин кешеләрдән аерым түгел.


♦ Ислам бит – хак дин, ә хаклык, һич­шиксез, гел өстен булыр.


♦ Дин димәк – бетмәс-төкәнмәс бер хәзинә ул.


♦ Кешеләр белән бергә диннәр дә изелделәр; мөселманнар – Исламны, христианнар Гайса динен ташлады.


♦ Милләт иблис күләгәсен Тәңре күләгәсе ясамас.


♦ Пар, тату йолдыз кеби, школ белән мәктәп тора. Бу ике дуст берсенә, чөнки аларның берсе тиң, бертигез тәгълимнәре [2] дә: берсе – дөнья, берсе – дин.


♦ Сугыша Инҗил белән Коръән, диләр; алдый алмаслар халыкны юк белән – монда хәзрәтләр сугышмый поп белән!


♦ Күп сөекледер бөтеннән – Тәңрегә сынган күңел.


♦ Барчагыз Алла җебенә ныклап тотыныгыз. Алла җебе дигәнем үзара якынаю, дуслашудыр.


♦ Тәкъдир сезгә теләктәшлек белән елмая: мондый зур бүләкнең кирәк кадерен белергә.


♦ Тәңредән эшләргә – көн, эшләп аргачтын, бирелгәндер тыныч йокларга төн.


♦ Хак Тәгалә нәрсә кыйлса ирке бар.


♦ Каршылык юктыр Ходайның иркенә.


♦ Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте һичкемгә хас түгелдер.


♦ Өй эчендә ястүеннән соңра бер карчык намазлыкка утырган, ...күтәргән кул догага, яд итә ул шунда үз угълын: Ходаем, ди, бәхетле булса иде сөйгән, газиз угълым! Тамадыр мескинәмнең тамчы-тамчы күзләреннән яшь; карагыз: шул догамы инде Тәңре каршына бармас?!


Сүзлекчә:
1. Мәҗүс каләнсәвәсе – мәҗүсиләр бүреге;
2. Тәгълим – өйрәтү, укыту.


Редакциядән: Габдулла Тукайның «Ачы тәҗрибә авазы» журналның 2014 елгы 9 нчы саныннан басылып килде. Ниһаять, ул З.Мансуровның «Тукай белән әңгәмәләр» китабында тулысынча дөнья күрде.


Текстны басмага Зиннур Мансуров әзерләде.

Теги: Габдулла Тукай Яңалыклар

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру