Журнал «Безнең мирас»

"...ә бүлмәмдә вакыт агышларын..."

бүлмәмдәге вакыт агышларын
кагышлары йөрәгемнең
саный.
таныйм
кабат сиңа җиңелүем,
чигелүен исемеңнең
калагыма,
колагымда
яңгыравын тик бер көйнең,
минем өйнең син булуын,
көн тууын тик бер уйлар белән,
шулар белән
озатылуларын
бер-бер артлы.
бер-бер атлыйм,
ятлый-ятлый сүзем.
һәм мин - түзем!..
...һәм үземә үзем
кабат-кабат
юатулар көйләвемне
таныйм
... ә бүлмәмдә
вакыт агышларын
кагышлары йөрәгемнең
саный.
Ләйлә Хәбибуллина (Карлыгач)
Фото: pixabay

Теги: Яңалыклар Редакция хәбәрләре

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру