Журнал «Безнең мирас»

Йөрәк каны белән язылган...Әнвәр Шәрипов

йөрәкБүгенге буын укучысы шагыйрь Сириннең иҗаты һәм шәхесе белән бөтенләй диярлек таныш түгел. Әмма архивта сакланып калган материаллардан аның тормыш юлы һәм күпкырлы иҗаты безнең күз алдына түбәндәгечә килеп баса.
Шагыйрь Сирин (үз исеме Батыршин Мөхәм­мәтсәйрин Мөхәм­мәт­хә­ниф улы) – әдәбиятка 1920 нче елларда килеп кергән, 1920-30 нчы елларның давыллы-дәһшәтле вакыйгаларын үзенең сизгер йөрәге аша үткәреп, революцион эчтәлекле әсәрләр тудырган күренекле әдип.
1930 нчы еллар совет җәмгыятендәге кычкырып торган гаделсезлекләрне, сабын куыгы кебек кабартылган «сыйнфый көрәшнең көчәюе» дигән фикернең гади бер кеше тормышына алып килгән фаҗигави хәлләрен әдәби образларда сурәтләп биргәне өчен гаепләнеп репрессияләнгәннән соң (1935-1940 елларда ул кеше ышанмаслык вәхшилек хөкем сөргән Сиблаг лагерьларында тоткын була), аның шигъри иҗаты киң катлам укучыларның да, әдәби тәнкыйтьчеләрнең дә күз уңыннан төшеп кала. Ә инде биш еллык срогын тутырып кайтканнан соң, Ватан сугышында катнашкан, соңыннан колхозда умартачы булып эшләгән һәм авырып яткан елларда иҗат ителгән әсәрләренең күпчелеге киң катлам укучылар хозурына барып җитә алмыйча, кулъязмада гына калган. Нәтиҗәдә, Сирин иҗаты хәтта галимнәр тарафыннан хәзерләнгән алты томлык «Татар әдәбияты тарихы» җыентыкларында да тиешенчә бәяләнмичә кала килде.
Ютазы районының Кәрәкәшле авылында 1896 елның 14 декабрендә туган Сирин башта үз авылында, аннан атаклы Бәйрәкә мәдрәсәсендә белем ала. Аның архивында үз кулы белән түгел, башка кеше тарафыннан карандаш белән язылган «Автобиографиясе» саклана (ул аны 1960 нчы елларда, авырган көннәрендә кемгәдер әйтеп яздырган булса кирәк). Анда болай диелә: «Мин, Батыршин Сирин Мөхәммәтхәниф улы, 1896 елда Ютазы районы Кәрәкәшле авылында ярлы семья­да туганмын. Әтием һәм әнием Октябрь революциясенә кадәр үзләренең гомерләрендә байларга хезмәт иткәннәр. Әтием Мөхәммәтхәнифне аклар белән кызыллар сугышы елларында аклар бик каты кыйнаганнар, коммунистлар ягында булганы өчен; шул кыйнаудан әтием үлеп киткән. Әнием Батыршина Хөсникамал 1921 елларда, колчаклар белән Кызыл Армия сугышы елларында, ачлыктан һәм көзән җыеру авыруы белән үлә.
Мин үзем (укырга-язарга) 1908-10 елларда Кәрәкәшле мәктәбендә Гали Гайсин хәлфәсенә йөреп өйрәндем. 1911 елдан 1915 елга тикле Бәйрәкә мәдрәсәсендә укыдым. 1915-17 елларда Кәрәкәшле авылында укытучы булып эшләдем» (Мәгъсум Латыйфуллинның «Сирин һәм аның поэзиясе» хезмәтендә (1961 ел) Сириннең бу елларда Кәрәкәшледә генә түгел, ә Кәрәкәшле, Әсәй, Азнакай авылларында укытучы булып эшләве әйтелә. – Ә.Ш.).
1918 елда Сирин Бөгелмәдәге өчьел­лык «Тәгълим-тәрбия курс­лары»на, ягъни укытучылар һәм тәрбиячеләр әзерләү семинариясенә укырга керә. Монда ул Һади Атласи, Фазыл Туйкин кебек күренекле шәхесләрдән белем ала. 1920 елда комсомолга керә. Бөгелмә өязендәге давыллы вакыйгаларның үзәгендә кайный. 1920 елда, корал тотып, сәнәкчеләр фетнәсен бастыруда катнаша. Шушы елларда аның революцион романтика белән сугарылган шигырьләре Бөгелмәдәге «Юксыл», Самарадагы «Яңа көч», Казандагы «Кызыл Шәрык» газеталарында басылып чыга.
1921 елда ул Казанга килеп, Тат­рабфакка укырга керә. Әдәби тормышта актив катнаша: Һ.Такташ, Г.Ку­туй, Ә.Исхак, М.Җәлил, Х.Ту­фан кебек шагыйрьләр белән аралаша, үзе дә шигырьләр яза. Үзенең автобиографиясендә күрсәткәнчә, ул рабфакта 1923 елга кадәр укый. 1924-26 елларда Бөгелмәдәге «Сабанчы» газетасында секретарь булып эшли. 1927 елда Сирин яңадан Казанга килеп, Көнчыгыш педагогия институтының Тел һәм әдәбият бүлегендә укый башлый һәм анда 1930 елга кадәр белем ала. Институтны тәмамлагач, 1930 елда Казанның Мулланур Вахитов исемендәге мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшләп тә ала.
Бу елларда аның иҗаты тагын да активлаша. Вакытлы матбугатта даими рәвештә шигырьләре басылып тора. 1929 елда аның балаларга атап язган «Көз», «Кыш», «Яз», «Җәй» дигән шигырьләре, рәсемнәр белән бизәлеп, аерым китапчыклар булып басылып чыга. Ә 1931 елда «Тамчылар» исемле чагыштырмача зур җыентыгы дөнья күрә. Шулай итеп, 1920-30 еллардагы күренекле татар шагыйрьләре төркеменә үзенчәлекле тавышлы, оригиналь шагыйрь Сирин исеме дә килеп кушыла.
1931-35 елларда Сирин Татарстан китап нәшриятында авыл хуҗалыгы бүлегендә редактор булып эшли. Ләкин бу елларда инде шагыйрь шәхесе өстендә кара болытлар куера башлый. Рафаэль Мостафин күрсәткәнчә, инде 1933 елдан алып, Сирин һәм Әсгать Айдар, Габдулла Ризванов, Ибраһим Кулиевлар өстеннән НКВД яшерен агентларының күзәтүе оештырыла («Мәдәни җомга», 1996 ел, 3 май саны). Булат Солтанбәков үзенең «Серең ач, Сирин!» мәкаләсендә («Мәдәни җомга», 1995 ел, 21 июль саны) Сириннең Казанда Һади Атласов фатирында советка каршы язылган «Ана» поэмасын, «Анама», «Күтәрик бокалларны» дигән шигырьләрен, Сталинга багышланган эпиграммасын укыганлыгы һәм шушы факт буенча НКВД вәкилләренең тикшерү уздырулары турында яза. «1935 елның августында Казанда бер төркем әдәбият әһелләре кулга алына, – дип дәвам итә Б.Солтанбәков. – Алар Сирин, Әсгать Айдар, Г.Ризванов, И.Кулиевлар була, соңрак аларга тагын Хәкимов Исмәгыйль-Энгельс белән Якубов Әхмәтне өстиләр. Баштагы материаллар нигезендә, аларны советка каршы коткы таратуда, советка каршы әдәбият һәм порнографик әсәрләр язып, шуларны таратуда гаеплиләр. Гаепләүнең соңгы өлеше ачыктан-ачык ясалма булганлыктан, соңыннан төшереп үк калдырыла.
Бу төркемдә, иң зур һәм иң абруйлы фигура буларак, төп гаеп Сирин өстенә ташлана. Шаһитларның берсе Сиринне Тукайның, Әмирхан, Исхакый һәм Дәрдмәнднең турыдан-туры варисы дип атый. Такташтан кала, барлык шагыйрьләр, Сирин белән чагыштырганда, барысы да икенче сортлы шагыйрьләр икән. Һәм бу, дип өстәгән әләкче, башкаларда көнчелек хисе һәм үч алу нияте уята» («Мәдәни җомга», 1995 ел, 21 июль).
1936 елның 31 гыйнварында Сирин белән Исмәгыйль Хәкимовны – бишәр елга, калган өчесен өчәр елга иректән мәхрүм итәләр. Сиринне Сиб­лагка озаталар. Һәм ул, инде алда әйтелгәнчә, кеше ышанмаслык авыр шартларда биш ел буе (1935-1940 еллар) тоткын булып яшәргә мәҗбүр ителә.
1941 елда Сирин, сөрген срогын тутырып, иреккә чыгарыла. Әмма сөргеннән ул тәмам бетеренеп, хәлсезләнеп, ябыгып кайткан. Аның киемнәре дә череп-теткәләнеп, сәләмәләнеп беткән була. «Көз көне, минем өс-баш бик начар, йөзләр дә кабердән кайткан кеше кебек – шул сәбәпле күз күргән, белгән кешеләр дә мине танымыйлар иде», – дип тасвирлый Сирин үз-үзен «Син сөйләмә әле, мин сөйлим» дигән истәлегендә. Ул бу кыяфәттә туган авылына кайтып керергә оялган. Һәм ул, әлеге истәлектә язылганча, кайтышлый Бөгелмәдәге энесе Шамилгә керә. Бераз хәл алгач, кеше күзенә күренерлек өс-баш юнәткәч, Кәрәкәшлегә юл тота.
Бераз торгач, Сирин үзе теләп фронтка китә, сугышларда катнаша. 1942 елның көзендә ул, контузия алып, Кәрәкәшлегә кайта. 1942-1943 елның кышын авылда үткәрә, сәламәтләнә төшкәч, колхоз эшенә йөри башлый. 1943 елның язында, бераз хәл алгач, яңадан сугышка китә. Шул ук елны, авыр яраланып, Ташкент шәһәренә госпитальгә озатыла. Ватан сугышында күрсәткән батырлыклары өчен Сирин Батыршин ике тапкыр медаль белән бүләкләнә: 1) «За победу над Германией в Великой Отечественной войне 1941-1945 гг.» медале (СССР Верховный Советы Президиумының 1945 елның 9 май указы. Удостоверение Ш № 0296796). Бу медальне Сирингә 1946 елның 25 нче июлендә Ютазы районы военкомы тапшыра. 2) «Двадцать лет Победы в Великой Отечественной войне 1942-1945 гг.» медале (СССР Верховный Советы Президиумының 1965 елның 7 май указы. Удостоверение А № 9085408.). Бу медаль Сирингә 1966 елның 4 августында Баулы райвоенкомы подполковник Давыдов кулы белән тапшырыла.
Бераз сәламәтләнгәч, Сирин Ташкенттан Кәрәкәшлегә кайта. Яңадан колхозда эшли башлый. Ул һәр эштә тырышып, яхшы эшләргә ярата. Аны колхозчылар да хөрмәт итәләр, зурлап карыйлар. Сугыш вакытында колхозда тырышып эшләгән өчен Сирин Батыршин «За доблестный труд в Великой Отечественной войне 1941-1945 гг.» медале белән бүләкләнә (СССР Верховный Советы Президиумының 1945 елның 6 июнь указы. Удостоверение Щ № 166368). Сирингә бу медальне 1947 елның 11 августында хезмәт ияләренең Ютазы район Башкарма комитеты рәисе Идрисов тапшыра.
1946 елны Сирин Баулы районы Акбуа посёлогына килеп урнаша. Колхоз аны берьеллык умартачылар курсына җибәрә. Курсны тәмамлап кайткач, Сирин колхозда умартачы булып эшли башлый. Ул монда да бик тырышып эшли, башкаларга үрнәк булып тора.
Сирин 1956 елда реабилитацияләнә.
Сөргеннән кайткач та, Сирин иҗа­тын дәвам иттергән. 1960 елда аның тормышында бер шатлыклы вакыйга да булып ала: шул елның 1 сен­тябрендә Сирин белән Фәһимә Вәли кызы гаилә корып яши башлыйлар. Бу вакыйга шагыйрь иҗатына да уңай йогынты ясый. Ул берара, 1920 нче еллардагы кебек, илдәге вакыйгалар белән кызыксынып, иҗаты белән аларга үз мөнәсәбәтен белдереп яши башлый: аның архивында 1960 елларда язылган дистәләрчә әсәре саклана. Әмма бу озакка бармый: аның иҗаты, безнең мәгълүматлар буенча, 1962 елда кинәттән туктап кала. Бу аның каты авырып, урынга ятуы белән бәйле булса кирәк. Ул озак еллар Баулыдагы туберкулёз шифаханәсендә дәваланырга мәҗбүр була.
Шагыйрь Сирин озак һәм каты авырудан соң, 1969 елның 23 ноябрендә Акбуада вафат була һәм шунда посёлок эчендәге татар зиратына җирләнә. Шагыйрьнең тууына 90 ел тулуны билгеләп үткән вакытта, аның каберенә Баулы районы хакимияте тарафыннан барельефы төшерелгән истәлекле таш куелды.
Шагыйрьнең архивында аның Ватан сугышында катнашуы хакында тагын бер документ сакланган. Без аны тулысы белән китерәбез: «Свидетельство №25 (бессрочное). Об освобождении от воинской обязанности. Выдано настоящее свидетельство Ютазинским РВК Т.Р. военнообязанному 1896 года рождения Батыршин Сирин К. рядового состава запаса категории ВУС №1, уроженцу Тат.АССР Ютазинского района д.Каракашлы в том, что он по освидетельствовании 26 июня 1946 года комиссией при Ютазинский РВК признан негодным к несению воинской обязанности с исключением с учёта по гр.I, ст.11а расписания болезней приказа НКО СССР 1942 г. №336 и снят с воинского учёта. Районный военный комиссар, капитан (подпись). 29.06.1946». Шунда ук болай дип тә язылган: «С 1942 по 1943 служил в 207 стрелковом полку и уволен по контузии, участвовал в бою под Москвой». Бу материалларны безгә Сириннең хатыны Фәһимәнең кызы Илгизә тапшырды.
Шулай итеп, Сирин Батыршин бик авыр, катлаулы һәм газаплы, ту­лы бер гомер кичергән. Бүгенге көнгә шагыйрьнең архивы әле тулысынча җыелып бетмәгән; безгә билгеле булганнары аның тормышын һәм иҗатын тулысы белән колачлап ала алмыйлар. Аның турындагы материаллар әле хәзер дә төрле урыннарда, төрле кешеләр карамагында сакланырга мөмкин. Ләбиб Лерон тапкан хатларны Сирин турында моңа кадәр билгесез булып кала килгән шундый материалларның бер өлеше итеп карарга кирәк.

Теги: Әнвәр Шәрипов Яңалыклар

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру