Журнал «Безнең мирас»

Аяз Гыйләҗев хатлары

Әмирхан Еникигә. 1966 ел, 8 март, Кисловодск. Әмирхан абый! Сәлам Сезгә! Мин «Былбыл баласы» дигән пьеса язып йөрим. Үземчә, бик кирәкле, безнең халык өчен бик вакытлы тема ул. Соңгы елларда мине гел бер уй борчый: татарлар бик нык таралалар. Югыйсә, таралмаска да була ич! Менә яңа, салынып ята торган шәһәрләрдә меңәрләгән кешеләр була, дип сөйлиләр, нигә шуларга күчеп утырмаска? Милләт кайдадыр бер урында оешып утырганда гына милләт була ала икән. Үз төбәгеннән аерылган «былбыл балалары» читтә каргага бик тиз әйләнәләр. Менә шушы идея ята минем ул әсәрнең нигезендә. Шуны матур итеп, үтемле итеп әйтеп булырмы, юкмы?!


Сезгә саулык, иминлек теләп, сагынып, Аяз.


 


Аяз һәм Нәкыя. 1988 ел

Әхсән Баяновка


 1966 ел, 16 март, Кисловодск.


Әхсән!


Ни хәлләрдә? Киткәнгә өченче атна китте, Казаннан ник бер кеше хат язсын. Элек, сугыштан соңгы елларда, мин Җир шарында үземә туктар урын тапмый йөргәндә: эшсез, өйсез – кинодан чыкканда, бер тойгы кичерә идем. Менә кешеләр савылып чыгалар, һәркем өенә, туганнары, әти-әнисе янына ашыга. Ә минем беркая да барыр җирем юк... Өем дә, туганнарым да ерак – беркемем дә юк төсле, мин – дөньяга чытык йөз белән караучы сукбай!


Һәрвакыт шушы хис, шушы тойгы була иде. Менә шундый халәт кичерәм мин. Минем өем дә, якыннарым да, туганнарым да юк төсле. Җир шарын туктатып, кайсыдыр тукталышта төшеп каласы килә.


Миңа авиа белән хат җибәр әле: повесть ни хәлдә? Төшереп җибәрдегезме? Кайсы урында бүлдегез?


Шәүкәткә ике хат яздым, аннан да ләм-мим. Шулай ук мин һаман япа-ялгыз сукбаймыни?


Ә көннәр матур, һава коры. Тауларга менәм.


Әнә Эльбрус... Әнә Биштау, Машук... Телевизор баганасы куелган таудан барысы да күренә икән...


Ниләр бар?


Сәлам белән, сине сагынып, Аяз.


 


НӘКЫЯ Гыйләҗевага


1966 ел, 16 март, Кисловодск.


Нәкыя!


Нәрсә ул милләт, халык, туган җир, туган тел?


Аларның барысының да конкрет чагылышлары бар ләбаса! Туган җир ул минем өчен Зәй, Сарман яклары, Минзәлә елгасы, Баграж елгалары. Милләт минем өчен иң элек син, улларым, ата-анам, дусларым, үзем сөйгән җырлар...


Сагынып, Аяз.


***


1966 ел, 12 август, Тубыл, Хуҗайлан.


Әнисе, матурым, исәнме!


...Көннәр баштарак бик җиңел һәм тиз узганнар иде, хәзер бераз ялыктырды. Гел өйдә генә утырабыз. Якуб агай мәктәпкә китә, аның да ремонт эшләре башланды. Рәшидә ханым да эштә. Балалар белән өйдә мин генә калам. Аларга бер кунак малае да килде. Кыскасы, өйдә кым-кырыч. Тик балалар мин утырган бүлмәгә кереп йөрмиләр. Китаплар укыйм. Тагын бер кат «Анна Каренина»ны караштырып чыктым. «Батый»ны укыдым. Моннан элек укыганда, ул якларына игътибар итмәгәнмен икән. В. Ян әшәке рәвештә, тенденциоз һәм ялган китап язган кебек күренде. Монгол татарларында гел кыргыйлык, усаллык һәм наданлык булса, русларның иң бетәшкән түбән кешеләре дә югары фәлсәфи категорияләр белән генә фикер йөртәләр. Алар гуманистлар, патриотлар, йомшак күңеллеләр. Шулкадәр өстән-өстән генә тузан очырып язылган китап икән ул. Юкка гына Сталин бүләге тоттырмаганнар икән аңа! Кайчагында китапларны кайта-кайта укып чыгу да зыян булмый икән!


Инде Тубылдан әйләнеп кайтмыйча хат яза алмам. Бу хатны да шуннан салырмын инде.


Барыгызны да сагынып, Аяз.


***


1966 ел, 23 август, Салехард.


Әнисе, кадерлем минем!


Менә минем Себер буйлап сәяхәтем тәмамланып килә...


Әле, киткән чакта, минем юлларым да, уйларым да томанлырак иде. Кайда тукталырмын да кая таба карармын? Шундый уйлар белән, ләкин ниндидер бер эчке дулкынлану белән чыккан идем. Ни дисәң дә, шундый ерак җирләргә, язучы буларак, минем беренче сәфәрем. Йөри һәм күрә белү осталыгына да без әллә ни өйрәнмәгән. Хәтта юлда язарга да күнекмәгән икән.


Якуб агай, Рәшидә ханым һәм мин, колхозның бик таланган, бик иске машинасына утырып, 17 августта, иртәнге чәйне эчкәннән соң, Тоболга киттек.


16сында, иртәнге дүрттә үк торып, инде соңгы мәртәбә бер ау ләззәтен дә татып карыйк, дип, күлгә үрдәк атарга барган идек. Үләннәргә томан сарган бик матур иртә иде. Билдән чык ярып, шарт-шорт ата-ата йөрсәк тә, берни дә кыра алмадык. Соңра урманга кереп китеп, Якуб агай белән колхоз парторгы – Тукай дигән кеше – дүрт үрдәк атып чыктылар. Шуларны күтәреп, билләргә бик шәпләп патроннар тезеп, мин дә бик шәпләп карточкага төштем. Болай күңелле генә булды. Кайткач, Тукайлар кичке ашка да чакырган иделәр, тик иртән дә йокламаган, көн буе аяк өстендә уздырган, билләр дә язылмый, тиз генә әвен базына китеп бардык...


Иртән үрдәкләр бик шәп кызган иде, минем әле Тоболга соңгы барганда алып кайткан бер «Кабинет» бар иде. Якуб агай үзенең баллы настойкаларын эчә, мин «Кабинет» чүмерәм, шәпләп ашап-эчеп алдык. Машина иске булса да, борынга, бөркелеп, тузан, бензин исләре атылып торса да, юл озак та, ялыктыргыч та кебек күренмәде. Роно инспекторы Әнвәр Саитов дигән егет теплоходка билет та алып куйган булырга тиеш иде. Хуҗайланнан килгәндә, шәһәргә якынлашканда, бер борылыштан Тобол бик матур, бик зур шәһәр булып күренеп китә. Иртеш борылып-борылып ага. Шәһәрне монда «тора» диләр. Иртешне монда берәү дә Иртыш дип катылап сөйләшми, иркәләп, яратып, үз итеп, Иртеш, диләр. Суын бик яратып эчәләр. Якуб агайлар мәктәпкә казыткан скважинадан эчәләр, күрше-тирәләре дә шуннан ташый. Әмма картлар, Атыш акәләр, Дәүләтша акәләр Иртеш, суын, махсус кайтартып, чәйгә тоталар икән. Агым су – Иртеш суы, китәр көнгә кадәр иртә дә, кич тә коенырга йөрдем. Агым су – Иртеш суы, уң як ярын һаман ашап-җимереп бара. Хуҗайланның борынгыдан килгән зыяратын «ашый» башлаган. Якуб агай зыяратны күчерә алмыйча ике ел йөргән. Янәсе, зыяратка кем беренче булып күмелә – шуның нәселе бер-бер артлы җепкә тезгәндәй вафат булачак, дип әйтеп куйганнар. Шуннан инде онытылып беткән, картайган бер нәселсез бабайны күмәргә дип сүз куешканнар. Үзе дә: «Шунда, яңа урынга – тау ягына күмәрсез», – дип әйткән булган. Әмма Якуб агай кайдадыр, шәһәрдә вакытта, карт үлеп киткән. Онытылган-ташланган картның әллә кайдан кардәш-кабиләләре кайтып төшеп, теге сүзне кабатлап, картны тагын иске зыяратка җирләгәннәр. Ниһаять, ялгыз карт белән карчык: «Без бер-бер артлы үлсәк, бик хәерле булыр», – дип, картны яңа урынга куйганнар һәм аның карчыгы, бик таушалган, борчылган ятим карчык ике ел инде үлә алмыйча газаплана икән...


Иртеш ага да ага. Ярны җимереп, ком астыннан йөзәрләгән мамонтларның сөякләрен чыгара тора. Якуб агайның йорты Иртештән әллә ни ерак түгел. Ул, көлеп, болай ди: «Мин йортны шундый исәп белән салдым, мин картаям, йөрү авырлаша, миңа йөрергә уңайрак булсын өчен, Иртеш ел да миңа якынлаша. Кырык елда ул безнең йорт янына килеп җитәргә тиеш. Мин тәрәзәдән генә кармак салып утырачакмын», – ди...


Көлке көлә килә, Иртеш ярларны җимерә дә җимерә. Инде борынгы Күчем ханның башкаласы Искер дә су астында калган. Судан ачылып калган сул як ярга тизлек белән куе, тыгыз булып тал үсеп китә. Бу таллыкларга кеше аяк басарлык түгел. Иртеш үзенең юлын да үзгәртеп куя икән. Дугай ясап ага да, мә сиңа, кинәт кенә, дугайны ташлап, туп-турыдан бәрә. Үләртеш дигән урын шуннан калган. «Үле Иртеш»не тора-бара Үләртеш дип атаганнар.


Менә шушы авылларга, күп җирле, мул сулы халыклар арасына патшага зур җинаятьләр ясаган һәм аның эзәрлекләвеннән качкан Ермак дигән бандит килә. Татарлар аны күргәннәр. Атыш акә болай дип сөйләде: «Көбәк авылына Ермак килеп чыккач, атарлар үзара сөйләшәләр икән, карачы, бу урыс нишләп йөри соң бу? Шундук үзләрен-үзләре юатканнар: әй, йөрсен гуй, монда җир җитәрлек!» Ә Ермак тик кенә йөрмәгән, ул барын караган, барын чамалаган. Шуннан, үз гаебен йолар өчен, патшага кайтып, аягына егылган: «Телисеңме, падишаһым, мин сиңа яланкул белән оҗмах кошын тотып бирәм?!»


Мин үзем сөйләшкән барлык кешеләрдән дә: «Ничек булган соң инде бу? Ни өчен читтән килгән бер бандит бер дәүләтне, бер ханлыкны бик тиз генә буйсындырган? Татарлар сугышта бик йомшак булганнармы?» – дип сорап карадым. Арада берсе генә – Айматулла акә күңелгә хуш килерлек җавап бирде: «Татарлар, аның ханнары да гаҗәп ярлы булганнар. Дин белән ташкан татарлар, «пәйгамбәрләребез фәкыйрь булган әле», дип, байлыкка, илнең ныклыгына игътибар да бирмәгәннәр. Аннары татарның үзен-үзе ашау гадәте дә бар бит аның», – дип куйды. Бу – тәбәнәк буйлы карт булса да, үзенең элекке солдат, элек җор егет икәнлеген онытмаган матур кеше миндә әйбәт истәлекләр калдырды. Хуҗайланга беренче булып будёновка киеп кайткан, колхоз оештырган, аның беренче председателе булган Айматулла акә татарча да – казанча әдәби итеп сөйли белә...


Менә Себер... Менә Иртеш...


«Себер» сүзе татар сүзе икән. Сип-йир, ягъни «җир сип» дигән сүздән алынган. «Иртеш» – шулай ук татар сүзе, «йирне тишүче, каты агымлы» дигән мәгънәне аңлата.


Мин менә шушы Себердә, менә шушы Иртештә «Генерал Карбышев» пароходында агып барам. Сәгатенә 22 километр барабыз, Төмәндә эшләнгән 800 ат көчле, 350 кеше утырырлык бу теплоход татар халкының улы – герой генерал-лейтенант Карбышев исеме белән аталган. Бу Омск урысы үзенең тумасы белән татар икән. Аны миңа Вагайда чакта Нурислам агай әйткән иде. Гомумән, Нурислам агай белән тагын бер очрашып сөйләшәсе иде. Татар исеменең каян килеп чыгуын да ул әйтте. Академик Ключевскийның китабында бу хакта шулай язылган, ди. Монголларның сугышчан отрядлары арасында «атта-атарлар» дигән частьлары булган икән. «Атта-атарлар» иң алдан бара торган булганнар. Шуннан, кыскара-кыскара, татар дигән исем кереп калган, имеш. Моның дөрес булу ихтималы бик бар. Тик нигә безнең матбугатта бу хакта берни дә язылмаган икән? Ключевскийны безнең галимнәр дә укыйлар бит? Әллә мин үзем генә абайламый калдырдыммы?


Сагынып, Аяз.


Шәүкәт Галиевкә


 1966 ел, 12 август, Тубыл, Хуҗайлан.


Шәүкәт, исәнме!


Китәр алдыннан тәки күрешә алмадык. Эшем ияләре булып киттек, әй! Мин күрешергә барырга торганда, әниең, урамда очрап: «Алар моннан бер сәгать элек кенә әллә кемнәргә киттеләр», – диде. Фараз кыла торгач, син, мөгаен, Юнысларга сәфәр тоткансыңдыр, дип уйладым...


Менә мин, кыш көне урап киткән йомгакны сүтеп, яңадан Иртеш буйларында йөрим. Төп урыным Хуҗайланда. Вагайга да барып кайттым. Кыш көне күрми киткән гаҗәп кызык бер кеше белән очраштык. Күпне күргән, күп укыган кеше. Укытучылар арасында беренче мәртәбә шулкадәр белемле, эрудированный кеше күрәм. Тарих укытучысы булган, хәзер операциядән соң авырып ята. Теге кыш булып узган кедр урманында булдым. Чикләвек тә җыйдык. Кышын туңа-ката үтеп киткән Иртештә иртә-кич су коенам. Якуб агай бик кунакчыл, киң күңелле кеше икән. Аның белән һич сүзебез бетми. Иртәгә Тобольскига китәм. Анда кунармынмы-юкмы, белмим. Баруым: китү турында пароход белешергә. 20 августларда мин Иртеш буйлап төньякка – Обька чыгып, Салехардка сәфәргә чыгып китмәкче булып торам. Салехардта беркадәр торырга да исәп бар, әгәр инде гостиницаларында урын булса. Моңарчы һавалар бик әйбәт торды, менә ай урталарында көннәр бозылырга тиеш, дип язалар.


Мин һаман, әлеге дә баягы, шәйтан бабай таягы, дигәндәй, Казанда башлаган һәм һич тә бетерә алмаган пьесам белән утырам. Менә бүген икенче пәрдәне очлый яздым. Иртәгә иртүк аны тәмамлап куярга исәп. Өченче пәрдә кыска, киткәнче анысының да кәмәлен китереп куйсам, шәп булыр иде, ничек барып чыгар тагын.


Себер кызык икән ул, малай. Төрле уйлар, төрле борчулар тудырды. Татар халкының борынгы бер төбәге генә түгел, Татарстан татарларының эмиграция урыны да шул икән. Сөрген урыны да шул. Монда күп язмышлар чәбәләнгән, күп тарихлар кисешкән. Белмим, язып, аңлатып һәм кайберәүләр беләң аңлашып булырмы...


Син инде хат язып тора алмассың. Кайчан бара әле бу хат, кайчан син аны килеп аласың, кайчан җавап язасың – ул арада мин тупырдап кайтып та җитәрмен әле. Салехардка пароход өч көн бара икән. Юлларның бик тыгыз чагында йөрергә туры килә инде. Тиздән студентлар кузгалалар. Алар – әрсез халык, күчәр башларың орынмасын, кыйнап та китәрләр...


Гаилә эчеңә, дусларга сәлам! Сиңа саулык-сәламәтлек теләп калам. Яңа китабыңны монда алып килдем.


Аяз.


 


Рәдиф ГАТАШКА


1967 ел, 3 декабрь, Казан.


Рәдиф, картлач!


Хатларыңның барын да алдым...


Йөрәк сызлый...


Менә унбиш көн инде көн вә төн, йөрәк авыртуына түзә алмыйча, ишекле-түрле йөрим. Күк – ямьсез, уйлар һаман шул: үз-үзеңне күмәсең... Матур башланган кыш та куандырмый. Нигәдер җан-тән арыган, сызлана да сызлана!..


«Казан утлары»на «Җиргә тапшырылган серләр»не биргән идем, басмадылар. Рафаэль: «Редакция членнарының барысы да басарга каршы булдылар», – ди. Хәй Вахиттан сорыйм: «Юк, – ди, – мин басу ягында!» Нил Юзиев үзе очрап әйтте: «Минем килешмәгән нәрсәләрем бар, әмма пьесаны басарга кирәк», – ди. Минем алда шулай сөйләшәләр, редактор янына кереп кара – гайбәт тараталар. Ибраһим Гази да: «Пьесаны басып булмый, Хәй Вахит та минем күз алдында редакторга шулай дип торды», – дип раслады. Ә редактор үзе кайда? Ул пьесаны укымады да... Секретарьлары Ләбибә дә шулай ук... Журнал редакциясенә «вотум недоверия» белдереп, каргап, пьесаны алып чыгып киттем...


Бу юлы мин Ибраһим Газиның намусына да ышанмадым... Пьеса басылырлык, аның әдәби кыйммәте мине шикләндерми, димәк, монда ниндидер башка көчләр басым ясаганнар!..


Әйдә, журналдан башка да яшәп карарбыз!


Урын, чин бездә кешеләрне ничек тиз боза!..


Гомумән, татар әдипләре соң дәрәҗәдә кабахәт кешеләр булганнар!.. 1937 елларны гына хәтерлә. Ничек бер-берсен чәйнәгәннәр, ашаганнар алар! Минем кулга «Фәтхи Бурнаш – сарайлар, морзалар, ханнар шагыйре» дигән бер китап килеп эләкте. Ул Фатих Сәйфи-Казанлылар, башкалар, шул ук Кутуй... ничек кенә кимермиләр Фәтхи Бурнашны!.. Хәзер дә шул ук гадәтләр яшәп килә! У-у, әгәр Шамовларга, Бәшировларга, Минскийларга хәзер 1937 елны кайтарсаң...


Димәк, пьесаны басмаганнар...


«Дружба народов» «Зәй энҗеләре»н кире какты...


Ярый, начар повесть... Тәрҗемәче генә кызганыч. Аннары «Дружба народов» начар журнал, минем анда басыласым да килми...


Журналның 11 нче санында «Ә син үзең кем, укучы?» дигән мәкалә бастырган идем, югары йортта өермә күтәрелгән. Цензорга һәм редакторга бик нык эләккән, пыр тузып, бөтенесе шуны күтәреп йөриләр, ди.


Ни өчен?


Ах, шулай бөтенесен кузгатырлык, йокыларын качырырлык әйбер язасы иде, юк, бер генә сүз әйтәсе иде, булмый шул! Куркаклар без, өркәкләр без!


Хат яз, сине сагынып, Аяз.


ТӘҮФЫЙК САБИТОВКА


1972 ел, 17 ноябрь, Иске Руза.


Кадерле Тәүфыйк ага!


Мин 12 ноябрьдә Казаннан чыгып ычкындым әле, менә монда, Мәскәүдән 100 чак­рымнар чамасында, урман арасында, тау башында, елга ярында эшләп яткан булам. Урын шәп, иптәшләр дә яхшы, тамак ягын да кайгырталар. Бүлмәм зур, җылы. Тышта гына күңелсез көз. Иртән – салкын, кич – җылы. Иртән кар, кич яңгыр, аяк асты пычрак, күк иске юрган кебек алама, аңа карамастан, эшлибез. Монда драматурглар семинары. Бер-беребезнең пьесаларын укыйбыз, яңалыклар белән танышабыз, үзебезчә мәш киләбез.


Казаннан сезгә хат салган идем, шәт, иншалла, алгансыздыр. Китәр алдыннан гына Оренбургтан фотоларны җибәрделәр, аңа бик куандым. Күз күргән кешеләрнең фотолары бар. Сагынганда карарга, дип, сезнең фотоны да салдылар. Тик карточкаларны эшләп җибәргән кешегә генә хат язарга өлгермәдем, мәшәкать, ыгы-зыгы белән адресын да алмаганмын! Очрата калсагыз, бик зурлап рәхмәт тапшырыгыз үзенә! Инде исән-аман сәфәр йөреп кайткач, үзем дә язып җибәрермен.


Фотолар, бер яктан, шатландырды, икенче яктан, уйландырды.


Оренбургта йөргәндә күңелгә килеп-килеп тә, тышка бәреп чыгарга ирек бирмичәрәк йөргән уй-фикерләремне кабат уйлап алдым. Яшьләр юк сезнең арада, яшьләр! Ә яшьләрсез булмый, алардан башка ярамый. Яшьләрнең булмавы, аларның читләшүе, үз телләрен санга сукмаулары бик куркынычлы хәл! Кинәт кенә теге китапханәче ханымның: «Балаларымны татарча өйрәтә алмыйм», – дигән сүзләре искә килеп төште... Шундый зур, шундый иркен китапханәнең буп-буш салкынча заллары күз алдыннан узды... Һәм без, өлкәннәр, җыелдык та барын кайгыртабыз, барысы өчен борчылабыз... Кемгә тапшырырбыз без бу борчуларыбызны?!


Бер бик гыйбрәтле хәлгә игътибар итик... Әйтик, татар әдәбиятын Такташтан, Муса Җәлилдән, Шәриф Камалдан, Тинчуриннардан, Кутуйлардан һәм башка бик күпләрдән башка гына күз алдына китереп карыйк... Нинди ярлы, нинди мескен һәм нинди кечкенә булыр идек без! Ә менә ничә еллар инде безнең әдәбиятка, сәнгатькә чит өлкәләр бер кешене дә бирми. Инде Оренбургтан кусалар, Сыркыдыдан Такташлар берчакта да килмәячәк. Әгәр инде «алар руслаштылар, югарырак культура вәкилләренә күчтеләр», дип юаныр идең, руслар арасына да берәүнең дә өстәлгәне юк. Бөгелмәдән Магаданга китеп, Альберт Мифтахетдинов язучы булды да, Ренат Суфиев, чукынып, Роман Солнцевка әйләнде. Башкача ни татарга, ни руска талантлы кешеләрнең килеп керә алганы юк. Бу безне бик борчый. Татарстанда халкыбызның азчылыгы яши. Әле ярый Башкортстан безгә һаман-һаман талантларны өстәп тора. Ә бик күп өлкәләр сүнде, югалды.


Аяз

Теги: Нәкыя Гыйләҗева Яңалыклар Редакция хәбәрләре

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру