Бисмилләһир-рахманир-рахим! Мөхтәрәм кардәшләр, бүген вакыт турында сөйләшербез. Соңгы арада вакыт тиз үтә башлады шикелле. Вакытның тиз баруы гомернең тизрәк үтүе инде ул. Вакыт белән гомер асылда бер нәрсә.

Хәзерге заман кешесе вакытының, ягъни гомеренең кадерен белми. Мөгаен, без – вакытның ничек узуына игътибар итми торган кешеләрдер. Һәрхәлдә, безгә кадәр яшәгәннәр тормыш барышына болай ихтирамсыз булмагандыр. Чөнки элек вакытның, сәламәтлекнең кадерен белгәннәр. Билгеле, сәламәт булмасаң, озак яши алмыйсың. Әйтик, язга кышын ук әзерләнмәсәң, ач каласың. Кышка җәен үк әзерләнмәсәң, туңасың. Элек бу бер кагыйдә кебек булган. Хәзер кеше шулкадәр ваемсызланды: вакытын кадерләми. Югыйсә, безнең иң кадерле нәрсәбез – вакыт. Моннан да кадерлерәк нәрсә юк. Малыбыз да, балаларыбыз да, торган йортларыбыз да безнеке түгел. Аларны бездән тартып алалар. Кыямәт көнендә безнең янда кала торган нәрсә – вакыт һәм гомеребез. Вакыт дигән сүз – гомер инде ул. Без яшәгән шушы гомеребез өчен җавап бирәчәкбез. Яшәгән гомеребез безгә җәннәткә керергә булышачак яки тәмугка керергә сәбәп булачак. Шуңа күрә гомернең нәрсәгә, ничек үткәненә игътибарлы булырга кирәк.
Аллаһы Тәгалә безне болай гына барлыкка китергән дип уйларга ярамый. Һәр нәрсәнең үз сәбәбе, хикмәте бар. Кешеләрне һәм җеннәрне миңа гыйбадәт кылсыннар өчен яраттым, дигән Аллаһы Тәгалә. Ул безгә гомер һәм тормышыбызга мәгънә биргән. Шушы гомерне тормыштан мәгънә эзләүгә, табуга багышларга кушкан. Димәк, тормышыбыз гомернең мәгънәсен табып, шуның белән яшәү юнәлешендә узарга тиеш. Болай гына бер нәрсә дә эшләнми. Агач та болай гына яфрак ярмый. Табигатьнең үз мәгънәсе бар. Әйтик, яз ул – яшәү билгесе. Элек елның башын кыштан түгел, яздан санаганнар. Чөнки бөтен табигать яшәрә башлый. Яз җиткәч, безнең дә күңелләребез терелә, җанлана. Табигать тә безгә дәрт, яшәргә өмет бирә. Әллә нинди бичара хәлгә төшкәннәрнең дә күңелләре күтәрелеп китә, авыру кешеләрнең бәлки терелермен, яшәрмен дигән өмете уяна.
Аңлашыладыр: көзен депрессияләр күбәя. Чөнки көзен, яфраклар коелгач, кышка таба баргач, күңелгә үләм, бетәм дигән уйлар килә башлый. Яз көне киресенчә. Шуңа күрә, мөселман кардәшләр, язны йөрәгеңнең уянуы дип кабул итәргә кирәк. Кышны да мәгънәле итеп, файдага үткәрү зарур. Файдага үткәрү – гыйбадәт кылып үткәрү ул. Гыйбадәт кылу – намаз уку, ураза тоту гына түгел, дөрес яшәү дигән сүз. Дөрес ният, гыйлем белән без ашауны да, йокыны да гыйбадәткә әйләндерә алабыз. Тормышың Аллаһ ризалыгы өчен дигән ният белән үтсә, ул гыйбадәткә әйләнә. Иң мөһиме: тормышыңны хайван кебек ашау-эчү өчен дип кенә уздырма. Хәер, хайваннарның да максаты бар. Хайваннар вафат булгач, туфракка әйләнә. Аларга җәза юк. Кяфер туфракка әйләнми. Мин дә туфрак булсам иде, дип әйтәчәк алар. Акылы булганлыктан, гомерен файдасызга үткәргәнгә, моның җәзасы бар. Акылы булмаган хайван туфракка әйләнеп барыбер гомерен файдага үткәрә. Кеше хайваннан түбән дәрәҗәгә төшмәскә тиеш. Әгәр тормышыңның мәгънәсен югалтасың икән, шул дәрәҗәгә төшәсең.

С.Камалетдинов фотолары
Хәсән әл-Басри, «И адәм баласы, син – шушы көннәрең, көннәрең үткән саен син тормыштан үтәсең, бетәсең», дигән. Кешегә бәя биргәндә көннәрен ничек үткәревенә карарга киңәш иткән ул. Мәсәлән, балага бер яшь. Икенче төрле әйткәндә, 365 көн бу. Көн кушылган саен аның яше арта. Әмма теге якта көннәре кимегән саен ул үлемгә якыная. Безнең дә шушылай көннәребез кимеп бара. Савыттан өлеш-өлеш су агып чыккан кебек, без дә үлемгә таба агабыз. Соңгы тамчысы агып чыккач, без калмыйбыз, тегендә киткән булабыз. Җәннәткә керергә, ниндидер изге гамәлләр кылырга шушылай мөмкинчелегебез бетә. Иң үкенечле көннәр – соңгы көннәр. Их, моны-тегене эшләп өлгермәдем, дип соңгы көннәрдә талпына башлыйсың. Аннан инде соң була. Шуңа күрә, мөхтәрәм кардәшләр, үткән көн – безнең өчен әйләнеп кайтмас көн ул. Психологиядә, һәр яңа туган көнне каршы алыгыз, ул сезгә яңа мөмкинлекләр бирә торган көн, дип өйрәтәләр. Бер караганда, бу бик әйбәт. Әмма һәр үткән көн үзе белән син эшли алган гамәлләрне алып китә. Ул бүтән кабатланмый. Яңа көн турында гына түгел, үткән көн, үткән гомер турында да уйларга кирәк. Хәзер күбебез – кырыкның, илленең теге ягына чыкканнар. Бу бит уен яшь түгел, инде ярты гомереңне яшәгәнсең. Нинди гамәл кылдың, нәрсә белән үткәрдең? Бу хакта аз гына булса да уйланырга кирәк. Болай уйлану киләчәккә ниндидер планнар корырга ярдәм итә. Шуңа күрә үткән гомерләрне санамыйча, карамыйча булмый. Әй, күпме гомер калгандыр, ничек тә яшәрмен әле, дип кул селтәп кенә яшәп булмый. Чөнки гомернең ахыры, җавабы бик җитди.
Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.), кыямәт көнендә дүрт сорауга җавап бирмичә, кешенең аягы беркая да селкенмәс, ди. Ягъни кешедән дүрт әйбер турында соралачак. Әүвәл аның гомере турында сорала. Гомерен нәрсәгә сарыф иткән, нәрсәгә багышлаган? Күптән түгел генә бер видео күрергә туры килде. Аягы юк бер кыз спорт белән шөгыльләнә. Көчкә-көчкә турникта тартыла. Бераздан биш ел узгач ничек тартылуын күрсәтәләр. Биш елдан соң ул инде коляскада утырган килеш тартыла. Ягъни биш ел эчендә нинди нәтиҗәгә ирешкән. Бер караганда әйбәтме? Әйбәт! Әмма кыямәт көнендә нәрсә дип җавап бирәсең?! Йа Раббым, менә биш ел эчендә коляскада килеш тартылырга өйрәндем дип җавап бирәсең инде. Күңелеңне төшермә, омтыл! Тырышсаң, булдырасың, дип әйтәләр безгә. Әмма нәрсәгә тырышасың, вакытыңны нәрсәгә багышлыйсың?! Англиянең бер егете бильярдта шундый нәтиҗәгә ирешкән: бер тапкыр сугуда бөтен шарлар кереп бетә. Әйбәтме? Әйбәт! Моңа ул ничек ирешкән? Ун ел дәвамында осталыгын шомарткан. Сорагач, ул шулай җавап биргән. Кыямәт көнендә соралгач, ун ел гомеремне шар сугарга, шар кертергә сарыф иттем, дип җавап бирәсеңме? Фәрештәләр нәрсә дияр? Булдыргансың, диярләрме? Мөхтәрәм кардәшләр, кеше үз гомерен шундый гамәлләргә багышларга мөмкин.
Еллар буе бер юнәлеш буенча барырга була. Кеше бильярд уйный, турникта да тартыла, ябыга да ала. Әмма кыямәт көнендә синнән мондый нәрсә турында сорамыйлар. Маркалар, фантиклар җыясыңмы, картайган көнеңдә болынга чыгып күбәләк куып йөрисеңме: гомер барыбер үтә. Әмма Аллаһы Тәгалә, син гомереңне дөрес багышладыңмы, ахирәткә файда белән үткәрдеңме, дип сорый.
Икенче сорау: яшьлегеңне ничек үткәрдең? Менә бүген яшьләр яшьлекләрен ничек үткәрә? Кальян тартып, төнге клубларда уздырасыңмы? Югыйсә, яшьлек – бик гайрәтле вакыт. Яшь чакта тәүлекләр буе намаз укырга мөмкин. Хәзер бил яки аяк авырта башлый. Яшь чакта тимер ашасаң да бернәрсә булмый. Ураза тотсаң да берни булмый, яшьлек түзә. Аллаһы Тәгалә, яшьлегеңне ничек үткәрдең, дип сорамый калмаячак.
Бездән, малыңны кая тоттың, дип тә сораячаклар. Бүген кешеләр тырышып тапкан малларын нәрсәгә генә әрәм итми?! Алар аны бер утыруда эчеп бетерергә мөмкин. Болай гына ыргытырга, югалтырга да мөмкин. Мал өчен шулай ук җавап бирәсе бар. Тырышып, хәләл юл белән тапсаң да, аны хәләл юлга тотарга кирәк. Әле менә бер егет дини яктан киңәш сорап килде. Комарлы уеннар уйныйм, туктарга кирәк, туктап булмый, нишлим икән, ди. Югыйсә, акчасын урлап тапмый, эшләп таба. Әмма кереп киткән, хәзер отмый, оттыра гына. Уйнаган саен отам-отам дип уйныйсың бит инде. Бер миллион оттырам да ике миллион итеп кайтарам, дип уйлыйсың. Юк, оттырасың! Теге якта җүләрләр утырмый. Шуңа күрә Аллаһы Тәгаләнең, хәләл эшләп тапкан малыңны кая тоттың, дип сораячагын онытмаска кирәк.
Әлбәттә инде, Аллаһы Тәгалә бездән гыйлем турында сораячак. Алган гыйлемеңне нишләттең? Дини гыйлем алдың, өйрәндең, белдең, ди. Шуннан соң шул гыйлемең белән гамәл кылдыңмы? Шулай ук, нинди гыйлем алдың, дип тә соралачак. Бу дөньяда бик күп әйберне өйрәнергә була. Бөтенесенә сабырлык, гыйлем кирәк. Әмма нәрсә өйрәндең? Наркотик ясарга өйрәндеңме? Менә Казанда кайсыдыр егетләр яңа наркотик ясап яткан. Алар бит акыллы егетләр. Наркотик ясау өчен химияне белергә кирәк. Белем белән яхшысын да, яманын да ясарга була. Шуңа күрә белемеңне нәрсәгә файдаландың дип тә соралачак. Җавап бирәсе барлыгын онытмыйча, вакытның кадерен белеп яшәргә кирәк.
Рамазанга бер айдан да азрак вакыт калды. Бу көннәрне без шулай ук бәрәкәт белән үткәрә алабыз. Рамазанның кадерен югалтмас өчен, бу көннәргә бәрәкәтен белеп керергә кирәк. Чөнки бер ай бик тиз узып китә. Вакытны хәзер көнләп түгел, атналап санарга кирәк. Минем өчен көннәр җомгадан җомгага кадәр. Арасы сизелми, бер атна бер көн кебек үтә дә китә. Яшьләрнең бик зур мөмкинлекләре бар: буш вакыт күп, гайрәт ташып тора, хәтер яхшы. Шуңа күрә вакытны файдалы итеп үткәрергә тырышыгыз.
Нурулла хәзрәт ЗИННӘТУЛЛИН, Казанның «Туган авылым» мәчете имам-хатыйбы.
«Мәдәни җомга» газетасы
Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.
Комментарийлар
Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала