Имам-хатыйб эше читтән караганда гына ансат кебек. Аңа әллә ничә вазифа йөкләнгән. Имам-мөхтәсибнең вазифалары тагын да күбрәк. Әле кайбер имамнарыбыз, үзенә өстәмә вазифа алып, өммәттәшләребезгә хаҗ сәфәрләрендә җитәкче булып та йөри. Шуларның берсе – Кукмара районының имам-мөхтәсибе Рәдиф хәзрәт Тимергалиев турында байтак кешедән җылы сүзләр ишеткәч, үзен күреп сөхбәтләшеп алырга булдык.

Кукмара районының имам-мөхтәсибе Рәдиф хәзрәт Тимергалиев
– Рәдиф хәзрәт, дин юлына ничек кереп киттегез? Өйдә әби-бабай, әти-әни намаз укырга уята идеме?
– Бисмилләәһир-рахмаанир-рәхиим! Мөгаен, әби-бабамның да, әти-әниемнең дә тәэсире булгандыр. Әнием авылыбыздагы – Кукмарадагы Камышлы авылы башлангыч мәктәбе директоры иде. Әнием дә таләпчән, әбием, гомумән, абыстай кызы булган. Әби безне кечкенәдән догалар өйрәтеп, пәйгамбәрләр тарихын сөйләп үстерде. Намаз укыгыз, дип ныклап таләп итмәсә дә, диннең орлыгын әби салды. 1994 елның 22 ноябрендә авылыбызда мәчет ачылды. Авылыбыздагы фермер Равил абый Сафиуллин «Мөхәммәдия»дә укыган бер шәкертне китертте. Ул чакта Нурислам хәзрәт – яшь егет (хәзер ул тамбурлы чигү белән шөгыльләнә). Шул Шәмәрдән егете безгә, укучы балаларга, башлангыч дини гыйлем бирде: тәһарәт алырга, намаз укырга, хәреф танырга өйрәтте. Ул безне шулай ике ел тәрбияләде. Шул чакта авылның бөтен кешесе – балалар да, олылар да гыйлем алды. Нурислам хәзрәт Равил абыйларда торды, безне мәчеттә укытты. Беренче адымнар шулай авылда башланды.
Инде мәктәптә укыганда егетләр белән мәчеттә җыела идек. Безнең авылдан – Камышлыдан Рәсүл Баймиев «Мөхәммәдия»гә укырга китте. Аны тәмамлагач, Россия Ислам университетына (РИУ) укырга керде. Хәзер РИУда укытучы Радик хәзрәт Зәбиров – безнең авыл кияве. Ул менә шул Рәсүл Баймиевның сеңлесе Альбинага өйләнде (Радик хәзрәт «Казан нуры» мәчетендә имам булып эшләде). Ул авылга кайтып, безне мәчеттә җыеп, рухландырып, кызыктырып, дини белемебезне арттыруга этәрде. Шул рәвешле мин, Аллаһка шөкер, 2005 елны, мәктәпне тәмамлагач, РИУга укырга кердем. Анда бер ел – әзерлек бүлегендә, шуннан соң коръәнхафизлар үзәгендә, аннан, читтән торып, биш ел теология факультетында укыдым.
Читтән торып укыган вакытта авылда имамга да ярдәм итеп яшәдем. Казанда укыган чакта, «Әл-Иман» мәчетендә (Магистраль урамы, 22) тугыз ай практика үттем, имам ярдәмчесе булып эшләдем. Шәһәр җире авыл егетенә барыбер авыррак тоелды. Шундый вакытларда Сөләйман хәзрәт Зариповка киңәшкә бара идем (бу вакытта әле ул югалмаган иде). Без укыганда Госман хәзрәт Исхакый – ректор, Сөләйман хәзрәт аның урынбасары иде. Алар безне үз балалары кебек тәрбияләде. Шул чакта Сөләйман хәзрәтнең: «Энем, иң яхшы эш – туган авылыңда имам булу», – дигәнен һич онытасым юк. Әйе, авылда бөтен кеше – сине, син аларны беләсең. Шунда авылга кайтып, имамга ярдәм итеп йөрдем. Инде Хөрмәтулла абый вафат булгач, 2011 елны мине үз авылымда – Камышлыда имам итеп сайлап куйдылар. 2016 елга кадәр шунда имам булып тордым. 2016 елның октябрь аенда Кукмара мөхтәсибе итеп тә сайладылар. Элекке мөхтәсиб Зиннур хәзрәт миңа кадәр шушы вазифада 18 ел хезмәт куйган. Ул миңа, әйдә, син бул, дип үзе тәкъдим итте. Зиннур хәзрәт белән бүген дә аралашып яшибез, матур итеп эшлибез.
– Соңгы елларда милләттәшләребезне хаҗ сәфәренә дә йөртә башладыгыз. Әлеге җаваплы хезмәткә ничек алындыгыз?
– Район башлыгы Сергей Димитриевич, эшмәкәрләребезне җәлеп итеп, ел саен бер кешене хаҗга җибәрергә дигән квота булдырды (эшкуарлар моңа бик теләп риза булды). 2016 елны үзәк мәчет имамы Әхтәм хәзрәт менә шулай хаҗда булды. 2017 елны бәхет миңа елмайды. Ул елны Кукмара районыннан, Аллаһка шөкер, 12 кеше хаҗда йөреп кайттык. Шунда мин: «Нинди зур мөмкинлек, иркенлек, нишләп безнең районнан хаҗга баручылар аз икән?..» – дип уйладым. Әлеге мәсьәлә бик борчыгач, районнан кеше җыеп, хаҗга алып барырга кирәк икән дигән фикергә килдем. 2018 елны без, Аллаһка шөкер, районнан – 58 кеше, 2019 елны 80 кеше җыя алдык. 2020 елны йөздән артык кеше теләк белдергән иде. Тик, пандемия килеп чыгу сәбәпле, хаҗга барып булмады. 2021 елны да шул каза дәвам итте. Инде менә 2022-2025 нче елларда, Аллаһка шөкер, төркем туплыйбыз да барып кайтабыз. Хаҗга да алып барам, елга 2-3 мәртәбә гомрәгә дә барып кайтабыз. Билгеле, моның өчен сәламәтлек тә кирәк, нервылар да туза. Һәр кешенең үз холкы. Кемгәдер нәрсәдер ошап бетми, бөтенесен җайларга кирәк. Инде менә 3 декабрьдә тагын бер сәфәр ниятләнде. Аңа 75 кеше җыелды. Аларның яртысыннан артыгы – Кукмарадан, читтән язылучылар да бар («сарафан» радиосы яхшы эшли). Кайвакыт читтән язылучылар күпчелек тә була. Гомумән, хаҗ сәфәре – үзе зур сабак. Бердән, күпме кеше белән аралашасың, икенчедән, изге җирләрне күрәсең, өченчедән, укыганыңны, алган белемеңне чарлыйсың.
– Хаҗда булуны вакыт ягыннан чиклисезме? Кемдер – бер атнага, кемдер ике атнага бара дип беләм…
– Гадәттә, ул стандарт. Ул өч көн – Мәдинә шәһәрендә, тугыз көн Мәккә шәһәрендә булуга исәпләнгән. 12 төн дип әйтәбез инде. Калганы юлда, сәфәрдә үтә. Кимрәк яки артыгракка барырга теләсәң, монысы инде индивидуаль. Кыскарак вакытка да, озаккарак та барырга мөмкин. Ниндидер чикләүләр юк. Һәркемнең үз эше. Гадәттә, компания менә шушы 12 төнне бирә. Әле тагын рамазан аенда барып, уразаларын шунда тотучылар да бар. Минем рамазан аен ике ел рәттән Согудиядә үткәргәнем булды. Әмма районда мөхтәсиб булгач, чыгып китүе ансат түгел. Беләсез, рамазан аенда мөселманнар шактый актив. Монда, районда, булганда барыбер ифтарларга, тәравихларга йөрү таләп ителә. Мәчетләр күп булу сәбәпле, үзебездә ифтар мәҗлесе җыярга теләүчеләр күп. Мин хәтта сәхәрләргә дә йөрим. Сәхәрләргә чакыралар, барабыз. Башта, иртәнге намаз вакыты кергәнче, вәгазь-нәсихәт сөйләп, ашап-эчеп утырабыз. Аннан бергәләп иртәнге намазны укыйбыз. Инде менә ничәнче ел шуны гадәткә керттек.
– Димәк, ифтарга чират җитмәгәндә, сәхәргә барасыз?
– Билгеле, сәхәргә бару дигәндә, мин мәчетләрне күздә тотам. Бездә бит җитмештән артык мәчет. Рамазан аенда иң күбе – утыз көн. Бөтен мәчетләрнең дә чакырасы килә. Шул ук вакытта эшкуарлар, хуҗалык җитәкчеләре, гади кешеләр дә чакыра. Менә кайбер мәхәлләләр кичен авыз ачтыра, иртән сәхәргә җыя. Аңлашыладыр: сәхәр ашау шәхси йортларда түгел, мәчетләрдә үтә.
– Элек, Зиннур хәзрәт имам-мөхтәсиб булып торганда, Балтач, Кукмара имамнары бер-берсенә вәгазь-дәгъват эше белән йөри иде. Җәлил хәзрәт әйтмешли, авыл халкы һаман бер имамны тыңлап бераз арый. Читтән килгән имамның вәгазе яңарак, кызыклырак та тоелырга мөмкин. Билгеле, бөтен имам да Җәлил хәзрәт кебек сүз остасы була алмый. Хәзер андый тәҗрибә уртаклашу, аралашулар гамәлдәме?
– Бер-беребезгә йөрү, сөйләү, аңлату җитми дигән мәсьәләгә килгәндә, әлбәттә, элек андый тәҗрибә еш кулланылган. Дөрес, хәзер дә башка районнарга йөрелә. Ләкин бер сәгать эчендә генә без ул кешеләргә барыбер тиешле тәрбияне биреп бетерә алмыйбыз. Әлбәттә, янәшә яшәгән кеше кирәк. Син сөйләп киткәнне көн саен «тамызып» тору да таләп ителә. Без, гадәттә, октябрьдән башлап һәр имамга, айга бер мәртәбә булса да читтәнме, күрше авылданмы бер хәзрәтне чакырып, вәгазь сөйләтегез, халык белән очраштырыгыз, дип тәкъдим итәбез. Чынлап та, андый очрашулар була. Күрше тавыгы күркә булып күренә, дигән әйтем дә бар бит. Балтачка да барабыз, аларны да үзебезгә чакырабыз. Бу эшне дәвам итәбез.
– Хәзер Татарстан мәчетләрендә Төркиядәге кебек эш итәләр: җомга намазы вакытында Диния нәзарәтеннән, Казаннан җибәрелгән вәгазьләрне укыйлар. Билгеле, яшьрәк, тәҗрибәсезрәк яки шактый өлкән яшьтәге кешеләр өчен бу – бик яхшы эш, вәгазь әзерләп чиләнәсе, баш ватасы юк. Шул ук вакытта гыйлемлерәк имамнар үзе теләгән темага, көн кадагындагы мәсьәләләргә багышлап вәгазь сөйләргә теләсә, мондый хәл аның иреген чикләү булып чыга түгелме?
– Мөфтиебез Камил хәзрәткә Аллаһның рәхмәте булсын. Вәгазьләр нәзарәтнең «Шура» журналында бастырыла. Менә аның 50 нче саны дөнья күрде. Анда, имамнарга ярдәмлек буларак, фәлән көнгә вәгазь темасы билгеләнә һәм әзер вәгазь бастырыла (әйтик, 31 октябрь көнне сабырлык темасы тәгаенләнгән иде). Ул электрон форматта да дөньяга чыгарыла. Шуңа күрә берәү дә, безгә журнал килеп җитмәде, дип әйтә алмый. Ни өчен ярдәмлек дип әйтәм? Әгәр имамның әзерләнергә вакыты юк яки гыйлеме җитеп бетми икән, ул шушы вәгазьне халыкка бәйнә-бәйнә укып бирә. Шул ук вакытта имам үзе, кызыксынып, вәгазь әзерли икән, шушы темадан читкә китмичә, үзенекен өстәп, матур итеп аңлатып бирә ала. Монда бернинди куркыныч юк. Бертөрле форматта, бертөрле тема булу бердәмлекне күрсәтә. Кеше имамны, мәчетне, уңайлылыкны да сайлый. Кайвакытта без теге авылда болай, бу авылда шулай эшлиләр дип әйтәбез әйтүен. Бөтен кеше дә үрнәк алмый. Кайбер кеше, киресенчә, кимсенә. Янәсе, аларда кеше күп, алар булдыра... Шул ук вакытта кайбер кечкенә генә авылда зур хезмәт куеп эшләгәннәрен күрмибез булып чыга. Югыйсә, кечкенә генә авылда шул мәхәлләсе белән дә ниндидер эш эшли икән, ул имам да шактый нык тырыша дигән сүз бит. Булдыра алган хәзрәтләр үзләреннән өстәп нәрсәдер эшләсә, билгеле, каршылык юк. Әлбәттә, теге имамның да хезмәтен күрергә кирәк. Әгәр теге яки бу хәзрәт әзер вәгазьне тагын да тирәнәйтә, киңәйтә ала икән, аңа рәхмәттән башка сүз юк.
– Яшь имамнар авылга кайталар да, халык мәчеткә кайчан килер икән, дип көтеп утыралар. Баш казыебыз Җәлил хәзрәт Фазлыев, мәсәлән, имам булган кеше, картмы ул, яшьме, чакырганнарын көтеп тормыйча, елына бер-ике мәртәбә булса да авылдагы һәр йортка кереп, хәл-әхвәлен белешеп чыгарга, халыкның ничек яшәгәнен үз күзе белән күрергә тиеш дип исәпли. Сезнең хәзрәтләр ничегрәк эшли?
– Авыллардагы хәзрәтләребез халык белән эшләүнең төрле ысулларын куллана. Билгеле, Сез телгә алган эш – иң киеренке, иң кирәкле гамәл. Һәр кешегә, нишләп ятасыз, хәлләрегез ничек, дип барып кереп булмый. Гадәттә, имам исем кушарга, никах укырга, җеназа намазы кылырга, өчесе, җидесенә… бара. Олы кеше чирләп китсә, хәлен белешеп чыгу өчен, әлбәттә, барырга кирәк. Андый җәһәттә генә түгел, аңа, җәмәгать эшләренә җәлеп итү өчен дә, халык арасына чыгарга туры килә. Сез әйткәнчә эшлиләр. Бәлки, кайдадыр активрак, кайдадыр сүлпәнрәктер. Теге авылда болай, бу авылда шулай эшлиләр дип, бармак төртеп күрсәтәсем килми, чөнки кемнедер күтәрү, кемнедер төшерү сыман аңлашылырга мөмкин. Һәр мәхәлләдә һәр имам көченнән килгәнчә тырыша. Шул ук рамазан аенда ифтарларга йөрү, мәүлет аен үткәрү булсын. Әйтик, безнең мәхәлләләрдә җомга намазына чакыру дигән нәрсә бар. Мәсәлән, кем дингә тартыла, аның өенә барып, иртәгә җомга намазында шул хакта вәгазь булачак, килегез әле, дип чакыралар. Билгеле, халык кайчан килер, кеше күп җыелырмы икән, дип кенә утырса, ул имам анда озак эшли алмаячак. Имамнар турыдан-туры халык белән аралашып, аларның мәнфәгатьләрен белеп яшәүче кеше булырга тиеш. Әйе, гайрәтле мәхәлләләребез бар, сез әйткән рәвешле йөриләр. Авылларга баргач, хәзрәтебезгә рәхмәт, хәлебезне белеп тора, дигән сүзләрне ишетеп торам.
– Имамнарның белемнәрен камилләштерү курслары Сезне канәгатьләндерәме?
– Безгә ел саен квота бирелә. Ел саен ун хәзрәтебез Казанда РИУ каршында эшләп килүче «Рәшидә» үзәгендә белемен арттыра ала. Алар анда ун көн дәвамында яшиләр, укыйлар. Бездә хәзер сиксәнләп мәчет. Казанга гына барсак, бу мөмкинлек сигез елга бер генә тапкыр эләгер иде. Аллаһка шөкер, илледән артык имамыбыз – Кукмара мәдрәсәсен тәмамлаган кешеләр. Шуңа күрә алар, алган белемнәре белән генә чикләнмичә, мәдрәсәбезгә даими килеп тора. Килмәсәләр, без аларны үзебез чакырабыз. Әле бит мәдрәсәләре булмаган районнар да бар. Аларга, мөгаен, кыенрактыр, чөнки ун көндә генә әллә ни зур гыйлем алып бетереп булмыйдыр дип уйлыйм. Имамнар, мәдрәсәгә килеп, кызыксындырган сорауларына җавап табып кайтып китә, шөкер.
– Элек яңа гына мәдрәсә тәмамлап кайткан яшь имамнарга нәзарәт берничә ел стипендия түли иде. Бу эш әле дә дәвам итәме?
– Әйе, мөфтияттән грант рәвешендә шундый ярдәм булдырылган иде. Соңгы елларда ул юкка чыкты. Бездә андый яшь имамнар юк. Күбесе умырып эшли торган яшьтә. Әгәр кайсыдыр имамның хәле авыр икән, без үзебезнең көч белән аңа ничек тә булышырга тырышабыз. Эшкуар егетләребез бар, алар белән сөйләшеп, шул кешегә булышып булмасмы, дип сорасаң, алар, гадәттә, җаен тапмыйча калмый.
– Имам үзен кемгәдер бурычлы санап йөрмәсен өчен, бәлки, сезгә, үзара ярдәмләшү кассасы булдырып, эшләргә кирәктер? Менә Магнитогорски шәһәрендә бу алым бик яхшы кулланыла икән.
– Гадәттә, ул хәзрәтләр акчаны кем биргәнен белми дә. Эшкуарларыбыз, Аллаһ белә дә, Сез беләсез, дип бирә безгә. Без мохтаҗ имамга тапшырабыз. Әле бит рамазан аенда зәкят тапшыру ешая. Әгәр кайсыдыр бер хәзрәтебезнең зур ихтыяҗы, мохтаҗлыгы бар икән, без аны канәгатьләндерергә, аерым касса булдырмасак та, җаен табарга тырышабыз. Ул бит үзеңә сорарга гына кыен. Дин өчен эшли, файда китерә бит, дип, башкалар өчен сорарга мөмкин. Мохтаҗ хәзрәтегез бармы, булышыр идек, дип, кайчагында үзләре мөрәҗәгать итүчеләр дә була. Бер караганда, мохтаҗ кеше имам булып тормый инде. Аларның һәрберсе тырышып-тырмашып үз тормышын алып бара. Дөрес, хезмәт хакы түләү дигән нәрсә юк. Шул ук вакытта республикабызда 1600дән артык мәчет бар. Әмма, мәчет бикле тора, имам юк, нишләргә дә белмибез, дип шау-шу куптарганнары ишетелми. Гадәттә, имам ач утыра икән, йә ул халык белән эшләми, яки үзенең кулы белгән бер эше-кәсебе юк. Димәк, нәрсәдер уйларга кирәк. Мәсәлән, мин дә бит инде имам. Әйтик, үз кәсеп-шөгыльләре дә булган имамнарыбыз да бар. Дөрес, моның икенче ягы да килеп чыга. Үз кәсебе бар икән, мәчет акчасын үз бизнесына кертәдер, дип, кайберәүләр сүз йөртә башлый. Шуңа күрә бизнесың булса, сиздермәскә, сүз йөртергә җирлек бирмәскә тырышасың. Кеше кызык бит ул: тишек аяк киеме кисәң, иске машинада йөрсәң, моның рәте юк, булдыксыз икән, дияргә мөмкиннәр. Яхшы машинада йөрсәң, үзләштерә икән, дип, «төрләндерүләре» ихтимал. Шуңа күрә гайбәтләргә карап тормыйча, алга карап эшләргә кирәк. Бездә имамнар бер-берсенең хәлен белешеп тора. 80ләп мәхәллә-имам булгач, без мөхтәсибәткә караучы имамнарны мөгавыйнәтләргә бүлдек. Аларның 5-6-7 имамга караган үз имам-мөгавыйннәре бар. Ул нәрсә эшли? Үз кулы астында булган имамнарның хәлен белешеп тора. Алар берберсенә вәгазь сөйләп, тыгыз аралашып яши. Ниндидер чара үткәргәндә, гадәттә, алар 80 имамны дәшеп тормый, үз мөгавыйнәтендә булганнарны гына чакыра. Мөгавыйннәр дә үзара аралашып тора. Бездә унбер мөгавыйнәт. Алар авыл җирлегенә карап та бүленә. Болай эшләү бик уңайлы. Мин еш кына шундый мөгавыйнәт җыелышларына барам. Шунда уртага салып сөйләшәбез. Бездә айга бер – айның соңгы сишәмбесендә район үзәгендә имамнар җыелышы була. Анда гомуми мәгълүмат җиткерелә. Һәр имамны тыңлап булмый. Менә шундый мөгавыйнәт җыелышлары бик ихлас була, һәркемне тыңлап, ничек яшәвен белергә җай чыга. Нинди проблемалары бар, аларны җирлектә генә хәл итеп буламы, район башлыгына керергәме – менә шундый эш тәртибе куелган.
– Авылда карт имам бар, аның китәсе килми. Аның урынына имам булырга теләгән дини белемле егет бар, аңа урын юк. Шундый хәлләр килеп чыккалыймы?
– Чыннан да, бездә шундый мәхәлләләр булды. Әйтик, карт имам вазифасына ябышып ята, үзе әллә ни эш күрсәтә алмый. Андыйларны алыштырырга туры килә. Барып-барып, кат-кат сөйләшеп карыйсың. Әле менә күптән түгел генә шундый бер авылда имамны алыштырырга туры килде. Бу эштә безнең мәдрәсәбез әһәмиятле урын тота. Имам үзебезнең мәдрәсәне тәмамлаган кеше булырга тиеш. Әгәр уңга-сулга тайпылдыра торган фикерләре ишетелә икән, без аны имамлыкка якын да китермибез. Безгә генә бәйле түгел, Аллаһы Тәгалә үзе сакласын. Карт имамны матур итеп, лаеклы итеп җибәрү, яшь имамны да шушы урында эшләрлек итеп кертеп җибәрү – зур хезмәт. Өлкән хәзрәтне – ул бит инде кемгәдер исем кушкан, кемгәдер никах укыган, кемнәрнедер җирләгән – берничек тә болай гына чыгарып җибәреп булмый. Аны матур итеп, зурлап, аннан, менә мин вазифамны шушы яшь кешегә калдырырга булдым әле, дигән сүзләрне әйттереп җибәрү таләп ителә. Менә кайберәүләр, син мөхтәсиб бит, монысын алып ат та, тегесен куй, дип әйтүен әйтә дә бит... Гариза яз да чыгып кит, дип әйтергә мин бит завод директоры түгел. Шушы халык белән эшли, шушында яши бит ул кеше.
– Чит илләрдә укып кайткан мөселман егетләребез һәм төрмәдә утырып кайткан мөселманнар, йомшаграк итеп әйткәндә, идеалистларча фикер йөртә, кискенрәк фикерли дип әйтәләр. Соңгы елларда Кукмара төбәгендә бу җәһәттән проблема килеп чыкканы юкмы?
– Әйе, бездә андый утырып чыккан егетләр бар. Аларның һәрберсе үз шөгылен тапты. Алар белән аралашып торабыз. Яшьлек юләрлеге булган икән, аңлап бетермичә эшләгәнбез икән, дип әйтәләр. Һәр имамның, һәр абыстайның бу мәсьәләдә ачык фикере булуы бик мөһим. Менә мәчет каршында укулар оештырылды. Җәен-кышын каникул вакытларында 38 мәчеттә укулар үткәрәбез. Кечкенәдән нәрсәнең яхшы, нәрсәнең яман икәнлеген аңлатып үстерергә кирәк. Әйтик, ач карын үзен нәрсә белән дә тутыру ягын карый. Яшьләребез кечкенәдән диннең асылын аңлап үссә, акны карадан аерырга өйрәнәчәк. Бу егетләр дә кайчандыр гөнаһ кылганлыкларын аңлаганнар, инде утырып кайтканнар, хәзер уңга-сулга каермыйлар. Мәхәлләләрдә, ниндидер аерым җыелулар булса, шундук беленәчәк. Хәзер дәүләт органнары да яхшы эшли. Бер караганда, аларда да мәгълүмат бар. Хәер, бөтенесе Аллаһы Тәгаләдән. Нахагыннан, хагыннан Үзе генә сакласын!
Бездә чит илләрдә укып кайткан унлап егет бар. Алар белән аралашып торабыз. Хәзерге вакытта да дүрт егетебез чит илләрдә укый. Мин Мәккәгә, Мәдинәгә йөреп торгач, ул яктагы укучылар белән турыдан-туры үзем аралашам. Башка илләрдә дә укучылар бар. Алар белән шул мәхәллә имамнары аралашырга тырыша.
– Ифтар мәҗлесләрен мәчеттә уздыруга ничек карыйсыз? Кайбер имамнар, өйдә уздыру дөресрәк, йортта Коръән нуры, аһәңе кала, бала-чага да ишетә, дип, бу яңалыкны кабул итеп бетерми.
– Җәлил хәзрәтнең укучысы буларак, мин аңа да, халыкка да каршы килә алмыйм. Ни өчен? Беренчедән, мондый ифтарлар җәйге озын көннәрдә үтә башлады. Өйдә хатын-кызларга да кыенрак. Инде хәзер кышкы кыска көннәргә кереп барабыз. Шуңа күрә өйдә авыз ачу мәҗлесе оештыру ансатрак. Билгеле, бөтен дини чараларны да кеше өйдә үткәрсә, әйбәтрәк. Йортка Коръән, дога керә. Кеше моны аңласа, күпкә хәерлерәк. Мәчеттә уздыруыбыз халыкны ифтарга җәлеп итү өчен кирәк иде. Хәзер инде кешеләр өйләрендә дә үткәрә башлады. Вакыты да уңайлырак. Авылда бер көндә өчәр-дүртәр урында ирләр һәм хатын-кызлар өчен ифтар уздырыла. Туганнарын, дусларын чакыралар. Авылда имам берәү генә булса да, мәдрәсәдә укыган шәкертләр яисә мәчет каршындагы курсларда укыган, шушы эшне башкара алырдай кешеләребез бар.
– Бер хәзрәт, мин Коръән мәҗлесләрен кырык минуттан арттырмыйм, дип сөйләгән иде. Кырык минутка сыешып бетеп буламы?
– Бу эш һәр хәзрәтнең үзенә бәйле. Димәк, андагы халык шулай кыска гына тотуга риза. Билгеле, артык сузуда да хәсият юк. Мин үзем, мәсәлән, башта унунбиш минут вәгазь сөйлим, аннан, Коръән укып, дога кылам. Мәсәлән, вәгазь укып, догада шушы мәсьәләне кузгату мөһим. Әлбәттә, ашау озакка сузылмаса, яхшы. Ашау – бер сәгать, сәгать тә унбиш минут. Шул рәвешле уза. Хатынкызларныкы озынрак. Озакка сузсаң, кеше арый. Артык кыска тотсаң да, дөрес түгел. Хуҗалар бит әзерләнгән, күпме кунак чакырган.
– Кайбер хәзрәтләр мәетләрнең өчесен, җидесен, кырыгын, илле берен уздыруга каршы. Кайберәүләр хәер бирсәң, мохтаҗларга ярдәм итсәң, шул җитә дип саный.
– Бу – безнең гореф-гадәт. Аны үткәрмәсәң, гөнаһлы буласың дигән нәрсә юк. Ләкин бу – халык белән элемтәне саклау өчен бик күркәм гадәт. Тик кайбер кешеләр өйгә Коръән укытмый, хәзрәтне чакырмый. Андый кешеләр шушы форсаттан файдаланып булса да, өйдә Коръән укыта, дога кылдыра. Бәлки, кемнеңдер акчасы җитеп бетми торгандыр, бәлки, саранлыгы да бардыр. Аннан соң мәчеттәге сәдака әрҗәсе – менә шушы үзара ярдәмләшү кассасы инде ул. Мәхәлләдәге кешеләр белән киңәшләшәсең дә, әйдәгез, менә шул кешегә ярдәм итик әле, дигән нәтиҗәгә киләсең. Андый гадәт бар. Өчесе, җидесе, кырыгын үткәрергә тели икән, аңа каршы килеп тору матур түгел, үткәрсен.
– Халыкның сорауларына, белмим, дип еш әйтергә туры киләме?
– Әйе. Журналистлар да сорау биргәли. Газеталарда сораулар басыла. Еш кына фәтва сорыйлар. Белмим, дип әйтергә туры килә. Ниндидер сорауга белер-белмәс җавап биреп, халык башын бутаганчы, белмим дип әйтүең хәерлерәк. Белгән мәсьәләгә, үзең аша үткәргәнгә җавап бирәсең. Күбрәк шәригать мәсьәләләре буенча түгел, ырым-шырымнар, гореф-гадәтләр буенча мөрәҗәгать итәләр. Бу җәһәттә район буенча җавап бирү ансатрак. Авылларны, һәр авылның үз холкы барлыгын беләм. Ул кешенең бу сорауны ни өчен биргәнен чамалыйм һәм ничегрәк җавап бирергә икәнен беләм. Шушы сорауга башка авыл кешеләренә бүтәнчәрәк җавап бирергә кирәк. Менә хикмәте шунда. Мәсәлән, йөзлек киеп туган дигән сүз бар. Нәрсәне аңлата ул? Гадәттә, соңгылыгы белән чыккан балага шулай дип әйтәләр. Мин ул мәсьәләне, ни өчен шулай булганын белмим. Шуңа күрә белмим дип җавап бирдем.
– Гарәп телен ни дәрәҗәдә беләсез?
– РИУда укыганда, гарәп телен өйрәнергә туры килде. Сөйләшә алам. Чит илгә чыкканда, әйтик, Мәккәдә гарәп теле халык теленә һәм китап теленә аерыла. Урамдагы кешеләр халык телендә сөйләшә, китап телендә түгел. Башта ни әйткәннәрен аңламый идем. Хәзер колак, тел шуңа ияләнде. Урам телендә аралаша алам. Еш йөрү сәбәпле, шуңа игътибар иттем: бөтен җирдә инглиз теле кулланыла. Хәтта гарәпләр үзләре дә еш кына инглиз телендә аралаша. Шуңа күрә инглиз телен дә белергә кирәк.
– Балтач районында әхлак дәресләре укытыла иде. Хәзер нинди хәлдәдер белмим. Сездә, Кукмарада, әхлак дәресләре укытыламы, кереп китә алдымы?
– Хәзер дә районыбызның алты мәктәбендә әхлак дәресләре укытыла. Факультатив буларак, 7 нче һәм 8 нче сыйныфларда укытыла дип беләм. Бөтен авылларда да укыттырмакчы идек, тик Балтачтагы шикелле бөтен районга кертеп җибәрә алмадык. Үзем укыган Березняк мәктәбендә (унберьеллыкны шунда бетердем) миңа әле өч ел гарәп теле укыту насыйп булды. 6-7-8 нче сыйныф укучыларына керә иде ул.
– Әле менә мин биредә утырганда гына ике кеше белән ниндидер яңа проект турында сөйләшеп алдыгыз. Бу ниндирәк эш?
– Үзебезнең Кукмара районы мәчетләрен электрон форматта булдырырга җыенабыз. Мәсәлән, телефонда кушымта буларак, компьютерда сайтка куеп, һәр мәчеткә керергә мөмкин булсын. Хәзер һәр мәчеттә QR-код бар. Шул QR-кодка керәсең икән, мәчет, аның имамы турында мәгълүмат килеп чыгачак. Аны татар телендә ясыйбыз. Сөйләшү ярым урысча, ярым татарча барганга гаҗәпләнмәгез: әлеге эш җәһәтендә беренче генә тапкыр шулай өчәүләп сөйләшүебез булды бу. Миңа төрле телләргә күчү кыен түгел. Билгеле, мин үзем татарча сөйләшүгә өстенлек бирәм. Аллаһка шөкер, биш кызым бар. Алар кайбер иптәшләре белән урысча сөйләшә. Әмма өйдә татарча аралашабыз. Оясында ни күрсә, очканында шул була. Үз телеңне камил белмичә, башка телне өйрәнеп булмый.
Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.
Комментарийлар
Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала