Журнал «Безнең мирас»

Ләбиб Лерон: "Күләгәдә бармак пешә!"

Пандемия вакытында хаҗ кылуны туктатып торганнар иде. Быел йөздән артык Татарстан кешесенә изге сәфәргә чыгарга насыйп булды. Мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин белән «Гаилә» мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин да хаҗ кылучылар арасында.
Минада тормыш кайный!
"Безнең мирас"ның баш мөхәррире Ләбиб Лерон редакция белән элемтәгә чыгып, сәфәр барышы турында сөйләп алды:
— Без хәзер Мина дигән җирдә, Мәккәдән ерак түгел. Шәйтаннарны таш атып куа торган Гарәфәт тавы үзәнендә урнашкан ул. Мина җирлегендә 100 меңнән артык чатыр бар, анда 3 миллион тирәсе кеше урнаша ала. Без Татарстанга бүленеп бирелгән палаткаларга урнаштык, мин үземчә аны тыкрык дип атыйм. 
Монда тормыш кайный! Мәчетләр дә бар. Хәзергә палаткалардан бик чыгып йөргән юк анысы, эссе. Ир-атлар бертуктаусыз нәрсәдер ташый, чүптән чистартып йөрүчеләр дә бар. Теләгән нәрсәнең барысы да якында гына. Тыкрык кебек җирләрдә чәйләр куелган. Кирәк кеше су эчә, салкыны да, җылысы да җитәрлек. Суыткычларда судан кала лимон соклары да бар.

Ләбиб Лерон "тыкрыгы"
Ашау мәсьәләсенә килгәндә, барып җитүгә коры паёк тараттылар. Кайнар ашы да бар иде. Чәен алып керәбез, палаткада да кайнатып алабыз: үзем белән телефонны заряжать итәргә җайлы булсын, дип озынайткыч (удлинитель), переходниклар алган идем...
Монда бик кызу. Күләгәдә басып торып телефонга аудиохәбәр яздырган арада бармак пешә!
Күрше палаткада мөфти хәзрәтләре Камил Сәмигуллин яши. Хәзерге вакытта үзләрендә вәгазь сөйли, безгә хәтле ишетелеп тора. Кереп, фото-видеога да төшереп чыктым әле.
Хатын-кызлар да, ир-атлар да ап-ак киемнән монда. Әлбәттә, кара киемнән йөрүчеләр дә бар, ләкин күбесе актан — күркәм күренеш!

Күпләр мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин вәгазен тыңларга җыелган
Менә шундый хәлләр. Алла боерса, хаҗ гамәлләрен кылып, гөнаһларыбыздан арынырга язсын.

Редакциядән: Исламда матди хәле яхшы булган һәрбер мөселманның гомерендә бер тапкыр хаҗга баруы фарыз кылынган, ягъни бу вазифа мөселманнар өчен диннең биш баганасыннан берсе.
Ләбиб Лерон фотолары

Теги: Ләбиб Лерон ислам хаҗ дум рт Яңалыклар Редакция хәбәрләре Яңал

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру