Дини мирас Уку өчен 8 минут

Исмәгыйль Үтәмешев һәм аңа бәйле ташъязма истәлекләр

Шанлы Үтәмешевләр нәселе татар дөньясында мәшһүр сәүдәгәрләр һәм байлары белән генә түгел, абруйлы дин әһелләре, маһир остазлары белән дә билгеле. Алар арасында иң атаклысы – Исмәгыйль Муса улы Үтәмешев. Ул 1809 елда хәзерге Кукмара районының Мәчкәрә авылында дөньяга килгән. Исмәгыйль Үтәмешевнең нәсел-шәҗәрәсе: Исмәгыйль бине Муса бине Габдулла бине Габдессәлам (Үтәмеш) бине Йосыф бине Ишмән бине Туктаргали бине Көчек бине Тәбеҗ бине Кодеш бине Сөләйман бине Колсөләйман. Исмәгыйль хәзрәтнең әбисе мәшһүр Әбеннасыйр Курсавиның бертуган сеңлесе Мәрхәбә бинте Ибраһим булуын да искәртеп узарга кирәк.

 

Исмәгыйль хәзрәт Үтәмешевнең кабер ташы. Арча районының Кышкар авылы

 

 

И.Үтәмешев башта үз авылында гыйлем алган, укуын тәмамлагач,бераз сәүдә белән шөгыльләнгән. Соңыннан, гыйлем туплау теләге көчәеп, ул Бохарада укыган, 1848 елның 10 августында 7681 нче указ алгач, хәзерге Арча районының Кышкар авылына имам һәм авыл мәдрәсәсенә мөгаллим итеп билгеләнгән. Аны имаммөдәррис итеп Кышкар бае Муса бине Нәзир куйдырткан.

 

И.Үтәмешев һәм Ш.Мәрҗани бер-берсенә дошман булганнар. Эш шунда ки: 1873 елда Казан муллалары Мәрҗанигә каршы шикаять язганнар, янәсе, ул рамазан аена бер көн алдан кергән һәм башка муллаларга да шулай эшләргә боерган. Бу эшне тикшерергә дамелла И.Үтәмешевкә тапшырганнар һәм ул Мәрҗанине гаепле дип тапкан. Шуннан соң галимне 1874 елда ярты елга ахунлык һәм имамлык эшләреннән азат иткәннәр. Галим Ризаэддин Фәхреддин, И.Үтәмешев, Мәрҗани эшен дөрес тикшермичә, аңа гына түгел, үзенә дә зур зыян салган, дип санаган: «Бу золым Мәрҗанигә генә түгел, бәлки, дамелла Исмәгыйльгә дә. Собрание Мәрҗанине алты ай вакыт белән эшеннән алган булса, дамелла Исмәгыйльне мәңгегә галимнәр җөмләсеннән чыгарган»1 .

 

1887 елда да утыздан артык кеше, И.Үтәмешев кушуы буенча, мөфти Мөхәммәдъяр Солтанов исеменә рапорт язып, Шиһабеддин хәзрәтне динне бозуда гаепләгәннәр. Ул рапортка кайбер муллаларны кул куярга мәҗбүр иткән булганнар, кайберләрен алдап куйдыртканнар2 , тик бу эш зурга китмәгән, тукталып калган.

 

Ш.Мәрҗани үзенең оппоненты Исмәгыйль хәзрәт хакында болай дип язып калдырган: «Гәрчә табигатендә бер дәрәҗә зирәклектән буш булмаса да, артык көнче булуы, шөһрәт сөючәнлеге һәм башкалардан өстен булу теләгенә төшеп, кирәкмәгән эш белән шөгыльләнеп, ялган, яла ягу һәм кеше өстеннән сүз сөйләү белән гомерен әрәм итте». Мәрҗани белдерүенчә, Үтәмешевләр шәҗәрәсендә килгән Тәбеч исемле кеше чыгышы белән Бодья авылыннан, ә милләте буенча ар булган3 . Хәзерге Нократ Аланы шәһәре урынында элек Оштырма-Бодья исемле удмурт авылы булган, ул, мөгаен, шунда туып-үскәндер. Соңыннан Тәбеч Адай һәм Ядегәр авылларында яшәгән, мөселманнар, ягъни татарлар белән нык аралашып, ислам динен кабул иткән4 . Ядегәр халкы аны ар-вотяк дип мыскыл иткәнгә түзә алмыйча, Тәбеч Бөр елгасы башына китеп, йорт төзеп, шунда яши башлаган, аның балалары хәзерге Балтач районының Бөрбаш авылына нигез салган. И.Үтәмешев удмурт телен яхшы белгән, мулла Сабир белән кайвакыт, сүзләрен башкаларның аңлавын теләмәгәндә, шул телдә дә сөйләшкәннәр. Моны ишетеп, мулла Габделгани Салих улы: «Болар үзләренең иске телләрендә сөйләшәләр», – дип, мәҗлестәгеләрне көлдергән5 .

 

Р.Мәрданов һәм И.Һадиев Үтәмешевләр нәселен Кара бәк нәселенә тоташтырырга тырышканнар, янәсе, аларның шәҗәрәләрендә ике исем Кара бәк шәҗәрәсендәге ике буын кешесе исемнәренә бик охшаган6 . Тик бу фәнни караш түгел, моңа дәлилләр җитми, ике исем бераз гына охшаса да, алдагы буын кешеләренең исемнәре әлеге ике нәсел шәҗәрәләрендә бөтенләй башкача. Үз фикерләренә инандыру өчен, Р.Мәрданов һәм И.Һадиев хәтта Ш.Мәрҗанине, гайбәт дәрәҗәсендәге имеш-мимешләр язган, дип гаепләгәннәр7 . «Хакыйкать вә тугрылыкны алда тотарга кирәк» дип әйтеп калдырган һәм бөтен гомерен хаклык өчен көрәшүгә багышлаган бөек галим турында болай әйтү бер кысаларга да сыймый.

 

 

Габдрахман хәзрәт Үтәмешевнең кабер ташы. Арча районының Кышкар авылы

 

 

Галимҗан Баруди дамелла Исмәгыйль хәзрәткә югары бәя биргән: «Дамелла Исмәгыйль акыллы, барлык замандашларына караганда да, педагог, үзе белгән нәрсәләрне аңлата белүдә һәммә замандашларыннан (Русия мөселманнарын күздә тоткан булса кирәк) өстен бер адәм иде». Ул шулай ук болай дип язган: «1) Кышкар байларындан Муса бине Нәзир тырышлыгы белән, Кышкарга дамелла Исмәгыйль имам һәм мөдәррис булды. Әзер мәдрәсә һәм әзер шәкертләр булганлыкдан, чын тырышлык белән дәрескә кереште. Мәчкәрәдә дәвам иткән дәрес ысулына «Сөлләм» шәрехләрен һәм «Мирза» хезмәтләрен кушты. Беркадәр дикъкатьләп тикшерү арту сәбәбле, яшь һәм булдыклы шәкертләр Кышкарга күңел куйдылар. Чөнки Мәчкәрәдә «Сөлләм» дәресе һәм «Мирза» әсәрләре укылмый иде. 2) Дамелла Исмәгыйль үз эшендә бәйләнгән һәм һәммә эше тәртипле, табигате сәламәт, аңлавы туры һәм батыр иде. 3) Сәяхәт итмәде. Бохарадан башка гыйлем мәмләкәтен күрмәде, фарыз була торып хаҗга бармады. Истанбул һәм Мисыр, Шам һәм Хәрәмәен [Мәккә һәм Мәдинә] кебек зур урыннар галимнәренең серләрен күрмәде. Үзенең абыйсы булган Әбеннасыйр Курсави әсәрләрен зиһен сурәте белән карый алмады. 4) «Һидаять» һәм «Фәтхел-кадыйр»ларга мөрәҗәгате юк хөкемендә булып, фәтва китаплары җыйган, риваятьләр белән канәгать кылыр һәм шуларны җитәрлек күрер, аларның ысулларын тикшерү тиешле түгел дип, «Җамигыр-рөмуз», «Хашияи Ибне Габидин» һәм шулар кебек китаплар белән канәгатьләнә иде. 5) Казан вилаятен «Ислам җире булмаган ил» дип белә һәм: «Ислам җире булмаган ил»дә риба сурәтләнми», – дип, үзенең акчасын банкта тота һәм елына бер-ике мәртәбә Казанга килеп, процентларын алып китә иде»8 .

 

И.Үтәмешев 1888 елның 17 апрелендә Кышкар авылында вафат булган һәм шунда җирләнгән, кабер ташына мондый сүзләр язылган:

 

Алгы ягы (калкытып язылган):

 

1) «Әгуузү би-Лләәһи минәш-шәйтаанир-раҗиим

2) би-сми-Лләәһир-рахмәәнир-рахиим

3) күллү мән галәйһәә фәән вә йәбкаа

4) вәҗһү Раббикә зүл-җәләәли вәл-икраам

5) минһәә хәләкънәәкүм вә фииһәә нүгыыйдүкүм

6) вә минһәә нүхъриҗүкүм тәәратән үхъраа

7) кад түвүффийәл-габдүл-фәәкыйру иләә кәрами

8) раббиһил-кәриимил-гаафирил-имәәм

9) –үл-мүдәррисүл-Кышкари дамелла

10) Исмәгыйль бине Муса галәйһи

11) рахмәтүл-бәәрии».

 

 

Уң ягы (калкытып язылган):

 

1) «Вәсига-Ллааһү Тәгааләә

2) галәйһи мәкәәнәһү вә нәүвәра мәркадәһү

3) вә кәәнә ләһү раъүүфән рахиимән

4) вә ләкыйәһү әминән вә бишран вә кәраамәтән

5) вә зәлфән вә нәсран вә сүрууран

6) вә җәзәәһү бимәә сабәра җәннәтән

7) вә хәриираа иннәһү кәәнә

8) галәә күлли шәйьин кадиир».

 

Сул ягы (калкытып язылган):

 

1) «Фии тәәрихый хамсин вә сәләәси

2) миъәтин вә әлфин бил-һиҗриййәти вә фии

3) сәәмини гашәра мин шәгъбәәни вә фии

4) тәәрихый сәмәәни вә сәмәәниинә вә сәмәәни

5) миәәтин вә әлфин бил-мәсиихиййәти вә фии

6) сәбгати гашәра мин априили вә кәәнә

7) мүддәтү гумриһиш-шәриифи нәййифән

8) вә сәмәәниинә сәнәтин вә мәддәтү имәәмәти

9) вә дәрсиһи нәййифән әрбәгыыйнә сәнәһ».

 

Арткы ягы (калкытып язылган):

 

1) «Румиййә илә 1888 нче сәнә

2) 17 нче април һиҗриййә илә

3) 1305 нче сәнә 18 нче шәгъбанда

4) галим гамил фазыйл камил

5) имам мөдәррис дамелла Исмәгыйль

6) бине Муса хәзрәтләре

7) йәкшәнбә көн тәслиме рух

8) әйләде дүшәнбә көн мәдфүн».

 

Текстның хәзерге татар теленә күчермәсе:

Алгы ягы: «Ләгънәт кылынган шайтаннан Аллаһка сыенам. Шәфкатьле, рәхимле Аллаһ исеме белән. Анда [җир йөзендә] булучы һәркем, һәрнәрсә фани, фәкать Олуглык һәм Хөрмәт Иясе булган Раббыңның йөзе генә кала. Без сезне җирдән бар иттек һәм үтереп янә җиргә кайтарырбыз, кыямәт көнендә икенче мәртәбә сезне җирдән чыгарырбыз. Фәкыйрь кол, Юмарт һәм Гафу итүче Раббысының рәхмәтенә мохтаҗ, имам, мөдәррис Кышкари дамелла Исмәгыйль бине Муса, аңа Бар итүче Аллаһ рәхмәте булсын».

 

Уң ягы: «Аллаһ Тәгалә аның урынын киңәйтсен, каберен нурландырсын, аңа шәфкатьле, рәхимле булсын. Иминлектә, куандырып, юмартлык кылып, шәфкатьлелек күрсәтеп, коткарып, сөендереп каршы алсын. Сабыр булганы өчен аны җәннәт һәм [җәннәттәге] ефәк киемнәр белән бүләкләсен. Чынлыкта, Ул [Аллаһ] һәр эшне эшләргә кодрәтле».

 

Сул ягы: «Һиҗри мең өч йөз бишенче елның унсигезенче шәгъбанында, милади мең сигез йөз сиксән сигезенче елның 17 апрелендә [вафат], яше сиксәннән артык иде һәм кырык елдан артык имамлык һәм укыту эшендә булды».

 

Арткы ягы: «Милади белән 1888 елның 17 апрелендә, һиҗри белән 1305 елның 18 шәгъбанында галим, гамәл кылучы, хөрмәтле, камил имам-мөдәррис дамелла Исмәгыйль бине Муса хәзрәтләре якшәнбә көн рух [җан] тәслим кылды, дүшәмбе көн җирләнде».

 

Таш үлчәмнәре: 142х36х29.

 

Р.Фәхреддиннең «Асар» китабында вафаты һиҗри 1305 елның 19 шәгъбанында, милади 1888 елның 18 апрелендә дип күрсәтелеп, бер көнгә соңрак бирелгән9 . Кышкар авылы метрика дәфтәрендә дә нәкъ шулай язылган һәм үлеменең сәбәбе эч авыруы дип искәртелгән10. Безнең уйлавыбызча, аның җирләнгән көнен вафат булу көне итеп теркәгәннәр, шуңа күрә таштагы дата дөресрәк булырга тиеш.

 

И.Үтәмешевнең кабере янында аның сөекле хатынына Бибимаһитаб Мөхәммәд кызына куелган кабер ташы да сакланган. Ул 1906 елда вафат булган. Ташындагы текстның укылышы:

 

Алгы ягы (уеп язылган):

1) «Би-хүкми-Лләәһи Тәгааләә

2) күллү мән галәйһәә фәән

3) Бибимаһитаб Мөхәммәд

4) кызы имамел-һөмам дамелла

5) Исмәгыйль хәзрәтнең

6) зәүҗәсе 1906 сәнәи румиййә 8 нче

7) нуйәбрдә 77 йәшендә даре бәкайә

8) рихләт әйләде рахимәһәә-Ллааһү

9) Тәгааләә рахмәтән вәәсигаһ».

 

Уң ягы (уеп язылган):

 

«Васыййәтем будур әй зәүҗе гакыл кәрәм әйлә бәңа даим дога кыйл».

 

Сул ягы (уеп язылган11):

 

1) «Нәзым

2) һәр никлү улма да гомерең тавил
3) гакыйбәт бер көн әҗәл әйләр галил

4) иннәмәәд-дүнйәә кә-мәнзилү рааҗилин

5) әраахә гашиййән вә һүвә фиис-субхи йәрхәл».

 

Арткы ягы (уеп язылган):

 

1) «Әл-хүкмү ли-Лләәһ

2) түвүффийәт йәүмәл-җүмгати сәәдисәтә

3) мин шәүвәәли 1324 сәнәи һиҗриййә

4) әрбәгати вә гыйшриинә вә сәләәсәмиәтин

5) вә әлф рахимәһәә-Ллааһү Тәгааләә

6) йәзданә зекер ит мәдам илаһи дидем

7) форсаты фәүт әйләмә көнбикөн дәм бидәм

8) вә кәәнә салләәллааһү галәйһи вә сәлләм йәзүүра

9) кубүүра әкърабәәиһи минәл-мүъминиинә вә йәдгүү ләһүм».

 

Текстның хәзерге татар теленә күчермәсе:

 

Алгы ягы: «Аллаһ Тәгалә хөкеме белән. Анда [җир йөзендә] булучы һәркем, һәрнәрсә фани. Бибимаһитаб Мөхәммәд кызы, киң күңелле имам дамелла Исмәгыйль хәзрәтнең хатыны милади 1906 елның 8 ноябрендә 77 яшендә мәңгелек дөньяга күчте. Аллаһ Тәгалә аны киң рәхмәте белән рәхим кылсын».

 

Уң ягы: «Васыятем будыр, акыл иясе, юмартлык кыл миңа, даими рәвештә дога кыл».

 

Сул ягы: «Шигырь: Ничек кенә гомерең озын булмасын, ахырдан, бер көнне әҗәл хәлсез итәр.

 

Чынлыкта, дөнья җәяүленең туктаган урыны кебек, ул [җәяүле] кич ял итәр дә иртән китеп барыр».

 

Арткы ягы: «Хөкем Аллаһта. Һиҗри 1324 (мең өч йөз егерме дүртенче) елның 6 шәүвәлендә җомга көн вафат булды. Аллаһ Тәгалә аны рәхим кылсын. Аллаһны искә ал, һәрвакыт: «Илаһым», – дидем, форсатны ычкындырма бер көнне дә, бер вакытта да. Пәйгамбәр, Аллаһ аны олыласын һәм сәламләсен, мөселман якыннарының каберләрен зиярәт һәм алар өчен дога кыла иде булган».

 

Таш үлчәмнәре: 105х33х14.

 

И.Үтәмешев эшен аның газиз улы Габдрахман хәзрәт дәвам иткән. Ул 1871 елның 27 февралендә указ (номеры – №1636) алып, Кышкарда икенче имам вазифаларын башкарган, атасы вафатыннан соң, баш мулла итеп билгеләнгән. Ул 1907 елның 9 октябрендә биредә бакыйлыкка күчкән, каберенә мондый сүзләр язылган таш куелган:

 

Алгы ягы (уеп язылган):

 

1) «Әл-хүкмү ли-Лләәһи Тәгааләә

2) әл-гаалимүл-гаамилүл-фәәдыйлү

3) дамелла Габдрахман

4) бине дамелла Исмәгыйль

5) дарел-фәнадан дарел-бәкайә

6) рихләт нәмудаз һиҗрәте

7) 1325 сәнәдер рамазан

8) гомери 60 сәнә нәүвәра-Ллааһү кабраһ».

 

Уң ягы (уеп язылган): «Кәрәм әйләб догалә идеңез йад тәсаддыклә идеңез рухны шад».

 

Сул ягы (уеп язылган): «Румиййә илә 1907 нче йылда 9 нчы үктәбрдә».

 

Текстның хәзерге татар теленә күчермәсе:

 

Алгы ягы: «Хөкем Аллаһ Тәгаләдә. Галим, гамәл кылучы, хөрмәтле дамелла Габдрахман бине дамелла Исмәгыйль фани дөньядан мәңгелек дөньяга күчте, һиҗри 1325 елның рамазанында, 60 яшь иде. Аллаһ аның каберен нурландырсын».

 

Уң ягы: «Юмартлык кылып, дога белән искә алыгыз, сәдака бирү белән рухымны шат кылыгыз».

 

Сул ягы: «Милади белән 1907 елның 9 октябрендә [вафат]».

 

Таш үлчәмнәре: 120х41х33.

 

Шунысын искәртик: Р.Фәхреддин аның вафатын 1907 елның 11 октябре дип язган12.

 

Кышкар авылы зиратында Габдрахман хәзрәтнең хәләл-җефете Хәдичәбикә Сәфәргали кызына куелган кабер ташы да сакланган, ул исә бик яшьли 1892 елның 25 маенда гүр иясе булган. Ташындагы текстның укылышын тәкъдим итәбез:

 

Алгы ягы (уеп язылган):

 

1) «Руми 1892 сәнә май 25

2) ндә һиҗри 1309 сәнә

3) зилкагдә 11 ндә

4) Хәдичәбикә Сәфәргали

5) кызы дамелла Габдрахман

6) дамелла Исмәгыйль углының

7) хәлиләсе 35 йәшдә даре

8) бәкайә рихләт кылды».

 

Уң ягы (калкытып язылган13):

 

1) «25

2) майда

3) сәнәтә 1892 вәәсыйләтү

4) синнүһәә иләә 35

5) рахимәһәә-Ллааһү рахмәтән

6) вәәсигаһ»14.

 

Сул ягы (уеп язылган15):

 

1) «Күллү ибни әәдәмин вә ин тааләт сәләәмәтүһү

2) йәүмән галәә әәләтин хәдбәәъә мәхмүүл

3) вә кәйфә йәлһүү бигайшин әү йәлиззү биһи

4) мәнит-түраабү галәә хаддәйһи мәҗгууль».

 

Арткы ягы (калкытып язылган):

 

1) «Әл-хүкмү ли-Лләәһил-галийй

2) – ил-кәбиир һәзәә мәркадү

3) Хәдичәбикә бинте Сәфәр

4) гали хәлиләи дамелла Габд

5) рахман бине дамелла Исмәгыйль

6) әл-Кышкари кад интәкаләт

7) мин дәәрил-фәнәәи йәүмәл-иснәйни

8) фии 11 мин зиил-кагдәти сәнәтә

9) 1309 минәл-һиҗраһ»16.

 

Текстның хәзерге татар теленә күчермәсе:

 

Алгы ягы: «Милади 1892 елның 25 маенда, һиҗри 1309 елның 11 зөлкагдәсендә Хәдичәбикә Сәфәргали кызы, дамелла Габдрахман дамелла Исмәгыйль улының сөеклесе 35 яшьтә мәңгелек дөньяга күчте».

 

Уң ягы: «1892 елның 25 маенда, яше 35кә җитте. Аллаһ аны киң рәхмәте белән рәхим кылсын».

 

Сул ягы: «Һәрбер Адәм баласы, әгәр сәламәтлеге бүген яхшы булса да, кешеләрнең җилкәләрендә күтәреләчәк. [Киләчәктә кешенең] йөзенә балчык куячаклар, шуңа карамастан, ул уйный һәм тормыш белән ләззәтләнә».

 

Арткы ягы: «Хөкем Олуг һәм Бөек Аллаһта. Бу Хәдичәбикә бинте Сәфәргали, дамелла Габдрахман бине дамелла Исмәгыйль Кышкари сөеклесе кабере. Фани дөньядан дүшәмбе көн һиҗри 1309 елның 11 зөлкагдәсендә күчте».

 

Таш үлчәмнәре: 122х33х24.

 

Шулай итеп, Кышкар авылы зиратында Үтәмешевләргә караган яки шул нәселгә бәйле эпиграфик истәлекләр барланды, өйрәнелде һәм фәнни әйләнешкә кертелде. Данлыклы Үтәмешевләр династиясенә караган милләттәшләребез аларны саклап калу чараларын күрерләр дип ышанып калабыз.

 


 

1 Хәзерге телгә күчереп: Фәхреддин Ризаэддин. Асар. 3 һәм 4 томнар. – Казан: Рухият, 2010. – Б. 181-182.

2 Фәхреддин Ризаэддин. Асар. 3 һәм 4 томнар. – Казан: Рухият, 2010. – Б. 170-173

3 Мәрҗани Ш.Б. Мөстәфадел-әхбар фи әхвали Казан вә Болгар (Казан һәм Болгар хәлләре турында файдаланылган хәбәрләр). – Казан: Татар. кит. нәшр., 1989. – Б. 352.

4 Шунда ук. – Б. 352.

5 Шунда ук. – Б. 353.

6 Һадиев И.Г., Мәрданов Р.Ф. Балтач төбәгенең ташъязма истәлекләре. – Яр Чаллы: «Ислам нуры» Дини-эшмәкәрлек Үзәге, 2021. – Б. 171-172.

7 Һадиев И.Г. Мәрданов Р.Ф. Балтач төбәгенең ташъязма истәлекләре. – Яр Чаллы: «Ислам нуры» Дини-эшмәкәрлек Үзәге, 2021. – Б. 160.

8 Хәзерге телгә күчереп һәм кайбер төзәтмәләр белән: Фәхреддин Ризаэддин. Асар. 3 һәм 4 томнар. – Казан: Рухият, 2010. – Б. 146.

9 Фәхреддин Ризаэддин. Асар. 3 һәм 4 томнар. – Казан: Рухият, 2010. – Б. 144.

10 ТР Дәүләт архивы: 204 нче ф., 6 нчы өстәмә тасв., 166 нчы эш, 84 нче кәг. арты.

11 Диагональ буенча язылган диярлек.

12 Ризаэддин Фәхреддин. Асар. 3 һәм 4 томнар. – Казан: «Рухият» нәшр., 2010. – Б. 148.

13 Диагональ буенча язылган. 14 Башы арткы ягында. 15 Диагональ буенча язылган. 16 Дәвамы уң ягында.

 

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Язмага реакция белдерегез

  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
Вы оставили реакцию!

Комментарийлар

Авторлашырга
Похожие статьи