Журнал «Безнең мирас»

Дин дәресләре

Унҗиденче дәрес
Коръән. Исламият. Сәхабәләр. Пәйгамбәр (с.г.в.) гаиләсе



Мөгаллим: Без үткән дәресләребездә Аллаһы Тәгалә пәйгамбәрләргә (г.с.) китаплар биргән дигән идек. Шулай түгелме?


Шәкерт: Шулай. Аллаһы Тәгалә пәйгамбәрләргә (г.с.) китаплар биргән.


Мөгаллим: Бик дөрес әйттең. Ә безнең пәйгамбәргә (с.г.в.) китап иңдерелгәнме?


Шәкерт: Әйе, «Коръән» исемендәге китап иңдерелгән.


Мөгаллим: Дөрес. Әнә без шул Коръән Кәрим белән гамәл кылабыз инде. Анда дин вә шәригать хөкемнәре бәян ителгән. Коръән ул бик күп аятләрдән гыйбарәт. Ул өлешләрнең озыннары да, кыскалары да бар. Аларның һәрберсенә сүрә диләр. Сүрәләр үзләре аерым-аерым җөмләләрдән гыйбарәт. Аларның һәркайсына аять диләр. Менә, балалар, карагыз әле: Коръән Кәрим шушы инде. Менә алар сүрәләр: болары – озын сүрәләр, менә монысы – бик кыска сүрә, менә болар – аятьләр. Коръән ул – Аллаһы Тәгалә тарафыннан пәйгамбәребез Мөхәммәдкә (с.г.в.) иңдерелгән мөбарәк, мөкатдәс изге китап. Аны кадерләргәхөрмәтләргә кирәк. Ул үзе гарәпчә язылган, чөнки пәйгамбәребез (с.г.в.) гарәп булганга, Аллаһы Тәгалә аны гарәп телендә иңдергән.


Менә шушы пәйгамбәребез (с.г.в.) китергән һәм анда бәян ителгән дин вә шәригатькә ислам дине, ислам шәригате диләр. Мөхәммәднең (с.г.в.) пәйгамбәрлегенә ышанып, Коръән белән гамәл кылган кешеләргә мөэмин мөселман, диләр. Без Коръән, Мөхәммәд (с.г.в.) шәригате белән гамәл кылганга мөселман булабыз.


Пәйгамбәр (с.г.в.) сәламәт чагында ислам динен үзе тараткан. Ул вафат булгач, бу эшне сәхабәләре дәвам иткән. Сәхабә дип пәйгамбәр (с.г.в.) заманында яшәгән вә пәйгамбәргә (с.г.в.) ияреп аның белән сөхбәттәш булган кешегә әйтәләр. Алар безгә бик хөрмәтле, бик кадерле кешеләрдер. Сәхабәләр пәйгамбәрдән (с.г.в.) соң дин вә шәригать хөкемнәрен өйрәткәннәр. Алар бик күп булганнар. Сәхабәләрнең бик олуглары бар. Әбү Бәкер, Гомәр, Госман, Гали исемле сәхабәләр – иң зур сәхабәләрдер. Пәйгамбәрдән (с.г.в.) соң, алар ислам динен тарату юлында бик зур хезмәтләр күрсәткәннәр. Болардан әүвәлге икесе пәйгамбәргә (с.г.в.) – каената, соңгы икесе кияү тиешлеләр. Алар пәйгамбәрдән (с.г.в.) соң бер-бер артлы хәлифә дә булганнар. Пәйгамбәребезнең (с.г.в.) берничә хатыны булып, болардан иң мәшһүрләре вә олуглары – Хәдичә, Гайшә вә Өммүсәләмә. Пәйгамбәрнең (с.г.в.) җиде баласы булган. Аларның өчесе – ир, дүртесе кыз бала. Ир балалары яшьли үк дөньядан киткән. Кызлары кияүгә чыккач, үзеннән элек вафат булганнар. Фатыйма исемле кызы үзеннән алты айдан соң дөнья куйган. Ул югарыда зикер ителгән Гали исемле олуг сәхабәдә кияүдә булган. Аңардан Хәсән вә Хөсәен исемле ике ир бала туып, пәйгамбәрнең (с.г.в.) нәселе күбрәк шулардан таралган.


Без Мөхәммәдкә (с.г.в.) иңдерелгән Коръән белән гамәл кылабыз. Динебез – ислам дине. Без барыбыз да – мөселманнар. Без ул пәйгамбәрне (с.г.в.) гел исебезгә төшерәбез, чөнки ул безгә дин вә шәригать китергән, безне Аллаһ кушкан туры юлга күндергән. Шунлыктан, без аны гел истә тотып, исемен зекер иткән саен аңа сәлам җибәрәбез. «Салләллаһу галәйһи вәссәлам», – дибез. Шулаймы?


Шәкерт: Шулай, мөгаллим әфәнде, шулай.


Мөгаллим: Шулай шул. Без аны «Мөхәммәд» кенә дип әйтмибез, «Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вәссәлам», – дибез. Йә, шәкертләр, бердәм әйтегез әле:
безнең пәйгамбәребез (с.г.в.) кем?


Шәкерт: Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вәссәлам. Без сәхабәләрне дә бик яратабыз. Аларны да кадер-хөрмәт белән искә төшерәбез. Сәхабәләргә Әбү Бәкер, Гомәр генә димичә: «Хәзрәти Әбү Бәкер, Хәзрәти Гомәр», – дибез. Шулай ук пәйгамбәребезнең (с.г.в.) гаиләсен, якыннарын да бик сөябез. Аларны да исемнәре белән генә әйтмичә: «Хәзрәти Гайшә, Хәзрәти Хәсән», – дип, хөрмәт белән искә алабыз*.


Текстны басмага Мәдинә Әбделганиева әзерләде.


"Безнең мирас". - 2022. - №12. - Б. 78-79. 





* Моңарчы да, моннан соң да без күп урында әдәпкә игътибар итмәдек. Аны мөгаллим әфәнденең үзенә калдырдык. Мөгаллим әфәнде дәрес алып барганда, әлбәттә, игътибар итәргә тиеш. Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) исеме искә алынганда – салләллаһу галәйһи вәссәлам, башка пәйгамбәрләр, фәрештәләр исеме йад ителгәндә – галәйһиссәлам кушылырга, сәхабә исеме зикер ителгәндә «хәзрәти» сүзе кулланылырга тиеш. Шулай ук Аллаһ сүзеннән соң да «Тәгалә»не кушып, «Аллаһы Тәгалә» дияргә кирәк.

Теги: Яңалыклар Редакция хәбәрләре

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру