Дини мирас Уку өчен 5 минут

Булдыклыларның сүзләре*

13. Бер кеше эшләрне кыяс кылып фикер белән йөртсә, яшерен эшләрне белер. Фикерләү күп нәрсәне белергә ярдәм итәр.

 

Әстерхан шәһәрендәге «Кызыл мәчет». ХХ гасыр башы фотосурәте.

 

Аллаһы Раббыбыз безне акыл белән зиннәтләп, барча мәхлүкатька хәлифә итеп куйган. Акылыбызны фән белән баету, намаз белән тәрбияләү тиеш. Шул очракта гына дөрес фикерләү килеп чыга. «Бер сәгать фикерләү 40 көн нәфел намазыннан, 7 көн нәфел уразасыннан хәерле», – диелә хәдистә.

 

Фикер дөрес булсын өчен, калебнең дә чиста булуы кирәк. Аллаһ кушканнарны үтәмичә, тыйганнарыннан тыелмыйча, калебне чистартып булмый. Баштан күп төрле уй-фикерләр үтә, күңелең пакь булса, дөресен сайлыйсың. Күп кеше сиңа киңәш бирә, күңелең тәртиптә булса, киңәшнең дә дөресен кабул итәсең. Хәтта үзеңә тормыш иптәшен сайлаганда да саф күңел дөрес пар табарга ярдәм итә. Шуңа күрә дә һәр адымың, һәр эшеңне аек фикер йөртеп: «Бу гамәлем Аллаһ каршында дөресме?» – дип эшләү кирәк. Шул чакта гына, Аллаһның рәхмәте белән, күп нәрсәләрнең сере ачылыр һәм туры юлны табарсың.

 

Аулакта Аллаһы Тәгалә хакында озак фикерләү уйны камилләштерә, ә уйның камиллеге җәннәткә илтә торган гамәлләр кылуга сәбәп була.

 

 

***

 

14. Бер кеше бер сүзгә сабыр итсә, күп сүзләр ишетер. Азга сабыр итсәң, күпне ишетерсең.

 

Без җәмгыятьтә яшибез, күп кешеләр белән аралашырга, сөйләшергә туры килә. Кешеләр холык-фигыльләре белән төрледән-төрле. Үзара сөйләшкәндә, әңгәмәдәшне бүлдермичә, сабырлык белән тыңлый белергә кирәк. Кайвакыт кеше сиңа ошамаса да, бүлдермичә фикерләрен тыңласаң, күп кенә файдалы нәтиҗәләр ясарга мөмкин. Синдә фикер булу, әле ул фикерең дөрес дигән сүз түгел. Дөреслекне табасың, хакыйкатьне беләсең килсә, кеше фикерен ахырга кадәр тыңлап бетерү мөһим. Шул чакта гына әңгәмәдәшең сүзләрен ахырга кадәр әйтеп бетерер. Сабырсызлансаң, үзеңә кирәкне ишетми-белми калуың бар. Гыйлемнең беренче баскычы дәшми тору булса, икенче баскычы – тыңлау, өченчесе – истә калдыру. Сабыр булып, тыңларга өйрәнергә генә кирәк.

 

Бүген күпләребезнең хатасы: безнең фикер белән туры килмәгән фикерне ишетергә теләмибез, хаклыкны әйткән кешене яратмыйбыз. Шул сәбәпле, Аллаһ рәхмәтеннән мәхрүм булып, дөрес карар кабул итә алмыйбыз. Сазлыкка таянып булмаган кебек, куштаннар сүзенә генә таянып, ерак китеп булмый.

 

 

***

 

15. Бер кеше үзен гаепләсә (тәнкыйтьләсә), үзен мактады. Ягъни үзеңне гаепле (түбәнчелекле) тоту гына – мактау.

 

Имам Газали хәзрәтләре: «Телнең афәтләренең берсе – мактану», – дигән. Мактанчык кеше башкаларның ачуын чыгара, үзенә карата нәфрәт уята. Мактану үзеңдә тәкәбберлек уянуга да сәбәп була. «Күңелендә тары бөртеге кадәр генә тәкәбберлек булган кеше җәннәтнең исен дә сизмәс», – дигән пәйгамбәребез (с.г.в.). Шуның өчен дә үзеңне түбәнчелекле тоту, үзеңә тәнкыйть күзлегеннән карау кирәк. Хаталарыңны күрә һәм таный белү сиңа алга таба төзәлергә, күркәм холыкка ия булырга ярдәм итә. Пәйгамбәребез (с.г.в.): «Мин гүзәл холыкны тәмам урнаштыру өчен килдем», – дигән. Кешенең Аллаһка якын булуы холкының күркәмлеге һәм күңеленең чисталыгы белән. Һәркайсыбыз күркәм холыклы кешеләрне хөрмәт итәбез, яратабыз. Үзеңне түбәнчелекле тоту күркәм холыкка ирешергә ярдәм итә.

 

Безне бигүк яратып бетермәгән, тәнкыйтьләргә яраткан кешеләр дә, безгә үзебезне икенче яктан күрергә сәбәп булып тора. Андый кешеләрнең булуы, күңелне төшереп, кәефне кырса да, Аллаһның рәхмәте дип кабул итү кирәк.

 

 

***

 

16. Бер кеше бер кешене гаепләсә, үзе дә гаепләнми калмас.

 

Пәйгамбәребез (с.г.в.): «Берәү дә үзе кылганны күрмичә дөньядан үтмәс», – диде. Башкаларның гаепле якларын күрү безгә аларны гаепләр өчен сәбәп булып тормый. Киресенчә, үзебездә дә башкаларга ошамый торган сыйфатлар юк микән, дип, хатабызны төзәтү өчен бер сәбәп булып тора. Локман Хәким: «Әдәпне әдәпсезләрдән өйрәндем», – дигән. Кемнедер гаепләп, бармак белән аңа төртеп күрсәтәбез икән, шуны онытмыйк: өч бармак исә үзебезгә күрсәтеп тора. «Мөселман – мөселманның көзгесе» дигән хәдис бар. Көзгегә карап берәр гаебебезне күрсәк, урамга чыгып сөйләмибез, аны бетерергә, яшерергә, үзгәртергә тырышабыз.

 

Халыкта «Ни чәчсәң – шуны урырсың», «Авызың ни әйтсә – колагың шуны ишетер» дигән әйтемнәр бар. Матур сүз ишетәсең килсә, матур сүз сөйлә, кешенең гүзәл ягын күрә бел.

 

 

***

 

17. Бер кеше һәр сөйгән нәрсәнең шатлыгына ирешсә, сөймәгән нәрсәнең азабына да ирешер.

 

Аллаһы Тәгалә бу дөньяда һәрнәрсәне парлы итеп яраткан. Ялгызлык Аллаһка гына хас. Акның – карасы, җылының – суыгы, электр чыбыгындагы корылмаларның да уңае һәм тискәресе бар. Бер төрле генә булса, ут та янмый. Кайгы артында – сөенеч, көлү артында елау тора. Халыкта «Күп көлсәң – күп еларсың» дигән әйтем дә бар. Һәрнәрсәдә урталыкны саклау кирәк.

 

Аллаһ Раббыбыз «Коръәни Кәрим»дә («Әл инширах» сүрәсе, 5 һәм 6 нчы аятьләр): «Дөреслектә, файдалы булган җиңеллек авырлыктан соң гына табыла», – диде.

 

Артык кайгырырга да, артык сөенергә дә ярамый. Хакыйкатьтә, кара болытлардан шифалы яңгыр ява. Шатлык киләме, сөенеч киләме, максатыңа ирешәсеңме: «Ахыры хәерле булсын», – дип дога кылырга кирәк. Безнең әби: «Хәерле каза – хәерсез дәүләттән (мал-мөлкәттән) артык», – дия иде.

 

 

***

 

18. Фәкыйрьлек зирәк кешене дә дәлилдән телсез һәм гаҗиз итә.

 

Локман Хәким: «Озак яшәдем, фәкыйрьлектән дә авыр әйбер күрмәдем», – дигән. Без матди дөньяда яшибез. Ашарга ризык, эчәргә су, кияргә кием, торырга йорт-җир кирәк. Адәм баласы гаҗиз, шуңа аның ачлыктан да, сусаудан да, туңудан да үлүе мөмкин. «Ачның хәлен тук белми», – дигән әйтем дә бар. Әнә шундый кыенлыкка төшкән кеше фәкыйрь була. Шәригатьтә, ачтан үлмәс өчен, урлау, хәрам ашау да рөхсәт ителә. Кешенең, үз гомерен саклап калу өчен, күп төрле тыелган эшләр һәм ярамаган адымнар ясавы мөмкин, хәтта акыллы, зирәк, галим кеше булса да. Чиккә җиткән андый кешенең догасына киртә юк. Без аларның догасына мохтаҗ. Көчебездән килгән кадәр ярдәм итү тиеш.

 

Аллаһ Раббыбыз: «Мин авыру, хәсрәтле, мохтаҗ кешеләр янында булам», – диде. Ләкин фәкыйрьлек тәкъвалыкка керми. Кыямәт көнендә аның өчен дә сорау булачак: «Ничек бу хәлгә төштең?» – дип соралачак.

 

Кайвакыт хәмер эчү, отыш уеннары кебек хәрам эшләр дә фәкыйрьлеккә төшүгә сәбәп булып тора.

 

Безнең кимчелегебез шунда: без күбрәк бай, дәрәҗәле кешеләр сүзенә колак салабыз, фәкыйрь, мескен кешеләрнең киңәшләренә бигүк игътибар итмибез. Аллаһ зирәклекне байлыкка карап кына бирми.

 

19. Ялганчы кешенең сүзен шиккә ал һәм ялганга нисбәт ит, гәрчә дәлиле рушан һәм котлы булып, теле раст әйтсә дә, ягъни ялганчының раст сүзен дә ялган, диләр.

 

Имам Газали: «Телнең иң зур афәте – ялган», – ди. Пәйгамбәребездән (с.г.в.): «Мөселман саран булырмы?» – дигәч, ул: «Мөмкин», – дигән. «Куркак булырмы?» – дип сорагач та: «Мөмкин», – дигән. «Ялганчы булырмы?» – дигәч: «Һич юк!» – дип җавап биргән. Ялган, – кайвакыт бик татлы булса да, иң яман гадәт. Уйнап та ялган сөйләргә ярамый. Шаярып кына тотынган әйбернең дә гадәткә кереп китүе мөмкин. Бер алдаган кешенең сүзенә кабат ышануы кыен. Андый кешеләр белән аеруча сак булырга кирәк. Бүген барыбызның да кулында телефон дигән хәтәр корал бар. Хәзерге бозык җәмгыятьтә, кызганыч ки, ялганчылар, аферистлар – булдыклы, намуслы кешеләр булдыксыз санала. Андый җәмгыятьнең киләчәге юк. Ил һәм гаилә бөтенлеген саклаганда, ике ачуланышкан кешене дуслаштырганда, авыру кешенең хәлен белгәндә генә ялган рөхсәт ителә. Балаларыбызны да кечкенәдән дөресен сөйләргә өйрәтү кирәк.

 

Габделкадыйр Гыйлани хәзрәтләре яшь чагында, кәрванга ияртеп, әнисе аны укырга җибәрә, билбавына 40 динар акча тегеп куя. Юлда барганда, юлбасарлар, һөҗүм итеп, кәрванны талыйлар. Бөтен әйберләрен талап алгач, барысын да тезеп куеп: «Берәүдә дә әйбер калмадымы?» – дип сорыйлар. Шулвакыт Габделкадыйр Гыйлани: «Минем билбавымда 40 динар акчам калды», – ди. Юлбасарлар башлыгы, аптырап: «Син аны ничек әйтергә уйладың?» – ди. Ә ул: «Мине әнием ялганламаска, дөресен әйтергә өйрәтеп үстерде», – дип җавап бирә. Әнисен искә төшереп, юлбасарлар башлыгы елап җибәрә һәм талаган бөтен әйберне кире бирергә куша.

 

 

***

 

20. Авыру тәнне мәхбүс (тоткын) кылу. Кайгы җанны мәхбүс кылу. Ягъни калебтәге кайгыдан авыру җиңелерәктер.

 

Пәйгамбәребез (с.г.в.): «Авыру килүдән элек, сәламәтлекнең кадерен белегез», – дигән. Ике фәрештә сөйләшкәндә берсе болай ди икән: «Кешеләргә аптырыйм. Алар, ярты гомерләрен байлык артыннан куып, сәламәтлекләрен бетерәләр. Икенче яртысын шул байлыкка сәламәтлек алмакчы булалар, тик барып чыкмый». Авырсаң, авырудан котылу өчен, бар көчеңне куясың, аның колына әйләнәсең.

 

Бар нәрсә дә Аллаһның тәкъдире белән була. Килгән бәла-казага, хәсрәткә ризасызлык – Аллаһка ризасызлык кебек. Муса (г.с.) Аллаһтан: «Сиңа якын булу өчен нишлим?» – дигәч, Аллаһ Раббыбыз: «Мин биргән тәкъдиргә риза бул», – дигән.

 

Әлбәттә, кайгы-хәсрәт күңелне борчый, җәрәхәтли. Әмма аны дөрес кабул итсәң, җиңелрәк үтә. Аллаһның һәр сынавы күңелебезне чистарта, Аллаһка якынайта, җәннәткә юл ача. «Коръәни Кәрим»дә Аллаһ Раббыбыз безгә үрнәк итеп Әюбне (г.с.) китерә.

 

***

 

21. Бер нәрсә сәбәпле шатлансаң, шул нәрсә сәбәпле хәсрәтләнерсең.

 

Һәркем күңел түрендә хыялларын, теләк-омтылышларын йөртә. Шуларга ирешсә, бәхетле булыр кебек тоела. Хыялы тормышка ашса – шатлана, әмма ул һәрвакыт хәерлегә булмый. Әгәр нәрсәне генә булса да – баласынмы, акчасынмы, машинасынмы – Аллаһтан артык ярата икән, ул аңа кайгы китерә... Кешенең теләге тормышка ашкан саен, нәфесе яңаны тели, һәм ул, нәфес богауларына чолганып, харап була.

 

А.С.Пушкинның «Алтын балык» әкиятен барыбыз да белә. Аның яңа варианты бар икән. Бабай диңгез кырыена килә, кармак сала һәм аңа алтын балык эләгә. Балык, телгә килеп: «Бабай, синең тыныч һәм бәхетле яшисең килсә, мине кыздырып аша, бернәрсә дә сорама», – ди.

 

Кайбер хатыннар өлкәннәрдән башка аерым яшәүне бәхет дип саный. Чыгып китәләр, әмма көткән бәхетләре күренми. Әле үзләренең дә картаясылары бар бит... Галимнәр фикеренчә, әгәр ир, бәхетле булам дип, хатынны чибәрлеге өчен генә алса, хатынының матурлыгы аркасында кыен хәлгә кала.

 

 

***

 

22. Үлем вә әҗәл бәндәнең өмет иткән нәрсәләреннән килә. Ягъни бәндә, үлемен онытып, максудлары артыннан йөри, үлем бәндә артыннан йөри.

 

Шундый риваять бар. Аллаһ Адәмне (г.с.) яраткач, Адәм (г.с.) уң ягына карый да бик гүзәл зат күрә һәм: «Син кем?» – дип сорый. Әлеге зат: «Мин – сәламәтлек, мин синең тәнеңә керермен», – ди. Сул ягына караса, бер ямьсез зат тора, аннан: «Син кем?» – дип сорагач, әлеге зат: «Мин – авыру, мин синең тәнеңә керәм», – ди. Адәм (г.с.): «Анда сәламәтлек бар бит», – ди. Авыру: «Мин кергәндә ул чыгып торыр», – ди. «Син шундый күңелсез, чиркангыч, миңа ничек керерсең?» – дигәч: «Мин синең яраткан әйберең аша керермен», – дип җавап биргән.

 

Беребез тозлы, беребез баллы, беребез кайнар ярата. Тыелуны үзебез өчен газап дип саныйбыз. Балаларыбызга да алар яраткан әйберне бирергә, күбрәк ашатырга тырышабыз.

 

Чыңгыз хан: «Без яшь вакытта хәерче идек, нәрсә бар, сөенә-сөенә шуны ашадык, сәламәт булдык. Бүген байлык бар, балаларыбыз ни тели, шуны ашыйлар, шуңа күрә алар чирле», – дигән.

 

 

***

 

23. Күп вакыт бер нәрсәне ашау күп нәрсә ашаудан манигъ итә. Ягъни бер эшне эшләү сәбәпле, күп нәрсәдән мәхрүм кылына.

 

Халыкта «Күп ашасаң, аз ашарсың» дигән әйтем бар. Аллаһ Раббыбыз: «Ашагызэчегез, исраф итмәгез», – ди. Остазыбыз Габделхак абый Садыйков: «Кешеләр шушы аятьне генә үтәсәләр дә, күпкә сәламәт булырлар иде», – дип әйтә иде.

 

Дүрт ай да ун көн вакытында ана карынындагы балага киләсе ризыгы языла, ягъни «лимит» куела. Күп тотсаң, «лимит» тиз бетә.

 

«Һәр исраф – хәрам», – диелә хәдистә. Безгә сакчыл булырга кирәк, ул саран булу дигән сүз түгел. Ризыгың күпкә җитсен дисәң, юмарт булу мөһим. Берәресе кемгәдер ярдәм кулы сузса, ана карынында билгеләнгән ризыгы арта.

 

Артык ашау-эчү, куллану безне сөендерсә дә, хакыйкатьтә ул безнең файдага түгел. Аллаһ Раббыбыз: «Сез бер эшне үзегезгә хәерле санарсыз, ул сезнең өчен хәерсез булыр. Сез хәерсез санаган эш, сезгә хәерле булыр», – ди.

 

Шәйхелислам Хәмиди, Җәлил Фазлыев.

 


* «Мәкаләтүн бүләга-и» – Госманов мәдрәсәсендә мөгаллим Әбү Габделәхәд Шәйхелислам ибне Әсәдулла Хәмидуллинның әсәредер, Казанда 1904 сәнәдә мәтъбәга-и Кәримиядә үз акчасына нәшер ителгән, бастыру рөхсәте 16 гыйнварда 1903 елда Петербургта алынган. Ш.Хәмиди тарафыннан әйтелгән җөмләләр яшел төс белән тәкъдим ителсә, аларга шәрехаңлатмаларны Татарстан Республикасының баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев бирде.

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Язмага реакция белдерегез

  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
Вы оставили реакцию!

Комментарийлар

Авторлашырга
Похожие статьи