Әлеге хезмәт мәшһүр дин галиме, «Госмания» мәдрәсәсе мөгаллиме Әбү Габделәхәд Шәйхелислам ибне Әсәдулла Хәмидуллинның (Шәйхелислам Хәмиди, 1869-1911) «Мәкаләтүн бүләга-и» исемле китабы нигезендә әзерләнде. Китап Казанда 1904 елда «Мәтъбәга-и Кәримия»дә авторның үз акчасына нәшер ителә, бастыру өчен рөхсәт 1903 елның 16 гыйнварында Санкт-Петербург шәһәрендә алынган була. Ш.Хәмиди тарафыннан әйтелгән җөмләләр яшел төс белән тәкъдим ителсә, аларга шәрех-аңлатмаларны Татарстан Республикасының баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев бирде. Редакциядән

Шәйхелислам Хәмиди укыткан «Госмания» мәдрәсәсе бинасы.
1. Һәр урын өчен әйтелә торган сүзләр бар, вә һәрбер мәйдан өчен көрәшә торган ирләр бар.
Пәйгамбәребез (с.г.в.), энҗене дуңгыз аяк астына салмагыз, дигән. Һәрбер сүзне, әйткән урынны һәм кешеләрне искә алып әйтү кирәк. Гарәбстанда, Төркиядә сөйләнгән вәгазьләр, никадәр генә күркәм булмасын, күп вакыт безнең шартларга һәм кешеләргә туры килеп бетми.
Әбү Бәкернең (р.г.) күркәм сыйфатларының берсе итеп, сәхабәләр: «Ул һәр аятьне нинди урында, нинди кешеләргә әйтәсен белә иде», – дигәннәр.
Һәр вәгазь сүзен сөйләгәнче, аның кайда һәм кемгә сөйләнгәнен искә алу кирәк. Тагын да мөһиме – бу сүз синең авызга туры киләме, ягъни әйтергә хакың бармы? Аллаһ синең сүзеңә түгел, гамәлеңә, күңелеңә карый, Аны алдап булмый.
Һәр урынның, һәр милләтнең үз батырлары, каһарманнары, фидакарьләре бар. Без аларны беләбезме, балаларыбыз һәм оныкларыбыз беләме?..
Динебез, телебез, илебез саклансын, алга барсын өчен көчен куйган күп кешеләр бар. Һәр авыл, һәр нәсел аларны беләме, күңелендә саклыймы, үзеннән соңгы буынга җиткерәме? Алар – безнең дәүләтебез. Без – дәүләтчелегебезне югалткан халык, әмма мин алда әйткән дәүләтебезне саклый алабыз, аның өчен безгә беркем дә комачауламый. Әгәр бу эшне кыла алмасак – киләчәгебез шөбһәле. Һәр җир, нәсел мәйдан тоткан ирләрен онытмасын.
Заманында Чистай каласында якташыбыз, Сасна авылы егете Мөхәммәдзакир Камалов әл-Чистави зур мәдрәсә тоткан, бик күп шәкертләр тәрбияләгән һәм саллы китаплар язган. «Камалия» мәдрәсәсенең даны еракларга таралган. Мөхәммәдзакир үрнәк әти дә булган: үзеннән соң унике баласы – ике улы һәм ун кызы кала! Без әлеге мөхтәрәм шәхесне беләбезме? Аның рухын яд итәбезме? Фәнни мирасын өйрәнәбезме?
***
2. Бер кеше күңелен тәрбияләү юлында иҗтиһад итсә, хатадан имин була.
Пәйгамбәребез (с.г.в.): «Аллаһ сезнең дәрәҗәгезгә дә, байлыгыгызга да, киемегезгә дә карамый, күңелегезгә карый», – диде. Димәк, безнең күңел – Аллаһ кунакка килә торган урын.
Кодуси хәдистә: «Аллаһ җирләрдән, күкләрдән өстен, әмма иманлы бәндәнең күңеленә сыя» – диелә. Бүген күңелебез дөнья малы, байлык, аннан да яманы – үпкә, ачу, рәнҗү, көнчелек белән тулган, хуҗага гына урын калмаган.
Пәйгамбәребез (с.г.в.) бу хакта: «Кайберләрегезнең күңеле күгәргән тимер кебек, яхшы белән яманны аермый», – диде. Шуның өчен дә күңелне чистарту, тәртиптә тоту аеруча мөһим. Моңа тасавуф һәм тәрикатьтән башка ирешеп булмый. Имам Газали, шул хәдискә таянып, күңелнең 5 дәрәҗәсен билгели («Химая-и сәгадәт» китабында).
Күңелгә көн буе төрле уй-фикерләр килә, кеше шуның кайберләрен сайлап ала. Әгәр күңелең дөрес икән, дөрес фикерне сайлап аласың. Күпләр безгә киңәш бирә, үзебез дә киңәш сорыйбыз. Аннан, фәлән кешенең фикере белән генә харап булдым, дибез. Димәк, күңел дөрес булмаган, ялгыш киңәш алганбыз.
Тормыш юлдашын сайлаганда да яхшы күңел яхшыны сайлый.
***
3. Бер кеше иҗтиһад кылса, теләгәнен табар.
Бөек шагыйребез Габдулла Тукай да:
«Булса калдырмак берәү ошбу җиһанда изге ат,
Тир белән тапсын ашарын, итсен әлбәт иҗтиһад», – дип язып калдырган.
Халык та: «Тырышкан табар, ташка кадак кагар», – ди. Әлбәттә, нәтиҗә – Аллаһтан. Аның каршында безнең тырышлык бәяләнә.
Ибраһимны (г.с.) утка атканда, бер чыпчык томшыгы белән су алып килеп, утка сибә. Башка кошлар, көлеп: «Син бу суың белән утка зыян сала алмыйсың», – диләр. Чыпчык: «Әлбәттә, сез хаклы, әмма Аллаһ каршына баргач, көчемнән килгәнчә эшләдем, диячәкмен», – дип җавап биргән.
Бал корты 1 грамм бал җыяр өчен меңләгән чәчәккә куна. «Мин күпме генә бал җыям», – дип оясында утырса, без бал ашый алмас идек. «Мин нишли алам инде», – дип битарафлык күрсәтү дөрес түгел.
Яз җитсә, җирләр ачыла. Җирне эшкәртмәсәң, чәчмәсәң, иң уңай елны да чүптән башка нәрсә үсми. Без тырышырга, хезмәт куярга һәм түбәнчелек белән Аллаһтан матур нәтиҗә сорарга тиеш. Пәйгамбәребез (с.г.в.): «Башта дөяңне тышаула, аннан Аллаһка тапшыр», – дигән. Башта тырышырга кирәк.
***
4. Бер кеше ишекне какса (иренмичә, туктамыйча), керер, керми калмас, чөнки бер заман ул ачылмый калмас.
Пәйгамбәребез (с.г.в.): «Сез Аллаһтан сорагыз, ул бер бәндәсенең күңеленә салыр. Син шул бәндә аркылы максатыңа ирешерсең», – диде. Әмма бу – сынау дөньясы. Һәр кеше дә тиз генә безнең мөрәҗәгатьне кабул итми. Бәлки, кайчандыр без дә кемне дә булса кире борганбыздыр. Бәлки, Раббыбыз сабырлыгыбызны сыныйдыр. Бәлки, ул кешегә Аллаһның рәхмәтен алу сәгате җитмәгәндер. Безгә ару-талуны белмичә, төшенкелеккә бирелмичә хәрәкәт итү зарур.
Бер имамыбыз (урыны оҗмахта булсын) авылында мәчет сала башлады. Бер мәсьәләне хәл итү өчен, хуҗа янына сигез мәртәбә барган. Сигезенче тапкыр барганда, хуҗа кеше, аның килгәнен тәрәзәдән күреп: «Бу тугызынчысын да, унынчысын да килер, үтенечен канәгатьләндерергә кирәк», – дип, уңай хәл итеп җибәргән. Җиңел килгән әйбернең кадере булмый. Бу уңайдан сабыйлар да безгә үрнәк булып тора. Ул әнисенең итәгенә ябыша да, максатына ирешкәнче елый, үзенекен итә.
Берәү икенче берәүне мәчеткә чакырып, 40 тапкыр барган. Кешеләр аңа: «Йөреп торма инде», – дигәч: «Бәлки, 41 нчесендә килер», – дип җавап биргән.
***
5. Бер кеше эшен сабырлык белән эшләсә, морадына ирешер. («Сабыр иткән – морадына җиткән» дигән мәкальдәге кебек.)
Мифтахетдин Акмулла да: «Җиденче иң кирәк нәрсә – сабыр», – дигән. «Сабыр кеше морадын да табар», – дип әйткән. Һәр эштә дә сабырсызның төбе – хурлык, сабырсызның башына бәла тарыр, дигән.
Пәйгамбәребез (с.г.в.): «Иманның яртысы – сабырлык, яртысы – шөкерана», – диде. Сабырлык диндә нык торуыбызны, күңелебезнең дөрес икәнен күрсәтә. Бүген, кызганыч ки, күп гаиләләр таркала. Аның сәбәпләре турында байтак язалар. Минемчә, сәбәп ике генә: кавышканнар бер-берсенә сабыр итмиләр, барына канәгать булмыйлар. Әгәр сабыр итсәләр, тулы гаиләдә ишле балалар үстереп, бәхетле картлыкка – морадларына ирешер иделәр.
Армиягә баргач, яшь солдатлар ант (присяга) кабул итә. Армия хезмәтенең барлык авырлык-кыенлыкларын сабырлык белән үтәрмен («Буду стойко переносить все тяготы и лишения воинской службы»), дип. Никахта кыз кешенең: «Риза булып бардым», егет кешенең: «Риза булып алдым», – дип әйтүе – Аллаһ каршында да, шаһитләр каршында да «гаилә тормышының барлык кыенлыкчитенлекләренә сабыр итәм» дип вәгъдә бирүләре.
Гаилә бәхете – үзеңнең рәхәтлегеңне кайгыртуда түгел, Аллаһ һәм шаһитләр каршында биргән вәгъдәңне үтәүдә.
***
6. Бер кеше сиңа күпмедер ярдәм итсә, син ул кешегә шөкерананың барысын сарыф ит. Әз генә нигъмәткә дә күп шөкер күрсәт, нигъмәтнең кадерен бел.
Аллаһ кемгәдер нигъмәт биргән, үз рәхмәте белән, шул кеше аркылы сиңа өлеш чыгарган. Ни йөзең белән шөкер итмәскә мөмкин? Син Аллаһка чын күңелдән шөкер ит, ул кешегә рәхмәт әйт. Берәү: «Рәхмәт әйтсәм, күп булыр, ат кына бирермен инде, – дигән. Берәү дә җәннәткә гамәле белән керми, Аллаһның рәхмәте белән керә. Аллаһ үзенең рәхмәтен кешеләр рәхмәте эченә яшергән. Үзебез рәхмәт әйтә белик, балаларыбыз белән оныкларыбызны да рәхмәт әйтергә өйрәтик. Халыкта: «Аллаһның чиксез рәхмәте булсын (яусын)», – дигән гыйбарә дә яши.
Кызганыч ки, яхшылыкның бер кимчелеге бар: ул яманлык кебек йөрәккә кадалмый, эз калдырмый, тиз онытыла яки шулай булырга тиеш дип кабул ителә. Шөкерана кылу, берәүнең ярдәм итүен онытмау ул әле җир йөзенә матурлык тарату да булып тора. Пәйгамбәребез (с.г.в.): «Начарлыкны карамагыз, начарлыкны тыңламагыз, начарлыкны сөйләмәгез. Начарлык шуннан куәт алыр һәм сез начарлыкны таратучы булырсыз», – диде. Ярдәм иткән кешеләрне онытмау, аларга шөкерана кылу, шул турыда башкаларга сөйләү – матурлык тарату була. Кызганыч ки, без бүген шуның киресен эшлибез. Шуңа күрә начарлыклар күп булып күренә. Хакыйкатьтә яхшы кешеләр күбрәк.
***
7. Ачык йөзле булу – дуслыкның нигезе. Ачык йөзле булсаң, халык дус күрер.
Кибетләрнең дә витринасы бар, шуңа карап, кешеләр анда керергәме-юкмы икәнен хәл итә. Ачык, мөлаем йөз кешенең күңел хөрлеген, самимилеген күрсәтә. Андый кеше янында үзеңне уңай хис итсәң, аның яныннан китәсең килми, кайберәүләреннән аерылсаң да, кабат күрешәсе килә. Ясалма елмаю белән ихлас елмаюның да аермасы бар. Күпме генә көчәнсәң дә, күңел аны сизә. Чын ачык йөз ихлас кешедә генә була.
Пәйгамбәребез (с.г.в.): «Сезгә кемнең генә йомышы төшсә дә, авырсынмагыз, ярдәм итә алмасагыз да, ачык йөз белән озатыгыз», – диде. Ышану (иман) – гыйбадәткә, гыйбадәт күркәм холыкка илтә. Рәсүлебез (с.г.в.): «Мин гүзәл әхлакны тәмам урнаштыру өчен килдем», – диде. Димәк, соңгы максат – гүзәл әхлак. Гыйбадәтнең камиллеге кешенең әхлагында күренә. Ә гүзәл әхлакның көче үзара мөнәсәбәттә күренә. Кешеләргә карата ихлас хөрмәт, гүзәл мөнәсәбәт ул кешенең йөзендә күренә. Андый дус булганда, аның дусларына да рәхәт.
***
8. Һәрбер савыт, эченә салынган нәрсә сәбәпле, тарая, мәгәр гыйлем савыты тараймый, бәлки, киңәя. Бәс, кешегә өйрәтүдән кимеми икән, өйрәтергә тиеш була.
Гыйлем биш өлештән тора.
Беренчесе – дәшми тору. Берәүдән: «Балаң сөйләшә беләме?» – дип сораганнар. «Ике яшьтә сөйләшә башлаган иде, 20 ел инде дәшми торырга өйрәтә алмыйбыз», – дигән ул.
Икенчесе – тыңлау. Бар кеше дә ишетә, әмма һәммәсе дә тыңлый белми. Халыкта: «Әйт – тыңлаганга, сук – елаганга», – дигән гыйбарә бар.
Өченчесе – истә калдыру. Пәйгамбәребез (с.г.в.): «Гыйлемнең афәте – оныту», – дигән. Коръән-хафиз – Коръәнне онытмыйча саклаучы.
Дүртенчесе – гыйлемең белән гамәл кылу. Гыйлеме белән гамәл кылмаучыны пәйгамбәребез (с.г.в.) китап төягән ишәккә охшаткан. Менә шулай итеп, күңелне гыйлем белән тутырырга кирәк.
Бишенчесе – Аллаһ рәхмәте белән, аны кешеләргә җиткерү. Хуҗа Баһаветдин хәзрәтләре: «Иң элек сез кешеләрне ничек итеп өйрәтергә икәнен өйрәнегез, чөнки берәү дә үзен өйрәткәнне яратмый», – диде. Акыл һәм зирәклек белән кешеләргә гыйлем тарату гыйлемне арттыра, баета. Урынсыз, тиешсез кешегә гыйлем бирергә тырышу – чукракка кош сайравының матурлыгын аңлату, сукырны Третьяков галереясына алып баруга тиң. Шул сәбәпле, ул күңелне төшерә, кәефне җибәрә...
***
9. Күп вакыт бүләк бирү дә – хата хөкемендә, ярдәм итү дә зарар итү хөкемендә була.
Шулай булгач, бүләк һәм ярдәмне дә урынында кылу тиеш. Остазымның әтисенең мондый сүзләре бар: «Яхшылык эшләргә дә ашыкмагыз». Ягъни яхшылыкны да уйлап эшләгез. Беренче Президентыбыз Минтимер Шәрип улы Шәймиевның да бик мәгънәле сүзләре бар: «Ризасызлык ишетәсең килсә, игелек эшлә (Если хочешь услышать претензии – сделай добро.)».
Ике дус булган, шуларның берсе сукыр булган. Алар бергә юлга чыкканнар һәм, туктап, ашарга керешкәннәр. Күзе күргәненең бераз акчасы бар икән. «Дустымның күзе дә күрми, сөенсен әле», – дип, бар акчасына ашау алып, дустының алдына куйган. Сукыр ашый икән, үзе: «Миңа моның кадәр бирде, үзе күпме ашый икән?..» – дип уйлый икән.
Тиешсез кешегә ярдәм итү аны ялкаулыкка өйрәтә. Кайвакыт балалар өчен дип артык тырышу да аларны булдыксыз, тормышка яраксыз итә. Ярдәмне тиешле урында, тиешле кешегә бирү мөһим. Ул кешенең ихластан сөенүе дә – иң зур дога.
***
10. Әгәр кылыч (саклана торган корал) булмаса, курку булмас иде.
Шулай булгач, дәүләт кануннары булмакны ганимәт дип белү кирәк. Ирек ул – ни теләсәң шуны эшләү түгел, ул – әхлак дисциплинасына, тәртипләренә буйсыну.
Әйтик, бер «акыллы баш», йөрергә уңайлы булсын дип, Казан урамындагы барлык светофорларны, билгеләрне алып куйса, ничек була?.. Нинди тизлек белән барсаң да, кайда борылсаң да була... Аннан кемгә файда? Бөтен җирдә хәрәкәт тукталып, күпме һәлакәт килеп чыгачак. Шуның өчен дә шәригатькә каршы килмәгән кануннарны үтәү һәрберебез өчен дә вәҗиб. Кайбер «кайнар башлар»ның, мөселман булмаган хөкүмәт кануннарына буйсыну – ширек, дип игълан итүләре – ахмаклык. Бер галим: «Иң начар тирания дә иң начар анархиядән яхшырак» – дип әйткән.
Бүген Конституциядә дин иреге гарантияләнгән. Кайвакыт кайбер түрәләрнең моны бозулары безгә канунга буйсынмаска сәбәп булып тормый.
***
11. Дөреслекне хайван кебек сурәтләсәк – арыслан кебек булыр иде, ялганны сурәтләсәк – төлке кебек булыр иде.
Берәү: «Хакыйкать никадәр кирәк булса да – кайвакыт ачы була, ялган никадәр генә ямьсез булса да – кайвакыт татлы була», – дигән. Хакыйкатьне әйтер өчен, арыслан кебек батыр, көчле булу кирәк. Бу сыйфат бүген күбебезгә җитми. Җитәкчеләргә дөреслекне әйтү урынына, алар ишетергә теләгән сүзне әйтәбез. Моннан өммәткә дә, хөкүмәткә дә файда юк. Гомәр (г.с.): «Әгәр мин хаталансам, нишләр идегез?» – дип сорау биргән. Ул усал, туры сүзле кеше булган. Бер сәхабә: «Без сине шушы ук кебек туры ясар идек», – дип җавап биргән. Шуннан соң ул: «Әлхәмдүлилләһ, өммәтемдә өмет сүнмәгән әле», – дигән.
Ялган никадәр генә матур булса да, икенче ялганны тудыра.
Рәисебез Рөстәм Нургали улы Миңнехановның мондый матур сүзләре бар: «Аллаһны алдалап булмый!»
***
12. Белмәгән кешеләр тик торса, халык арасындагы хилаф та бетәр иде.
Наданнар өч төрле була:
1. Надан үзенең надан икәнен белә. Ул әйбәт кеше, аның 50 процент гыйлеме бар.
2. Надан үзенең надан икәнлеген белми, ул яман кеше була.
3. Надан үзен галим дип белә, ул афәт һәм фетнә була.
Гайсә (г.м.) чаба икән. Кешеләр: «Кая чабасың?» – дигәннәр. Ул: «Ахмактан куркып чабам», – дип җавап биргән. Халык, аптырап: «Син авыруларны аякка бастырасың, сукырларны күзле итәсең, ни өчен ахмактан куркасың?» – дигәч, ул: «Әйе, мин, Исме Әгъзам догасын укып, Аллаһның рәхмәте белән, авыруларны аякка бастырдым, сукырларны күзле иттем, алар бит үзләренең авыру икәнлекләрен беләләр иде. Ә бу ахмак үзенең ахмаклыгын белми генә түгел, үзен галимгә саный», – дип җавап биргән.
Пәйгамбәребез (с.г.в.): «Диннең афәте өч: залим түрә, бозык имам, надан мөҗтәһид», – дигән.

Шәйхелислам Хәмиди 1869 елның 20 сентябрендә Сембер губернасының Татар Төкесе авылында (хәзер Чүпрәле районына керә) туа. Казанда «Мәрҗани», «Мөхәммәдия» мәдрәсәләрендә укый, Уфада «Госмания» мәдрәсәсендә белем эсти. Бертуган Кәримовлар типографиясендә дини басмаларны тикшерүче булып эшли, Уфада «Госмания» мәдрәсәсендә хәлфәлек итә, Әстерхан якларында да укыта. Соңыннан Уфа губернасының Минзәлә өязендәге Яхшыбай авылында (хәзер Сарман районына керә) имам һәм мөдәррис була.
Шәйхелислам Хәмидинең иң зур хезмәте – «Әл-иткан фи тәрҗемәтел Коръән» дип аталган ике томлык Коръән тәфсире (1909-1911). Төрки халыклар өчен иң абруйлы булган тәфсир Токиода (1950), Истанбулда (1984) һәм Катарда (1985) басылган. Моннан кала, аның «Төхфәтел-мөлүк тәрҗемәсе», «Фикъһ-е Кәйдани тәрҗемәсе», «Шөруты с-салят тәрҗемәсе», «Әмали тәрҗемәсе», «Бохарзадә тәрҗемәсе» исемле китаплары да мәгълүм.
Галим 1911 елның 9 июлендә Казанда вафат була һәм Яңа Татар бистәсе зиратында җирләнә.
Дәвамы бар.
Шәйхелислам Хәмиди, Җәлил Фазлыев
Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.
Комментарийлар
Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала