Журнал «Безнең мирас»

Ислам. Дини сүзлек. Азан

Азан, азан әйтү (гарәпчә – игълан итү, чакыру) – мөселманнар өчен фарыз саналган биш вакыт намазның һәркайсының башлану вакытын һәм намазга чакыруны белдерә. Азанны мәзин (гар. – азан әйтүче) әйтә. Дүрт мәртәбә «Аллааһу әкбәр» дип кабатларга кирәк. Тәрҗемәсе шуннан гыйбарәт: «Аллаһ бөек» яки «Аллаһы Тәгалә һәрнәрсәдән олуграктыр».


Мәзин азан әйткән вакыт

Ике мәртәбә: «Әшһәдү әлЛә иләһә илләллаһ» – «Бер Аллаһы Тәгаләдән башка һич илаһ юктыр» яки «Аллаһтан башка илаһ юк, дип шаһитлык кылам».


Ике мәртәбә: «Әшһәдү әннә Мөхәммәдүр рәсүлуллааһ» – «Мөхәммәд Аллаһның рәсүле, дип шаһитлык кылам».


Ике мәртәбә: «Хәййә галәс саләәһ» – «Намазга ашыгыгыз» яки «Намазга басыгыз».


Ике мәртәбә: «Хәййә галәл-фәләәх» – «Газаптан котылырга ашыгыгыз» яки «Уңышка ирешерсез».


Ике мәртәбә: «Аллааһу әкбәр» – «Аллаһ бөек».


Ике мәртәбә: «Ләәә иләәһә илләллааһ» – «Аллаһтан башка илаһ юк».


(Иртәнге намаз алдыннан шушы сүзләрдән соң «Әс-салату хайрум минән-нәүм» – «Намаз йокыдан хәерлерәк» дигән җөмлә дә өстәлә.)


Азан – намазга беренче чакыру. Намаз укырга керешер алдыннан мәзин камәт (гар. – аякка бастыру) әйтә, монысы икенче чакыру була. Камәт азан кебек, тик камәт әйткәндә «Газаптан котылырга ашыгыгыз» дигән җөмләдән соң, «Намаз укыла башлады» дигән сүзләр өстәлә һәм камәт азанга караганда тизрәк әйтелә.


Сөнниләр камәтне – бер тапкыр, ә шигыйләр ике мәртәбә әйтә.


Өйдә яки ачык һавада ялгыз гына намаз укыганда камәт әйтелми. Намазны җәмәгать белән уку саваплырак.


Шәригать буенча азан һәм камәт әйтү фарыз түгел, ә сөннәт гамәл санала.


«Ислам. Белешмә-сүзлек» китабыннан
(1993, Татарстан китап нәшрияты) алынды.


"Безнең мирас". - 2022. - №4. - 74 б.

Теги: Яңалыклар Редакция хәбәрләре

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру