Журнал «Безнең мирас»

2021 елда дини бәйрәмнәр һәм истәлекле көннәр

МӨСЕЛМАН АЙ КАЛЕНДАРЕ БУЕНЧА 1442-1443 ҺИҖРИ ЕЛЛАР


13 февраль – мөселман календаренда изге саналган Рәҗәб аеның беренче көне. Бу айда Ибраһим (г.с.) пәйгамбәрнең, Гайсә (г.с.) пәйгамбәрнең туган көннәре һәм башка истәлекле көннәр билгеләп үтелә. Шулай ук кече хаҗ – Гомрә хаҗы кылына.


18 февраль – Рәҗәб аеның беренче җомгасына каршы кич Рәгаиб кичәсе дип атала. Мөхәммәд (с.г.в.) пәйгамбәрнең әти-әнисе Габдуллаһ һәм Әминәнең бергә кушылуын искә алу кичәсе дә.


10 март – Мигъраҗ кичәсе. Мөхәммәд (с.г.в.) пәйгамбәрнең Мәккә шәһәреннән Иерусалимга һәм аннан җиде кат күккә – Аллаһы Тәгаләнең тәхете (көрсие) янына кылган могҗизалы сәяхәте булган кичә. Мигъраҗ уразасы 100 көн ураза тотуга тиңләнә.


27 март – Бәраәт кичәсе, ягъни «ләйләтул-Бәраәт». Бәхет һәм һәртөрле уңышлар, изгелекләр иңә торган төн. Нәкъ шушы төнне Аллаһы Тәгалә, һәркемнең изге гамәле һәм догаларында ялварып сораган үтенечләрен исәпкә алып, кешеләрнең язмышларын билгели.


13 апрель – изге Рамазан ае һәм Ураза башланган көн. Рамазан аенда иң кадерле кичә – Кадер кичәсе.


13, 14, 15 май – Гайдел-фитыр, Ураза бәйрәме.


21 май – Идел Болгарстанында ислам динен рәсми рәвештә кабул иткән көн (310 нчы һиҗри, 922 нче милади ел).


18 июль – Гарәфә кичәсе.


Мөбарәк вә фазыйләтле 10 кичәнең ахыргы кичәсе.


19 июль – Гарәфә көне.


Гарәфә кыяме яки хаҗиларның, Гарәфә тавы тирә-юнендә торып, гамәл-гыйбадәт башкару көне. Һәр фарыз намаздан соң Тәшрикъ тәкъбирләре әйтеләчәк, иншәАллаһ.


20 июль – Мөбарәк Гыйд әл-Әдъхә яки Корбан гаете. Мөселманнарның иң зур бәйрәмнәрнең берсе. Ураза тәмамлангач, нәкъ 70 көннән соң башлана торган Корбан чалу бәйрәме, ул 3 көн дәвам итә. Бу көн Татарстан Республикасындагы барлык календарьларда кызыл төс белән билгеләнгән.


21, 22 июль – Тәшрикъ көннәре. Әлеге көннәрдә мөселманнар, фарыз намазларын укыганнан соң, Аллаһы Тәгаләне мактап, тәкъбир әйтәләр.


9 август – һиҗри Яңа ел. 1443 һиҗри елның вә Мөхәррәм әлХәрам аеның беренче көне.


Яңа елыбызда дөнья вә ахыйрәт бәхет-сәгадәтенә алып бара, Аллаһы Тәгаләнең ризалыгына ирештерә торган гамәлләр кылырга насыйп булсын! Бу көнне Аллаһының ризалыгы өчен догалар, изге эш-гамәлләр кылып, хәер-сәдака биреп үткәрергә кирәк.


17 август – мөбарәк Гашура кичәсе.


18 август – мөбарәк Гашура көне. Мөхәррәм әл-Хәрам аеның 10 нчы көнендә Гашура бәйрәме билгеләп үтелә. Бу көннең фазыйләтләре һәм хикмәтләре бихисап. Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) болай дигән: «Ибраһим галәйһиссәлам Гашура көнендә тугандыр. Аллаһы Тәгалә аны Нәмрудның утыннан Гашура көнне коткаргандыр, юлның тугрысын да Гашура көнендә күрсәткәндер».


17 октябрь – Мәүлед-шәриф кичәсе.


18 октябрь – Мәүлед бәйрәме – пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) туган көн. Ул мөселман дөньясында зурлап билгеләп үтелә.


Төзүче-мөхәррир – хаҗи Абдулла Дубин


Безнең мирас. - 2021. - №1. - 72-73 б. 


Фото: pixabay

Теги: Абдулла Дубин Яңалыклар Редакция хәбәрләре

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру