Журнал «Безнең мирас»

2020 елда дини бәйрәмнәр һәм истәлекле көннәр

Мөселман ай календаре буенча  1441-1442
Һиҗри еллар


25 февраль - мөселман календаренда изге саналган Рәҗәб аеның беренче көне. Бу айда Ибраһим (г.с.) пәйгамбәрнең, Гайсә (г.с.) пәйгамбәрнең туган көннәре һәм башка истәлекле көннәр билгеләп үтелә. Шулай ук кече хаҗ, гомрә хаҗы кылына.



25 февраль - Рәҗәб аеның беренче җомгасына каршы кич - Рәгаиб кичәсе дип атала. Мөхәммәд (с.г.в.) пәйгамбәрнең әти-әнисе Габдуллаһ һәм Әминәнең бергә кушылуын искә алу кичәсе дә.


20-21 март - Мигъраҗ кичәсе. Мөхәммәд (с.г.в.) пәйгамбәрнең Мәккә шәһәреннән Иерусалимга һәм аннан җиде кат күккә — Аллаһы Тәгаләнең тәхете (көрсие) янына кылган могҗизалы сәяхәте. Мигъраҗ уразасы 100 көн ураза тотуга тиңләнә.


7 апрель - Бәраәт кичәсе, ягъни «ләйләтул-Бәраәт». Бәхет һәм həртөрле уңышлар, изгелекләр иңә торган изге көн. Нәкъ шушы төнне Аллаһы Тәгалә, һәркемнең изге гамәле һәм догаларында ялварып сораган үтенечләрен исәпкә алып, кешеләрнең язмышларын билгели.


24 апрель - изге Рамазан ае һәм Ураза башланган көн. Рамазан аенда иң кадерле кичә - Кадер кичәсе.


21 май - Идел Болгарстанында Ислам динен рәсми рәвештә кабул иткән көн (310 нчы һиҗри, 922 нче милади ел).


24, 25, 26 май - Гайдел-фитыр, Ураза бәйрәме.


30 июль - Гарәфә көне.


Мөбарәк вә фазыйләтле 10 кичәнең ахыргы кичәсе.


Гарәфә кыяме яки хаҗиларның Гарәфә тавы тирә-юнендә торып, гамәл-гыйбадәт башкару көне. Һәр фарыз намаздан соң Тәшрикъ тәкбирләре әйтеләчәк, иншәАллаһ.


31 июль — Мөбарәк Гыйд әл-Әзъхә яки Корбан гаете.


Жөмлә әһле Исламга мөбарәк, Гает корбанлыклары кабул булсын! Һәр фарыз намаздан соң Тәшрикъ тәкбирләре әйтеләчәк, иншәАллаһ. 30, 31 июль, 1, 2, 3 август — Тәшрикъ көннәре.


20 август – Һиҗри Яңа ел. 1442 Һиҗри елның вә Мөхәррәм әл-Харам аеның беренче көне.
Яңа елыбызда дөнья вә ахыйрәт бәхет-сәгадәтенә алып бара, Аллаһы Тәгаләнең ризалыгына ирештерә торган гамәлләр кылырга насыйп булсын! Бу көнне Аллаһының ризалыгы өчен догалар, изге эш-гамәлләр кылып, хәер-сәдака биреп үткәрергә кирәк.


28 август – мөбарәк Гашура кичәсе.


29 август - мөбарәк Гашура кичәсе көне. Мөхәррәм әл-Хәрам аеның 10 нчы көнендә Гашура бәйрәме билгеләп үтелә. Бу көннең фазыйләтләре һәм хикмәтләре бихисап. Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) болай дигән: «Ибраһим галәйһис-сәлам Гашура көнендә тугандыр. Аллаһы Тәгалә аны Нәмрудның утыннан Гашура көнне коткаргандыр, юлның тугрысын да Гашура көнендә күрсәткәндер».


14 октябрь - һиҗри тәкъвим буенча елның икенче ае яки Сәфәр әл-Хәер ае башлана. Изге вә бәрәкәтле ай булуын Аллаһы Тәгалә насыйп итсен!

27 октябрь - Мәүлед-шәриф кичәсе.


28 октябрь - Мәүлед бәйрәме - пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) туган көн. Ул мөселман дөньясында зурлап билгеләп үтелә.


Төзүче-мөхәррир - хаҗи Абдулла Дубин
Фото: pixabay

Теги: Яңалыклар Редакция хәбәрләре

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру