Журнал «Безнең мирас»

Югалмасын җирдә эзләре...

Мәңге егерме бер яшьлек абыем
Абыем Ягъсубның каберен аның сугыш кырында батырларча һәлак булуына 70 ел тулып килгәндә таптым. Шатландым да, сагышландым да, бу якты дөньядан бик яшьли китүгә карамастан, җирдә лаеклы эз калдыра алуы белән горурландым да. Күңел түрендә сакланган хатирәләр яңарды.


Ягъсуб абый Айтугановлар гаилә­сендә 1921 елда, икенче бала булып дөньяга килә. Әнкәебез Әминә Ягъсуб абыйны сентябрьдә туды, дип әйтә иде, әмма көне хәтерендә калмаган. Документларында (аттестат, хезмәт кенәгәсе һ.б.) да елы гына язылган. Көне юк.


1930 елның көзендә Ягъсуб башлангыч мәктәпкә укырга керә. Ул вакытта ул инде укый-яза белгән була. Шуңа күрә аны, бер чирек укыганнан соң, икенче сыйныфка күчерәләр. 1919 елгы Нәкыйп өченче сыйныфта була бу чакта. 1933 елда Ягъсуб башлангыч мәктәпне тәмамлый, көзен Девәтернә тулы булмаган урта мәктәбенә (җидееллык ТБУМ) күчә. Алар Нәкыйп абый белән бергә бара. (ТБУМ 1933 елда ачыла, шуны көтеп Нәкыйп абый бер ел укымый тора.) Анда өч ел укып, икесе дә 1936 елда мәктәпне «бик яхшы» билгеләренә тәмамлыйлар. Шул елларда Ягъсуб абый кыска хикәяләр, шигырьләр язу белән дә шөгыльләнә. Язганнарының кайберләрен Красный Бор район газетасы – «Колхоз ярышы»нда бастыра.


Айтуганов Ягъсуб. 1941 елЯгъсуб укытучы булырга хыяллана. 1936 елның көзендә әткәебез Мөхәммәткәрам үзенең ике улын һәм авылның тагын өч егетен ияртеп Казанга укырга кертергә бара. Алар барып җиткәндә педагогия техникумына алу төгәлләнгән була. Шуңа күрә, бик теләп булмаса да, Ягъсуб белән Җәвит исемле егет документларын Совет сәүдә техникумына (Карл Маркс урамы, 9 йорт) тапшыра. Техникумны икесе дә 1939 елда тәмамлыйлар.

Ягъсуб техникумда укыганда, 1937 елның ноябрендә, комсомолга керә, җәмәгать эшләрендә актив катнаша, отличник, группаның комсомол җитәкчесе була. Техникум юлламасы буенча 1939 елның 15 авгус­тында Гастрономнарның Рес­­публикаара конторасын­да икътисадчы булып эшкә урнаша. Анда алты ай эш­ләгәннән соң, үзенең балачак хыялына тугрылык саклап, 1940 елның мартыннан укытучылар хәзерләү курсларында белем эсти. Августта аны тәмамлап, Казан педагогия институтының физика-математика факультетына читтән торып укырга керә. Красный Бор РОНОсына уктытучы итеп тәкъдим ителә. Мәгариф бүлеге аны Нарат авылыннан ал­ты чакрымдагы Үтәгән авы­лы мәктәбенә физика-математика укытучысы итеп билгели. Сугышка киткәнче (1942 елның октябре) шунда эшли.


Ягъсуб абый кечкенәдән үк бик шаян, шук, җор телле, зирәк бала була. Бер колагының начаррак ишетүен дә әнкәй шуның белән аңлата иде: кечкенә чакта чабып йөргәндә башын күмер чүлмәгенә бәрә... Аның минем хәтердә калган шуклыклары да шактый. Ул уйнарга чыкканда гел аңа иярәсем килә, ә ул ияртергә теләми, төрле хәйләләр уйлап таба. Берсендә, өй тәрәзәсе аша чыгып качканда, үзе белән бергә тәрәзәне дә рамы-ние белән кубарып алды. Пыяла чәчелгән тавышка йөгереп килүебездә Ягъсубтан җилләр искән иде инде. Көне буе өйдә күренмәде, төнлә эзләп кенә алып кайттылар.


Сугыш алдыннан, Үтәгән мәктәбендә укытканда, ялларын өйдә уздырды. Дуслары белән авылда спектакльләр, концертлар куеп йөрде. Ул чорда Мифтахов Сәхәветдин белән дус иде. Сәхәветдин дә, үзе кебек, оста гармунчы иде. Бервакыт болар кызларга шаян мәхәббәт хаты язган да, авыл советына барып, шуңа мөһер (печать) суктырганнар. Кызларның һушы киткән! Кызыгы шул: ул вакытта секретарь булып эшләгән Наһарттәй укый-яза белми иде, болар сүзенә ышанып, әһәмиятле документ дип, шалт итеп мөһер бас­кан. Алар икесе дә 1942 елның язында сугышка китте. Икесе дә әйләнеп кайтмады. Сәхәветдин 1943 елның 14 февралендә Ленинград фронтында һәлак булган.


1940-1941 елларда Ягъсуб абыйны берничә мәртәбә училищега хәр­би хезмәткә җибәрделәр. Соңгы мәр­тәбәсендә – Куйбышев (Самара) шәһәрендәге хәрби очучылар училищесы иде. Анда баргач, шул колагы аркасында борып кайтардылар. 1942 елның апрелендә сугышка алдылар. 25 июльдә ахыргы хаты килде. «Бүгенгә исән-сау, иртәгә әйтә алмыйм», – дигән сүзләр бар иде. Үзе турында урысча язганнан соң, татарча болай дип өстәгән: «Тату торыгыз. Әрибә, Әдилә, сез эшләгез, әнкәйне борчымагыз. Ләбиб, артык иркәләнмә. Ә сез, Әри­бә, Әдилә, Ләбибне какмагыз. Ярый, хушыгыз. Пока, до свидания. С желанием чтобы приехать домой с победой. Ваш сын и брат Ягсуб. 25 /VII – 42 г» [1]. Мин бу хатны бүгенгәчә кадерләп саклыйм.


Шуннан соң ике айдан артык ха­ты булмады. Ноябрь урталарында ән­кәй исеменә Аерым чаңгы бригадасы идарәсе исеменнән белешмә килде. Анда кызылармеец Айтуганов Ягъсуб Кәрам улының «Батырлык өчен» медале белән бүләкләнүе хәбәр ителгән иде.


Бу белешмәне алгач та, без аларга Ягъсубның хаты-хәбәре юклыгын, аның турында тикшереп, нинди дә булса мәгълүмат җиткерүен үтенеп хат яздык.


1942 елның декабрь азакларында җавап алдык. Алар безгә Ягъсуб абыйның 25 августта Ватан өчен сугышта каһарманнарча һәлак булуын хәбәр итте. Рәсми извещение дә җибәрделәр. Анда да шул ук сүзләр: «Айтуганов Ягъсуб Карамович в бою за Социалистическую Родину, верный воинской присяге, проявив геройство и мужество был убит 25 августа 1942 г., похоронен у деревни Передель, Ульяновского р-на, Орловской облас­ти». «Ай, шушы сугыш чыкмаса, абыебыз егерме бер яше тулар-тулмас җир куенына керер идемени!» – дип үксеп-үксеп елавыбызны хәтерлим...


Мин дистә еллар буена Ягъсуб абыйның каберен эзләп, үлгән хә­бәрендә күрсәтелгән адреска – Орёл өлкәсенә, авыл советларына, мәктәп һәм музейларга хатлар яздым. Җавап алмадым. Бары тик 1997 елда Татарстанда «Хәтер китабы» чыккач кына белдем: Ягъсуб абый җирләнгән урын хәзер Орёл түгел, Калуга өлкәсенә керә икән. Инде хатларымны шунда юллый башладым. Ниһаять, 2012 елның 29 мартында миңа Калуга өлкәсе хәрби комиссариатының гражданнар белән эшләү бүлеге начальнигы В.Неведомскийдан мондый хат килеп төште. «На Ваше обращение сообщаю, что согласно учёту погибших и захороненных на территории Калужской области в существующих границах значится: «Айтуганов Якуп (Ягсуб) Карамович (1910 (1921) – 25.08.1942), красноармеец, 51 отдельная лыжная бригада, 61 А, родился: Татарстан, с. Сосново, призван: Красноборский РВК Татарстана, погиб: Ульяновский район, д. Верхняя Передель. Перезахоронен в братскую могилу с. Уколица Ульяновского района Калужской области».

Хатта мондый мәгълүмат та бар: Уколица авылындагы туганнар ка­берлегенә 2963 сугышчы күмелгән. Каберлек биредә 1956 елда барлыкка килгән. Аңа һәлак булган сугышчыларны тирә-юньдәге Блиново, Громоздово, Краснополье, Передель, Уколица һәм тагын унбишләп авыл янындагы аерым каберләрдән, кечкенәрәк туганнар каберлекләреннән күчереп җирләгәннәр. Һәйкәл куйганнар. 2001 елда ул һәйкәл яңартылган: «Здесь захоронены воины Советской Армии, погибшие в боях с немецко-фашистскими захватчиками при освобождении Ульяновского района в 1941-1943 годах». Ул елларда биредә аеруча аяусыз, каты сугышлар барган.


Хатка туганнар каберлегенә ничек барырга икәнлеге дә язылган. Бәлки, Ходай кушып, шул җиргә барырга, абыем рухына дога кылып кайтырга насыйп булыр әле, дип яшим. Һәрхәлдә, абыемның җәсәде үз вакытында ук җир куенына кергән. Миңа моны белү мөһим. Исемлекнең «А» хәрефенә башланган фамилияләр кергән бер өлешен дә җибәргәннәр, араларында татар фамилияле яки сугышка Татарстаннан киткән кешеләр дә бар. Күчермәсен «Безнең мирас» редакциясенә дә җибәрәм – бәлки, кем дә булса үзенең озак еллар эзләгән туганын табар...[2]


Җиңеп кайтты


Нәкыйп абыебыз исә Кенигсбергка кадәр барып җитеп, каты яраланып, сугышта бер аягын калдырып булса да исән кайтты, җиңеп кайтты. Батырлыгы өчен Кызыл Йолдыз ордены, I һәм II дәрәҗәдәге Ватан Сугышы орденнары, Александр Невский орденнарына лаек булган иде. Медальләре сигезгә тула. Шулар арасында – «Батырлык өчен», «Сталингард оборонасы өчен»...


Айтуганов Накыйп 1945 елУл 1919 елның 14 июнендә хәзерге Актаныш районының Иске Бикчәнтәй авылында туган. (Айтугановлар гаиләсе шушы яклардан Әгерҗе районына 1929 елда гына күченгән.) 1940 елның 1 февралендә, яше җитеп, армиягә алынган. Бераз вакыт Украинада, Винница өлкәсенең Хмельник шәһәрендә хезмәт иткән. Аннан артиллерия училищесына җибәрелгән. Аны 1942 елның гыйнварында тәмамлаган. Шуннан соң лейтенант Айтуганов үзенә часть җыю өчен Башкортстанга, Красноусольск шәһәренә җибәрелгән һәм шул часть командиры булып сугышка киткән.
Беренче мәртәбә утка 1942 елда, Көньяк фронтта, Миус һәм Дон елгалары буенда кергән. Сталинград оборонасында катнашкан, атаклы трактор заводы өчен сугышта каты яраланып, госпитальгә эләккән. Терелгәч, кабат фронтка киткән, аннан соң тагын берничә тапкыр җиңелчә яраланып, госпитальләрдә ятып, кире яуга киткән. Капитан званиесе биргәннәр. Фронтта аны, татарча исемен әйтү кыен санап, күрәсең, Николай Кириллович дип йөртә башлаганнар. Хәрби документларында да шулай язылган. 1943 елдан башлап Өченче Белоруссия фронты составында сугышкан, танкка каршы батарея командиры булган, Смоленск өлкәсен, Белоруссияне, Польшаны, Көнчыгыш Пруссияне азат итүдә катнашкан.

1945 елның апрель азагында Кенигсберг (хәзерге Калининград) шәһәре янында аларның полкы чолганышта калган. Командирлары һәлак булгач, капитан Айтуганов командалык итүне үз өстенә алган һәм аны, полк байрагын да югалтмыйча, чолганыштан алып чыккан. Бу сугышта ул сул аягын югалткан һәм Тбилиси шәһәренә госпитальгә озатылган.


1945 елның декабрь аена кадәр дәваланганнан соң ул, II группа инвалид булып, Нарат авылына кайтты. Бер елдан Татарстанның Красный Бор районы статистика идарәсе инспекторы итеп билгеләнде, 1948 елның декабреннән Красный Бор РК ВКП(б) инструкторы булды. 1950 елда үз авылына – Карл Маркс исемендәге күмәк хуҗалыкка рәис итеп җибәрелде. Колхозлар берләштерелгәч, рәис урынбасары, агроном, бригадир булып эшләде. Нәкыйп абый тәвәккәл, көчле рухлы иде. Авыр заманнарда яшәде, сугыш ветераны буларак, бүгенге кебек кадер-хөрмәт күрә алмады. Сугыш яралары да һич тынгылык бирмәде аңа. Протезлар ул вакытта бик тупас, уңайсыз иде, аягының протез беркеткән җире сызлап интектерде. Ул 60 яшькә җитеп, 1979 елның сентябрендә вафат булды.


Нәкыйп абый ике тапкыр өйләнде, беренче хатыныннан ике кызы Людмила, Лидия һәм улы Владимир хәзерге вакытта Коми республикасында гомер кичерәләр. Аллага шөкер, соңгы елларда күрешеп-аралашып торабыз, алар Нарат авылына кайтып, әтиләре каберен зыярат кылдылар. Икенче хатыныннан туган кызлары Диләрә белән Гөлнара да әтиләренең истәлеген саклап яши.


...Уем гел шулар турында: абыйларым, туганнарым, кадерлеләрем (ә ил буйлап күпме җыела алар!) бүгенге якты көннәрне күрә алмады. Адәм баласы күп авырлыкларны кичерергә мөмкин, ләкин сугыштан да коточкычрак афәт юк. Шуңа күрә, җирдә беркайчан да сугышлар булмасын, Раббым киләчәк буын балаларына безнең кебек әтиләренең, абыйларының каберләрен чит-ят җирләрдән эзләп йөрергә язмасын иде, дип телим.
___________________________________
* Ахыры. Башы журналның 5 нче санында.
_________________________________
1. Хатлар, документлар оригиналдагыча бирелә.
2. Күчермә редакциядә саклана. Кызыксынучылар булса, мөрәҗәгать итегез.

Теги: Әрибә Айтуганова Яңалыклар Тарихи мирас

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру