Журнал «Безнең мирас»

Албай төбәгенең биш батыры

Һәр төбәкнең, һәр авылның кабатланмас үз тарихы, үз моңы бар. Әнә шул гыйбрәтле вә данлы тарихны тудыручылар – теге яки бу авылның фидакяр җанлы, якты күңелле, көчле рухлы, тынгысыз кешеләре. Аларның нурлы исемнәрен Галиҗәнап Вакыт һич оныттырмый, кешеләрнең исләренә әледән-әле төшереп тора.
Шулай дигәч тә, хәтеремдә 2010 елның май ае яңар­ды. Бөек Ватан сугышында җиңүебезнең 65 еллыгын бәйрәм иткәндә Мамадыш районының Албай авылында берьюлы биш каһарманга, шулай ук яу кырында һәлак булган һәм исән кайткан якташларына багышланган мемориаль үзәк ачылды. Әлеге тантанага муниципаль район хакимияте башлыгы Анатолий Петрович Иванов җитәкчелегендәге мәртәбәле делегация килде. Керәшен татарлары яши торган ошбу авыл халкы үзенең тәвәккәллеге, бердәмлеге — максатчанлыгы белән бик күпләрне сокландыра. Чыгыш ясаучылар да һәр батырга аерым-аерым тукталып, аларның Ил-Ватан каршында күрсәткән фидакярлекләрен яктыртып үттеләр.
Албайлыларның иң беренче горурлыгы — Гражданнар сугышы чорының легендар каһарманы Степан Домолазов (1985-1937).
Укый-яза белгән зирәк егетне 1906 елда патша армиясенә алалар. Тиздән аңа фельдфебель чины бирелә. 1910 елда Степан прапорщиклар мәктәбен тәмамлый. Бер елдан соң аны фехтование буенча инструкторлар хәзерли торган Варшава округ мәктәбенә укырга җибәрәләр. 1915 елда, хәрби хезмәттә көе, С.Домолазов Казандагы 1 нче ирләр гимназиясен тәмамлый.
Беренче Бөтендөнья сугышы елларында кыю һәм батыр штабс-капитан Степан Васильевич Георгий тәресе белән бүләкләнә. Гражданнар сугышы чорында ул — Казан губернасының Мамадыш өязендә хәрби комиссар, атак­лы Азин дивизиясенең 39 нчы полкы командиры. Аның полкы Көнчыгыш фронтта адмирал Колчак гаскәрләренә каршы батырларча сугыша. 1920 елда Көнбатыш фронтта ак поляклар белән көрәшкәндә дә үзен бары тик уңай яктан гына таныта. Гражданнар сугышын Степан Васильевич дивизия командиры буларак тәмамлый.
1923-1925 елларда исә С.В.Домолазов — Татарстан АССР хәрби комиссары. 1925 елда ул, М.В.Фрунзе исемендәге Хәрби академияне тәмам­лагач — 1937 елга кадәр — Кызыл Армия­нең Идел буе хәрби округында җаваплы командирлык вазифаларын башкара. Күрсәткән батырлыклары өчен ул өч мәртәбә Сугышчан Кызыл Байрак ордены, исемле корал һәм алтын сәгать белән бүләкләнә.
Ни кызганыч, 1937 елда ул репрессия корбаны була. Еллар үткәч, Степан Васильевич аклана, намуслы исеме халык күңелендә яңадан якты йолдыз булып кабына!..
Албайлылар Советлар Союзы Герое Михаил Москвин (1910-1969) белән дә нык горурланалар.
Авылда башлангыч мәктәпне тәмам­лагач, Михаил авыл хуҗалы­гында, Белоруссиядәге һәм Төньяк Кавказдагы төзелешләрдә, аннары туган ягында район Советы башкарма комитеты секретаре булып эшли. 1932-1935 елларда М.К.Москвин Кызыл Армия сафларында хезмәт итә һәм яңадан 1941 елның октябрендә хәрби хезмәткә алына. 1933 елда кече лейтенантлар хәзерләү курсларын тәмамлый.
Михаил Кириллович 1942 елның октябреннән — Бөек Ватан сугышы фронтында.
Үзәк фронтның 60 нчы армиясе карамагындагы 7 нче гвардияче механикалаштырылган корпусның 26 нчы гвардияче механикалаштырылган бригадасы батальоны командиры — гвардия өлкән лейтенант Москвин 1943 елның сентябрендә Киевтан төньяктарак тарафта, үз сугышчылары белән беренчеләрдән булып Днепрны кичә, сугышчыларын һөҗүмгә күтәрә һәм плацдарм яулый. Әлеге мөһим плацдармны үз кулларында нык тотып, батальон дошманның 5 контрһөҗүмен кире кайтара, бригаданың һәм корпусның төп көчләренә елганы кичәргә ярдәм итә. Шушы батырлыгы өчен М.К.Москвинга 1943 елның 17 октябрендә Советлар Союзы Герое исеме бирелә.
1945 елда ул Ленинградта Югары бронетанк гаскәрләре офицерлары мәктәбен тәмамлый. 1946 елда майор Москвин запаска күчерелә. Ул Мамадыш районының «Камский» леспромхозында эшли. Кыю офицер Ленин, II дәрәҗәле Ватан сугышы, Кызыл Йолдыз орденнары, медальләр белән бүләкләнә...
Советлар Союзы Герое исемен горур йөрткән өченче батыр — Иван Максимов (1924-1987) шулай ук албайлыларның тирән хөрмәт иткән, яраткан авылдашларыннан санала.
Сигезенче классны тәмамлагач, Иван колхозда хисапчы булып эшли башлый. 1942 елның августында аны Кызыл Армия сафларына алалар. 1943 елда егет Смоленск хәрби пехота училищесын тәмамлый. 1943 елдан ул — хәрәкәттәге армиядә, сугышчан операцияләрдә катнаша башлый. Рота командиры — өлкән лейтенант Максимов Данциг шәһәре (Польша) читендә, 1945 елның 30 мартында, ныгытылган саклану сызыгын штурмлаганда сугышчыларын беренче булып һөҗүмгә күтәрә. Рота шәһәрне азат итүдә дә актив катнаша. Аннары дошман танкларының 6 контрһөҗүмен кире кагып, кул астында булган чаралар белән, Висланы кичә, полкның төп көчләре килеп җиткәнгә кадәр кулга төшерелгән плацдармны нык тотып тора. Тәвәккәл офицер И.Т.Максимовка Советлар Союзы Герое исеме 1945 елның 29 июнендә бирелә.
Албайлылар арасында «Россия Герое» исемен йөртүче хәрби очучы да бар әле. 1914 елда туган Георгий Смирнов фашист карчыгаларына каршы көрәштә искитмәле батырлык үрнәкләре күрсәтә. Дошманның ул биш самолётын бәреп төшерә: 22 хәрби очыш барышында гитлерчыларның өсләренә 17 тонна бомба ташлап, аларның танк колонналарын, автомашиналарын юк итә.
50 нче авиация дивизиясенә караган 81 нче авиация полкының звено командиры, лейтенант Георгий Смирнов 1941 елның 8 сентябрендә үк Советлар Союзы Герое дигән олуг исемгә тәкъдим ителсә дә, хәрби бүләкне үз вакытында ала алмый. 1941 елның 31 октябрендә, авыр яралану сәбәпле, Георгий Семёнович госпитальдә вакытсыз вафат була. Бүләкләү кәгазьләре дә каядыр адашып йөри...
Сугыш башланганга 67 ел узгач, Алтын Йолдыз медале, бәхеткә, үзенең иясен эзләп таба. Бу өлкәдә Г.С.Смирнов хезмәт иткән полк ветераннары советы, Геройның улы Геннадий Георгиевич һәм кызы Галина Георгиевна зур эшчәнлек күрсәтәләр. Нәтиҗәдә, Россия Федерациясе Президенты В.В.Путинның 2008 елның 8 мартында игълан ителгән Указы нигезендә лейтенант Г.С.Смирновка «Россия Федерациясе Герое» дигән олуг исем бирелә.
Безнең «Хәтер яктысы» экспедициясе әгъзалары да албайлы батырларның фидакярлеген мәңгеләштерү буенча зур эшләр башкарды. Мамадыш районы үзәгендәге «Хәтер» паркында Советлар Союзы Геройлары М.К.Москвинга, И.Т.Максимовка, Рос­сия Герое Г.С.Смирновка мәһабәт бюстлар куелды (скульпторлары — әтиле-уллы Альфрет, Альберт, Гадел Әбдрәшитовлар). Күренекле журналист-публицист, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Александр Филиппов алар турындагы энциклопедик мәгълүматларны «Герой керәшеннәр» дигән китабына да (Казан, «Сүз» нәшрияты, 2009 ел) кертте. Албайлы каһарманнарның икесе (М.К.Москвин, И.Т.Максимов) 2000 елда Татарстан китап нәшриятында без әзерләп чыгарган «Батырлар китабы» — «Книга Героев»та да түрдән урын алды.
Албай авылында ачылган мемориаль комплекста тагын сугыш һәм хезмәт батыры, Социалистик Хезмәт Герое Иван Захарович Ивановның да исем-фамилиясе мәрмәр плитәләргә алтын хәрефләр белән уеп язылган. Тумышы белән ул Албай авыл җир­легенә керүче Зур Арташ авылыннан. 1927 елда дөньяга килгән әлеге каһарман япон самурайларына каршы фидакярләрчә көрәшеп, «Японияне җиңгән өчен» медале һәм II дәрәҗәле Ватан сугышы орденына лаек була. Сугыштан соңгы гомерен ул тулысынча урман хуҗалыгына багышлый. Мәскәү урман хуҗалыгы техникумын, аннары Йошкар-Оладагы урман хуҗалыгы институтын тәмамлый. Гади мастердан — баш инженерга, аннары «Кама» леспромхозы директоры дәрәҗәсенә кадәр күтәрелә Иван Захарович. Ул эшләгән елларда леспромхоз коллективы, ил күләмендә иң югары нәтиҗәләргә ирешеп, Хезмәт Кызыл байрагы орденына лаек була. Директор исә «Почёт билгесе», Ленин орденнары белән бүләкләнә. Татарстанның һәм Россиянең атказанган урманчысы И.З.Ивановка 1985 елда «Социалистик Хезмәт Герое» дигән мактаулы исем бирелә...
Әйе, Галәм үзенең ай-йолдызлары, халкыбыз исә үзенең батыр уллары һәм кызлары белән матур бит!.. Мамадыш районы җитәкчеләре шуны яхшы аңлап, киләчәккә карап эш итәләр.

Теги: Шаһинур Мостафин Яңалыклар

Галерея

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру