Журнал «Безнең мирас»

«Безнең мирас» галереясы

Мәшһүр Александр Сергеевич Пушкинның, каһарман шагыйребез Муса Җәлилнең, үлемсез әсәрләр иҗат итүдән тыш, рәсем ясау белән дә мавыгулары мәгълүм. Сөекле Тукаебыз рәсем-сурәт ясамаган ясавын, әмма аның үз китапларын яисә матбугатта басылган шигырь-язмаларын бизәүче рәссамнарга иллюстрацияләрне ничегрәк ясарга кирәклеген өйрәткәнлеге билгеле. Олуг драматургыбыз Галиәсгар Камал (1879-1933), шагыйрь Нури Арслан (1912-1991), Татарстанның халык язучысы Гариф Ахунов (1925-2000), күренекле режисссер Празат Исәнбәт (1927-2001) тә мөмкинлекләре булган чакларында рәсемнәр һәм шаржлар ясаган.


Бүгенге әһле каләм ияләре арасында да рәсем сәнгате белән шөгыльләнгән әдипләр бихисап. Мәсәлән, Татарстанның халык шагыйрьләре һәм язучылары Ренат Харис, Зиннур Мансуров, Марсель Галиев, «Безнең мирас» журналының баш мөхәррире, шагыйрь Ләбиб Лерон, прозаиклар Әхәт Мушинский, Дания Гайнетдинова һ.б. – шундыйлардан.


Басмабызның ошбу санындагы «Безнең мирас» галереясы»н Мамадыш районының Түбән Ушмы авылы тумасы, Татарстанның халык шагыйре Зиннур Мансуров ясаган Рабит Батулла портреты белән ачып җибәрәбез. Кем белә, танылган шәхесләребез ясаган ул рәсемнәр, портретлар һәм шаржлар, Аллаһ насыйп әйләсә, киләчәктә аерым китап булып басылып чыгар... Амин, шулай була күрсен!


«Моңга ою. Татарстанның халык язучысы Рабит Батулла». 2022 ел. Кәгазь, карандаш. 42×30. Зиннур Мансуров эше

"Безнең мирас". - 2022. - №7. 

Теги: «Безнең мирас» галереясы Яңалыклар Редакция хәбәрләре

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру