Журнал «Безнең мирас»

Шагыйрь Әдип Маликовның тууына 100 ел

Шагыйрь, 1939 елдан СССР Язучылар берлеге әгъзасы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре (1979), Р.Төхфәтуллин исемендәге әдәби премия иясе Әдип Малик улы Маликов 1921 елның 16 августында Башкортстанның Яңавыл районына караган Югары Чат авылында туган.


Ул 1946-1949 нчы елларда Татарстан радиосында әдәби-драматик тапшырулар редакторы булып эшли. 1955 елда Әлмәт шәһәрендә әдәби иҗат берләшмәсе оештырып, 1960 елга кадәp аңа җитәкчелек итә. 1963 елда әдәби берләшмә Әлмәт Язучылар оешмасына әйләнә. 1965-1967 һәм 1972-1982 нче елларда Ә.Маликов бу оешманың җаваплы сәркатибе булып эшли.


Кайбер китаплары: «Сахалин язмалары» (1948), «Кайнар эзләр» (1956), «Без кояшны юлда каршылыйбыз» (1964), «Кембригә юл салучылар» (1965), «Гашыйклар юлы» (1978).


Ә.Маликов 2009 елның 23 апрелендә Әлмәт шәһәрендә вафат булды һәм шунда җирләнде.

Теги: Яңалыклар Редакция хәбәрләре Хәтер сандыгы һаман да истә!

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру