Журнал «Безнең мирас»

Татар балалар әдәбияты 

Галимнәр фикеренчә, балалар әдәбиятының башы булып балалар авыз иҗаты тора. Әлеге халык гәүһәрләре – туган көненнән алып, зур тормышка аяк басканчы сабый баланың аерылмас юлдашлары ул. Тәүге тапкыр туган телен, көен, моңын да ул бишек җырларыннан ишетә, соңрак аларның эчтәлеген аңлый башлый. Балалар әдәбияты туганчы ук, әкиятләр, җырлар, табышмак-мәкальләр, һәм, гомумән, милли фольклор байлыгы яшь буынны тәрбияләүдә зур роль уйнаган. Халык җәүһәрләре балаларда өлкәннәргә ихтирам, табигатькә мәхәббәт, бер-берсенә карата теләктәшлек, рухи сафлык, хезмәтне ярату хисләре тәрбияләгән.
XX гасыр башы тарихи үзгәрешләрнең күп булуы ягыннан гына түгел, бәлки, татар әдәбияты һәм сәнгате үсеше нисбәтеннән дә үзенчәлекле дәвер. Төрле революцион борылышлар нәтиҗәсендә халыкта туган белемгә омтылыш, җәдитчә (яңача) укытыла торган мәктәп-мәдрәсәләрнең күпләп ачылуы, аларда татар әдәбиятының аерым фән буларак укытыла башлавы, әлбәттә, әдәбиятның үсешенә дә нык тәэсир итә. Әдәбиятның үсеш перспективалары, юнәлешләре мәсьәләләре көнүзәк проблемага әйләнә, бәхәсләр тудыра. Патша хөкүмәтенең татарларга дөньяви белем бирүгә каршы төшүе дә, кадим муллаларның яңалыкка аяк чалырга омтылулары да гомуми уңышка ирешми. Гасыр башында яңа программалар эшләнә, җәдит мәктәпләрдә төрле фәннәр укытыла башлый. Чорның алдынгы карашлы шәхесләре, заман таләпләреннән чыгып, яңа уку китаплары төзиләр.
40 нчы елларда балалар әдәбияты өлкәсендәге эшчәнлек берничә юнәлештә бара. Беренче юнәлеш үткәндәге рухи байлыкка булган мөнәсәбәт белән бәйләнә.
Икенче юнәлештә сугыш кырында һәм тылда иҗат итүче авторларның тынычлык, матур киләчәк, үткәндәге тарих кебек темалар белән бергә, илнең сәяси хәлен аңлаткан, сугыш темасын ачкан әсәрләр басыла.
Өченче юнәлеш чит телдән тәрҗемәләр белән бәйле.
Сугыш әдәбиятка яңа тема һәм геройлар алып килә, традицион темалар да бу чорда яңача чишелеш таба башлый.
Хезмәт, белем, туган ил өчен үзеңне корбан итү, күмәклек-бердәмлек кебек темаларга басым ясала. Үч һәм батырлык темасы белән бергә баланың формалашуы, өлкәннәр һәм яшьләр арасындагы мөнәсәбәт ассызыклана башлый, фронтка ярдәм темасы өстәлә.
Бу чорда М.Җәлил, Ф.Кәрим, Г.Бәширов, К.Нәҗми, Г.Кутуй, А.Шамов, Г.Әпсәләмов, Ә.Фәйзи, А.Алиш, Ә.Ерикәй, Ш.Маннур, С.Хәким төрле жанрларда иҗат итәләр. Бер жанрга хас элементларның икенче жанрга үтеп керүе дә күзәтелә. Мондый үзара тәэсир әдәбиятның үсешенә файдалы була.
Сугыштан соңгы елларда уку, белем мәсьәләсенә басым ясала. Хәтта балалар өчен иң яхшы әсәрләргә конкурс игълан ителә.
Б.Рәхмәт, Ә.Ерикәй, Н.Исәнбәт, Җ.Тәрҗеманов, Ә.Бикчәнтәева, Л.Ихсанова, Ш.Маннур, М.Әмир, Г.Гобәй, Н.Гайсин, Ә.Фәйзи кебек әдипләрнең әдәбиятка килүе сугыштан соңгы чорда балалар әдәбиятын үстерүгә зур этәргеч була.
Нәкъ балалар рухын белеп, аңлап язылган әсәрләрнең авторларына тукталып үтәсем килә. Аларның күбесе иҗатын XX гасырда башлап, XXI гасырда дәвам иттерүчеләр.
Ш.Галиев — чын мәгънәсендә туган як шагыйре. Аны тормыштагы үзгәрешләр: табигатьне саклау, авыл-шәһәр, балалар-өлкәннәр проблемалары кызыксындыра.
Р.Миңнуллин шигъриятенең үзенчәлеге шагыйрьнең чынбарлыкны юмористик һәм, аерым очракларда, сатирик планда, баланың садәлеге һәм хыялыйлыгы белән бәйләп бирүендә, нәниләр өчен образлы фикерләүгә, шигъри күрүгә һәм шигъри фантазиягә юл ачуында, баланы кызыксындыру максатыннан төрле формаларга мөрәҗәгать итү һәм мавыктыргыч ачышлар ясавында, шулай ук, әлбәттә, гади генә хәл-вакыйгада балаларча көтелмәгән мәгънә яки кызык табуында.
Резеда Вәлиева каләменнән кызыклы, мавыктыргыч, шаянлыкка һәм тапкырлыкка корылган шигырьләр, әкиятләр, поэмалар, сәхнә әсәрләре коелып тора.
Җәүдәт Дәрзаманның шигъри теле зирәклеккә, балаларча наянлыкка, сабыйлар эчкерсезлегенә корылган.
Соңгы еллар прозасында Г.Гыйльманов, Л.Лерон, Ф.Яхин., Л.Сабирова, Н.Гыйматдинова, А.Гыймадиевләр җигелеп эшли.
Л.Лерон кыска, шаян хикәяләр яза. Камиллеге ягыннан “Кызларга һәм малайларга киңәшләр”е игътибарга лаек.
Н.Гыйматдинова әсәрләренең төп геройлары үзләренә көчне табигатьтән алалар. Алар – табигать балалары.
А.Гыймадиевның хикәяләренең сюжетлары маҗаралы хәлләргә корылган булулары белән җәлеп итә, аларда балаларның көндәлек тормышта — мәктәптә, шәһәр урамында, авыл болын-кырларында бер-берсенә карата эчкерсез мөнәсәбәтләре, шаянлыклары, характер үзенчәлекләре кызыклы детальләр, тормышчан вакыйга-эпизодлар аша сурәтләнә.
Йомгаклап әйткәндә, әдәбиятыбызга А.Гыймадиев кебек язучылыр килеп торганда аның киләчәге бар дип саныйм.
Эчтәлек
Кереш .
Төп өлеш.
I бүлек. Татар әдәбияты үзенчәлекләре.
II бүлек. Татар балалар әдәбияты
2.1. XX гасыр башы татар балалар әдәбияты.
2.2. Сугыш чоры татар балалар әдәбияты.
2.3. XXI гасыр татар балалар әдәбияты турында фикерләр.
2.4. XXI гасыр татар балалар әдәбиятына күзәтү.
Йомгак.
Әдәбият.
Кереш .
“Татар балалар әдәбияты” дип исемләнгән эшнең чыганагы – XX- XXI гасыр башы балалар әдәбияты.
Эшнең максаты: Татар балалар әдәбиятын өйрәнү.
Эшнең бурычлары:
1. XX гасыр башы татар балалар әдәбияты белән танышу.
2. Сугыш чоры татар балалар әдәбиятын өйрәнү.
3. XXI гасыр татар балалар әдәбиятына күзәтү.
Эшнең актуальлеге һәм фәнни кыйммәте – XX- XXI гасыр башы балалар әдәбиятындагы шәхесләрне, юнәлешләрне өйрәнү
I бүлек. Татар балалар әдәбияты үзенчәлекләре.
Галимнәр фикеренчә, балалар әдәбиятының башы булып балалар авыз иҗаты тора. Әлеге халык гәүһәрләре – туган көненнән алып, зур тормышка аяк басканчы сабый баланың аерылмас юлдашлары ул. Тәүге тапкыр туган телен, көен, моңын да ул бишек җырларыннан ишетә, соңрак аларның эчтәлеген аңлый башлый. Балалар әдәбияты туганчы ук, әкиятләр, җырлар, табышмак-мәкальләр, һәм, гомумән, милли фольклор байлыгы яшь буынны тәрбияләүдә зур роль уйнаган. Халык җәүһәрләре балаларда өлкәннәргә ихтирам, табигатькә мәхәббәт, бер-берсенә карата теләктәшлек, рухи сафлык, хезмәтне ярату хисләре тәрбияләгән.
Шагыйрь һәм галим Җ.Тәрҗеманов: “Балаларга адресланган һәр әсәр сабыйның игътибарын җәлеп итәрлек, уйландырырлык һәм дә күңелен сокландырырлык булырга тиеш. Нәниләргә яхшы әсәр иҗат итү өчен әдипнең үзенең эчке дөньясы да сабыйларча самими, саф булып саклануы мөһим. Нәниләр күңеленә барып җитә алырлык шигырьләр язучы кеше ул – гаять катлаулы махсус профессия вәкиле. Зиһене белән зурлар өчен язучы шагыйрь кебек үк эш итсә дә, күңеле белән, үзенең хисләре, фикер йөртүе белән сабый булып калырга тиеш. Балалык чорын уздыргач, аңа кире кайтып булмавы һәркемгә билгеле. Ләкин нәниләр шагыйре әнә шул мөмкин булмаган нәрсәне җиңәргә, чәчләренә чал төшсә дә, сабыйлыктан бөтенләй чыкмаска, аларның интересларын һәм психологиясен җаны-тәне белән хис итәргә тиеш. Шулай булганда гына кечкенә укучы шигырьдә автор кичергән хисләрне үз йөрәге аша үткәреп тоемлый”, - ди.
Балалар өчен иҗат итүнең икеләтә авырлыгы, катлаулылыгы һәм шул ук вакытта кызыклылыгы турында прозаик Ф.Хөсни болай дигән: “Беренчедән, балалар өчен нинди дә булса әсәр язарга утыру алдыннан, барыннан да элек, намуслы рәвештә үзеңне тикшер һәм үз-үзеңнән сора: башка кешеләрне һәм бигрәк тә балаларны куандырырга җыендыра торган әйберләрең белән иң элек үзең куандыңмы? Икенчедән, һәракыт һәм һәрбер нәрсәдә - зур мәсьәләләрдә дә, кечкенәләрендә дә - баланың самими һәм эчкерсез табигатен берни белән көчләмә”
II бүлек. Татар балалар әдәбияты
2.1. XX гасыр башы татар балалар әдәбияты.
XX гасыр башы тарихи үзгәрешләрнең күп булуы ягыннан гына түгел, бәлки, татар әдәбияты һәм сәнгате үсеше нисбәтеннән дә үзенчәлекле дәвер. Төрле революцион борылышлар нәтиҗәсендә халыкта туган белемгә омтылыш, җәдитчә (яңача) укытыла торган мәктәп-мәдрәсәләрнең күпләп ачылуы, аларда татар әдәбиятының аерым фән буларак укытыла башлавы, әлбәттә, әдәбиятның үсешенә дә нык тәэсир итә. Әдәбиятның үсеш перспективалары, юнәлешләре мәсьәләләре көнүзәк проблемага әйләнә, бәхәсләр тудыра. Патша хөкүмәтенең татарларга дөньяви белем бирүгә каршы төшүе дә, кадим муллаларның яңалыкка аяк чалырга омтылулары да гомуми уңышка ирешми. Гасыр башында яңа программалар эшләнә, җәдит мәктәпләрдә төрле фәннәр укытыла башлый. Чорның алдынгы карашлы шәхесләре, заман таләпләреннән чыгып, яңа уку китаплары төзиләр: Г. Тукай «Яңа кыйраәт» (1909), «Мәктәптә милли әдәбият дәресләре» (1910), Н. Думави «Безнең мәктәп» (1911-1917), Л. Вахитов, Я. Маликов «Кыйраәт китабы» (1909), К. Биккулов «Балаларга кыйраәт» (1910). М. Укмаси «Алтын таҗ» (1912), Ф. Агиев «Кыйраәт ибтидая» (1914), Г. Ибраһимов, Г. Баттал «Яңа әдәбият» (1914) һ.б.
XX гасыр башында дәреслекләр, әлифба, төрле уку китаплары, календарьлар белән бергә, гомуми һәм махсус рәвештә кыз яки ир балаларны тәрбияләү (милли тәрбия бирү дә) мәсьәләләрен яктырткан китапларның байтак булуы да күзгә ташлана. Мисалга Р. Фәхретдиннең «Тәрбияле бала», «Нәсыйхәт», М.Саминың «Балаларга 44 киңәш», Ә. Курмашевның «Кыз балаларга назымлы нәсыйхәт», Г. Мусинның «Кызлар дәресе», 3. Насыйриның «Мәктәп кызларына уку», К. Курмашевның «Ир балаларга назымлы нәсыйхәт» һ.б. китерергә мөмкин. Тәрбия китаплары һәм дәреслекләрдә традицион-дини һәм дөньяви эчтәлектәге әсәрләр аша балаларда әхлак, гуманлылык, гаделлек кебек сыйфатлар тәрбияләү, аларның белемен арттыру, тормыш-яшәеш белән таныштыру кебек максатлар куела. Көйләп уку һәм әхлак, үгет-нәсихәт дәресләре бергә кушыла. Димәк, гасыр башында балаларга белем бирү һәм тәрбия моңа кадәр формалашкан традицияләргә таянып алып барыла. Югары сыйныфлар өчен махсус әдәбият тарихын, теорияне өйрәнеп язылган китаплар басыла. Әлбәттә, бу чорда балалар өчен язылган әсәрләрдә тәрбия, әхлакый проблемаларның беренче планга чыгуы әдәбиятны беркадәр чикли, мәгълүм бер калыпка кертә: дини-дидактик, схематик характердагы әдәбият үсә. Аларның уңышы әхлакый яктан бәяләнә, педагогик һәм сәяси карашлар өстенлек итә. Бу бер яктан аңлашыла да: XX гасыр башында балалар әдәбиятына артык билгеле булмаган, бу өлкәдә мәгълүматы аз булган язучы һәм педагоглар килә. Нәтиҗәдә үзешчән язучыларның әдәбиятка килүе, күпләп әсәрләр бастыруы әдәбиятның алдарак әйтелгән бер юнәлешен барлыкка китерә.
XX гасыр башында Г. Тукай, Дәрдмәнд, Г. Ибраһимов, Г. Исхакый, Ф. Әмирхан, Ф. Агиев, Н. Думави, М. Гафури кебек талантларның балалар әдәбиятына килүе исә алга таба икенче — сәнгатьчә фикерләү юнәлешенең өстенлек алуына һәм моңарчы яшәп килгән коры үгет-нәсихәт, дини дидактикага каршы көрәшнең башлануына этәргеч була. Аерым күзәтү, өйрәнүләрдән чыгып бәяләгәндә, гасыр башында балалар әдәбияты дини-әхлакый характердагы дидактик, дөньяви, фәнни популяр, мәктәптә уку өчен махсус әдәби китаплар язу юнәлешендә үсә.
Әлеге чорда татар балалары өчен иң күп дидактик әсәрләр иҗат итүче — мәгърифәтче педагог, журналист, тарихчы Р. Фәхретдинов (1859-1936) булуы мәгълүм. Аның башлангыч белем алучы шәкертләргә атап махсус язылган «Тәрбияле бала», «Шәкертлек әдәбе», «Нәсыйхәт», «Әдәбе тәгълим» һ.б. хезмәтләре мәгълүм. Дини-дидактик характердагы әлеге әсәрләрендә автор фән һәм Алланы бер дәрәҗәдә күреп, балаларны шушы төп ике юнәлештә тәрбияләргә омтыла. Моннан тыш әхлак тәрбиясенә аерым басым ясалган шигырь һәм хикәяләр тупланган. Ш. Хәмидинең «Тәһзибе әхлак сыйбиян» (1906), Г. Камалның «Һәдиятел сыйбиян» (1901), Г. Назимның «Уку китабы» һәм төрле авторлар тарафыннан бастырылган дини характердагы «Гыйльме хәль» һ.б. хезмәтләр үз вакытында балалар өчен тәрбия китабы хезмәтен үтәгәннәр.
XX гасыр башында фәнни танып-белү һәм уку өчен язылган китапларга мисал итеп Н. Думавиның «Җир вә кояш» (1913), «Безнең мәктәп» (1915), «Бер баланың көндәлек дәфтәре», «Зәки», Ф.Агиевның «Хай-ванат», «Кыйраәт ибтидаия» (1910-1915), «Балалык вакыты», И. Хәмидинең «Рәсемле гыйлем хайванат» (1910), К. Бәшировның «Балага фәнни дәресләр» (1908), М. Корбангалиевның «Татарча уку» хезмәтләрен һ.б. атарга мөмкин.
Оренбург өязе Акман (Ибрай) авылында туып үскән, «Таң йолдызы», «Әлислах» (Г. Тукай белән берлектә) һ.б. газеталарда эшләгән Сәгыйтъ Рэмиев (1880-1926) исеме XX гасыр башы балалар әдәбиятында еш күзгә ташлана. Ул да, чор рухында фикер йөртеп, белем мәсьәләләрен яктырта.
Г. Тукайның якын дусты, шагыйрь, педагог, көнчыгыш һәм рус телләрен яхшы белүче тәрҗемәче Сәгыйтъ Сүнчәләй (1889-1941) дә XX гасыр башы татар әдәбиятын үстерү юнәлешендә үз өлешен кертә.
Гомумән, бу чор балалар әдәбияты тематик яктан гаять бай булуы белән дә күзгә ташлана. Иске белән яңаны контраст кую, ятимлек проблемасы, табигать күренешләрен мәгънә салып тасвирлау, атеистик мотивлар — болар барысы да гасыр башы балалар әдәбиятында еш кабатланган темалар. Мәктәп тәрбиясе, уку-укыту мәсьәләләре дә торган саен күбрәк урын ала бара. Белемле, заманча укымышлы булуга өндәү мотивларының көчәюе мәдәният-мәгариф өлкәсендә җәдитчелекнең кадимчелектән өстен чыгуы, 1905-1907 һәм 1917 еллардагы инкыйлаблар тәэсирендә дә бара. Әлбәттә, әлеге чорда иҗатта табигатьтәге тереклек ияләренә мөрәҗәгать итү факторы актуальләшә. Тәрҗемә эшчәнлеге дә зур үсеш ала. Әсәрләр татар балаларына якын, милли рухта тәрҗемә ителә, шунлыктан фольклор әсәрләре дә, аерым авторлар иҗаты да хуплап каршы алына.
Көнчыгыш фольклорыннан «Кырык карак», «Мең дә бер кичә», «Камилә вә Димнә», французчадан «Кечкенә Рәшид», рус халык иҗатыннан «Батыр Гәрәй» һ.б. бүгенге көндә дә иң уңышлы тәрҗемәләрдән саналырга хаклы.
Рус әдибе Л. Толстойның әсәрләре балалар әдәбиятында XIX гасыр азагында ук күренә башлый. XX гасыр башында исә Г. Тукай, С. Сүнчәләй, И. Багданов һәм башкалар тәрҗемәсендә аның «Л. Н. Толстой бабай хикәяләре», «Толстой хикәяләре», «Олуглык нәрсәдә?», «Җиләкләр» һ.б. җыентыклары дөнья күрә.
А. Пушкинның «Алтын әтәч», «Алтын балык» яки «Балыкчы һәм балык», Н. Гогольнең «Йорт хәрабәсендә өрәк», «Һава шарында сәяхәт», И. Крыловның «Әм-сан» һ.б. тәрҗемә әсәрләре дә үз вакытында балалар әдәбиятының юнәлешен билгеләп кенә калмый, бәлки күп авторлар өчен өйрәнү, тәҗрибә мәктәбенә дә әверелә.
Чит ил әдипләреннән тәрҗемә ителгән әсәрләргә килсәк, аларның иң күренеклеләре рәтендә Д. Дефо ның «Робинзон Крузо», Х.Андерсенның «Ямьсез үрдәк баласы» (тәрҗемәләрдә «Мәхәббәтсез» дип тә кулланыла), М.Твенның «Принц һәм теләнче», А. Конан- Дойльның «Шерлок Холмс вакыйгасы», Ж. Вернның «Серле атау» һәм башкаларны атарга мөмкин.
2.2. Сугыш чоры татар балалар әдәбияты
40 нчы елларда балалар әдәбияты өлкәсендәге эшчәнлек берничә юнәлештә бара. Беренче юнәлеш үткәндәге рухи байлыкка булган мөнәсәбәт белән бәйләнә. Г.Тукайның “Әкиятләр. Шигырьләр” (1941), М.Гафуриның “Бал корты һәм кигәвен” (1941), А.Алишның “Ана әкиятләре” циклы (1941) һ.б. күренекле шәхесләрнең әсәрләре белән бергә, фашизмга нәфрәт, үч уяту, балаларның авыр шартларда да батырлыкка сәләтле булуын үрнәк итү максатыннан М.Әмирнең “Батыр исемле малай турында хикәяләр” (1941), Г.Гобәйнең “Маякчы кызы” (1941), “Ялгыз йортта” (1941), Һ.Такташның “Караборынның дусты” (1944) һ.б. әсәрләр кабат нәшер ителә.
Икенче юнәлештә балалар өчен иҗат итүче авторлардан Н.Исәнбәтнең “Татар халкының балалар фольклоры” (1941), “Табышмаклар” (1941), К.Нәҗминең “Хикәяләр” (1941), И.Туктарның “Хикәяләр” (1941), “Курчак театры өчен җыентык” (төзүче Ә.Камал, 1941), А.Әхмәтнең “Үги кыз: ни чәчсәң шуны урырсың” (1941), һ.б. аерым китаплар сыйфатында дөнья күрә. Моңа өстәп сугыш кырында һәм тылда иҗат итүче авторларның тынычлык, матур киләчәк, үткәндәге тарих кебек темалар белән бергә, илнең сәяси хәлен аңлаткан, сугыш темасын ачкан әсәрләре басыла.
Өченче юнәлеш чит телдән тәрҗемәләр белән бәйле. Сугышның беренче айларыннан күп кенә рус язучыларының Казанга, Чистайга һәм Татарстанның башка шәһәрләренә күчеп килүе нәтиҗәсендәдер, күрәсең, тәрҗемә эшчәнлеге җәелеп китә. Мтисалга, С.Маршак, А.Поляков, М.Исаковский, В.И.Лебедев-Кумач һ.б. әсәрләре балалар өчен тәрҗемә итеп бастырыла. Бу чорда шулай ук А.Гайдарның “Тимур һәм аның командасы” (1941), А.Толстойның “Алтын ачкыч яки Буратино маҗаралары” (1941), А.Бартоның “Уенчыклар” (1941), Г.Байдуковның “Сталин белән очрашулар” (1941) һ.б. әсәрләр тәрҗемә ителә.
Тарихта билгеле булганча, Бөек Ватан сугышы елларында бөтен иҗади һәм педагогик потенциал илне дошманнан саклауга юнәлтелә. Сугыш әдәбиятка яңа тема һәм геройлар алып килә, традицион темалар да бу чорда яңача чишелеш таба башлый.
Хезмәт, белем, туган ил өчен үзеңне корбан итү, күмәклек-бердәмлек кебек темаларга басым ясала. Үч һәм батырлык темасы белән бергә баланың формалашуы, өлкәннәр һәм яшьләр арасындагы мөнәсәбәт ассызыклана башлый, фронтка ярдәм темасы өстәлә.
Бу чорда М.Җәлил, Ф.Кәрим, Г.Бәширов, К.Нәҗми, Г.Кутуй, А.Шамов, Г.Әпсәләмов, Ә.Фәйзи, А.Алиш, Ә.Ерикәй, Ш.Маннур, С.Хәким төрле жанрларда иҗат итәләр. Бер жанрга хас элементларның икенче жанрга үтеп керүе дә күзәтелә. Мондый үзара тәэсир әдәбиятның үсешенә файдалы була.
Ватан сугышы елларында баллада жанры яңарыш кичерә. Балладалар сугышның драматизмын, чор геройларының рухи матурлыгын яктыртырга ярдәм итәләр.
Ә Г.Кутуйның “Рөстәм маҗаралары” – Бөек Ватан сугышы вакыйгаларын фантастик планда яктырткан, татар халкының әкиятләренә якын бердәнбер әсәр.
Сугыш чорының кыенлыклары әдәбиятка нык тәэсир итә. Әсәрләр дә темалар шактый дәрәҗәдә бер-берсенә охшаш, һәм чишелеш, нигездә, схематик характерда.
Әмма, ничек кенә булмасын, сугыш чоры бала образында матур сыйфатларны ачты. Алар күңелендә яшәп килгән көрәшче булу, дошман белән сугышу һәм, ниһаять, кызыл командир булу омтылышы кичерешләр белән тасвирланды. Мисалга Ф.Хөснинең “Учак”, А.Алишның “Килделәр” һ.б. китерергә була.
Сугыштан соңгы елларда уку, белем мәсьәләсенә басым ясала. Хәтта балалар өчен иң яхшы әсәрләргә конкурс игълан ителә.
Б.Рәхмәт, Ә.Ерикәй, Н.Исшнбәт, Җ.Тәрҗеманов, Ә.Бикчәнтәева, Л.Ихсанова, Ш.Маннур, М.Әмир, Г.Гобәй, Н.Гайсин, Ә.Фәйзи кебек әдипләрнең әдәбиятка килүе сугыштан соңгы чорда балалар әдәбиятын үстерүгә зур этәргеч була.
60-90 нчы еллар әдәбияты, моңа кадәр булган тәҗрибәләргә, традицияләргә таянып, яңа шартларда үсә. Балаларның психологиясен өйрәнеп, аларның теләкләрен, кызыксынуларын аңлап иҗат итүгә игътибар арта. Р.Хафизова, Ф.Яруллин, М.Фәйзуллина, Х.Халиков, Р.Батулла, Р.Корбан һ.б. иҗаты шул турыда сөйли.
Әдәбиятта фәнни-фантастик , детектив, маҗаралы жанрларда иҗат итүче язучылар күп түгел. Балалар өчен бу жанрда 60-90 нчы елларда А.Тимергалин, Р.Фәизов, Җ.Дәрзаман, Г.Рәхим һ.б. танылган язучылар иҗат итә.
2.3. XXI гасыр татар балалар әдәбияты турында фикерләр.
Г.Тукай бүләге иясе Ркаил Зәйдулланың балалар әдәбиятына кагылышлы фикерләре белән танышып узыйк: “Балалар әдәбияты катлаулы мәсьәлә. Чөнки бүген - бала, иртәгә - гражданин дигән сүз. Шуңа күрә әдәбият өлкәсендә балалар әдәбияты бик мөһим. Ләкин аңа тиешле игътибар бирелми сыман. Балалар әдәбиятына күбрәк язучыларны җәлеп итәргә кирәк, кимчелекне шунда күрәм мин.
Балалар өчен берничә балалар язучысы гына язарга тиеш түгел. Ул һәр язучының изге бурычы, дип саныйм. Берничә кеше генә балалар матбугатын булдырырга тиеш түгел. Күбрәк кеше җәлеп ителсә - әйбәтрәк, һәркемнең үз үслеге, зәвыгы бар. Төрлелек һәрвакыт кирәк. Ул очракта сайлап алу мөмкинлеге дә булыр иде”.
Резидә Гобәева-Зәйниева шагыйрә: “Баланың тәүге мәртәбә кулына алган китабы аның күңелендә, гомумән, китапка карата мәхәббәт, кызыксыну уята алырга тиеш. Китапның игътибарны җәлеп итәрлек дәрәҗәдә бизәлгән булуы да, сыйфатлы кәгазьдә бастырылуы да мөһим. Андагы рәсемнәрнең үк тәрбияви мәгънәгә ия булуы шарт. Эчтәлеге хакында әйтеп торасы да юк. Татар әдәбиятында балалар өчен язылган шигырьләр, әкиятләр, мәсәлләр бар, аларны дөрес һәм сыйфатлы итеп тәкъдим итә алуда гынадыр хикмәт. Ә, гомумән алганда, китап баланың акылын, аңын, фикерләү дәрәҗәсен һәм фантазиясен үстерергә тиеш дип саныйм. Китапны укыган вакытта бала үзен махсус тәрбияләүләрен сизмичә, үзе кызыксынып кабул итәргә, мавыгырга тиеш. Киләчәктә фэнтези жанрына ихтыяҗ күбрәк булыр кебек», – дип саный.
Балалар әдәбияты буенча докторлык диссертациясе яклаган галимә Ләйлә Минһаҗеваның фикерләре белән дә танышып үтик: “Балалар әдәбиятында, 8-12 яшьлекләр нисбәтендә генә түгел, гомумән, проблема шактый зур. XIX йөзнең икенче яртысыннан формалаша башлаган татар балалар әдәбиятының ХХ гасыр дәвамындагы үсеш-үзгәрешләрен карап-тикшереп чыктым, ХХI гасыр башы әдәбиятын да өйрәнәбез. Балалар әдәбияты тирәсендә проблема һәрвакыт булган. Маҗаралы, фантастик әсәрләрнең булмавы - ул бүген генә килеп туган мәсьәлә түгел. Балалар өчен язучыларыбыз да шактый һәм, әйтергә кирәк, талантлы язучыларыбыз да бар. Әмма китап кибетенә керсәм, хәтта мин дә белмәгән, балалар өчен китап чыгарган яңа исемнәр белән очрашам. Алып укый башласаң, еш кына әсәрләрнең рәте-чираты юклыгын күрәсең. Балалар матбугатында басылган 60-70 % әсәрләрне бала өчен бүген кызыксыз дип саныйм. Шуны әйтә алам: балалар рухын белеп, аңлап язылган әсәрләр бала өчен генә түгел, өлкәннәргә дә кызыклы була”.
2.3. XXI гасыр татар балалар әдәбияты.
Нәкъ балалар рухын белеп, аңлап язылган әсәрләрнең авторларына тукталып үтәсем килә. Аларның күбесе иҗатын XX гасырда башлап XXI гасырда дәвам итүчеләр.
Ш.Галиев — чын мәгънәсендә туган як шагыйре. Аны тормыштагы үзгәрешләр: табигатьне саклау, авыл-шәһәр, балалар-өлкәннәр проблемалары кызыксындыра. Ш.Галиевнең кечкенә герое табигать эчендә яши, табигатьтәге үзгәрешләргә сизгер, матурлыкны күрә белә. Шагыйрь табигатькә булган дорфа мөнәсәбәтенең төзәтеп булмаслык үкенечле хәлләргә китерү мөмкинлегенә басым ясый. Ш.Галиев баланы бүгенге җәмгыятьнең кешелекне борчыган олы һәм тирән каршылыкларына, катлаулы күренешләренә алып керә, шулар турында уйланырга этәрә, кечкенәдән ук табигатьне саклаучы, аны яратучы, кешелекне шәхәс тәрбияләргә омтыла. Шулай ук, Ш.Галиев поэзиясендә белем бирү, тәрбия максатларыннан аерылмый: шагыйрь әхлак мәсьәләләренә зур әһәмият бирә. Шагыйрь сөйләшә белергә дә, телнең байлыгын, матурлыгын күрергә, музыкасын, шигъри нәфислеген тоярга да өйрәтә.
Шагыйрь фантазиясендә туган Шәвәли, Камырша, Котбетдиннәр балаларның якын, үз геройларына әверелде.
Р.Миңнуллин шигъриятенең үзенчәлеге шагыйрьнең чынбарлыкны юмористик һәм, аерым очракларда, сатирик планда, баланың садәлеге һәм хыялыйлыгы белән бәйләп бирүендә, нәниләр өчен образлы фикерләүгә, шигъри күрүгә һәм шигъри фантазиягә юл ачуында, баланы кызыксындыру максатыннан төрле формаларга мөрәҗәгать итү һәм мавыктыргыч ачышлар ясавында, шулай ук, әлбәттә, гади генә хәл-вакыйгада балаларча көтелмәгән мәгънә яки кызык табуында. Шагыйрь балалар дөньясын якыннан белә, аны шул ук нәниләргә җиткерү өчен төрле ысул һәм әдәби алымнардан уңышлы файдалана. Ул бик еш вакыйгаларны “мин” яки “без” исеменнән сөйли, ягъни фикерләрен бала теле һәм бала исеме белән җиткерә, аның күзе белән яшәешне күзли, тәнкыйть итә, каршылыкка керә яки үрнәк ала, яисә турыдан-туры өлкәннәргә мөрәҗәгать итеп, сорауларына җавап көтә. Р.Миңнуллин күп кенә шигырьләрендә табигатькә, кош-кортларга, хайваннар дөньясына мөрәҗәгать итә, аларны җанландыра. Әлбәттә, әлеге тема балалар әдәбиятының буеннан-буена сузылган, уңышлы, матур шигырьләр язылган. Р.Миңнуллин да әлеге традицияләрне дәвам итеп, гади вакыйгаларның үзенчәлекле мизгелен тотып ала һәм уңышлы бирә. Р.Миңнуллин иҗаты — күпкырлы иҗат. Шигырьләре аша әдип баланы тәрбияләргә, белемен арттырырга һәм сөйләм телен камилләштерергә алына. Бу максат, үз чиратында, эзләнү һәм табышларга китерә. Шагыйрьнең уңышын шулай ук шигырьләрендәге ритм, уңышлы кулланылган рифмалар да билгели. Рифмаларны урынлы куллану нәтиҗәсендә дә Р.Миңнуллин кызыклы, тәэсирле картиналар тудыруга ирешә. Гади, аңлаешлы, кыска гына әйтелгән фикерләр тупланган, “Юк инде”, “Икәүләп”, “Ә үзләре...”, “Күчтәнәч” һәм башка шигырьләре балалар психологиясен һәм яшь үзенчәлекләрен белеп эш итү нәтиҗәсендә уңышлы язылганнар. Әдип аерым шигырьләрендә шаянлыкка, юморга төреп, тирән, фәлсәфи фикерләр дә җиткерә, балачакның романтикасын, хыялый, үзенчәлекле балалар дөньясын да тудыра.
Резеда Вәлиева каләменнән кызыклы, мавыктыргыч, шаянлыкка һәм тапкырлыкка корылган шигырьләр, әкиятләр, поэмалар, сәхнә әсәрләре коелып тора. Алар балаларны туган якны сөяргә, табигат белән дус булырга, хайваннарны һәм кош-кортларны рәнҗетмәскә, әти-әни сүзен тыңларга, дәү әниләрне яратырга, мәктәптә тырышып укырга һәм башка бик күп изгелекләргә өнди, өйрәтә.
Җәүдәт Дәрзаманның шигъри теле зирәклеккә, балаларча наянлыкка, сабыйлар эчкерсезлегенә корылган. Шигырьләрнең нигезендә күпчелек очракта юмор, нәниләр тормышыннан алынган мәзәкчел ситуация ята.Кече яшьтәге балаларның хәрефләрне өйрәнү процессын җиңеләйтү, мавыктыргыч итү максатыннан язылган “Безнең әлифба” циклын да кызыклы ситуацияләр һәм ритм төгәллеге белән игътибарны үзенә юнәлтә.
Соңгы еллар прозасында Г.Гыйльманов, Л.Лерон, Ф.Яхин., Л.Сабирова, Н.Гыйматдинова, А.Гыймадиевләр җигелеп эшли.
Г.Гыйльманов балалар әдәбиятына яңа бер образ – Язмыш образын алып килде. Аның “Язмышның туган көне” хикәясе балаларны тәкъдир турында уйландыра.
Л.Лерон кыска, шаян хикәяләр яза. Камиллеге ягыннан “Кызларга һәм малайларга киңәшләр”е игътибарга лаек.
Н. Гыйматдинова әсәрләренең төп геройлары үзләренә көчне табигатьтән алалар. Алар – табигать балалары. Әдип кешеләрне табигать кочагына кире әйләнергә өнди, табигать белән тыгыз бәйләнештә булмаганда адәм баласы шәфкатьлелек, бер-береңне аңлау, ягымлылык, хөрмәт итү һәм башка шундый сыйфатларны югалта баруын күрсәтмәкче була (“Урман ниләр сөйли икән”). Нәбирә Гыйматдинова шулай ук нәни укучыларда татар тарихын, гореф-гадәтләрен өйрәнүгә кызыксыну уятмакчы була.
Балалар бик яратып А.Гыймадиевнең “Телефонлы кәҗә”, “Интернетта ALF”, “Дианаларда кунакта” хикәяләрен укыйлар.
1997 елда А.Гыймадиевнең балалар өчен кырыклап шаян хикәясен үз эченә алган «Тә-нә-фес, яки Маҗаралы хәлләр» исемле беренче китабы, 2000 елда «Хуш, Там-чыгөл!» дигән икенче җыентыгы дөнья күрә. Шушы ике җыентыгына тупланган әсәрләре өчен ул 2001 елда Татарстан Язучылар берлегенең Ш.Маннур исемендәге әдәби бүләккә лаек була. Алга таба, үзенең иҗат офыкларын киңәйтә барып, соңгы елларда А.Гыймадиев яшь укучыларына янә ике китабын — «Без андый малай түгел!» (2005) һәм «Ниязның рекордлар китабы» (2006) дип аталган хикәя-повесть җыентыкларын бүләк итә. Моннан тыш язучы иҗатыннан аерым хикәяләр «Хәтер» нәшриятында чыккан «Татар балалар әдәбияты» (2003) һәм Татарстан китап нәшрияты тарафыннан нәшер ителгән «Балачакта калабыз» (2004) исемле күмәк җыентыкларда да лаеклы урын ала.
А.Гыймадиевның хикәяләре композицион яктан җыйнак, сюжетлары маҗаралы хәлләргә корылган булулары белән җәлеп итә, аларда балаларның көндәлек тормышта — мәктәптә, шәһәр урамында, авыл болын-кырларында бер-берсенә карата эчкерсез мөнәсәбәтләре, шаянлыклары, характер үзенчәлекләре кызыклы детальләр, тормышчан вакыйга-эпизодлар аша сурәтләнә.
Кыскасы, әдәбиятыбызга А.Гыймадиев кебек язучылыр килеп торганда аның киләчәге бар дип саныйм.
Йомгаклау.
Балалар әдәбияты, гомуми әдәбиятның бер тармагы буларак аның составында үсә.
ХХ гасыр башы – тарихи үзгәрешләрнең күп булуы ягыннан гына түгел, ә татар әдәбияты һәм сәнгате үсешендә дә үзенчәлекле чор.
Сугыш чорының кыенлыклары әдәбиятка нык тәэсир итә. Әсәрләр дә темалар шактый дәрәҗәдә бер-берсенә охшаш, һәм чишелеш, нигездә, схематик характерда.
Әмма, ничек кенә булмасын, сугыш чоры бала образында матур сыйфатларны ачты. Алар күңелендә яшәп килгән көрәшче булу, дошман белән сугышу һәм, ниһаять, кызыл командир булу омтылышы кичерешләр белән тасвирланды.
Сугыштан соңгы елларда уку, белем мәсьәләсенә басым ясала. Хәтта балалар өчен иң яхшы әсәрләргә конкурс игълан ителә.
60-90 нчы еллар әдәбияты, моңа кадәр булган тәҗрибәләргә, традицияләргә таянып, яңа шартларда үсә. Балаларның психологиясен өйрәнеп, аларның теләкләрен, кызыксынуларын аңлап иҗат итүгә игътибар арта.
Әдәбиятта фәнни-фантастик , детектив, маҗаралы жанрларда иҗат итүче язучылар пәйда була.
Соңгы еллар прозасында Г.Гыйльманов, Л.Лерон, Ф.Яхин., Л.Сабирова, Н.Гыйматдинова, А.Гыймадиевләр җигелеп эшли.
Йомгаклар әйткәндә, әдәбиятыбызга А.Гыймадиев кебек язучылыр килеп торганда аның киләчәге бар дип саныйм.
Әдәбият.
1. Татар балалар әдәбияты: Әкиятләр һәм хикәяләр. – Казан: Татарстан Республикасы “Хәтер” нәшрияты, 2003.
2. Татар балалар әдәбияты: Шигырьләр һәм пьесалар. – Казан: Татарстан Республикасы “Хәтер” нәшрияты, 2003.
3. Хәзерге балалар шигърияты. – Казан: Татарстан Республикасы “Хәтер” нәшрияты, 2004.
4. Хәзерге татар прозасы. – Казан: Татарстан Республикасы “Хәтер” нәшрияты, 2005.
5. Сугыш чоры балалар әдәбияты: гомуми белем бирү мәктәпләре, урта һәм югары педагогик уку йортлары өчен уку әсбабы. Казан: Татарстан Республикасы “Хәтер” нәшрияты, 2010.
6. Хәзерге татар хикәяләре. – Казан: Татарстан Республикасы “Хәтер” нәшрияты, 2012.
Андреева Миләүшә Рәшит кызы, Татарстан Республикасы Баулы муниципаль районы “7нче санлы урта гомуми белем бирү мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы.

Теги: Миләүшә Андреева

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру