Журнал «Безнең мирас»

Сугыш урлаган яшьлек

1941 нче елның 22 нче июль таңы туып кына килә иде әле. Илебезнең көнбатыш чикләренә ябырылып очкан самолётлар шәһәребез өстенә бомба яудыра башлады. Сугыш ялкыны дөрләде. Меңнәрчә, милионнарча совет кешеләре кулларына сугыш коралы алдылар, фашизмга каршы көрәшкә күтәрелделәр.
Сугыш безнең илебезгә авыр яралар, күп югалтулар алып килде. Безнең илдә кайгы күрмәгән өй, гаиләне, әтисен яки әнисен, улын я кызын, абыйсын я апасын, дустын югалтмаган кешене табу бик авыр. Җиңү безгә бик кыйбатка төште. Шуңа күрә без бу көннәр, геройларыбыз турында онытырга тиеш түгел.
Бөек Ватан сугышында ике миллион хатын-кыз катнаша. Шуларның 50 меңнән артыгы – Татарстаннан. Дөньяда хатын-кыз катнашырга тиеш түгел бер генә нәрсә бар, ул да булса – сугыш. Тик язмышлар без теләгәнчә генә язылмый шул. Аяусыз сугыш меңнәрчә хатын-кыз язмышларында уза. Өермәдәй бөтереп алып, шактый михнәт-газаплар кичертә, күпләрнең гомерләрен өзә...
Һәрбер кешенең үз яшәү тарихы, үз язмышы бар. Тамырларың – туганнарың, әби -бабайларың турында яңа мәгълүматтан хәбәрдар булу бик кызык. Әмма иң кызыгы – бөек шәхесләр,геройлар – Бөек Ватан сугышында катлашучылар турында белү. Әлеге кешеләр – чын мәгънәсендә каһарманнар, курку белмәс, Ватаннарына тугры булып калган кешеләр.
Бөек Ватан сугышы геройларының берсе – хатын-кыз, минем кайнанам Вәлиева Хафизә Әхмәтҗан кызы.
“ Шөкер итәм мин бүген: утлар-сулар кичеп, ничәмә-ничә тапкыр үлем белән йөзгә-йөз очрашып, туган якларга исән кайттым мин. Җиңү бәйрәме көне якынлашканда күңелдә утлы яшьлек еллары хатирәләре уяна...
Зифа буйлы, чибәр йөзле
 Япь-яшь кенә кыз бала,
 Батырлыклар күрсәтеп,
 Сугыш утында яна. (Лилия Гыйматдинова).
Мин, Вәлиева Хафизә Әхмәтҗан кызы, Азнакайда туып үскән кыз бала. Әтием үлгәндә, миңа нибары 8 яшь иде (1932 ел). Әни безне, дүрт баланы, һәм сеңлесенең малаен - биш баланы берүзе тәрбияләде. Үзем 9 классны бетереп, Госбанкка эшкә кердем, чөнки укулар түләүле иде (ә түләргә акча юк). Яхшы гына эшләгәндә, 1943 нче елның 12 нче мартында мине мобилизацияләделәр һәм фронтка алып киттеләр. Без - 30 кыз - 3 ай дәвамында хәрби әзерлек үттек. Шулар арасыннан миңа беренче булып фронтка китәргә приказ булды. Бөгелмәдә комиссия торып, Татарстаннан 300 кыз чыгып киттек. Курск дугасы аша Украинаның Бахмач станциясенә тукталдык. 19 яшемне мин шунда каршыладым. Зур складлар һәм тимер юл станциясен сакларга керештек. Дүртенче Украина фронтының 1874 нче полкында 35 мм лы зенит пушкасында хезмәт иттем. “Бер пушкада гына хезмәт итмисез, рациядә дә эшлисез, разведкада да буласыз, һәрберсен белергә тиешсез”,-дип һәрнәрсәгә өйрәттеләр.
Дуслар өчен генә җырлый еллар,
 Күңелләре киткән нечкәреп:
 -Нинди генә утка кермәдек без,
 Нинди генә сулар кичмәдек! (Рәшит Гәрәй).
Бу станциягә немецлар бомба ташладылар. Мин җиңелчә яраландым. Безнең полк алга таба күчте. Молдавия, Чехословакия, Румыния аша Польшага таба киттек. Германия чиге буенда бер зур станциядә –Бельск шәһәрендә - тукталдык. Бомбалар шартлавы, атышлар астында күп йөрергә туры килде. 1945 елның сентябрь аенда туган Азнакаема әйләнеп кайттым. Иң матур елларым сугыш кырларында үтте. 25 яшемдә кияүгә чыгып, ирем белән (ул да сугыш ветераны иде) 3 бала, мәрхүмә булган кызымның 2 баласын үстердек. Тормышыма рәхмәтле булып, бүгенге көндә сигезенче дистәмне матур гына түгәрәкләп киләм. Гомерем буе “Восток” кинотеатрында хисапчы булып эшләп, лаеклы ялга чыктым. Хезмәттәшләрем белән бүген дә ул елларымны сагынып искә алам.
Калган гомеребез тыныч, матур тормышта үтсен иде. Илләр, көннәр тыныч булып, һәммәбезгә сәламәтлек белән гомер кичерергә язсын”,-дип фикерен йомгаклады кадерле кайнанам.
Шатлыгым да һәм кайгым да минем
 Икеләтә зур бит – яшермим:
 Хәтәр яуда чөнки исән калдым,
 Ике кеше өчен яшим мин. (Зәки Нури).
Өйдә кунак булып ята торган чакмыни, ике көннән инде эшкә дә чыга.Башта лесхозда, аннан соң кино челтәрендә өлкән бухгалтер була. Хафизә Әхмәтҗан кызы оешманың финанс тормышын ныгыту өчен күп көч куйды. Дәүләтнең һәр сумының кадерен белде, средстволарны экономияләү юлларын тапты. Шул ук вакытта финанс эше белән генә чикләнмәде. Кино техникасын өйрәнде,катлаулы аппаратларның типларын, узелларын, аерым детальләрен биш бармагы кебек белде. Кино эше буенча тупланган күп еллык белемнәрен яшь коллегаларына юмарт өләште.
Вәлиева Хафизә Әхмәтҗан кызы тормыш иптәше Халим Гали улы Зиннәтов белән бергәләшеп (шулай ук Бөек Ватан сугышы ветераны) кино челтәре системасында 1952 елдан эшләде, тырыш хезмәте өчен ул, күп мәртәбәләр культура хезмәткәрләре профсоюзының район һәм өлкә комитетлары, республика кинофикация идарәсе Почёт грамоталары белән бүләкләнде.Тырыш хезмәт нәтиҗәсе – “Отличник кинематографии СССР”(1979 ел) дигән мактаулы исеме.
7 ел элек 84 нче яшендә хөрмәтле кайнанам Вәлиева Хафизә Әхмәтҗан кызы вафат булды. Бу хезмәтебез аның якты рухына изге дога булып барып ирешсен!
Бөек Ватан сугышы бөтен халык сугышына әверелә,һәм анда дошманны җиңү дә бөтен халык җиңүе булды.Соңгы ут сызыкларында солдатлар батырларча тора, күкрәкләре белән дошман дотлары амбразураларын каплый, очучылар һәм танкистлар,уйлап та тормастан,таранга бара.Тоташ ут стенасы аша атакага ташланучылыр да, бертуктаусыз снарядлар шартлаганда күпер төзүчеләр дә, команда пунктларына элемтә сузучылар да – барысы да геройлар! Советлар Союзы Геройлары арасында 200 дән артык Татарстан егете һәм кызы булуы белән без хаклы рәвештә горурлана алабыз.
Без бу көннәрдә Ватан азатлыгы өчен рәхимсез сугышларда һәлак булган, тылда, станок артында җиңү хакына армый-талмый корал ясаган, колхоз кырларында көне-төне эшләп, күз яше һәм ачы тир тамызып, икмәк үстергән ветераннарны - әби-бабаларыбызны, апа-абыйларыбызны олы ихтирам белән искә алабыз.70 ел элек  халкыбыз,тиңдәшсез каһарманлыклар күрсәтеп, кешелек дөньясына үлем белән янаган фашизмны тар-мар итүгә ирешә.Бу канлы көрәшнең кайтавазы әле бүген дә инде бик тә санаулы калган ветераннарыбызның сугыш уты көйдергән йөрәкләрендә әрни,тәннәрендә төзәлмәс яра булып сыкрый.
Гайрәтле һәм хезмәт сөючән халкыбызның тиңдәшсез батырлыклары һәм фидакарьлеге кешелек дөньясын фашизм коллыгыннан коткарып кала.Бу җиңү ил кырында ятып калган 27 миллион асыл ир-егете бәрабәренә яулана. Ә сугыштан соң тән һәм җан яраларыннан,авыр хезмәттән вакытсыз гүргә кергәннәр күпме?!Күпме парлар кавышмаган, күпме бала бу якты дөньяга тумый калган?!Гомергә онытылмас сугышның билгеле һәм билгесез геройлары, аның изге корбаннары безнең күңелләрдә мәңге сакланыр.
 Юл бирегез, сәламләгез
 Хөрмәтләп җырлагыз дан;
 Урамнарны нурга күмеп,
 Үтеп бара Ветеран! (Нур Ахунов).      
 
Бүләкләре:
Медаль за отвагу.( 2.10.1944).
Медаль за победу над Германией в ВОВ 1941-1945 гг.
Орден Отечественной войны II степени.
Медаль 20 лет Победы в ВОВ.
Медаль 25 лет Победы в ВОВ за доблесть и отвагу.
Медаль 30 лет Победы в ВОВ.
Медаль 40 лет Победы в ВОВ.
Медаль 50 лет Победы в ВОВ.
Медаль 60 лет Вооружённых Сил СССР.
Медаль 70 лет Вооружённых Сил СССР.
Отличник кинематографии СССР. (1979г.)
Медаль Жукова.
Значок «Отличник» ПВО».
Медаль Ветеран труда.

Зөлфия Рәйс кызы Газизова,Әнисә Хисаметдин кызы Хаҗиәхмәтова, Татарстан Республикасы Азнакай муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе "Азнакай шәһәре 6 нчы урта гомуми белем бирү мәктәбе"нең татар теле һәм әдәбияты укытучылары.

Теги: Газизова Зөлфия Хаҗиәхмәтова Әнисә

Галерея

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру