Журнал «Безнең мирас»

Сугыш чоры балаларының истәлекләре

Бөек Ватан сугышы, тыл ветераннары көннән –көн азаеп бара. Аларның бу дәһшәтле еллар турындагы истәлекләре вакыт үткән саен, кадерлерәк булып бара. Күпне күргән, Җиңү яулаган өлкән бабаларыбыз, әбиләребез, әтиләребез исән чакта яшь буын өчен аларның хатирәләрен язып алырга һәм саклап калырга кирәк. Бу мәкаләдә үземнең якын кешеләрем- әнием, әбием, каенанамнан ишеткән вакыйгалар турында язарга булдым. Аларның үсмер чагы, әбиемнең гөрләтеп тормыш итәсе чоры Бөек Ватан сугышы елларына туры килә.
Каенанам, Бөгелмә шәһәрендә яшәүче Тыл ветераны Байбекова Гыйльмеруй истәлекләре Республика башкаласы белән бәйле. Сугыш башланганда, ул әти- әнисе, абыйсы һәм апасы белән Казанда яшәгән була. Аның хәтерләвенчә, 1942 нче елның җәендә Казанны бомбага тоту куркынычы туа, шуңа күрә барлык кешеләргә, караңгы төшкәч, тәрәзәләрне кара маскировка кәгазе белән капларга кушыла. Төнге патруль, берәрсенең тәрәзә ярыгыннан сары ут сызыгы күренсә, шакып китә иде”, - ди Гыйльмеруй әни. Казанның хәрби заводлары да тәрәзәләрен каплап эшли башлаган .
“1942 нче елның кышында Казанда тоз бетте, - дип искә төшерә каенанам. - Идел буендагы пристаньга тоз тавы китереп бушаттылар. Язгы ташуга кадәр республика буенча таратылырга тиешле тозны шәһәргә ташып бетерергә кушыла , ә транспорт юк. Радиодан әйтәләр: “Кемнең мөмкинлеге бар, пристаньга төшеп, “тоз тавыннан “ булдыра алганча тоз алып кайта һәм кибеткә тапшырып , ипигә алыштыра ала”. Без дә апа белән уйладык һәм төнге сәгать 3тән чана тартып, трамвай юлы буйлап пристаньга юнәлдек. Барсак - ис китәрлек: тоз тавының бөтен ягы чүгәләгән кешеләр белән уратып алынган . Шунда ук хәрби патруль да “сак булыгыз, тоз өеме ишелеп төшмәсен” дип кисәтеп йөри.
Курка- курка гына , без дә кәйлә белән чокып, 20- 30 килограмм тоз алып кайтып тапшырдык. Апа чананы алдан тартты, мин арттан этеп кайттым. Бу тоз операциясе 1ай чамасы булды”,- дип сөйли Тыл ветераны.
Казанда укыган чакта группадаш кыз әнисенең Зеленодольскидагы тыл тормышы истәлекләрен сөйләгән иде. Шәһәр кешеләре кыш көне, Идел өстенә чыгып, елга аркылы салынган тимер юл күпере астыннан санитар поездыннан ташланган бинтларны җыеп алып кайта торган булганнар. Аларны юып, киптереп, кием теккәннәр. Марля бинттан нинди кием булсын инде дисәң, анысын да аңлатып була. Бинт җитмәгәнлектән, санитар поездларга, госпитальләргә гади ак тукыма бирә торган булганнар.Монысын инде санитар поездында комиссар булып хезмәт иткән Бөек Ватан сугышы ветераны Гарифуллин Мансур сөйләгән иде. Кешеләр, мөгаен, шушы ташланган ак ситсы кисәкләрен җыеп, үзләренә кием юнәткән.
Тылның колхоз тормышыннан алынган истәлекләр дә дулкынландыргыч.
1900 нче елгы әбием сугыш башланганда Бакчасарай авылында (хәзерге Тукай районы) 8 бала анасы була. Тормыш иптәше Фатих 1941нче елның октябрендә фронтка китә. Авылның бар хатын – кызы көне- төне колхоз эшендә. Шулай җәй көне ашлык суккан вакытта бер төркем хатын- кыз басудан кич өйләренә кайта. Алар арасында әбием дә була. Юллары колхозның каравыл өе яныннан үтә. Шул йорттан авыл советы рәисе чыгып, эштән кайтучы хатын – кызларга: “ Я, әйләндереп күрсәтегез кесәләрегезне ,“- ди. Әбием, бу хурлыкка түзә алмыйча: “ Кесәләрне түгел, ыштан төбеннән актарып карасаң да, бернәрсә дә юк ,“ - дип ярып сала. Әллә әбинең бу әрнүле сүзләре авыл советы рәисен “айнытып” җибәрә, әллә аның кешелеклеге бетеп җитмәгән була. “Ярар, барыгыз, кайтыгыз” дип , хатыннарны уздырып җибәрә. Берара җир үткәч, алар әбиемә : “ Әй Маһисара, йөзне агарттың бит, хур итмәдең “, - дип рәхмәт укыйлар. Димәк, кемнеңдер кесәсендә сыңар уч ашлык булгандыр, аны шул бодай белән тотсалар, эшнең кая китәсе көн кебек ачык. Тормышның шундый драматик мизгелләре аз булмаган.
Шушы ук Бакчасарай авылына Ленинградтан эвакуация белән килгән хатын –кыз, яшүсмерләр, балалар да колхоз эшенә чыккан, ләкин аларга бик кыен була: авыл хезмәтенә күнекмәгән, өс киемнәре уңайсыз. “Басуда чүп утаганда , кадый торган билчән сабакларын баш яулыклары белән урап тоталар да йолкыйлар иде. Кайберләре үзләре белән алып килгән киемнәрен ипи, бәрәңге, сөткә алыштыра иде “,- дип әниемнең сөйләгәннәре хәтердә уелып калган.
Ил тарихы шундый гади кешеләр, гади гаиләләр тарихыннан җыела. Алар кешелеккә куркыныч янаган чакта фротка икмәк , корал, кием әзерләп торган, ирләре, әтиләре, туганнары сугыш кырында , Ватанны саклап, кайсылары ятып калган, кайсылары авыр яралар белән булса да, Җиңү яулап кайткан. Хәзерге һәм киләчәк буын кешеләре бу хакыйкатьне онытырга тиеш түгел.

Байбекова Гөлнур Әзһәр кызы, Бөгелмә педагогия көллияте укытучысы

Теги: Байбекова Гөлнур

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру