Журнал «Безнең мирас»

Әткәм, әнкәм истәлекләре

Бормаланып – бормаланып аккан гүзәл Димескәй елгасы буенда кечкенә генә Кызыл Басу дигән борынгы һәм матур бер авыл булган. Авылның алмагач һәм чия бакчалары язын шау чәчәккә күмелсә, җәен татлы җимешләре белән тирә-як авылларны, шәһәрләрне үзенең бер сихри көче белән тартып торган.
Табигатьнең шушы оҗмах бакчасында үткән гасырда минем әткәй-Зәйнетдин һәм әнкәй - Мосалия гаилә корып, дүрт бала үстерәләр.
Әткәм Зәйнетдин үзен Ибраһимнар нәселе дип атый иде. Ихтимал, ул бик борынгы ыруг булгандыр. Әнисе Мәйбәдәр, әтисе Гайфулла гаиләсендә 8 бала үскән. Әткәй 1923 нче елда, тәүге уллары булып туган, ә аннан кала дүрт кыз һәм өч малай дөньяга килгәннәр.
Зәйнетдиннең бала-чагы бик авыр заманнарга туры килгән. Дүрт класс белем алып, кайда көтү көткән, кайда кыр эшләрендә катнашып, үзенең көнен үзе күргән, эне-сеңелләрен аякка бастырырга да ярдәм иткән. “Көне-көне белән я кәлҗемә, я катык, я булмаса тозлы су эчә идек”, - дип искә ала иде әткәй ул заманнарны. Үсеп, буй җитүгә Ватан сугышы... Сугыштан соң илне торгызу еллары... Партия сафларында армый – талмый хезмәт итүләр... Болар барсы да Зәйнетдин язмышы. Сугыштан кайткан Зәйнетдин Акбаш авылының кичке уенында Мосалияне күреп гашыйк була:
“Челтәр элдем читәнгә.
Җелфер-җелфер итәргә,
Без килмәдек буш китәргә,
Килдек алып китәргә,”-дип такмаклап кара-каршы җырлаулар, беренче хисләр, очрашулар бушка үтми. Ибраһим нәселе Миһмангәрәй нәселләре белән туганлаша. Миһмангәрәй бабай белән Шәмсурый әбекәйнең гаиләләре ишле гаиләдән саналган. Алар тугыз бала үстергәннәр.
Мин әби-бабаларым, ата-аналарым буыны өстенә төшкән тетрәнүләр турында уйлыйм: революция, гражданнар сугышы, колхозлашу чоры, Бөек Ватан сугышы... Бер гомер өчен бик күп инде бу. Кеше ничек түзгән, кайдан сабырлык алган? Бабай белән әбекәй башка авылдан булганга күрәдер инде, без аларны “ерак бабакай” һәм “ерак әбекәй” дип йөртә идек.

Гражданнар сугышы елларында күргән вакыйгаларын әдәби әсәрләргә кертергә була. Ерак әбекәй сөйләве буенча, авылдан аклар үтсә, аклар талаган, кызыллар үтсә, алар кунак булган. Әбекәйнең бик матур шәл яулыгы булган. Акларның һәм кызылларның талавыннан куркып, шул яулыкны, һәм кыз балаларына бирнәгә әзерләгән чигүле сөлгеләрен балаларына мирас итеп калдырыр өчен, өй сылаганда сылау астында калдырган. “Төлке аягы” тунын (әби, нигәдер, аны шулай дип йөртә иде) ишегалдындагы коега күмгән. Буй җиткән кызларны, аклардан куркып, тышкы базга яшерә торган булганнар.
Ерак бабакайлар гаиләсе элек-электән хәлле тормышта яшәгән. Балалары ишәйгәч, алар йорт бетереп, башка чыкканнар. Төп нигездә бабакайның энесе кала. Күп тә үтми төп йортта калган энесе Җиһангәрәй гаиләләре “раскулачивание” исеме белән тарихка кереп калган тормыш афәтенә дучар ителәләр. Аларның калай түбәле йорт, җирләрен, каралты кураларын, барлык мал – мөлкәтләрен талап алып, үзләрен чит җирләргә сөрәләр. Йортларында - колхоз идарәсе, каралты-кураларында - колхоз амбарлары, абзарлары урнаша; бөтен мал-мөлкәт, җирләр колхозга кала. Ерак әбекәйләр, ишле гаилә булу сәбәпле, бу афәттән котылып кала.
Ерак еллар аша ата-бабаларыбыз язмышына туры килгән тетрәндегеч вакыйгыларны, фаҗигале хәлләрне кабат акыл иләгеннән үткәрсәң, “эшләгән үлми, ялкау көн күрми” дигән гыйбәрә чыга. Ә кеше талап, мәчет манаралары кисеп йөргән башкисәрләр үзләре дә, токымнары да хөрмәт казана алмаганнар.
Язмышның яңа сынаулары 1941 нче елга туры килә. Илгә кабат афәт килә. Иксез–чиксез михнәтләр китергән сугыш – Бөек Ватан сугышы башлана. Миһмангәрәй белән Шәмсурыйның тимер бөгәрдәй 4 улы, 4 өмете, ышанычы – Габделгали, Фәхразый, Габделвәли, Солтангәрәй сугыш кырында Ватан өчен башларын салалар.
Хәер, кем аңлар ул заман хатын-кызларының, үсмерләренең, балаларының күргән михнәтләрен, кайгы-хәсрәтләрен? Юк, аңламас, чөнки кайгы- хәсрәтне - кайгы күргән кеше генә аңлый ала. Арысландай 4 улын югалткан ата-ана йөрәгендә мәңге төзәлмәслек ачы яра, сугыш каһәре булып кала. Аларның үлмәс исемнәре “Хәтер” китабына кертелмәгәнгә күрә,без аларны һаман да эзлибез... Әнкәебез соңгы сулышына хәтле сугышта хәбәрсез югалган абыйларын көтте...
Әнкәебез Мосалия 1925 елның салкын гыйнвар аенда дөньяга килә. Ватан сугышы башланганда ул җиденче сыйныфны тәмамлый. Акбаш авылыннан Гөлчирә, күрше Ташлы авылыннан Мөсәпихә исемле дус кызлары белән аны Бөгелмәгә ФЗӨгә җибәрәләр. Анда фронт өчен калайдан тәлинкәләр, кашыклар әзерлиләр, кырда көнбагыш башлары кисәләр, икмәктән көлтә бәйлиләр. Соңыннан кызларны сугышка җибәрергә әзерлиләр. Солдат формалары бирәләр. Ерак әбекәй, Мосалияне сугышка алып китүләрен ишетеп, Акбаштан Бөгелмәгә бер капчык арыш ипиен киптереп китергән. Ерак әбекәйнең догаларын ходай ишеткәндер инде, Мосалияне 2-3 айдан соң туган авылына кайтарып җибәрәләр. Авылда да иртәдән кара кичкә хәтле, фронтка киткән ир-ат эшләрен башкарырга туры килә. Ә төннәрен солдатлар өчен ике бармаклы бияләй, оекбашлар бәйләү, аларны авыл буенча җыеп, фронтка җибәрүләр... . Абыйлары турында кайгы хатлары алуларын яшьсез генә сөйли алмый иде. Кара кайгылы көннәр әнкәебезнең күңел дәфтәрендә мәңгегә уелып калган. Ул һәрвакыт : “Сугыш кына булмасын, еллар тыныч, булсын,” – дип, ил - көнгә иминлек теләп утыра иде. Туталары – Фархурый, Маһруй, Шәмсия, сеңлесе Мөгалимә ачлык- ялангачлык, сугыш кайгаларын күреп тә сынмый, бирешми үз нигезләрен коралар. Кеше җиргә тормышны дәвам итү өчен килә һәм ул моңа тырыш хезмәте аша ирешә. Миһмангәрәй бабайның да балалары урман кисәләр, төп чыгарып басу ясыйлар, Горькийга китеп торф чыгаралар, нәрсәгә тотынсалар шуны булдыралар.
Янә әткәебез Зәйнетдин истәлекләренә мөрәҗәгать итәм. Ул безгә сугыш турында бик сөйләргә яратмаса да , без аның армия сафларына 1942 нче елда, 19 яшендә снайпер булып алынганын беләбез. Әткәй Ерак Көнчыгышта Хабаровск янында Кызыл Байраклы Чапаев дивизиясендә снайпер булып Харбин юнәлешендәге сугышларда катнаша. Ул: “Бик көчле агымлы Мудадцзянь елгасын кичеп, Манчжурия шәһәре Харбинга юнәлдек. Сугыш бик каты барды.Анда халык нык кырылды. Японнар көчле каршылык күрсәтсәләр дә, бирелделәр. Безнең дивизия Җиңү көнен Харбинда каршылады,”- дип искә ала иде. Шулай ук, Япония белән сугышта катнашкан өчен орден-медальләрен әткәйнең йөзе итеп саклыйбыз. Җиңү бәйрәмнәрен каршылаган көннәрдә :
”Раскинулось море широко,
И волны бушуют вдали.
Товарищ мы едим далёко,
Далёко от нашей земли,” – дип җыр сузганын, хәзер инде сагынып кына сөйләргә калды.
Әткәй сугыш тәмамлангач, 1953 нче елда партия сафларына керә. Партиянең тугры улы булып, партия кая чакырса, шунда эшли. Алты почмаклы йорт бетереп, гаиләсе белән башка чыга. Тәүге кызлары 1949 нчы елда Наҗия, аннан Зәйтүн исемле уллары туа, ләкин озак яшәми 3-4 яшендә гүр иясе була, кызлары Зәрия, тагын гаилә шатлыгы - Зәйтүн, төпчек кызлары Ландыш туа. Зәриянең дә язмышы аянычлы.
Әнкәй белән әткәй башына яңа сынау. Унике яшендә Зәрия каты авыру сәбәпле, якты дөньядан бик иртә китә. Бала кайгысыннан әнкәйнең чәче тиз арада агара...
Әйтеп киткәнемчә, Кызыл Басу авылының тирә -ягы шаулап торган бакча булган. Әткәй шунда бригадир булып эшли. Ул вакытта алма, чия бакчаларының даны күрше Башкортстан шәһәрләренә дә барып җитә. Бакчаларның зиннәтлеген күреп, вертолет-самолетлар төшә иде дип сөйлиләр. Хәтта авылда, башлыклар ял йорты төзергә дигән тәкъдимнәр кертәләр. Ләкин ул елларда кече авылларның язмышы бетүгә бара. Шулай итеп мәктәп, кибет ябыла.
Балалар күрше Акбаш авылына укырга йөриләр. Ачы, суык кышларда әткәй мине юрганга төреп, ат җигеп, мәктәпкә илтә иде. Алар миңа җил - яңгыр тидермәскә тырыштылар. Шуңа күрәме, әткәй - әнкәйне кадерләү, алар турында кайгырту ул – безнең өчен бурыч түгел, ул яшәү рәвеше!
Мин тормышка чыккач та, әнкәйләр белән унике ел бергә яшәдек. Балаларым әби - бабай тәрбиясе күреп үстеләр, шөкер. Алар гына түгел җәен балалары, оныклары сагынып кайталар иде. Әткәебез һәм әнкәебезнең киң мәрхәмәтле җаннары барыбызны да сыйдырды. Әткәйнең иң яраткан бәйрәме – Җиңү бәйрәме булды. Митингларга орден - медальләрен тагып, тантаналы итеп бара иде... . Тормышны һәм хезмәтне сөйде дә инде ул! Бишьеллык алдынгылары арасында аның да исеме һәрвакыт була.Гомере буе һавәскәр умартачы булды. Балаларын балдан, майдан аермадылар безнең әткәебез һәм әнкәебез. Ихата тулы кош-корт, мал - туар, атлар тоттылар Хәзер инде әткәй-әнкәй арабызда юк, авыр туфраклары җиңел булсын. Аларның зираты әле дә яздан башлап, көзгә хәтле чәчәккә күмелә... Әйе, сез тормышны бик яраттыгыз! Бу язмамны салкын февраль аенда, язып утырам. Балалар миңа: “Кара әле, күбәләк килеп кунды өстәлеңә”,- диләр. Февраль... Күбәләк... Бәлки, әткәй һәм әнкәйнең рухлары күбәләк булып, очып килгәндер минем яныма. Күзләремә яшь бөртекләре тула, ләкин еламыйм. Сез бит безне еламаска өйрәттегез! Тормышта безнең өчен үрнәк булдыгыз!
Ландыш Зәйнетдин кызы Сычева, Баулы районы Александровка гомуми урта белем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы.

Теги: Ландыш Сычева

Галерея

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру