Журнал «Безнең мирас»

Әнәс Кариның иҗаты

Әнәс Кари исеме әдәбиятта Бөек Ватан сугышына кадәр үк күренә башлый. «Пионер каләме» журналы, «Яшь ленинчы» газеталары битләрендә аның беренче шигырьләре басылып чыга. Сугыш елларында аның шигырьләре «Кызыл Татарстан», «Совет әдәбияты» журналы битләрендә һәм фронт газеталарында басыла башлый. 1947 елда аның «Балаларга бүләк» исемле китабы, «Сыналган мәхәббәт» исемле зур поэмасы, ә 1948 елда «Гөлбакча» исемле икенче китабы басылып чыга. Шуның белән бергә, аның вак шигырьләре даими рәвештә вакытлы матбугатта басылып чыгып килә.
Әнәс Кари Бөек Ватан сугышына кадәр үк яза башласа да, аның чынлап үсү вакыты 1946-1949 елларга туры килә. Бу елларда без аның шигырьләрендә художество алымнарының камилләшә баруын ачык күрәбез. Бу елларда Әнәс Кари аеруча балалар әдәбияты өлкәсендә тырыш хезмәт күрсәтә, балалар өчен үзенең матур-матур шигырьләрен иҗат итә. Шул ук вакыт ул жанр ягыннан да үсүгә таба бара, «Сыналган мәхәббәт» исемле беренче поэмасын яза.
Әнәс Кариның зур булмаган иҗатында үзәк урынны Ватаныбызны, аның кешеләрен, табигатен тирән һәм көчле итеп ярату алып тора.
Мин илемнең бар җиренә гашыйк,
Кырларына, урман-күленә.
Һәркайсында Бөек Ватан яши,
Яшәү матурлыгы күренә.
(«Җиңү байрагы» газетасы, 1946 ел)

«Мин ант итәм халкым каршында» шигырендә Әнәс Кари совет солдатының иң дулкынландырган бер моментын-хәрби ант бирүне сурәтли.
Ант итәмен чиксез дулкынланып,
Ватаным һәм халкым каршында.
Нәкъ шушы чиксез дулкынлану хисе шигырьдә матур, көчле итеп бирелә.
Үз гомеремне биреп саклармын мин,
Онытылмаслык данлы байракны.
Чөнки миндә бөек халкым биргән,
Данлы исем-совет солдаты.
(1947 ел)
Бөек Ватан сугышыннан соңгы хезмәт фронтындагы бөек җиңүләребезгә дә Әнәс Кари үз иҗатында киң урын бирә. Татар халкының җиңел көйләргә башкарыла торган күңелле җырларыннан файдаланып язылган һәм шатлык хисен сиздереп тора торган «Туйда» кебек шигырьләре шул турыда сөйлиләр.
Аның иң зур әсәре- «Сыналган мәхәббәт» поэмасы да асылда шул ук сугыштан соңгы төзелеш темасын дәвам иттерә.
Поэманың сюжеты катлаулы түгел. Автор сугыш еллары әдәбиятында күп кенә очрый торган бер эпизодны ала. Ләкин шушы яңа бер үзенчәлек белән образларга салынган йөрәк җылысы белән сөйләп бирә һәм шул ягы белән поэма укучыны үзенә тарта.
Гади авыл егете гармунчы Тимер газиз Ватанын фашист ерткычлардан таптатмас өчен фронтка китә. Менә аның сөйгәне Сылу да озатып кала. Алар бер-берләрен онытмаска вәгъдә бирешәләр. Тимер сугышта авыр яраланып күзсез кала һәм кулын өздерә. Ахырда алар тагын очрашалар һәм кушылалар.
Күрәсез, монда катлаулы вакыйгалар юк. Автор үзенең бөтен игътибарын геройларның психологик кичерешләрен ачуга юнәлдергән. Укучы Сылуның Тимерне ташлап бүтәнне сөя алмавына ышана.
Көчле матур яңгырый торган юллар белән автор Тимернең хисләрен сурәтли:
Сылу җаным!
Юкка хаваланма,
Боекма син ачынып кайгыдан.
Мин бит синнән
Гомерлеккә түгел,
Җиңеп катыр өчен аерылам.
Геройларның эчке кичерешләрен тирәнәйтеп бирү өчен автор табигать күренешләре белән уңышлы чагыштырулар ясый:
Шәфәкъ сүнсә, нурланып ай калка,
Йолдыз балкый күктә ай батса.
Кара төнне нәрсә нурландырыр,
Йолдызны да болыт капласа.
Бу юллар яраланганнан соң, өметсезлеккә төшүгә якын торган Тимернең уйларын һәм хисләрен ачып бирәләр. Чынлап та, сөйгәне гүзәл Сылуны –балкып торучы йолдызны болыт капласа, күзсез, кулсыз Тимергә ни кала? Сөйгәне турындагы татлы уйлар аңа авыр эштә бетмәс-төкәнмәс көч бирә.
Зур җиңүгә тулы бирә алсам,
Йөрәгемнең дәртле ялкынын.
Бәйрәм көнне сине горурланып,
Каршы алыр идем, алтыным,
-ди ул сагынган минутларында.
Менә Сылу Тимернең яралануы турында да ишетә. Аңа икеләтә авыр. Бер яктан Тимер чиксез кызганыч булса, икенче яктан үзен кызгана. Йөрәгендә гомергә төзәлмәслек яра. Ул бит яшь, матур, эшчән. Бәлки, ул үзенә яңа иптәш, яңа дус табып тормыш корып җибәрер? Ә Тимер, Тимер...бәлки онытылыр да...Юк! Тимер онытылмас. Тимер кебек кыю һәм сөйкемле, йөрәккә якын булган кешене онытырга мөмкинме соң? Тимернең матур күзләрен, шул күзләрнең үзенә көчле мәхәббәт, саф ярату белән карауларын исенә төшерә. Ә ул күзләр хәзер юк инде... Ләкин Сылуның йөрәгендә Тимер –мәңгелек.
Егет кенә түгел, иптәш тә ул,
Һәм йөрәктә янган ялкын ул.
Инде Әнәс Кариның балалар өчен язган шигырьләренә тукталыйк. Сан ягыннан алар күпчелек урынны алып торалар.
Балалар язучысы бала психологиясен тирәнтен белергә тиеш. Балачак-һәркемгә таныш булган мөстәкыйль бер дөнья ул. Аның үз шатлык-куанычлары, олыларга аңлатып бетереп булмый торган мәшәкать-борчулары бар.
Әнәс Кариның балалар өчен язылган шигырьләре, аның «Балаларга бүләк», «Гөлбакча», «Күңелле ел», «Дуслык» җыентыкларында тупланган. Бу җыентыкларга кергән шигырьләре балаларда хезмәткә дан тәрбияләргә өйрәтәләр. «Тамчы һәм чишмә суы» шигыре балаларга гади кешенең хезмәте, миллионнар хезмәтенә кушылып, дулкынланып торган зур диңгездәй бөек көчкә әверелүен чагылдыра. Ләкин хезмәтнең геройлык эшенә әверелүе тиз һәм җиңел генә бирелми, аңа ирешү өчен күп көч куярга, тырышырга кирәк. Бары тик шулай иткәндә генә максатка ирешергә мөмкин.
Аның иҗаты турында шагыйрь Шәрәф Мөдәррис болай дип язды: «Әнәс Кари балалар өчен матур-матур шигырьләр язу белән беррәттән, олы шигърияткә дә үзенең иҗади өлешен кертте. Аның шигырьләре һәм поэмалары аеруча игътибарга лаек. Бу ялкынлы һәм тирән пафослы әсәрләрдә кешенең рухи бөеклеге, аның саф намусы, аның сөя һәм сөелә белүе, туган иленә, дусларына, сөеклесенә тугрылыклы булуы ачык чагыла.»
Хәйртдинова Гөлфия Әзһәр кызы, Татарстан Республикасы Азнакай муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе “Азнакай 8 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе” нең татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Теги: Гөлфия Хәйртдинова

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру