АЙГА КЫРЫН КАРАМА Уку өчен 2 минут

Айга кырын карама

ХАЛЫК МЕДИЦИНАСЫ ЧАРАЛАРЫ БЕЛӘН ДӘВАЛАНУГА КЕРЕШКӘНЧЕ, ТАБИБ БЕЛӘН КИҢӘШҮ ЗАРУР!

 

Фото tr.pinterest.com сайтыннан алынды. 

 

 

Очкылык тотканда

 

Еш очкылык тотудан интеккәндә, бу ысулларны кулланып карарга була. 3 данә дәфнә яфрагын 1 стакан кайнар суда 1 сәгать төнәтәләр дә, очкылык тота башлаган саен яртышар чәй кашыгы эчәләр. Яисә тирән сулыш алалар, 10­-20 секунд суламый торалар һәм әкрен генә тынны чыгаралар, шулай берничә тапкыр кабатлыйлар. Яки авызга кәгазь пакет терәп куялар һәм шуңа 30­-60 секунд тыныч кына сулыйлар. Аз-­азлап еш­-еш йотып, 1 стакан су эчәләр. Лимон телеме, шикәр яки боз шакмагы суыралар. Ашыкмыйча гына 1 телем каткан ипи ашап куялар. Җылымса су белән тамакны чайкыйлар.

 

 

Кыяр сихәте

 

Кыяр согы организмнан артык бәвел кислотасын чыгарырга булыша, шулай итеп ревматизм һәм подаградан дәвалый. Кишер һәм чөгендер согы белән кушып эчкәндә исә үт куыгы, бавыр, бөер, җенес бизләрен чистарта, буыннар сызлавын баса. Көненә ярты кило чамасы түтәлдән яңа өзелгән кыяр ашау чәчне үстерә.

 

 

Солы сихәте

 

Ашказаны авыртканда, сару кайнаганда, солы белән дәваланалар. Солыны юып киптерәләр, тарттыралар. 1 аш кашыгы онны термостагы стакан ярым кайнар суда 4­6 сәгать төнәтәләр. Сөзеп, кичке ашка 20 минут кала, чирегешәр-­яртышар стакан эчәләр. Дәва курсы – 1 ай. 1­2 айдан соң тагын кабатларга була.

 

 

Кан басымын төшерү (1)

 

Балан согын сыгып, шуннан икеләтә артыграк бал өстиләр, шуның 2 аш кашыгын 1 стакан кайнаган суга кушып, көненә 2­3 тапкыр эчәләр. Яисә чөгендер согына бермә­-бер бал кушалар да, көненә 3­4 тапкыр, ашаганчы, 1 әр аш кашыгы эчәләр. Яки 2 аш кашыгы кипкән кара карлыганны 1 стакан суда сүрән утта 10 минут пешерәләр, җылы урында 1 сәгать төнәтәләр дә, көненә 4 тапкыр чирегешәр стакан эчәләр.

 

 

Кан басымын төшерү (2)

 

10-­20 тәүлек буе көненә 3 тапкыр, ашарга ярты сәгать кала, 50 шәр мл кара миләш согы эчәләр яки 100 әр г кара миләш ашыйлар. Яисә 4­5 бәрәңге кабыгын ярты литр суда 15 минут пешерәләр дә, көн саен 1­2 стакан эчәләр. Яки 100 әр мл керән, кишер, чөгендер согына ярты стакан бал һәм ярты лимон согы кушып, көненә 3 тапкыр, ашарга 1 сәгать кала, 1 әр аш кашыгы эчәләр.

 

 

Күкебаш шифасы

 

Гырылдауны басу өчен, 1 аш кашыгы күкебаш (медуница) үләнен 200 г кайнап торган суга салалар, 5 минут пешерәләр, сөзеп, көн саен йоклар алдыннан яртышар стакан эчәләр. Дәва курсы – 1 атна, 3 көн ял иткәч, тагын кабатлыйлар.

 

 

Кайнатмалы кекс

 

1 стакан теләсә нинди кайнатмага (варенье) 1 чәй кашыгы сода кушып болгаталар, 2 йомырка, 100 мл чистартылган үсемлек мае, бер чеметем тоз, каймак куелыгында булганчы он өстәп, яхшылап туглыйлар, пергамент җәелгән табага агызып, 190 градуслы мичтә 30-­40 минут пешерәләр. Аннары өстенә 50 г атланмайга 2 шәр аш кашыгы сөт, шикәр, какао кушып кайнатылган ширбәт агызып суыталар.

 

«Мәдәни җомга» газетасы 

 

 

 

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Язмага реакция белдерегез

  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
Вы оставили реакцию!

Комментарийлар

Авторлашырга
Похожие статьи