Журнал «Безнең мирас»

Энциклопедиягә тиң журнал

«Безнең мирас» журналының гыйбрәтле тарихы татар халкына мөстәкыйльлек китергән чордан, милли хәрәкәтнең көчәйгән көннәреннән башланды. «Мирас» исеме белән ачылган басманың беренче саны 1991 елның апрелендә дөнья күрде.


Танырга кирәктер: егерме биш ел эчендә журнал Россиянең борынгыдан чыккан фәнни-популяр басмалары янәшәсенә басты. Аның бүгенгә кадәр туплаган архивы татар мөгаллимнәре, студентлары, галимнәре һәм белемгә омтылган меңләгән гаиләләр өчен бәһасез энциклопедия рәвешен алды. «Безнең мирас» журналын «иҗтимагый-тарихи, дини, фәлсәфи, педагогик, әдәби-сәнгати мирас сандыгы» дип атасак та ялгышмабыз.


00576


Журнал яшь гыйльми эзләнүчеләр өчен дә кадерле: остазлары, танылган галимнәр янәшәсендә алар да биредә рецензияләр, фәнни мәкаләләр бастыра ала.


Аерата мөһиме: «Безнең мирас»та, гуманитар фәннәрнең тарихына, шул фәнгә гомерен багышлаган кешеләргә, төрки халыкларның, аерым алганда татарның милли гореф-гадәтләренә һәм күп гасырларга сузылган тарихына кагылышлы язмалар белән беррәттән, бүгенге фәнни ачышларны, заман технологияләрен, гуманитар фәннәрнең фундаменталь нигезләрен яктырткан актуаль яңгырашлы мәкаләләр белән дә танышырга мөмкин.


Табигый, «Безнең мирас» авторлары галимнәр даирәсе белән генә чикләнми: һәр шома каләмле, фикерле, белемле, белгәннәрен башкаларга җиткерергә теләгән гади укучыга да аның битләрендә урын бар. Җөмләдән, редакциянең милли йолаларны, матур гореф-гадәтләрне, җирле тарихны яктырткан, үзенчәлекле популяр сөйләмгә корылган язмаларга ихтыяҗы зур, дип уйлыйм.


«Безнең мирас» хезмәткәрләре, әйтелгәннәр янәшәсендә, журнал аудиториясенең яшь һәм һөнәри үзенчәлекләр белән генә билгеләнмәвен истә тота. Бу «Татар гаме», «Хәтер сандыгы», «Шаян мирас», «Йөз ел элек», «Тел күрке – сүз» кебек киң катлам укучыларны кызыксындыра алырлык сәхифәләр исеменнән дә ачык күренә. Шул ук вакытта журналның фәһемле һәм милли хисле укучыга атап чыгарылганлыгын да онытырга ярамый. «Безнең мирас» кешене тормышта актив позициядә торуга, теге яки бу проблемаларны чишүгә иҗади якын килүгә, уйларга, уйлатырга һәм каләм тотарга да кызыктыра, дип ышанам.


Журналның перспективасы зур, нигезе ныклы, ул инде калыплашкан традицияләргә ия. Димәк, «Безнең мирас»ка: «Моннан соң да төрле катлам укучыларының ихтыяҗын истә тоткан популяр басма рәвешендә яшә!» – дип теләргә генә кала.


Теги: Рифә Рахман Яңалыклар Редакция хәбәрләре Мирас-25

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру