Журнал «Безнең мирас»

Яшәсен уч табаны!

Кем ничектер, ә Кәли кайчан акча керәсен һәм чыгасын алдан белеп тора. Уң уч табаны кычытса – керә, сулы кычытса – чыга. Әйтерең бармы, хәтта көненә хәтле туры килә. Әле менә сулы кычыткач, хатынына тун аласы булды, кызларына исә кышкы итекләр эләкте. Кәлине дә аерып калдырмады хатыны – перчаткалар алып кайтты. Югыйсә искесендә бармаклары көн яктысын күрә башлаган иде.
Акча керү, билгеле инде, аванс һәм получка көннәренә туры килә. Дөрес, җае килгәндә, шабашкага да чыгып кергәли ул. Анысын да, әлеге дә баягы, уң кулы кычытудан чамалый.
Кәлигә уч табанын кашу мәшәкать тудырмый тудыруын. Өстәгеләр генә ничек түзәләрдер: чит илләргә нефть сатудан хәзер чутсыз долларлар керә икән, чыккан акчаны да кем санаган. Хәер, халыкка бирелгәне санаулы анысы. Пенсияне, хезмәт хакын фәлән сумга арттыруга фәлән миллиард сум китте дип төп-төгәл әйтеп бирәләр. Түрәләрнекен генә әйтүче юк, әллә, әдәп саклап, арттырмыйлар шунда. Мескеннәр, акчаларын ничек җиткерә торганнардыр... Кәлинеке җитә, аванстан получкага кадәр тиенгә тиен туры килә.
Әһә, менә тагын уңы кычытты. Яшәсен уч табаны!

Теги: Фирдәвес Зариф

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру