Фирдәвес Зариф. Яхшы тәкъдим

Камырбаш, әби белән бабайдан качып, урман буйлап тәгәрәп китте. Каршысына соңгы модель “мерседес”та министр Аю килеп чыкты.
— Утыр әйдә, Камырбаш! – диде Аю тәрәзәдән башын чыгарып.
— Утырмыйм, Аю! Тотып ашарга инде исәбең.
— Юкны сөйләмә. Камыр ашы ашказаныма ярамый минем. Мин сине пресс-сәркатибем итәм. Үзең шома, үзең түгәрәк. Журналистларның башын әйләндереп бетерерсең.
— Бармыйм, Аю. Әнә, Куянны чакыр.
— Син әле министрны тыңламыйсыңмы! – Аю тән сакчыларына ым какты.
— Мин әбидән дә качтым, мин бабайдан да качтым, синнән качам да качам! – диде дә куаклар арасына кереп юк булды Камырбаш.
Аю китүгә, яңадан юлга чыкты. Җай гына тәгәрәгәнде, каршында салым идарәсе башлыгы Бүре пәйда булды.
— Тукта әле, Камырбаш!
— Вакытым юк, Бүре.
— Сиңа яхшы тәкъдимем бар.
— Әйтеп кара.
— Әйдә, миңа салым инспекторы булып эшкә кил. Алайса керпеләр салымны начар җыялар. Әле менә югарыдагы башлык шуның өчен шелтә чәпеде.
— Бармыйм, Бүре. Шулай да акыллы киңәш бирәм. Керпеләрең салымны байлардан һәм түрәләрдән түгел, гади халыктан җыйсыннар. Халык түзә ул. Үзеңә сүз дә тимәс.
— Алайса, киңәшчем бул.
— Юк инде.
— Әле син Бүрегә каршы киләсеңме!
— Мин әбидән дә качтым, мин бабайдан да качтым, Аюдан да мин сыздым. Синнән качам да качам!
Һәм Камырбашны ай күрде, кояш алды.
Бүре белән ярдәмчеләре китүгә, Камырбаш юлын дәвам итте. Урман уртасына җитәрәк, аңа депутат Төлке сүз кушты.
— Сәлам, дустым! Кая болай ашыгасың?
— Күзләрем караган якка. Син дә эшкә чакырасыңдыр инде.
— Юк, дустым, сине кунакка дәшәргә телим. Арган-талгансыңдыр, ачыккансыңдыр! – Төлке, Камырбашка сиздермичә генә, төкрекләрен йотып куйды.
— Йә, ярый, Төлке. Кунакка булгач, барам.
Төлкенең өч катлы өнендә Төлкебикә белән балалары затлы ризык көтә иде.

Комментарий язарга