Журнал «Безнең мирас»

Василий Лихачевны Казанда Арча зиратында җирләячәкләр

Татарстан парламентының элеккеге җитәкчесе Василий Лихачевны Казанның Арча зиратында җирләячәкләр. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы корреспондентына Казан Кремленең рәсми вәкиле Лилия Галимова хәбәр итте.


«Василий Лихачевны җирләү Казанда Арча зиратында планлаштырылган, гражданлык панихидасы 10 апрельдә 10.00 сәгатьтә Павлюхин урамындагы Дәүләт филармониясе бинасында узачак», - диде Галимова.


Василий Лихачев 1991-1998 елларда Татарстан Республикасы вице-президенты, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе һәм Россия Федерациясе Федерация Советы Рәисе урынбасары булды. 1998 елдан 2003 елга кадәр ул Брюссельдә Россиянең Европа Җәмгыяте даими вәкиле булып эшләде.
Сәясәтче бүген 68нче яшендә вафат булды. «Татар-информ» агентлыгы хәбәр иткәнчә, аның белән Мәскәүдә дә хушлашу чарасы була.
Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/04/08/184126/ 

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру