Баласын күкрәгенә алган килеш машина йөртә (ВИДЕО)

Чаллыда яшәүче бер хатын-кыз руль артында барган килеш баласын кулына алган. Аңлашылып бетми: моның белән мактанамы ул, әллә чыннан да баласын яратамы?

Агина Алтынбаева Вконтактеда әлеге видеоны куйгач та, меңнән артык комментарий барлыкка килде. Әлбәттә, күпчелек ханымны тәнкыйтьли.

Бераздан исә Агина «тынычланыгыз» дип тагын бер фото урнаштырды. Баксаң, аны ЮХИДИ хезмәткәрләре туктаткан икән. Фотога караганда, аңа протокол язалар.

Ә сез бу турыда ни уйлыйсыз?

Комментарий язарга