Журнал «Безнең мирас»

Чувашиянең Урмай авылы балалары татарча клип төшергән (ВИДЕО)

Чувашиянең Урмай авылы «Тамчы» балалар ансамбле «Гармунчыга» җырына клип төшереп youtube.comканалына урнаштырган.


  • «Тамчы» - Чувашиянең татар җәмәгать эшлеклесе Фәрит Гыйбатдинов җитәкчелегендәге «Мишәр» ансамбленең балалар студиясе. Ансамбльнең җитәкчесе - Татарстанның атказанган артисты Илдус Шәйдуллин.


«Максатыбыз – интернет аша татар-мишәрләрнең иҗатын дөньяга тарату. Без Казан татарлары фольклорын кабатларга теләмибез. Татар сәнгате ул күпкырлы, ул бер төрле һәм бер юнәлештә генә була алмый. Исәбебез – шуны киләчәк буынга җиткерү», - диде Фәрит Гыйбатдинов «Татар-информ» хәбәрчесенә.
Фәрит Гыйбатдинов бу теманың «Кәрван мирас» проекты белән өченче ел дәвам итүен искәртте.
Клипны ансамбль үз мөмкинлекләреннән чыгып әзерләгән, финанс ярдәме эзләнмәгән.
«Мишәр» ансамбле алдарак «Сугян яр» композициясенә клип эшләгән иде. Хәзер «Айнук бәете» композициясен әзерли башлаганнар.
Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/07/23/190265/

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру