Ул – Яруллиннар йолдызлыгыннан

Татар халкының күренекле композиторы Фәрит Яруллин 27 яшендә (Тукай яше!) беренче татар балеты «Шүрәле»не яза. Хәер, 27 яшьлек Тукай һәм Лермонтов та шундый кыска гомер эчендә әйтер сүзләрен әйтеп өлгерә. Музыка – шулай ук әйтер сүз ул.

Беренче татар балеты…

Бу тормышта «беренче» сүзенә ифрат олы мәгънә салынган. Беренче китап. Беренче орден. Беренче мәхәббәт һ.б. Муса Җәлил исемендәге Татар Дәүләт опера һәм балет театры, гадәттә, үзенең сезонын һәр елны диярлек «Шүрәле» балеты белән башлап җибәрә. Юк, мин моны модага иярү, инде «урыслашып» бетә язган театрыбызга милли төсмер бирергә тырышу гына димәс идем. Асылда бу – беренче татар балетын иҗат иткән Фәрит Яруллинның рухына, иҗатына, талантына олуг хөрмәт билгесе дә. Чөнки «Шүрәле» моңнары – милли музыкабызның визит карточкасы да ул.

Фәрит Яруллинның гомере һәм яшәеше бик тә ачы, фаҗигале. Балет партитурасының карасы да кибеп җитмәстән, 1941 елда Ватан сугышы башлану белән, аны сугышка алалар. Композиторның пианино телләре өстендә талпынасы бармаклары автоматка, утка, пычакка таянмаска тиеш иде ләбаса. Ни өчен соң татарның яшь һәм талантлы композиторын саклап кала алмаганнар, күрәләтә сугышка җибәргәннәр? Дөресен әйткәндә, шундый туры һәм үткен сорауга җавап бирү хәзер инде бер дә җиңел түгел. Чөнки күп сулар аккан, байтак заманалар узган. Кемне – кешеләрнеме, әллә системаны, сугышның үзен гаеп­ләр­гәме?

Фәрит Яруллин үзенең тирән музыкасында дөреслек турында сөйләде, эстетик хакыйкатьләр ачу белән бергә, кара көчләрнең сугыш белән ил өстенә киләсен алдан ук сиздереп-кисәтеп куйды шикелле. Игътибар белән тыңлап карагыз: балеттагы ике көчнең көрәше өлешендә, чыннан да, сугышны сиземләү һәм кисәтү төсмерләре (ноталары) ярылып ята! Кыскасы, бу татар егетенең бөтен барлыгы, барлык күзәнәкләре моң һәм дөреслек тойгысы белән сугарылган иде. Аның Казанда да, Мәскәүдә дә, аннары инде фронт сызыгының кайнар көннәрендә дә ялгызлыкка омтылуы, һаман иҗатка ашкынуы бик тә табигый нәрсә. Ял һәм привал вакытларында ул блиндаж өчен киселгән агач төпләрендә (анда – җыр пластинкасындагы эзләрне хәтерләткән боҗралар…) бармакларын биетеп, «көй» чыгара… Менә шуларның барысын да күз алдына китергәннән соң, Ф.Яруллин музыкасы безгә тагын да ныграк тәэсир итә, кысып-кысып йөрәкне авырттыра.

Алгарак китеп булса да, шуны әйтик: сугыштан соң «Шүрәле» балеты Европаның барлык илләрен диярлек гизеп чыга, хәтта Канада урманнарын яктырта, музыкага бик сизгер япон утрауларын да сискәндерә.

Болар – бик саран һәм өстән-өстән генә әйтелгән фактлар. Язмышындагы төрле сәхифәләр ошбу язмада алга таба да өстәлә торыр.

Кем соң ул Фәрит Яруллин? Нинди кеше булган? Нинди уйлар, иҗади хисләр белән яшәгән, милли сәнгатебез күгендә нинди эз калдырган? Аның тормыш юлын һәм иҗатын өйрәнгән кеше буларак, мин бу сорауларга җавап бирә алам. Әмма, җөрьәт итеп, шуны әйтәсем килә: милләттәшләребезнең күбесе Ф.Яруллинның биографиясеннән, язмышыннан ныклап хәбәрдар түгел. Композиторның кыска гына гомере, әйткәнебезчә, фаҗига белән уратып алынган. Төптәнрәк уйлап карасак, әлеге фаҗигадә халкыбыз язмышы да шактый ачык ярылып ята. Үткәнгә карап гыйбрәт алырлык нәрсәләр күп.

Фәрит Яруллин кебек яшь талантны, һичшиксез, саклап калырга кирәк булган ул чакта! Сәнгать һәм иҗат әһелләрен саклау буенча обком тарафыннан «Бронь» исемлеге булдырылган лабаса. Хәтта опера һәм балет театры составындагы гап-гади музыкантларны, кордебалеттагы биючеләрне, массовкада катнашучыларның да күбесен бронь белән ышыклаганнар. Ә менә ни өчен соң әлеге исемлеккә газиз халкына беренче татар балетын бүләк иткән Ф.Яруллин гына «кермичә» калган?

Кызганыч, бу хакта бернинди рәсми хатлар, документлар сакланып калмаган. Татарстан обкомының тиешле өстәленә бронь исемлегенең кайсы оешмадан килеп төшкәнлеге сер түгел. Турысын әйтик: телибез-теләмибезме, әлеге мәсьәләдәге җаваплылык Татарстан композиторлар союзы җитәкче­ле­генә дә төшә. Ул елларда союз җи­тәк­челегенең иң биек пирамидасында кайсы түрәләрнең утырганы яхшы мәгълүм. Истәлекчеләр телдән сөйләвенчә, Фәритне яки «онытканнар», яки исемлектән төшереп калдырганнар, яки аңа дигән броньны кулына вакытында биреп өлгермәгәннәр… Ул, янәсе, сугышка үз теләге белән киткән дигән фараз да бар. Соңгысы ышандырмый. Хатыны Галина-Сачек йөрәге астында туачак нарасыен йөрткән вакытта, япь-яшь гаиләсен, ай-һай, ансат кына ташлап китәр иде микән ул? Бу буталчыклыкта татарны сөймәс рус түрәләренең дә роль уйнавы бик ихтимал. Ләкин факт: хәрби комиссариаттан Ф.Яруллинга чакыру кәгазе (повестка) килеп төшә…

Мәскәү үзенең талантларын саклый белгән әнә. Бөек Ватан сугышының беренче айларында ук Татарстанга – Казан, Чистай, Алабуга, Печищига – Мәскәү, Ленинград һәм Украина якларыннан 200ләп әдәбият һәм сәнгать әһеле эвакуацияләнә. Сөлге буе исемлектә безгә бик таныш исемнәр дә очрый: П.Антокольский, В.Бонч-Бруевич, А.Фадеев, В.Лебедев-Кумач, Я.Купала, С.Маршак, Л.Ошанин… (Аларның безнең төбәкләрдә яшәгән чоры турында, горурланып, байтак мәкалә һәм китаплар язылды. Моны безнең татар гына шулай эшли ала.) Бу данлы әдипләрнең исеменә күләгә төшерергә теләмим. Әмма… мондый гуманистик «кагыйдә» безнең татар мәдәниятенә кагылмаган. Татарстанның әдәбият-сәнгать әһелләрен поездлар, киресенчә, Көнбатышка, фронтка – сугышның иң кайнар нокталарына ташый. Алар арасында инде зур танылу алып өлгергән Муса Җәлил, Абдулла Алиш, Сибгат Хәким, Габдрахман Әпсәләмов, Нәби Дәүли, Салих Баттал һәм тагын күп кенә композитор, рәссам, артистлар бар. (Әлеге исемлек ифрат озын, керми калганнарның рухы мине кичерә күрсен!..)

Менә шундый парадокс: берәүләр ут эченә кергән, икенчеләр исә «бронь» дигән билет ярдәмендә ут-ялкыннан ераклашкан.

Хәер, биредә гаҗәпләнер нәрсә юк. Бу – совет чынбарлыгы, империянең шовинистик асылын оста яшерә белгән сәясәт; аны азчылык һәм яулап алынган халыкларга кимсетеп-түбәнсетеп караган большевистик хакимият тудырган иде.

Инде шунысын да искә төшерик: татарлар әлеге дәһшәтле сугышта сынатмады, батырлык үрнәкләре күрсәтте. Сугышта турыдан-туры катнашкан данлы маршал һәм генералларның бәясен искә төшерү дә җитә. Әйе, хакимият һәм өстәгеләр татарны кирәккәндә сыйлап, мактап, зур-авыр көрәшләргә һәрчак рухландырып торган. Немец амбразурасын беренчеләрдән булып күкрәге белән каплаган Александр Матросов та чын рус түгел (интернат тәрбиясендә үскән бу ятимнең чын исем-фамилиясе – Шакирҗан Мөхәммәтҗанов булып чыкты). Рейхстагка Җиңү байрагын да иң беренче булып татар кешесе – Гази Заһитов кадый! Беренчесенең чынлыкта татар егете икәнлеген, икенчесенең тәүге байракчы булуын дәүләт серенә тиң рәвештә «яшерделәр», татар масаеп-узынып китмәсен, янәсе. Менә сиңа чын мөнәсәбәт, менә сиңа медальнең «икенче ягы!» Мәскәү каланчасыннан бу эшчән-батыр халыкка карата астыртын мөнәсәбәт беркайчан да үзәрмәгән: ирек бирсәң, алар гаҗәп дәрәҗәдә яшәүчән, тамырланучан, менә шуңа күрә алар бетәргә, сытылырга, сан ягыннан кимергә тиешләр. Кырым татарларын Сталин, сыныкка сылтау табып, хәтта туган җирләреннән үк куып чыгарды, токымын корытырга теләде. Янәсе, бу халыкның кайбер вәкилләре немецлар ягына авышкан икән. Йә Хода! Әгәр мондый мантыйк белән барсак, рус халкының да бер өлешен туган җирләреннән сөрергә кирәк булган лабаса… Ни өчен дигәндә, Сталинның бик яраткан генералы Власов (чиста рус) армиясе-ние белән Гитлер ягына күчмәдемени?! Бу – тарихи факт, Ватан сугышындагы иң кара сәхифәләрнең берсе.

***
Ә хәзер, әйдәгез, композиторның биографиясен саран штрихлар белән булса да, күздән кичерик. Фәрит Заһидулла улы Яруллин 1914 елның 1 гыйнварында Казан шәһәрендә туа. Әтисе – халык музыканты, атаклы «Тукай маршы»ның авторы. Икенче улы Мирсәет Яруллин да – композитор, музыка дөньясында танылган шәхес.
Фәрит кечкенәдән диярлек әтисеннән оста итеп пианинода уйнарга өйрәнә! Казан музыка техникумын тәмамлый. 1936 елда ул күп кенә талантлы яшь музыкантлар белән бергә Мәскәүгә җибәрелә. Башкаланың атак­лы консерваториясендә укый.

Мәскәүдә укыган елларында Ф.Яруллин төрле жанрларда бик күп әсәрләр – симфония, соната, скрипка өчен пьеса, Пушкин шигырьләренә романслар иҗат итә. Хәтта опера да яза башлый… Кыскасы, күренә ки, ул үзенең «Шүрәле» балетына төпле белем, ныклы профессиональ әзерлек белән килә.

…Муса Җәлил исемендәге Татар Дәүләт опера һәм балет театры, гадәттә, үзенең сезонын «Шүрәле» балеты белән башлап җибәрә, дидек.

Менә күгелҗем-яшькелт декорация. Рампа утлары. Оркестр елый, ярсый, ыңгыраша да төсле. Музыка давылы эчендә әле скрипкалар өстенлек итә, әле кларнетлар һәм барабан авазы кисәтүле оран булып дөньяга чаң кага. Ак һәм кара. Мәхәббәт һәм нәфрәт. Менә шушы ике көчнең тартышы, кискен бәхәс-көрәше тылсымлы музыкага әверелгән дә яхшылыкның дөньяны коткарырга тиешлеген раслап бәргәләнә.

Ф.Яруллин – тарихта күп михнәт­ләр кичкән татар халкының моңлы бер вәкиле, дәвамчысы, сәнгати оранчысы. Аның иҗади почеркы кабатланмас төстә һәм үзенчәлекле: коеп куйган мелодист, көчле оркестровка һәм төрле ритмнарның фантастик алымнарын таба белгән. Ул татар музыкасында үзенә генә хас өслүпне калыплаштырды. Күтәрелгән темалар масштаблы, халыкчан, һәр тыңлаучыга диярлек аңлаешлы. Балетның төп геройлары – гаделлек сөйгән батыр егет Былтыр; шаян һәм шул ук вакытта мәкерле, шомлы зат Шүрәле; Сөембикә – саф мәхәббәт өчен яратылган гүзәл һәм эчкерсез зат. Бер-берсенә охшамаган бу затларга психологик характеристика бирү, аларның күңел хәрәкәтен тулырак җанландыру өчен, композитор музыка һәм оркестр чараларының барлык арсеналын уңышлы файдаланган.

…1941 елның август аенда Мәскәүдә татар әдәбияты һәм сәнгате көннәре үткәреләчәк. Аның репертуарына «Шүрәле» балеты да кертелгән. Әмма… булачак алкышлар урынына – сугыш гөрелтесе!

Көчле, мәкерле, свастикалы кара ташкын декада язмышын гына түгел, СССР дигән океандай зур бер илнең тормышын да йөзтүбән әйләндереп сала. Тарих сәхнәсенә күтәрелгән канлы симфония, туплар, снаряд һәм бомбалар шартлавы Фәритнең иҗади планнарын да челпәрәмә китереп ташлый!

Ульяновск пехота училищесындагы дүрт айлык курслардан соң, хәрби эшелон иптәшләре белән бергә кече лейтенант Фәрит Яруллинны да турыдан-туры фронтка, ут эченә алып китә. Ул беренче сугышларда ук каты яралана һәм Куйбышев шәһәрендәге госпитальгә барып эләгә. Без моны хатыны Галинага язган хатыннан да укып беләбез: «Хәзер инде хәлем әйбәтләнде. Авырганның тәэсире кулымда гына калды. Сул як җилкәм борчый».

Шушы урында тукталып, композитор тормышындагы өч фаҗигане аерым-аерым әйтеп узу сорала шикелле.

Сугышка китеп баруы бер фаҗига (язмыш хатасы) булса, икенчесе – Ф.Яруллинның Мәскәү чорындагы иҗади архивы юкка чыга. Мәскәүдә укып йөргән чагында, ул Нина Ивановна Минкевич дигән марҗа ханым гаиләсендә фатир почмагы алып яши. Сугыштан соң бу хатын, ордер алып, икенче бер йортка күченеп китә. Болар кирәкле китаплардыр дип, Фәрит Яруллинның киштәсеннән аның култамгасы салынган Чайковский, Бородин, Римский-Корсаков басмаларын үзе белән ала. Картайган карчык нәрсә аңласын икән: Яруллинның ноталар белән чуарланган өем-өем кулъязмаларын, чүп-чарга санаптыр инде, шунда калдырып китә…

Ярымподвал хәлендәге әлеге фатирга яңа хуҗалар күченеп килә… Энесе Мирсәет Яруллин, абыйсының эзләреннән барып, Нина Минкевич дигән карчыкны көчкә эзләп таба. Хәл-әхвәл сорашканнан соң, аның фатирына юнәләләр һәм бик тә кызганыч хәлгә юлыгалар: эчүчелек белән дус булган рус гаиләсе, шешенке-мескен йөзләр, өметсезлек дәрьясы… Тегеләр болай дип сөйләп күрсәтә: без бит ул кәгазьләрнең ни икәнен белмәдек – аңламадык, кирәксә – өстәлгә җәйдек, кирәксә – ботинка чистарттык, безгә хәйранга җитте ул… Әйтүләренә караганда, бер өлешен хәтта чүплеккә дә чыгарып ташлаганнар икән!

Менә шундый хәлләр.

Өченче фаҗига. Мәскәү консерваториясе укытучысы Генрих Литинский, 1942 елны Куйбышев шәһәрендә очрашканнан соң (ул – эвакуациядә), Фәрит Яруллинны хәрби дирижёрлык факультетына күчерү хакында югары командованиегә үтенеч хаты яза. Юллар озын, юллар урау. Бюрократик тукталышлар да булмый калмагандыр. Рөхсәт хаты килеп җиткәндә, Фәритне инде яңадан фронт сызыгы – Курск Дугасына чакыртып алган булалар. Шулай итеп, профессор Литинскийның: «Ничек сине фронтка җибәрмичә алып калмады композиторлар союзы? Син бит музыкаң белән Кызыл Армияне рухландырып, дош­манны җиңәргә ярдәм итәрлек көчле композитор!» – дигән сүзләре чынга ашмый кала, җилгә оча.

Боларга аңлатма бирүнең хаҗәте юк хәзер. Улларының ачы язмышыннан чыгып, «Бөек» дип аталган Ватан сугышына яңача караш ташларга да вакыт җитте. Сугышка ревизия ясыйсы килми, әлбәттә, әмма дөреслекнең күзенә карап әйтәсе килә: ике ил арасындагы сугыш – кан кою, вәхшилек бәрелеше генә түгел, халкыбызның талантлы һәм эшчән улларын үтерү мәйданы да булды. Без элегрәк, 200дән артык Геройларыбыз бар, дип мактанырга, горурланырга ярата идек. Әфганстанга бәреп керүдәге кебек, бу очракта да ялган интернационализм барлыгын күрү кыен түгел. Нәрсә, сугыш җәһәннәменә китеп барган татар кавемнәре бу сугышларда татар халкы мәнфәгатьләрен яклап көрәштеме әллә? Юк, заманында үзебезне яулап алган «өлкән туган»ның Камчаткадан алып Брестка кадәр җәелгән империя чикләрен якларга дип ут эченә китеп бардылар. Күпләр, бик күпләр әйләнеп кайтмады, пушка ите буларак, Европа җирләрендә, чит каберләрдә түшкә-түшкә булып түшәлделәр. Боларны исәпкә алучы бармы хәзер?

Кызганыч, Мәскәү сәясәтчеләрендә безне – татарны аңлаучы күренми дә, табылмый да. Киресенчә, суверенитетны (кәгазьдәге диярлек) тумас борын имгәтеп ташладылар, инде хәзер туган телебезне һәм татар мәктәпләрен каты кысрыклау башланды! Бер генә илдә дә мондый шовинизм юк. Өстебезгә рәхмәтләр әйтәсе урында, куркыныч килә. Без әле һаман да солдатлар түгел, коллар хәлендәрәк. Онытмыйк, Тукаебыз безне инде ХХ гасыр башында ук: «Тотса мәскәүләр якаң…» – дип кисәткән иде.

1941 елда минем (булачак) әтине дә сугышка алалар. Ярты Европаны диярлек гизеп, өч елдан соң сыңар кул белән авылына кайтып төшә ул. Кайта-кайта уйлаганым бар: язмыш аны шәҗәрә агачыбызны, үзенең туачак балаларын саклау өчен исән калдырган, ахрысы. Ә менә теге «каракош» безнең нәселне һаман сагалап торган икән – Җәүдәт исемле бертуган абыем хәрби очучы иде, вертолёт сынаганда, Россия күгендә янып үлде. Милләт файдасына булса, мин аны бу кадәр үк кызганмас та идем.

***

Сугыш елларында тылдагыларның гаиләсенә бик тә саран, бик тә хәтәр сүзләр язылган уч төбедәй хатлар килә башлый: «Яраланды», «Һәлак булды», «Билгесез югалды».

Взвод командиры, кече лейтенант Фәрит Яруллиннан да ике елдан соң хат-хәбәрләр бөтенләй өзелә. Ул кайчан, кайда, ничек һәлак булган – болар хакында бернинди дә мәгълүматлар табылмый. Халык композиторы, әтисе Заһидулла Яруллинга «Хәбәрсез югалды», дигән кара пичәтле хат – шуның белән вәссәлам! 40 елдан соң гына, ниһаять, аның соңгы сугыш юллары ачыкланды һәм кабере табылды! Смоленск һәм Витебск юнәлешендәге канлы бәрелешләрдән соң, Белоруссиянең Яңа Тухиня авылын азат иткәндә, дошман ядрәсе композиторның гомерен өзә*…

Фәрит Яруллин үзенең сугышчылары белән Яңа Тухиня авылы зиратына килеп урнаша. 1943 ел, 17 октябрь көне бу. Алда – Днепр, аның теге ягында дошман блиндажлары шәйләнә. Безнең артиллерия иң элек ярты сәгать буена дошман сафларына ут яудыра. Кара-каршы атышлар бер якка да өстенлек бирми. Менә шундый атышларның берсендә татар егете Фәритнең каны Белоруссия туфрагына, күгелҗем яфраклар өстенә тама. Тукта, вакыт! Фашизм көчләп таккан сугыш һәм яшь талантны саклауда битарафлык күрсәтүчеләр татар Моцартын үтерде. Бу урында үзе дә немец фашистларына каршы көрәшкән атаклы хәрби очучы һәм язучы Сент-Экзюпери сүзләре искә төшә: «Мине бернәрсә газаплый, бәлки һәр кешедә Моцарт үтерелгәндер…»

Аның исән калган полкташ дуслары, авыл кешеләренең сүзләренә нигезләнеп, сугышчы-композиторның үлемен якынча күзалларга мөмкин.

…Яңгырлы салкынча көз. Зираттагы карт агачлар шәрәләнеп калган. Алар, сугышчылар киләсен белгәндәй, яфракларын келәм итеп җиргә түшәгән. Зират – үлем белән яшәү мәгънәсе (нокталары) кисешкән, адәмнәр үзләренә мәңгелек йокы сорап килгән изге урын. Ләкин сугыш зәхмәте хәтта үлгәннәргә дә тынычлык бирми, каберләрнең астын-өскә китерердәй кодрәт белән снарядлар шартлата… Выжылдап очкан ядрәләр усак кәүсәләренең яшькелт кайрысын тунап-сыдырып китә… Кинәт күкрәкне утлы күмер көйдереп алгандай итә! Йөрәккә кадәр яндырып-яндырып төшә дә тәнне сәер бер хәлсезлек биләп ала. Дөнья тын, атыш тавышлары каядыр офык аръягына төшеп баткан… Күктән соңгы тапкыр газаплы музыка, билгесез әсәрнең аккордлары салмак кына ишелеп төшә дә, аксыл томанга әверелеп, бар дөньяны каплый…

Нигә икән каберең дә, йөрәгең дә әллә кайда еракларда ятып калды синең, маэстро?!.

***
…1985 ел, 1 июль иртәсе.

Татарстан делегациясе Мәскәү-Минск магистраленың 467 нче чакрымында басып тора. Рыленки дип аталган туганнар каберлеге, мемориаль комплекс. Тирә-як район һәм авылларда калкып торган каберләрне ачу-күчерү нәтиҗәсендә, биредә батырларча сугышкан һәм һәлак булган 10 мең сугышчының җәсәде үзенә төяк тапкан. Шундый мәрмәр плитәләрнең берсенә Фәрит Яруллин исеме дә уеп язылган. Кабере өстенә бер уч Татарстан туфрагы салабыз. Энесе Мирсәет Яруллин, композиторның Кече Сөндәге музеена дип, кабердән шулай ук бер уч туфрак ала.

Рыленкидагы кабер өстендә – скрипка моңнары… Танылган скрипкачыбыз Марат Әхмәтов башкаруында «Шүрәле» балетыннан анданте агыла. Рәт-рәт тезелгән 170 матәм плитәсе – гүя партитура битләре. Шунда уеп язылган хәрефләр, исемнәр нота билгеләре кебек. Скрипка елый, өзгәләнә, исәннәр белән үлгәннәр рухын бергә китереп ялгый…

1992 елның җәе: Фәрит Яруллинның туган ягында – Кече Сон авылында (Мамадыш районы) – аңа багышланган музей ачылган иде. Ут һәм тәкъдир композиторны һаман эзәрлекләп килә. Каравылчының хатасы һәм гамьсезлеге аркасында (бу хакта минем архивымда бер хат саклана, гаеплеләрнең исемен атап тормыйм), кичке якларда янгын чыга! Хикмәти Хода: кашагалар, тәрәзә пәрдәләре, бүрәнә арасындагы мүк кисәкләре идәнгә янып төшкән, ә менә бер почмактагы рамлы киндер рәсем, нота битләре, шамаил һәм Коръән китабы ничектер исән калган! Могҗиза дими, ни дисең моны…
Җыр һәм мылтык янәшә була алмый. Фәрит Яруллин – менә шушы «сандал белән чүкеч» арасына эләккән (килеп кергән) кеше. Аның физик һәм рухи батырлыгын онытырга хакыбыз юк безнең. Туганнан алып һәлакәтенә кадәр ул моң һәм көрәш дөньясында яшәде. Гомере, яшәү рәвеше – үзе бер музыка. Музыка аның өчен газаплы бәхет иде.

img067
Яңа Тухиня авылы тирәсендә барган сугышның якынча карта-схемасы (полкташы подполковник Михаил Тихненко төзегән)

img062

Ф.Яруллин Ульяновск пехота училищесында (утырган, уңнан беренче)

img065

Басканнар (сулдан уңга): Нәҗип Җиһанов, Фәрит Яруллин, балет либреттосы авторы Әхмәт Фәйзи. Утырган – Генрих Литинский

img066f
Майя Плисецкая – «Шүрәле» балетында Сөембикә. 1955 ел. Чыңгыз Әхмәрев эше

img064
Беренче багана, астан икенче – Ф.Яруллин

img063
Фәрит Яруллин кабере каршында (сулдан уңга): Мирсәет Яруллин, Рафаэль Билалов, Рашат Низамиев, композиторның кызы Наилә Яруллина, Марат Әхмәтов, сугыш ветераны (?).
1985 ел.
Белоруссия

Комментарий язарга